fbpx
20.07.2016

Коррекцион мәктәпкә олимпиадалар кирәкме?


  конкурсСәламәтлекләре ягыннан мөмкинлек­ләре чикләнгән балалар өчен мәктәп-интернатларда (элеккеге коррекцион мәктәпләр) татар теле укыту мәсьәләсе соңгы елларга кадәр телгә алынмаган, кузгатылмаган өлкәләрнең берсе булып тора. Бу балалар өчен махсус төзелгән татар теле һәм уку дәреслекләре дә юк. Һәм аларны булдыру турында уйлаган, кайгырткан кешеләр дә күренми. Ярар, боларын эшләү өчен күпмедер хәзерлек, акча мәсьәләләрен хәл итәсе бардыр дип уйлыйк та аларын киләчәккә калдырып торыйк. Чөнки бүген эшләп була торган, әмма әлегә кадәр эшләнмәгән эшләр дә күп бит әле.

Шуларның берсе – сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында төрле ярышлар, конкурс­лар, олимпиадалар үткәрү. Акыл үсешләре тоткарланган балалар арасында предмет олимпиадалары үткәрү кирәклеге турында укытучылар арасында фикерләр бик каршылык­лы. Дөрестән дә, кирәкме икән ул, әллә файдасыз бер эш булырмы икән? Моңа кадәр коррекцион мәктәпләр арасында бары спорт (быел акча юк дигән сылтау белән уздырмадылар…) һәм хезмәт буенча гына ярышлар үткәрелә килде. Аларда катнашу укытучыларның да, укучыларның да һөнәри осталыкларын күтәрергә ярдәм итә. Монысы бәхәссез. Үз мәктәбендә генә бикләнеп яту баланың үсешен тоткарлый, дөнья турында күзаллавын чикли. Төрле предмет атналыкларында, түгәрәкләрдә безнең балалар укытучы җитәкчелегендә әллә нинди соклангыч кул эшләнмәләре ясыйлар, төрле интернет-бәйгеләрдә даими катнашып торалар. Ләкин интернетта да акыл үсешләре үзенчәлекле балалар өчен махсус оештырылган конкурслар юк. Ә инде төрле предметлар буенча укучыларның белемнәрен сынау-тикшерүгә нигезләнгән олимпиадалар турында хыялланасы гына кала.

Бер яктан уйлап карасаң, интернат-мәктәп укучыларының имтиханнар да тапшырасы, югары уку йортларына да керәселәре юк. Шулай булгач, аларны олимпиадаларга әзерләп, азапланып яту кирәкме икән соң? Икенче яктан, тагын шундый фикер туа: укучының белемен, сәләтен башкалар белән чагыштырганда гына тулысынча ачыклап була бит әле. Синең гел «5»легә укыган укучың баш­ка мәктәпләрнең «3»легә укучысы дәрәҗәсендә булса, нишләрсең? Монысы – мәсьәләнең бер ягы.

Икенче ягы: укытучыларның хезмәтен тиешенчә бәяләү, хезмәткә кызыксындыру уяту өчен дә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар укый торган мәктәпләр арасында да предмет олимпиадалары һәм төрле бәйгеләр оештырырга кирәк. Республикадагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар интернат-мәктәпләрендә белем һәм тәрбия бирүче меңәрләгән педагог­лар үз хезмәтләренең нәтиҗәләрен күрә алмыйлар. Шуңа күрә дә башларга кирәк бу эшне. Безнең татар теле укытучылары – төрле бәйгеләрдә иң актив катнашучылар, алар бу бәйгеләр өчен сорауларны, эш төрләрен үзләре дә әзерләп бирергә мөмкиннәр. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булу – ул әле бу балалар төрле бәйгеләрдә катнашудан читләштерелергә тиеш дигән сүз түгел. Озак еллар шушындый мәктәптә эшләүче мөгаллим буларак, ышанып әйтә алам: конкурслар укытучыдан бигрәк балаларның үзләре өчен, аларның сәләтләрен ачу, аралашу мөмкинчелекләрен арттыру өчен кирәк.

©»Мәгариф.Татар теле» (№2, 2016)
 

Шәрехләү