fbpx
10.01.2013

Менә шундый мәктәп


  Мин гап-гади бер авыл укытучысымын.Гомерем парта арасында үтте.Башта үзем укыдым-ун ел,аннан-университет-биш ел.Шуннан бүгенгә кадәр-35 ел берөзлексез балалар укытам.Дүрт мәктәптә эшләргә туры килде.Икесендә-директор,икесендә-укытучы.Соңгы унбиш елым Яңа Кенәр коррекцион-интернат мәктәбендә акыл үсешләре тоткарланган балаларга белем һәм тәрбия бирүдән гыйбарәт булды.Гаҗәп мәктәп бу.Ниндирәк балалар укыганын белдерү өчен кайбер мисаллар күрсәтеп үтим әле.Менә 1нче сыйныф укытучысы Рузилә Даутовна дәрес үткәрә.Сөт шешәсен күрсәтеп:”Балалар,бу нәрсә?”дип сорый. “Пиво”дип җавап бирә бер малай. ”Нишләп пиво булсын,бу бит ак төстә .Әйтегез әле нәрсә бу ?” ди ул тагын соравын кабатлап.”Аракы!”ди әлеге малай.Рузилә Даутовна тәмам гаҗиз калып тагын соравын кабатлый.Шуннан теге малай күзен дә йоммыйча:” Әти!”дип җавап бирә.Малайны аңларга була,ул бит өендә сөт шешәсен күреп үсмәгән.Шешә сурәте аның аңында әти ,аракы образлары белән бәйләнгән.

Логопедия дәресе.Укучы бер хәрефне дә әйтә белми.Аптырагач укытучы:”Синең колагың бармы?” дип сорый.

-Бар,-ди укучы..

-Кайда ул?- ди укытучы.

-Сумкада,-дип җавап бирә малай.

Кем өйтмешли болары әле баласы.Кайбер чакларда егылып китәрлек җаваплар да ишетелгәли.Безгә дә тикшерүчеләр килә.Совет заманында шулай инспекторлар хезмәт бүлмәсенә килеп керәләр.Ул чакларда кемнәрдер,бәлки, хәтерли торгандыр:бөтен җирдә  сакаллы өч кешенең портреты эленеп тора иде Гөнаһ шомлыгына каршы,.инспектор стенадага марксизм-ленинизм классикларына күрсәтеп,балаларга ;”Болар кемнәр,беләсезме? дигән зәһәр соравын бирә.”Беләм! – ди бер малай шар ярып, болар бездә укып чыккан укучылар”. Менә шундый хәлләр:көлсәң көл,еласаң ела.

 Берничә ел элек Балтач ягыннан шулай бер малай килде.Авызын ачып бер сүз әйтми,сөйләшми бу.А хәрефен дә,У хәрефен дә танымый.Ләкин бит аны укырга өйрәтергә кирәк.Андый балалар белән эшне әлифбадан башлыйбыз.3-4 ай дигәндә малаебыз хәрефләрне танып исемнәрен әйтергә өйрәнде.Бер дәрестә шулай укырга куштым мин моңа.Үзем нәрсәдер уйланып тәрәзәдән карап торам.Укый бит теге, чынлап торып укый! Егылып китә яздым.Колакларымны торгызыбрак тыңласам,шаккаттым:укый бу үзе,тик укуы ике генә хәрефтән тора :ке-ке-ке-ке……Хәзер бу малай 9нчы сыйныфта.Шәп сөйләшә,тәки сөйләшергә өйрәттек үзен. Тик әле һаман да укырга  өйрәтеп бетереп булмый.Алай дигәч тә бездә шундыйлар гына укый икән дип уйлый күрмәгез.Бик әйбәт укучылар,хәтта урта мәктәпләрдәге кайбер наданнарны бәреп егарлык балалар да бар.Шәп итеп шигырь сөйләргә,матур итеп җырларга,соклангыч биергә өйрәнәләр бездә.Конкурсларда еш катнашабыз.Укучыларыбыз һәрвакыт призлы урыннар,грамоталар алып кайталар.Әле менә соңгы көннәрдә районда сәламәтлекләре чикләнгән балалар арасында үткәрелгән смотрда катнаштык. 5нче сыйныф укучысы Рәзилә дигән кызыбыз нәфис сүз сөйләп районда җиңеп,Казанда беренче урынны алып кайтты.Ә бит бездәге балаларның яртысы инвалид. Сәламәтлекләре мактанырлык түгел.Күбесе физик кимчелекле.Шуңа күрә бу балалар белән эшләү укытучыларга икеләтә җаваплылык өсти.Кайберләре хәтта дәрестә аңнарын җуеп егылырга  мөмкиннәр.Укытучы барысына да әзер булып торырга тиеш.Бердәм дус,тату коллектив булмаса бу балалар белән эшләү мөмкин түгел.Мин шушы мәктәптә 15 елдан артык эшләп бер укытучы-тәрбиячедән кыек сүз ишеткәнем юк,үземнең дә берәүгә дә тавыш күтәргәнемне хәтерләмим.Бер-берсенә искиткеч игътибарлы һәм ихтирамлы чын педагоглар эшли бездә.Аннан ,соңгы елларда гаҗәп яхшы директорлар белән эшләргә туры килә.2008нче елның май аенда мәктәпкә Гарифҗанов Рамил Илгиз улын директор итеп куйдылар.Кабинетына кергән һәр кешегә иң элек утырырга урын тәкүдим итә иде.Башта бу гаҗәбрәк тоелды.Ә бит шушы гади генә кебек күренгән гамәлдә күпме кешелеклелек,олуглык,кайгыртучанлык яшеренгән.Мондый директор үз кул астында эшләүчеләргә гаделсезлек кыла алмый,кеше сүзен  идәнгә салып таптамый,эшләгәнне күрә белә.Югары кешелеклелек сыйфатларына ия булган Рамил Илгиз улы үзен оста менеджер итеп тә танытты.Мәктәпкә күпләгән спонсорлар тапты һәм мәктәпне моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә ремонтлатып чыкты.Яшь директорны тиз күреп алдылар,өч кенә ел эшләп калды; районга,”Мәрхәмәтлелек үзәге”нә җитәкче итеп алдылар.Аның урынына килгән Вәлиев Ленар Хәмбәл улы да алдагы директорның эшен уңышлы дәвам итә. Бик кечелекле,әһәмиятле мәсьәләләрне коллектив белән киңәшләшеп хәл итә.Мәктәпне төзекләндерү-ремонт эшләрен уңышлы дәвам иттерә.Балаларга яшәү,уку өчен тулы шартларны булдырырга тырыша. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел. Безгә бит балалар укырга гына килеп китмиләр:көне-төне интернатта яталар.Аларны көненә биш тапкыр ашатырга,өсләрендәге кием-салымнарын юып,чистартып торырга, һәр атна азагында үзләрен мунчага кертеп юарга,күңелле итеп ял иттерергә,дәрес хәзерләтергә,бик еш булып торган кичәләр,төрле чараларда чыгыш ясау өчен җырларга,биергә,сөйләргә өйрәтергә кирәк.Бу бер-ике баланы олимпиадага хәзерләүдән күпкә җаваплырак,катлаулырак һәм мәшәкатьлерәк.Бер даун кызыбыз Яңа ел бәйрәмендә шундый итеп биеде,зал аңа кул чабулардан гөрләп торды.Ә бит аны өйрәтү өчен күпме хезмәт куелганын тәрбиячеләр үзләре генә беләләр.Хөкүмәт тарафыннан коррекцион мәктәпләрдә эшләүчеләрнең  хезмәте әлегә бөтенләй дөрес бәяләнми.Мактаулы исемнәргә ия булган бер генә укытучы да юк бездә.Гомерләре буе шушы мәктәптә эшләп,бернинди дәрәҗәгә ия булмыйча пенсиягә китеп баралар.Чөнки безнең дебиль балалар белән олимпиадаларда,төрле конкурсларда ,смотрларда катнашып булмый.Ә укытучының эш нәтиҗәсе беренче чиратта шушыларга бәйләнгән.Хәтта аттестациялр үткәндә дә безгә гадәти мәктәп укытучыларына куелган таләпләр куела.Күзгә күренеп торган гаделсезлек,ләкин берәү дә аны төзәтергә,бетерергә җыенмый.Ни хәл итәсең,аңа карап кул кушырып утырып булмый,эшләргә дә эшләргә кирәк.Әле менә Яңа ел алдыннан хезмәт хакларын күтәрделәр,гомер күрелмәгән хәл: 44%ка артты акчалар.Укытучылар өчен хөкүмәтнең бик зур бүләге булды бу.Менә шундый шатлык- күтәренке рухта каршы алган елыбыз ахырына кадәр шулай дәвам итсен иде.

Шәрехләү