fbpx
04.03.2012

Бәйрәм белән,кадерлеләребез!


Хөрмәтле вә гыйззәтле,күркәм вә ягымлы,тырыш,сабыр,хезмәт сөючән,булдыклы,уңган,    сабыр,мөлаем вә гүзәл,чибәр вә сөйкемле,олы җанлы вә кешелекле,кирәк вакытта каты куллы һәм кырыс та ,усал да була белгән кадерле хатын-кызларыбыз,үзегез кебек көләч,үзегез кебек йомшак һәм без ирләр өчен дә көтеп алынган күңелле бәйрәм-8 Март җитә.Сезнең шушы безгә бүләк иткән ял көннәрегез елмаеп баккан кояшның матурлыгын,табигатьнең самимилеген өстәп,күңелегезгә шатлык,тәнегезгә сихәтлек,өегезгә шатлык китерсен. Салкын озын кышлардан соң  тернәкләнеп киткән язгы табигать кебек сезнең күңелләрегезгә дә бу бәйрәм тормыш яме,  яшәү көче һәм күп байлыклар өстәсен.Хезмәтегез авыр, һәр көнегез мәшәкатьле.Сезнең өстә күпме эш өелеп  тора.Акыллы,уңган уллар-кызлар үстерәсез,оныкларыгыз өчен борчыласыз,әти-әниләрегез турында кайгыртасыз, президентлар сайлыйсыз,рәхмәт, шул эшләр арасында без ирләрегезне дә онытмыйсыз.Көннең яктылыгы-кояшта,күкнең матурлыгы-йолдызларда булган кебек җир йөзенең гүзәллеге-сездә,хатын-кызларда.

Сез безнең тыйнак тормышыбызга яңа көч,дәрт,омтылыш,ышаныч,тәмле-тәмле ризыклар алып киләсез.Менә шуңа күрә без ирләр сезне яратабыз,хөрмәт итәбез һәм чын күңелебездән язның беренче бәйрәме-8 Март белән тәбрик итәбез.Гаилә шатлыгы сезне ташламасын,балаларыгызның,якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын.Бәхет нурында коенып,назга күмелеп,сөеп-сөелеп яшәгез.Сабыр холыклы,мәрхәмәтле,ярдәмчел булыгыз.Бүгенге яз сулышы гаиләгезгә муллык,күңелләрегезгә тынычлык бирсен;гомерегез озын,бәхетегез мул,сәламәтлегегез нык,тормышыгыз матур булсын. Ходай сезне үз рәхим-шәфкатеннән ташламасын,теләгән теләкләрегезнең тормышка ашуында ярдәм итсен,өстәлләрегез мул,аш-суларыгыз тәмле,көннәрегез ямьле булсын,ирләрегез бүләк иткән күлмәкләрегез сылу гәүдәләрегезгә килешеп торсын.Йөргән юлларыгызга ак бәхетләр яусын,йөзегездә һәрчак шатлык балкып торсын.Бәйрәм белән сезне хөрмәтле әниләр,апалар-сеңелләр,киленнәр,әбиләр,гүзәл ханымнар,сөйкемле туташлар һәм дә кадерле хатыннарыбыз.Кайгы-хәсрәт күрмәгез  гомергә,шушы теләкләрне теләп без сезгә,әйдәгез бәйрәм көннәрен үткәрик без бергә-бергә.

Шәрехләү