fbpx
04.08.2012

Мәктәпкә бару бәясе


Мәктәпкә бару бәясеТиздән 1 сентябрь. Соңгы көннәрдә әти-әниләр, әби-бабайлар кибет, базарларны штурмлый. Баланы башыннан аягына кадәр киендерәсе, яхшы букча алып, эченә кирәк-яраклар тутырасы бар… Кызып китеп, артыгын тутырып ташламагыз: башлангыч сыйныф укучысының букчасы – 3-4 кг, урта сыйныфныкы – 5, югары сыйныфта укучыныкы 6 кг.нан артырга тиеш түгел. Хәзер мәктәп формасы дигән нәрсә юк анысы. Алай да, шактый мәктәпләр “өс – ак, ас – кара булырга тиеш” дигән тәртип куя. Инкубатор чебеше кебек йөрмәсен дип, кайбер ата-аналар сабыйларын мәктәпкә чуар киемнәрдән җибәрә. Белгечләр фикеренчә, баланы мондый киемнәр ярсыта гына. Аларны шулай ук шакмаклы һәм буй-буй киемнәр дә ярсыта икән. Ә менә зәңгәр һәм соры төсләр баланы тынычландыра һәм тәртипкә сала ди. Джинс киемне дә үзенчәлекле дип атавы авыр. Быел көз хаки, зәйтүн, беж төсләре модада булачак. Шулай ук күп кесәле чалбар-куртка, “милитари” стилендәге – хәрбиләрчә таплы-таплы кием балалар-үсмерләр арасында бик популяр.

Беренче сыйныф баласына кием сайлаганда шуны да истән чыгарырга ярамый – күлмәк, кәчтүм балага сикерергә, йөгерергә, кулларын болгарга, хәтта башында йөрергә дә комачауламаска тиеш.

Беренче сыйныф баласын киендерү ничә сумга төшәчәк?

Аллага шөкер, чагыштырмача арзан базарлар да, суперкыйбат кибетләр дә бар хәзер. Балага 200 тәңкәлек ботинка, 300 тәңкәлек чалбар, 400 тәңкәлек күлмәкне дә алып була. Шушы бәяләргә берәр ноль өстәлгән бәяле киемнәрне рәхәтләнеп алырлык әти-әниләр дә шактый. Һәрхәлдә, моңарчы мәктәпкә шәрә киткән укучы юк әле.

Ә букчага ниләр саласы һәм аларының бәяләре ни төсле? Беренче сыйныфлар баласының стандарт җыелмасы: пластмасс линейка – 2-11 сум, китап терәткеч – 20-100 сум; 12 төсле гуашь – 30-500 сум; чутлау таякчыклары – 10-15 сум; саннар һәм хәрефләр картасы – 20-30 сум; ручка – 3-30 сум; гади каләм 2-15 сум; пенал – 30-600 сум; пластилин – 10-200 сум; дәфтәр – 1-5 сум; китап тышлыгы – 1-15 сум; бәйләп ябыла торган папка – 5-60 сум; рәсем альбомы –10-15 сум; төсле каләмнәр җыелмасы – 7-160 сум. Ул нинди 600 тәңкәлек пенал тагын диярсез. Күннән тегелгән, чигеп бизәлгән, стильле чит ил пеналының бәясе шуның кадәр тора.

Дөрес, әллә нинди кыйммәт әкәмәтләрне алу бер дә мәҗбүри түгел, аннан гына балаң шәбрәк укыячак дигән сүз түгел бит әле ул. Өстәвенә, мәктәп өчен кирәк-яракларның кыйммәтлеләре д рес тыңлау өчен түгел, ә игътибарны читкә җәлеп итеп, уйнап утырыр өчен чыгарылган диярсең. Әйтик, компаслы каләм очлагыч, жираф яисә юлбарыс кыяфәтендә ясалган ластик, крокодил кайчы, курчаклы китап терәткеч һ.б. сатыла.

Шәрехләү