fbpx
06.01.2021

Җәберләнгән каргалар. Гүзәл Вәлиуллина әкияте.


Җәберләнгән каргалар. Әкият терапиясе.

Татарчага Фәрит Вафин тәрҗемәсе.  

каргалар

5-9 яшьлек балалар өчен әкият терапиясе. Юнәлеш: ямьсез күренгән нәрсәләрнең дә файдалары бар. Төп фикер: тышкы матурлык белән эчке матурлыкны аера бел. 

– Фу, яратмыйм шушы каргаларны, чәүкәләрне! Алар шундый ямьсез, үзләре кап-кара! –дип сөйләнә-сөйләнә бер кыз күгәрченнәрне ипи валчыклары белән сыйлый иде. Күрше өй түбәсенә берәр карга килеп кунса, ул шундук аларга таш атарга керешә һәм кошларның куркып очып китүләренә бик куана иде. Монда шулай ук песнәкләр белән чыпчыклар да  очкалап киләләр иде. Алар тиз генә ипи кыйпылчыгын эләктереп алалар да, тизрәк куркынычсызрак урынга очып китәләр. Чөнки юан һәм әрсез күгәрченнәрнең үз ризыкларын бүтәннәр белән һич кенә дә бүлешергә теләмәүләрен беләләр иде алар.

Көннәрдән-беркөнне каргалар кешеләргә үпкәләп, чит җирләргә очып китәләр. Аларның юклыгын кешеләр башта сизмиләр дә. Аның каравы басуларда корткыч бөҗәкләр шундый тиз үрчи башлыйлар ки, хәтта бөтен басу-кырлар бөҗәкләр белән мыжгып тора башлый. Кешеләр хәзер уңыш җыеп ала алмыйлар, бөтен яшелчәләрне корткычлар ашап бетерә, арыш-бодайларны тамырына кадәр корыталар. Илдә ачлык башлана. Хәзер инде безнең теге кызыбыз да кадерле күгәрченнәрен, песнәк, чыпчыкларны икмәк кисәкләре белән сыйлый алмый. Чөнки икмәк үзләренә дә ашарга җитми. Кешеләр каргаларны ямьсез булганнары өчен генә яратмаганнарына үкенә башлыйлар.Үкенеп эш чыкмый бит әле. Аларны хәзер ничек кире кайтарырга?

Каргалар бер хәбәр йөртүче туганнары аркылы кешеләрнең ачлыктан тилмерүләрен ишетеп алалар. Шуннан киңәшмәгә җыелалар.

Яшь каргалар кошларның кадерләрен белмәгән кешеләргә шул кирәк, дип каркылдашалар. Кошларның кайберләрен күгәрчен, песнәкләр шикелле матур булмаганнары өчен генә кимсетергә кирәк түгел иде,  диләр. Ә менә карт каргалар башкача уйлый. Алар туган җирләрен, үзләрен туендырган  басу-кырларны сагыналар.

Бары кешеләргә булган рәнҗү-үпкәләүләр генә аларны бу чит җирләрдә тота. Алар әле һаман күңелләре белән кешеләрнең гафу үтенүләрен көтәләр иде…

Кешеләр, ачлыктан газапланып, кырдагы корткыч бөҗәкләр белән көрәшеп хәлдән тайгач, ниһаять, үз ялгышларын аңлыйлар. Алар һәр кошның үз файдасы булуына төшенәләр. Күгәрченнәр, чыпчыклар гына явыз бөҗәкләрне бетерә алмыйлар икән. Көннәр буе кешеләр кырларда корткычлар белән көрәшәләр, ә алар һаман кимеми, үрчи генә баралар.

Кешеләрнең каргаларны, чәүкәләрне бик кире кайтарасылары килә, әмма аларны кайдан эзләргә икәнен белмиләр. Шуннан алар бөтен җирдә очып-йөреп торган Җилдән ярдәм сорарга карар кылалар.

– Әй, Җил, синең булмаган җирең, булмаган урының юк. Безгә каргаларны табарга булыш әле. Без аларны юкка кимсеттек. Аларны ямьсез, котсыз кошлар дип атадык. Ә балаларыбыз аларны түбәләрдән куып ташлар ыргыттылар. Алар безнең дусларыбыз булганнар икән, безгә ярдәи иткәннәр, ә без… Әйе, без бик гаепле алар каршында!

Җил кешеләрне кызгана. Кешеләр үз хаталарын таныйлар бит. Менә иң мөһиме! Үз гаебеңне белеп, аны төзәтергә тырышу –  әйбәт гамәл икәнлеген Җил күптән белә. Шуннан Җил илләр-җирләр буенча очып китә.Ул һәр тәрәзә төбенә килеп утыра, һәр ишек алдына үтеп керә. Һәм кая гына барса да, кешеләрнең кошларны юкка рәнҗетүләре турындагы сөйләшүләрен җыеп, аларны бер тартмага тутырып бара.

Ул шулай ук корткыч бөҗәкләр бөтен игенне ашап бетергән елларда ипи сорап елаган балаларның күз  яшьләренә чыланган үтенечләрен дә җыйный. Тартма шушындый ялварулар, үкенүләр белән шыплап тулганнан соң, Җил каргалар янына очып китә.

Каргаларның нәкъ чираттагы киңәшмәгә җыйналган вакытлары була бу. Җил алар өстенә күтәрелә дә, тартманы ачып җибәрә. Аннан ач балаларның күз яшьләре, кешеләрнең гафу сорап ялварулары коела. Кешеләрнең үзләрен кичерү, гафу итү сүзләре шулкадәр күп була ки, каргалар түзмиләр, кешеләрне гафу итәләр. Алар дәррәү канатларын кагып алалар да, бердәм булып күккә күтәреләләр. Һәм үзләре туып-үскән якларга, яраткан басу-кырлары ягына очып китәләр.

Каргалар, кара болыт булып, корткыч бөҗәкләр өстенә ташланалар. Синең, бәлки, күргәнең бардыр: алар сукалап ташланган кара җир өстендә тырыша-тырыша, ашыга-ашыга коңгызлар, суалчаннар чүплиләр, хәтта тычканнарга ташланалар.

– Шуннан нәрсә булган? – дип сорарсың син миннән, нәни дустым. Ә менә нәрсә булган. Каргалар белән кешеләр дус булып яши башлаганнар. Кешеләр матурлык белән генә эш чыкмаслыгын аңлаганнар. Каргалар, чәүкәләр, ала каргалар карап торырга ямьсез, шыксыз булып күренсәләр дә, аларның файдалары әйтеп бетергесез күп бит. Алар чәчүлек җирләрендәге, болыннардагы, кырлардагы меңләгән, миллионлаган зарарлы кортларны юк итәләр. Әле өстәвенә тычкан, күсе ише җанварларны да тотып ашыйлар. Менә белдеңме, дустым? Хәзер инде син сүз белән һәркемнең йөрәген яраларга, аны үпкәләтергә  мөмкин булуына ышандың. Әкияттәге бу каргалар гына түгел, ә кешеләр белән дә нәкъ шулай.

Кешеләргә дә аларның тышкы кыяфәтләренә генә карап бәя бирергә ярамый. Башта аның эш-гамәлләренә кара, җентекләп өйрән. Шуннан соң гына нәтиҗә яса. Тышкы матурлык – тормышта иң мөһиме түгел. Менә шулай, дустым. 

Әңгәмә өчен сораулар:

  1. Ни өчен каргалар кешеләрне ташлап китәләр?
  2. Алар киткәч кешеләр нинди хәлдә кала?
  3. Үз хатаңны таный белү кирәкме?

Обиженные вороны.

Сказкотерапия для детей 5-9 лет.

Направление: не обязательно быть внешне красивым, главное, приносить пользу.

Основная мысль сказки: внешняя красота не главное достоинство, нужно учиться видеть внутреннюю красоту, судить о людях по их поступкам.

– Фу, как я не люблю ворон, галок и грачей! Они некрасивы, черны! – у окна сидела девочка и кормила голубей крошками булки. Если на крышу соседнего дома садилась ворона, он бросала в нее камень и радовалась, когда испуганная птица улетала. Подлетали также синички и воробьи, подхватывали крошку хлеба и отлетали на безопасное расстояние: жирные и наглые голуби не приветствовали, когда кто-то делил с ними их трапезу.

Однажды вороны, обидевшись на людей, покинули страну. Их отсутствие люди заметили не сразу. Зато червячки на полях стали размножаться с такой быстротой, что все поля кишели ими. Люди не могли собрать хороший урожай, все овощи были изъедены вредителями, хлеб на корню съедали червячки и жучки. Наступил в стране голод. Девочка не могла крошить булку для милых голубей, синичек и воробьев: булка была теперь в редкость. Пожалели люди о том, что обижали ворон только из-за их неяркой внешности. Пожалеть-то пожалели, только не знали, как их вернуть.

Посыльный от ворон принес им весть, что люди страдают от голода. Собрались птицы на совет. Молодые вороны говорили, что так неблагодарным людям и надо. Незачем было обижать птиц из-за того, что они не так красивы и милы, как, например, синица или голубь. А вот старые вороны скучали по своей родине, по родным полям, где они привыкли добывать себе пищу. Только  обида держала их в этой чужой стране. Где-то глубоко в душе им хотелось, чтобы люди попросили у них прощения…

Люди, изрядно изголодавшись, измучавшись бороться с вредителями на полях, наконец, осознали свою вину. Они поняли, что у каждой птицы свое назначение. Не могли воробьи, синички и голуби справиться с полчищами вредителей. Целыми днями работали они на полях, но вредители  и не думали сдаваться.

Очень хотелось людям вернуть ворон, грачей и галок, но, увы, они не знали, где их искать. Тогда они решили попросить о помощи вездесущего Ветра.

– Ветер, ветер, нет такой страны, где бы ты ни бывал. Помоги же нам найти ворон! Мы обижали их, называя некрасивыми и неказистыми птицами, наши дети бросали в них камни, прогоняя их с крыш наших домов. И вот теперь мы пожинаем горькие плоды своего неуважения к ним. Оказывается, они были нашими друзьями, помогали нам все это время, а мы… Эх, как мы виноваты!

Пожалел Ветер людей. Ведь они признали свою вину, а это главное, Ветер знал это. Если признать свою вину и постараться исправить ее, то это очень хорошо!

И Ветер полетел по стране. Он заглядывал в каждое окно, в каждый двор, собирая в свою шкатулку обрывки фраз, когда люди говорили о том, что зря обидели ворон. Он тщательно собирал мольбы людей о прощении и бережно укладывал их в шкатулку. Он также собрал и слезные мольбы детей о кусочке хлеба в тот неурожайный год, когда вредители уничтожили весь урожай. Когда шкатулка была доверху наполнена, он полетел к воронам.

Вороны как раз собрались на очередной совет. Ветер поднялся над ними и открыл шкатулку. Из нее посыпались просьбы людей о прощении, слезы голодных детей. Слова о прощении наперебой сыпались из шкатулки, и, добрые по своей природе, вороны простили людей. Дружно взмахнули они крыльями, поднялись со своих мест и полетели туда, куда их сердца давно рвались – на родные поля. Ринулись они черными тучами на вредителей. Ты тоже видел, как они целыми стаями летают над вспаханными полями, поедая червячков, жучков, мышей.

– А что же было дальше? – спросишь ты меня, мой друг. А дальше было вот что: теперь вороны и люди живут дружно. Люди поняли, что не в красоте дело. Вороны, грачи, галки, хоть с виду и неказисты, некрасивы, а польза от них большая: не только вредителей на полях уничтожают, но мышей и крыс поедают. Вот так, мой друг. Теперь и ты знаешь, что словом можно обидеть, ранить в самое сердце. Вот и с людьми так же. Нельзя судить о человеке только по его внешнему виду. Присмотрись к нему, к его поступкам, и тогда ты поймешь, что внешняя красота – не самое главное в жизни. Так-то, друг мой!

Вопросы для беседы по сказке:

  1. Почему вороны улетели?
  2. В каком положении оказались люди, когда ворон, грачей и галок не стало?
  3. Важно ли уметь признавать свои ошибки?

 

 

Шәрехләү