fbpx

Авторлар


 Безнең авторларыбыз.Үзләренең заманча төзелгән дәрес планнары,эчтәлекле сценарийлар,төрле кичә үрнәкләре һәм тәрбия сәгатьләре белән тәҗрибә уртаклашкан безнең кадерле мәгаллимәләребез .

 

Баш биткә Яңалыкларга

 

 

Сайт турында Фикерләр

 

Үзбәкова Алсу

Кукмара шәһәренең А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицееның татар теле укытучысы Үзбәкова Алсу: “Мөгаллим язмалары”исеме астындагы сайт миңа бик күп мәгълүмат алырга ярдәм итә. Мин үзем дә дәрес планнарымны куйдым.Алга таба да бергә элемтәне өзмичә эшләргә насыйп булса иде.Бу сайт бик яхшы, эчтәлекле эшләнгән.Бик зур рәхмәт Сезгә.

Авторлар
Сарман муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе гомум үсеш төрендәге 3нче “Ләйсән” балалар бакчасы тәрбиячесе Фәсхетдинова Гөлфинә Алмас кызы: Мин “Мөгаллим язмалары”сайтында басылган язмалар белән даими танышып барам.Алар минем эшчәнлегемне яңалыклар белән тулыландырып,кызыклы итеп үткәрергә ярдәм итә.Башка төбәкләрдәге тәрбиячеләр белән тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек тудырганыгыз өчен Сезгә зур рәхмәт!

Авторлар

Арча районы Сөрде башлангыч мәктәбе укытучысы Фәйзрахманова Физия: Сайт татар теле укытучылары өчен генә түгел, ә башлангыч класс укытучылары өчен дә бик кирәкле.Ул безгә үзебезнең эшебезне күрсәтергә, башкаларныкы белән танышырга, тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирә.

Авторлар
Мөслим районы “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Табын мәктәп-интернаты укытучысы Әхмәтҗанова Раушания: Башкарган эшегез өчен зур рәхмәт! Сайтыгыз коррекцион мәктәп укытучыларының да үз фикерләре белән уртаклашуы өчен яраткан урын булып тора.

Лилия Хамматова
Салавыч күппрофильле лицее филиалы Сәрдегән башлангыч мәктәбе укытучысы Хамматова Лилия Ильдар кызы: “Мөгаллим язмалары” сайтында үзем өчен бик күп кирәкле мәгълүматлар таптым,эшемдә кулландым. Бик зур рәхмәт.

Миләүшә
Әгерҗе муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Әгерҗе шәһәре 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ногманова Миләүшә Сәлим кызы: Бик яхшы сайт. Рәхмәт, безгә эшебезне күрсәтергә мөмкинлек тудырганыгыз өчен һәм безнең эшебезне җиңеләйткән өчен! Сайт бик яхшы, олы хезмәтегез алдында баш иябез.

Бахтеева
Казан шәһәре Идел буе районы “127”нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Бахтеева Гөлчәчәк Фоат кызы: «Мөгаллим язмалары» дигән татар сайты барлыкка килүгә мин чиксез шат. Үзем өчен, коллегаларым өчен бик күп кирәкле мәгълүмат алдым. Бик зур уңышлар сезгә! Якынлашып килүче бәйрәмнәр белән.Иң изге теләкләр!

Мингалимова
Әлки районы Түбән Әлки гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мингалимова Наилә Нәбиулла кызы:Чыннан да, ниһаять, безнең дә рәхәтләнеп тәҗрибә уртаклашыр урыныбыз табылды.Никадәр бай материаллар тупланган әлеге сайтка. Күпме укытучы файдаланачак әлеге » байлыкны» үзенең эш тәҗрибәсендә. Хөрмәтле коллегаларым, аралашыйк, бер- беребезгә ярдәшләшик, бердәм булыйк. татар мәгарифен үстерүгә үзебезнең дә өлешебезне кертик.
Zakirova
Шәмәрдән лицееның татар теле һә әдәбияты укытучысы Закирова Әлфия Миннәхмәт кызы:”Мөгаллим язмалары” сайты миңа бик ошый, чөнки бу сайтта безгә, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына, кирәкле өйберләр бик күп. Дәрес планнарын җыеп, туплап бару да бик файдалы хезмәт. Сезнең язмаларны һәрвакыт укып барам, үземне борчыган сорауларга җавап табам. Иҗади укытучылар өчен күбрәк конкурслар оештырсагыз, бик рәхмәтле булыр идек. Шушы олы хезмәтегездә уңышлар һәм сабырлык телим.

Айгөл
Арча районы Иске Чүриле урта гомум белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйруллина Айгөл: Бу сайт өчен бик зур рәхмәт, Сезгә!!! Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына тәҗрибә уртаклашу өчен менә дигән мөмкинлек бу!!

Әхмәтова
Ахметова Раилә:Бу сайт ,бигрәк тә,татар теле укытучылары өчен кирәк.Башка фәннәрдән кирәкле мәгълүматны бик күп чыганаклар аша табып була,татар теле  «кыерсытылган»  булып кала бирә бит.Рәхмәт олы хезмәтегезгә!

Мингалимова
Раилә, мин Сезнең фикерегез белән тулысынча килешәм. Татарстан Республикасында яшәп, үз тавышыбыз, үз фикеребез, үз Ана телебез бик аз күләмдә кулланыла. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары күпме генә чаң каксалар да, моны ишетергә теләмиләрме соң шунда. Чыннан да, чын татар авылыннан чыгып район үзәгенә баруга, вата- җимерә русча сөйләүгә күчәбез. Ни өчен татарны татар аңламый, ә руслар үзара үз телләрендә аңлашалар бит. Әйтер сүзләр, фикерләр бик күп… » Мөгаллим язмалары», » Белем ру» кебек татар сайтлары аркылы аралашсак, тәҗрибәләребезне уртаклашсак, әйтәсе килгән фикерләребезне бер- беребезгә җиткерә алсак, бәлки, бүгенге көндә бик актуаль булган бу проблемаларны бераз уңай якка хәл итеп булыр иде… 

Раушания
Нигматуллина Раушания: Сайт яңалыклары белән даими кызыксынып барам, барлык проектлар да яхшы, татарча конкурсларда катнашу мөмкинлеге булуына чын күңелдән шатланам.

Презентация1
Исмәгыйлова Рәзинә: Сайтыгыз бик файдалы, дәрес өчен кирәкле мәгълүматларны табарга мөмкин. Рәхмәт Сезгә!

Әхмәтова
Ахметова Раилә: Яңа концепциядә татар теле турында бөтенләй телгә дә алынмый.Безнең Разил Валиев кебек депутатларыбызга сүз әйтергә рөхсәт юкмы икән әллә?Имтиханнар да татар теленнән бетеп бара түгелме?Без генә нәрсә эшли алабыз соң,дәүләт күләмендә күтәрелмәгәч,бу турыда дип әйтүем?!

 

 

Баш биткә Яңалыкларга

2 комментария “Авторлар”

  1. Илсөя Шайгарданова Says:

    Мөслим районы “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Табын мәктәп-интернаты”ның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шайгарданова Илсөя: сайт татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен бик файдалы итеп оештырылган. Бигерәк тә коррекцион мәктәп укытучылары өчен материаллар булуы бик урынлы. Эшебездә кулланырга һәм тәҗрибә уртаклашырга күп мөмкинлекләр бирә. Рәхмәт сезгә!

  2. Фәрит Вафин Says:

    Хезмәттәшлек иткән өчен үзегезгә рәхмәт!

Шәрехләү