fbpx
26.03.2017

“Каникул маҗаралары” бәйгесе


язгы каникул
Казан шәһәре Идел буе районының 114 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче А сыйныфы укучысы Хәсәнова Илвина Илмас кызының 'Каникул маҗаралары' дигән конкурс эше. Җитәкче: Ибраһимов Альберт Миннерахман улы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Язгы каникулда мин авылда әбиемдә кунакта булдым. Авылда рәхәт, бар җирдә тынычлык хөкем сөрә, тик кыш буе ябулыкта яткан маллар гына  ара-тирә кычкырып куя.  Беркөнне йорт тирәсендәге эшләрне бетергәч, күрше кызы Айсылу белән урамга һава суларга чыктык. Тирә-яктагы тынлыкны бозып, кайдадыр чыр-чу килеп көлешкән  бала-чага тавышы ишетелде. Без бер урында басып тора алмадык, ирексездән, аякларыбыз шул якка атлады. Карасак, биш-алты бала кулларына үзләреннән дә зур көрәкләр тотып, язгы ташудан  буа буганнар. Су байтак кына җыелып, хәйран җирне иңләп алган иде. Шулчак, ике малай тиз генә кереп, ишегалларыннан агачтан ясалган кечкенә көймәләр алып чыктылар һәм буаны ерып(ачып) җибәрделәр. Су ташкыны белән көймәләр Аскы урамга таба, бер-берсен уздырып, юнәлеш алдылар. Балалар  көлешә-көлешә: “Кемнеке беренче? Кемнеке тизрәк?”-дип көймә артыннан чабуладылар. Шул рәвешле без өйдән шактый ерак киткәнебезне сизми дә калдык. Ташу булып аккан кар сулары, елгага кушылып, Камага таба юлларын дәвам иттеләр, ә без көймәләрне кулларга тотып, өйгә таба атладык. Көтмәгәндә кайсыдыр:”Сыерчыклар килгән, карагыз!”- дип кычкырды һәм барысы да карга ятып ауный башлады, тик мин генә берни аңламый басып калдым. Мин аларны аңларга тырышып:” Ни булды сезгә, торыгыз, салкын тияр үзегезгә!”-дип әйтеп карадым. “Алай ярамый, Илвина, әйдә син дә ауна!”-диделәр. Мин теләр-теләмәс кенә аларга кушылдым.         Карда аунап алгач, Айсылу сүз башлады:” Язын сыерчыкларны беренче мәртәбә күргәч, карга ятып аунарга кирәк. Шул вакытта синең бөтен авыртуларың, бил сызлауларың язгы ташу белән агып китәчәк. Миңа әбием шулай әйтте,”- диде ул. Без озак кына агач ботагына кунып, кояш нурларында түшләрен ялтырата-ялтырата, матур итеп сайраган әлеге гаҗәеп кошны күзәттек. Карга ятып аунау берәр нинди ышанудырмы әллә шулай тиешлеме-мин аңламадым. Тик мин ничектер җиңеләеп киткәндәй булдым, күңелем шат, миңа бик рәхәт иде.

Шәрехләү