fbpx
11.04.2016

Тукай яши безнең күңелләрдә


Тукай яши
Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениесе Кояшкай балалар бакчасы I категорияле тәрбиячесе Ситдикова Миләүшә Миндияр кызы.Тема: “Тукай яши безнең күңелләрдә” (чыгарылыш төркем балалары өчен кичә.)

 

Ф. Яруллинның “ Тукай” маршы яңгырый.
Залга бәйрәмчә киенеп балалар керәләр.

1 бала: И туган телем, туган тел,
Сүзең алтын булган тел.
Син татар баласы дип
Сайрап торган изге тел.

2 бала: Без бит Тукай оныклары,
Туган тел оныклары.
Оныкларның үз нәселен
Кирәк бит онытмавы.

3 бала: Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,
Телләребез ачыла.
“Су анасы” “ШҮрәлеләр”
Безнең дуслар барсы да.

4 бала: Әкиятләре бик тә серле,
Геройлары сөйкемле.
Эх, әкият языр идем
Тукай абый шикелле.

5 бала: Тукай абыйга сүз бирәм
Шушы халык каршында.
Укып чыгарга тырышам
Китапларын барсында .

Алып баручы: Бездә бүген бәйрәм. Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. 26 апрельдә аның тууына 130 ел була. Без бүген туган көн кичәсенә, туган тел бәйрәменә җыелдык.

(Ишек шакыйлар, Аркасына капчык асып Шүрәле керә.)

Шүрәле: Исәнмесез, балалар!Исәнмесез, апалар! Хәлләрегез ничек? Мин кем? Таныдыгызмы?
Балалар: Шүрәле.
Шүрәле: Әле сез, миннән башка гына Тукай бәйрәмен башладыгыз мени?

Алып баручы: Тынычлан, Шүрәле, Сине күрүгә без бик шат. Әйдәле кунаклар, балалар янына рәхим ит.

Бала: Шүрәле, синең капчыгыңда нәрсә бар?

Шүрәле: Серле капчык кулымда,
Нәрсәләрдер бар анда.
Алсу, монда кил әле.
Берсен алып бир әле.

( Алсу капчыкның авызын ачып, печән алып бирә.)

Шүрәле: Аңламыйм, бу печәнне мин нигә капчыкка салдым микән?

Алып баручы: Мин аңладым. Шүрәле дус, синең Тукайның “ Гали белән Кәҗә ” шигырен ишетәсең килгәндер.
( Татар һәм рус телләрендә “ Гали белән Кәҗә”шигырен сөйлиләр. )
( Шүрәле капчыктан тарак ала.)

Шүрәле: Бу алтын тарак кайсы әкияттән?

Балалар: “ Су анасы.”

Шүрәле: Тарак белән бер уен беләм. Әйдәгез, уйныйбыз.

Алып баручы: Нинди уен ул?

( “Су анасы” уены оештырыла.)

Алып баручы: Шүрәле, синең капчык бик зур. Анда тагы нәрсәләр бар?

( Шүрәле капчыктан сорау билгесе ала.)

Шүрәле:Балалар, бу нәрсә?

Балалар: Бу сорау билгесе.

Шүрәле: Бу билге нәрсәне аңлата? Тукай балалар өчен күп табышмаклар язган. Сезнең кайсыгыз Тукайның “Бу кайчак була?” шигырен белә?

( Балалар чиратлап “Бу кайчак була?” шигырен сөйлиләр.)

Алып баручы: Капчыкта тагы нинди кызыклы әйберләр бар әле, Шүрәле?

( Шүрәле капчыктан күбәләк ала.)

Балалар “ Бала белән Күбәләк” ңырын җырлыйлар.

Шүрәле: Серле капчык кулымда

Нәрсәләрдер бар анда.
Дания, монда кил әле,
Берсен алып бир әле.
Дания этне алып балаларга күрсәтә.

Шүрәле: Бу бит Акбай. “Кызыклы шәкерт” шигырен беләсезме балалар?

Алып баручы: Безнең балалар “ Кызыклы шәкерт” шигырен сәхнәләштереп тә күрсәтерләр әле.

Шүрәле: Балалар, мин тылсымлы урманда яшим. Минем урманда бар нәрсәдә тылсымлы: агачлар да, чәчәкләр дә, үләннәр дә, хәттә чикләвекләр дә. Капчыкның төбеннән кәрзин ала. Бу кәрзин дә тылсымлы чикләвекләр. Мин аларны сезгә бүләк итәм. Мәгез кабул итеп алыгыз.

Алып баручы: Рәхмәт Шүрәле күчтәнәчләрең өчен. Син китәргә ашыкма, әйдә бер биеп алыйк әле.

Җырлы- биюле уен “ Шүрәле “ ( сүзләре һәм музыкасы Г. Гараева)

Шүрәле: И рәхмәт балалар. Мине урманым, дусларым көтә. Сау булыгыз!

Алып баручы: Менә дусларым, нинди күңелле кичәбез ахырына җитте. Халкыбызның Тукай сүзләренә иҗат ителгән “Туган тел” җыры белән бәйрәмебезне тәмамлыйбыз.

Күмәкләшеп “Туган тел” җыры башкарыла

2 комментария “Тукай яши безнең күңелләрдә”

  1. Гельнара Says:

    Кадерле укытучылар!Рэхмэт сезгэ шундый сценариялэр өчен.Бик тулы, эчтэлекле.

  2. Админ Says:

    Үзегез дә хезмәтләрегез белән уртаклашыгыз.Көтеп калабыз

Шәрехләү