fbpx

Конкурслар


Бу конкурс 15нче декбрьдә (2021) башлана һәм 10нчы гыйнварда (2022) төгәлләнә

 

 конкурслар 

                                         
“Сөйкемле Кыш Бабай” Конкурсы  Нигезләмәсе

 1.Конкурсның гомуми  нигезләмәсе.  

”Сөйкемле Кыш бабай”  конкурсын  “Мөгаллим язмалары”  сайты уздыра. Конкурсның исемен һәм нигезләмәсен алу, өлешчә файдалану , конкурс эшләрен башка сайтларга кую  тыела.

2.Конкурсның максаты:

-татар телен һәм мәдәниятын үстерүдә Интернет   челтәре  мөмкинлекләрен файдалану һәм татар теленең Интернет челтәрендә куллану сферасын киңәйтү;

-иҗат, аралашу, ял итү,  белемнәрне камилләштерү өчен яңа мохит буларак мәгълүмати интернет-тирәлек үсешенә ярдәм күрсәтү;

– сәләтле балаларны ачыклау, берләштерү, иҗади активлаштыру ;

-талантлы балаларга үз иҗатларын күрсәтү мөмкинлеге тудыру;

– физик мөмкинлекләре чикләнгән һәм акыл үсеше тоткарланган балаларның иҗади cәләтләрен үстерү һәм аларның эшләрен Интернет челтәрендә тарату.

3.Конкурсны үткәрү тәртибе : 

3.1 Конкурс Интернет челтәрендә “Мөгаллим язмалары”  https://mugallimplan.ru/ сайтында үткәрелә.

Конкурс бите:  http://surl.li/atlae

3.2 Конкурс елга бер тапкыр Яңа Елга багышлап үткәрелә.

3.3 Бәйгене үткәрү вакыты: 2021нче елның 15нче декабреннән-  2022нче елның 10нчы гыйнварына кадәр.

3.4 Бәйге өч этаптан тора:

I этап –  конкурс эшләрен кабул итү (2021нче елның 15нче декабреннән-  2022нче елның 10нчы гыйнварына кадәр).

II этап – сайлап алу туры. Иҗади эшләрне тикшерү, бәяләү. 2022нче елның 10нчы гыйнварыннан 15нче гыйнварына кадәр

III этап –Җиңүчеләрне билгеләү. 2022.17.01

  1. Конкурста катнашу тәртибе.

4.1 Конкурста 1-11 сыйныф укучылары, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм коррекцион мәктәпләрнең 1-9  сыйныф укучылары катнаша  ала. Коррекцион мәктәпләрдә укучы балаларның эшләре аерым карала һәм урыннар аерым бирелә.

4.2 Конкурста  татар телендә язылган эшләр генә кабул ителә.

4.3 Конкурска заявка биреп, катнашучы үзенең бәйге таләпләре белән килешүен һәм конкурска җибәргән эшләрне сайтларга һәм социаль челтәрләргә куярга рөхсәт иткәнлеген белдерә.

4.4 Конкурста катнашу бушлай.

5.Конкурс эшләре өчен төп таләпләр. 

5.1. Конкурста моңарчы беркайда да басылмаган эшләр генә кабул ителә.

5.2 Конкурска җибәрелгән эшләр бүтән сайтлардан күчереп алынган булырга тиеш түгел.

5.3  Авторлык хокукын тупас бозучы   ( чит авторның әсәрләрен яисә аның өлешен үзенеке дип атаучы), этика нормаларын үтәмәүче,  сайт адресына  тискәре, әдәпсез сүзләр язган Конкурсантлар шунда ук бәйгедә катнашу хокукыннан мәхрүм ителәләр.

5.4  Конкурс эшләре чиста-пөхтә эшләнелгән, фотолар ачык, язмалар хатасыз саф татар телендә булырга тиеш.  “Ә” урынына “э” яки “ө” урынына “о” язган язулар кабул ителми!

5.5 Конкурска электрон файллар гына кабул ителә.

  1. Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:

6.1 Кыш бабайның килүе турында 1-3 минутлык видеоролик.

6.2 Кыш бабай рәсеме. Акварель, карандаш яки компьтер графикасында ясалган рәсемнәрнең фотосурәте.

6.3 Кыш бабай костюмы. Авылга, мәктәпкә, балалар бакчасына, мәдәният йортына “килгән”  Кыш бабай  белән үзегез  янәшә төшкән фотосурәт.

6.4  Кыш бабай рәсеме һәм Кыш бабай костюмы фотога төшерелеп, ВКонтакте  челтәрендәге  “Мөгаллим язмалары”  төркеменә (группасына) куела. Моның өчен төркемгә язылырга  кирәк. Адресы: http://vk.com/club68893985  Фотоларны һәр конкурсант  Төркем диварына үзе куя. Видеороликлар да диварга беркетелә.   “Описание” дигән урынга катнашучы укучы һәм аның җитәкчесенең тулы исем-фамилиясе, мәктәпнең татарча тулы исеме  языла.

Менә шушы Үрнәктәгечә язарга кирәк:

Катнашучының исеме:Әхәтов Илмир Фәнис улы, 5 нче сыйныф

Җитәкчесе: Әхәтова Илмира Әсбәх кызы (укытучы, тәрбияче)

ТР Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе»

Номинация: Кыш бабай рәсеме.

Эл.почта: ilmirhatov1989@mail.ru

7.Җиңүчеләрне бүләкләү.

7.1. Конкурс нәтиҗәләре 15нче гыйнварда (2022) “Мөгаллим язмалары” төркемендә һәм сайтта игълан ителә. Нәтиҗәләр һәр эшкә куелган лайклар саны буенча билгеләнә. Лайклар куюның соңгы көне-10нчы гыйнвар  23сәг.59минут.

7.2.Һәр номинациядә җиңүче укучылар I-II-III дәрәҗәдәге бушлай  Дипломнар белән бүләкләнәләр. Катнашучы укучыларга кирәк булса, түләүле Сертификат яки Диплом бирелә. Барысы да электрон формада сезнең почтага җибәрелә.

7.3. Сертификат белән Дипломның  бәясе-150шәр сум.  Кирәк кешеләр шушы анкета-форманы тутырып  konkursbabay@mail.ru  адресына хат җибәрәләр. (Кирәк булмаса,түләү мәҗбүри түгел).

7.4. Конкурста катнашучыларга шушы форманы тутырып, konkursbabay@mail.ru  адресына җибәрергә кирәк.

Катнашучының тулы И.Ф.О.сыҖитәкче укытучының И.Ф.О.СыйныфМәктәпнең тулы исемеНоминацияЕ-mail
 

 

7.5 Түләп Сертификат алу өчен монда күчәргә кирәк:    http://surl.li/atkzx  (Яндекс-Деньги)   Түләгәндә исем-фамилиягезне язарга онытмагыз.

7.6 Әлеге Нигезләмә, кызыксынган якларны канәгатьләндерү йөзеннән, тәҗрибә арта бару белән  һәм сезнең тәкъдимнәрегезне дә исәпкә алып,  яхшыртылырга мөмкин. Нигезләмә бәйгенең рәсми сайтында урнаштырыла һәм бәйгедә катнашырга теләгән һәркем аның белән танышып чыга ала.

Конкурста иҗади уңышлар һәм җиңүләр телибез!

P.S. Конкурс эшләрен җибәрү яки урнаштыруда кыенлыклар чыкса, сорауларыгызны турыдан-туры  “Мөгаллим язмалары” сайтыннан, ШӘРЕХЛӘҮ дигән урыннан язып җибәрә аласыз.

 Күчереп алу өчен Конкурс Нигезләмәсе:    http://surl.li/atkzq

Конкурс турында яңалыклар белән танышып бару өчен Инстаграм челтәрендәге  http://surl.li/atlaa   аккаунтына язылыгыз !

Күчереп алу өчен Конкурс НигезләмәсеКонкурс. Нигезләмә.

“Сөйкемле Кыш бабай” конкурсында катнашкан өчен бирелә торган Сертификат һәм Диплом

конкурслар

конкурслар

      “Сөйкемле Кыш бабай” конкурсы турында фикерләр

 

Конкурслар

Гульназ Билалова. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе 9 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе укытучысы. “Сөйкемле кыш бабай” конкурсын бик көтеп алабыз һәм дә бик теләп катнашабыз. Оештыручыларга мөхтәрәм укытучыларыбыз , тырыш укучыларыбыз исеменнән зур рәхмәтләр әйтеп, эшләрендә зур уңышлар, гаилә бәхете, кояш гомередәй озын гомер, саф чишмә суыдай сәламәтлек теләп калабыз. Кышкы салкын көннәрдә ялкынлы кайнар сәламнәр белән Бөгелмә шәһәренең 9 нчы урта мәктәбе Сездән яңадан-яңа конкурслар көтеп кала.

 

Конкурслар

“Сөйкемле кыш бабай”бәйгесенең төп оештыручысы “Мөгаллим язмалары” сайтына зур рәхмәтемне җиткерәм. Талантлы балаларга үз иҗатларын күрсәтү мөмкинлеге туды. Укучылар иҗади якын килеп, актив катнаштылар. Бу бәйге аша күп кенә укучылар сайт турында мәгълумат алдылар.Укучылар иҗади якын килеп, ярышып, югары нәтиҗәләргә ирештеләр.Сездән яңадан-яңа бәйгеләр көтеп калабыз.Игътирам белән Насибуллина Энҗе Шамил кызы.

 

Эльмира Галимова Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе “Катнаш төрдәге Карадуган балалар бакчасы” “Сөйкемле кыш бабай” дигэн конкурс бик охшады. Балаларнын ин яраткан котеп алган бэйрэмнэре, чонки кыш бабай аларга алар телэгэн телэклэрен чынга аша, шуна алар бик куанып катнаштылар сезнен конкурска. Бик матур итеп рэсемнэрне дэ ясадылар. Бик зур рэхмэтне эйтэсе килэ оештыручыларга. Зур унышлар, алдагы конкурсларга да катнашырбыз.


                                                                   
Төрле оешмалар һәм сайтлардагы Татарча Конкурслар

 

татарча конкурс
«Счастливые истории» балаларга ярдәм итү фонды ел саен уздырыла торган  «Глаголица»  балаларның бәйсез әдәби премиясе яңа конкурс сезонын ачты. Премия 10 яшьтән 17 яшькә кадәрле рус һәм татар телләрендә язучы авторлар арасында оештырыла. Катнашучылар эшләрен www.glagolitsa-rt.ru сайтына түбәндәге номинацияләр буенча җибәрә ала: поэзия, проза, эссеистика, матур әдәбият тәрҗемәләре. Конкурс Положениесе 

 конкурслар
“Белем җәүһәрләре” дөньякүләм бәйгесе сигезенче ел рәттән иң яхшы татар сайтларын ачыклый! 10 февраль көнне, “Белем җәүһәрләре” VIII дөньякүләм бәйгесенә гаризалар кабул итү башланып китте.Бәйге татар телендә ясалган, фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәләре белән бәйле һәм башка файдалы интернет-ресурсларны барлау, аларны дөньяга таныту, әлеге ресурс авторларына… Тулы текст  

татар-мэгрифэтчелэре
«Мәйдан» журналы «Мәгърифәт нуры ачар…» дип исемләнгән электрон презентацияләр бәйгесе игълан итте.Ул татар халкының бөек мәгърифәтчесе, тарихчысы һәм фәлсәфәчесе Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел ел тулуга багышлана.Диния нәзарәте 2017 елны «Галимҗан Баруди елы» дип игълан итте.Конкурста катнашу өчен иҗат эшләрен 5 майга кадәр cbs_filial12@mail.ru электрон адресы буенча җибәрергә кирәк.Тулы текст монда

музей
ТР Милли музее “Тылсымлы куллар” журналы белән берлектә “Әбиемнең серле сандыгы” бәйгесе үткәрә.Моның өчен гаиләгездә бер кулыңа ядкәрнең үзен, икенчесенә аның рәсемен тотып фотосурәткә төшәргә, әлеге ядкәр турында хатирәләр язарга кирәк. Текст А4 форматында бер биттән артмаска тиеш. izdmus@mail.ru электрон почтасына юллагыз.Конкурс 1.02дән 15.04 кадәр үткәрелә. Чыганак: http://mincult.tatarstan.ru/tat

яңа укытучы
Февральдә “Безнең яңа укытучыбыз” гранты кысаларында бәйгеләр башлана.”Безнең яңа укытучыбыз” гранты республикабыз мәктәпләре, гимназияләренә югары белем бирү йортын, педагогия көллиятләрен тәмамлаучы иң яхшы студентларны, яшь аспирантлар һәм фән кандидатларын җәлеп итү максатыннан оештырыла. Бәйгенең беренче этабы 2017нче елның февраль-март айларында уза.Чыганак.

казан утлары
“Казан утлары” әдәби журналы хикәя конкурсы игълан итте. Хикәяләр 2017 елның азагына кадәр kazanutlari@yandex.ru адресына кабул ителә. Хатның темасын “Хикәя яза аласызмы?” дип билгеләргә кирәк. Хикәяләрнең саны чикләнми, ә менә күләмнәре чикләнә: стандарт бит (60ар тамгалы 30 юл) саны 15тән артмаска тиеш, дип хәбәр ителә журналның kazanutlary.ru сайтында.Тулы текст монда

авыл
Бөтендөнья татар конгрессы “Минем авылым” иҗади бәйгесен игълан итте. Бәйге татар авылларын борчыган проблемаларга киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү максатында оештырыла.Татар яки рус телендә иҗат ителгән 10 биттән дә артмаган язмаларны 2017 елның 30 октябреннән дә озакламыйча электрон рәвештә info@tataravyly.ru адресы буенча оештыручыларга юлларга кирәк. Тулы текст монда

бәйге
II Россиякүләм “Әдәби җәүһәрләр” татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесе. II Россиякүләм “Әдәби җәүһәрләр” татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесе Татарстан Язучылар берлеге һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан, “Белем.ру” порталы мөмкинлекләрен кулланып күп санлы иганәчеләр ярдәме белән оештырыла. Бәйге сентябрь-апрель айларында үткәрелә, 2 этаптан (онлайн һәм финал турларыннан) тора.Тулы текст 

 

Укытучылар һәм укучылар өчен Конкурслар

         

апельсин конкурс
Приглашаем детей, подростков и детские коллективы показать свои творческие достижения на детском творческом Фестивале. Участие в Фестивале бесплатное. Максимальный возраст участников – 17 лет.  http://mdtf.ru/

 
конкурслар
Международный фестиваль культуры и искусства предлагает всем желающим продемонстрировать свои достижения в искусстве и творчестве.Можно сделать красивый сайт для своего коллектива. Сайт делается очень просто.http://cultnet.ru/

конкурслар
Фестиваль детского и юношеского творчества “Звезды нового века” предлагает детям, подросткам, молодежи и детским коллективам продемонстрировать свои достижения в искусстве и науке.http://znv.ru/

конкурслар
 Детский творческий фестиваль “Южный полюс” Участие в Фестивале бесплатное. Максимальный возраст участников – 17 лет.http://ujp.ru/ 

конкурс
  Международная педагогическая олимпиада предлагает преподавателям и студентам педагогических образовательных учреждений продемонстрировать свои достижения в педагогике и творчестве.http://pedolimp.ru/

         конкурс
Педразвитие 7 января 2014г. – 18 марта 2014г.”Конкурс на лучшую методическую разработку, посвящённую празднику 8 Марта”   Участие в конкурсе бесплатное.    http://pedrazvitie.ru/   

 

         
   “Мөгаллим язмалары”ндагы Конкурслар

дәрес планына

Конкурс ябык.

Башлана: 15.03.2019.  Тәмамлана: 15.04.2019.

Конкурс планын язуга таләпләр.

1.Конкурста  татар телендә язылган дәрес планнары гына катнаша.

2.Планнар бары тик Times New Roman шрифтында ,14 языла.  Юл араларындагы интервал – 1,5. Полялар: сулдан – 2,5см, астан – 2см, уңнан – 1,5см, өстән – 1,5см.

3.Катгый таләп:

   -Битләр рамкаланмый.

   -Титул бите куелмый.

   -Татар хәрефләре урынына рус шрифтлары язылмый.

   -Таблица белән язылган планнарны сайтка куеп булмый.

4. Планның өске өлешенә мәктәп исеме ,укытучының исем-фамилиясе, дәреснең темасы языла.Менә болай:

Апас муниципаль районы муниципаль бюджет белем учреждениесе  Чури – Бураш төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәфигуллина Гүзәл Фәрит кызы. Тема: Фигыль турында төшенчә ( 3 сыйныфта татар теленнән уздырылган ачык  дәрес).

Максат:

Көтелгән нәтиҗәләр:

Танып-белү һ.б…

5.Дәрес планнарының күләме – 5-7 бит.

6.Планнар моңарчы интернет порталларда басылган булырга тиеш түгел.

7.Планда рәсемнәр булса, алар аерым җибәрелә.

8.План автор фотосы белән бергә басыла.Фото jpg форматында булырга тиеш.Ул планга куелмый.Аерым җибәрелә.

9.Конкурс планнары    minmplan@mail.ru  адресына юллана.

10.Җиңүчеләр ачык тавыш бирү юлы белән билгеләнә.

11.Конкурста катнашу бушлай. Җиңүчегә Диплом биреләчәк.  Катнашучыларга , әгәр  кирәк булса , Сертификатлар җибәрелә.

Катнашыгыз!  Уңышлар телибез!!

Конкурска килгән дәрес планнары. 

                                   
Конкурста  катнашучы  дәрес  планнары.

 

йорт һәм кыргый хайваннар
1.Казан шәһәре Вахитов районы муниципаль бюджет белем учреждениесе”96 нчы гимназия”нең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Альмира Хәнәфи кызы. Тема: Йорт һәм кыргый хайваннар.( 2 нче сыйныфта татар теленнән уздырылган ачык дәрес планы). 

ел вакытлары
2.Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Бөгелмә төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галимова Рәзилә Ринат кызы. Тема:  “Ел вакытлары”  темасын кабатлау дәресе.( 1 нче сыйныфларның рус төркемендә  уздырылган дәрес планы) 

Шалкан әкияте
3.Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиянең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Самойлова Ләйлә Ахмадулла кызы. Дәреснең темасы: Әкиятләр. “Шалкан ” әкияте. 2 нче сыйныфның рус төркемендә татар әдәбияты дәресе планы.

 

Шәрехләү