fbpx
16.01.2024

Һөнәрләр илендә


һөнәрләр
ТР Арча районы “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән  балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесенең югары категорияле тәрбиячесе  Шакирова Гөлүзә Зиннур  кызы. Тема: Һөнәрләр илендә.

 

Максат: Балаларның һөнәрләр турындагы белемнәрен ныгыту,аларны төрләре буенча аера белергә өйрәтү,хезмәткә карата хөрмәт тәрбияләү, уйлау фикерләү сәләтләрен камилләштерү,җитезлек һәм өлгерлекләрен арттыру.

Алып баручы: Исәнмесез хөрмәтле кунаклар,балалар.Без сезнең белән бүген “Күңелле һөнәрләр” дип аталган эстафета уенына җыелдык. Һөнәрләр безнең бик күп.Илебездә 40 меңләп һөнәр барлыгы билгеле. Әйдәгез ,һөнәр исемнәрен искә төшереп китик әле.Менә никадәр һөнәр бар икән!Барлык һөнәрләрне дә санап бетерү мөмкин түгел.Шагыйрьләр эш,хезмәт турында бик күп шигырьләр иҗат иткәннәр.Балалар,сезгә шигырьләр ятларга бирелгән иде,шуларны тыңлап китик әле.

Ринат: Ялкаулар аннан кача,

Тырышлар бик ярата.

Аны яраткан кешенең

Кадер-хөрмәте арта.

Миләүшә: Гөлләр төшкән күлмәгемне

Бик уңган кызлар теккән.

Итәгендәге җөйләр дә

Килешле итеп бөккән.

Риназ: Ак халатлы апаларны

Күргәчтен әллә нишлим.

Әллә каушап,әллә куркып,

Кайчан иренне тешлим.

Үзләре алар  ягымлы ,

Сөйләшүләре матур.

Больницага барган саен

«Килдеңме,диләр ,батыр?”

Шулай итеп ипләп,көйләп,

Мине һәръяклап җайлап,

Укол ясый врач апа,

Озын шприцны сайлап.

Радмир:Выходит дворник из ворот

И, словно кисть ,метлу берет.

И эту улицу и ту

Метлой раскрасит чистоту!

Елизавета: Иртүк торып,әнием

Тизрәк эшкә йөгерә.

Ачылганчы ашханә,

Аш әзерләп өлгерә.

Аш-сулары еш кына

Керә минем төшемә…

Яшәр идем үзем дә,

Шатлык биреп кешегә,

 Руслан: Менә һөнәр ,ичмасам,

Дәү әнинең һөнәре:

Чәчәк арасында үтә

Аның бөтен көннәре.

Буш вакытым булганда,

Мин дә аңа булышам:

Помидорлар,кыярлар,

Яшел суган җыешам.

Айгөл: Ә менә минем апа

Конфет-прәннек сата.

Ул эшләгән кибеттә

Бар ак күмәч тә,сөт тә.

Данияр: Без ут белән көрәшергә  тиеш,-

Без көчле һәм кыюлар.

Бар кешегә кирәк һөнәр-

Янгын сүндерүчеләр.

Марсель: Туфрак-җир сыйга мохтаҗ

Мул иген алыр өчен,

Ипекәй булып кайта

Аңа түгелгән көчең.

-Җир бүләкли ,дип әти

Ел да кертә ашлама,-

Табындагы ризык,-ди,-

Буразнадан башлана.

Рәмис: Бик тырыш апам Һава

Безгә тәмле сөт сава.

Сөт күп булса илебездә

Тук син,мин,һәммәбез дә.

Айдар:Әти чигүче дә түгел,

Балта остасы гына,

Гаҗәпләнеп туя алмыйм

Аның осталыгына.

Кешеләр туңмасын диеп,

Бураннарда ,җилләрдә,

Җан җылысын куша бит ул

Үзе салган өйләргә.

Раиль: Барыбызга бер генә,

Белмим ничек өлгерә.

Үзе шундый сөйкемле.

Нәкъ әнием шикелле.

Шат йөзле укытучым,

Күңелемә иң якын.

Кеше ул шуның өчен.

Ул минем –укытучым.

Артур:Үсеп җиткәч мин барыбер

Капитан булачакмын!

Корабымның штурвалын

Туйганчы борачакмын.

Кораб белән мин ерак

Илләргә барачакмын.

Диңгезләрдә ачылмаган,

Утраулар табачакмын.

Ильназ:Күрше Зөлфирә апа

Фермада сыер сава.

Беркөн барып карадык,

Сыерларны санадык.

Игорь: Он и фрукты и природу

Нарисует и портрет.

Взял художник на работу

Кисти, краски и мольберт.

Виктория: Сотни писем, телеграмм

Он разносит по домам.

А в конвертках голубых

Вести от друзей ,родных.

Все из нашего района

Уважают почтальона

 

Алып баручы: Балалар,хәзер без ике командага бүленеп ярышны башлап җибәрәбез.Безнең беренче команда “Җитезләр”,икенче команда “Көчлеләр”дип атала.Балалар үзләренең уңганлыкларын һәм җитезлекләрен күрсәтеп китәрләр. Тулырак…

А.Алиш. Сертотмас үрдәк. (сценарий).


         сертотмас үрдәк
Казан шәһәре Вахитов районы муниципаль бюджет белем учреждениесе  “ 96 нчы гимназия”нең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Альмира Хәнәфи кызы. Тема: А.Алиш.”Сертотмас үрдәк” (сценарий).

 

        Катнашалар: Сертотмас үрдәк, Хуҗа, әтәч, тавыклар, чеби, эт, песи, сыер, ат,

бәрән, керпе, куян, төлке һәм төлке балалары, аю, бүре.

 

Сәхнәдә авыл күренеше, өй ишегалды, сарай, агачлар. Талгын гына йомшак      тавышлы кыз җырлаганы ишетелә. Күңел моңга тула, хисләр уяна.

 

Автор. Борын-борын заманда башы бүрекле, аягы төкле бер үрдәк булган. Ул узе,

сайрый белмәсә дә, күргән бер кошына, хайванына, ерткычына озак-озак итеп

яңа хәбәрләр сөйләргә ярата икән. Алар үз чиратында аның сүзен тыңлый-тыңлый       арып бетәләр, я бөтенләй тыңламый ташлап китәләр икән.

 

Ишегалдында кош-кортларның тавышлары ишетелә. Әтәч тә, тавык та, чеби дә, каз да нидер эзли, нәрсәдер сөйләнә.

 

         Сертотмас үрдәк (Һәр җан иясе янына килеп). Ишеттеңме бер яңа хәбәр? Сиңа

гына сер итеп сөйлим! (Игътибар итүче янына килеп).

Ишеттеңме бер яңа хәбәр? Сиңа гына сер итеп сөйлим!

Хуҗа. (Сәхнәгә чыга һәм тынлык урнаша.  Ул кош-кортларга, хайваннарга карап).

Мин урманга утын кисәргэ киттем. Өйдә юклыгымны берәүгә дә әйтмәгез! (китә).

        Эт. Мин дә хуҗам синең белән! Ау-ау-ау!

         Сертотмас үрдәк (кош-кортлар янына килеп). Нигә белдермәскә кушты икән?

Бак-бак!

Акрын гына музыка уйный. Караңгы төшә. Кош-кортлар йоклыйлар.

 

         Таң ата, яктыра.

Әтәч (кычкыра). Кик-ри-күк!

Тавык. ( нидер чүпли, казына) Нишләптер безнең хуҗабыз күренми әле.

Песи. ( ишегалдында йөри, нәрсәнедер күзәтә) Кайчан кайтыр икән ул? Мяу-у-у!

         Сыер. (абзардан башын чыгарып мөгри) Му-у-у-у, белмим шул.

Чеби (елый). Чип-чип-чип, мин курка-а-ам!

Бәрән. (шук кәҗә белән башларын бәргәләшәләр) Бә-ә-ә! Мин дә куркам.

Әтәч. (Үрдәкнең сөйләнеп йөргәнен күреп, читәннән кычкыра)Үрдәк, тукта әле!

Ат. (Үрдәкнең ишетмәгәнен күреп) Кара әле, тыңла әле! Сиңа әйтәбез.

Кәҗә. Кайтмый да, кайтмый Хуҗабыз. Мә-ә-ә! Аны эзләп кайтырга кирәк.Мә-ә-ә!

         Әтәч. (күкрәкләрен киереп үрдәк алдына сикереп төшә) Син очасың да, син йөзәсең          дә, син йөгерәсең дә, син бар!

Тавык.( канатларын селкетеп, белдеклелеген исбатлапЛәкин берәүгә дә нишләп йөрүеңне  белгертәсе булма!

Сертотмас үрдәк  (бер урында таптанып тора да, күнеп) Ярар, сезнең хакыгыз өчен генә барсам,  барырмын инде. (бик горурланып китә)

 

Сәхнәдә табигать күренеше. Сертотмас үрдәк олы юлдан бара, елга буйлап йөзә. Менә куе урманга да барып җитә. Күбәләк артыннан  йөри. Каршысына керпе килеп чыга.

Керпе.( аркасында берничә гөмбә) Кая барасың болай?

Сертотмас үрдәк ( гадәттәгечә, хыялланып сөйләп китә)Урманда утын кисүче Хуҗабызны эзлим. Әле җитмәсә, этебез дә аңа ияреп киткән иде. Хэәзер йорт-җирне саклаучы берәү дә юк. Аларны алып кайтырга иптәшләрем мине җибәрделәр.

Керпе. (әйләнә – тирәсенә каранып) Синең өең еракмы соң?

Анда симез тычканнар, усал еланнар юкмы?

Сертотмас үрдәк  ( сөйләшер иптәш булганына сөенеп) Менә шушы сукмак безнең өйгә туп-туры алып бара, берәүгә дә әйтмә, кара!

Керпе.(авыл ягына карап) Мин инде андый усалларның берсе дә түгел, синең серләреңне белсәм дә, каян килүеңне күрсәм дә, сиңа зарарлы эш эшләмәм. Шулай да син саграк бул. Очраган берәүгә серләреңне сөйләмә.

 

Автор. Үрдәк аның киңәшенә колак салмый, ашыга-ашыга урман эченә атлый. Бара-бара озын колаклы бер куян очрый. (Сертотмас үрдәккә куян килеп бәрелә)

Куян. (Үрдәкне күргәнгә аптырап) Әй, бүрекле үрдәк, көзге төсле матур, кыр төсле зур күл булганда,  ни эшләп урманда буталып йөрисең?

Сертотмас үрдәк  Хуҗабыз белән этебез урманга утын кисәргэ киткәннәр иде, өебез ялгыз калды.

Куян (эченнән генә). Алай булгач, Хуҗаның алмагачларын кимерергә

бик җайлы вакыт икән! (үрдәккә карап). Хуҗаңны күргәнем юк. (тизрәк авылга чаба).

Автор. Сертотмас үрдәк бара-бара бер аланлыкка барып җитә. Анда зур

аю йоклап ята.

Сертотмас үрдәк  Әй, тор әле, йокы бәлеше! Эт иярткэн, кулына балта тоткан кешене күрмәдеңме?

Аю. (ачуы килеп уяна). Күрмәдем. (үрдәкнең хәлен аңлагандай ). Урман эченәрәк керсәң, һичшиксез табарсың! (үрдәк юлын дәвам итә).

Аю. (үзалдына) Хуҗаның умартасын ватып, бал ашап кайтырга бик җайлы

вакыт икән! (авылга китә). Сертотмас үрдәк каршына Бүре килеп чыга.

Бүре. Әй, бүрекле баш, шушындый куе урманда япа-ялгызың гына курыкмыйча батырланып ничек йөрисең?

Сертотмас үрдәк. ( сөйләнә-сөйләнә)Эт иярткән, кулына балта тоткан кешене күрмәдеңме?

Бүре. (тешләрен шыгырдатып, үз-үзенә).Боларның сарыкларын ашап кайтырга бик җайлы чак икән! (үрдәккә карап) Андый кешене күргәнем юк. (китә).

        Автор.  Сертотмас үрдәк Хуҗаны эзләүне дәвам итә. Каршысына көлтәдәй койрыклы бер Төлке килеп чыга.

Сертотмас үрдәк  (төлкегә сокланып) Багалмакай, матур апакай, минем Хуҗамны күрмәдеңме? Янында эте, кулында балтасы бар иде.

Төлке. Чибәрләрнең чибәре, гәүһәрләрнең гәүһәре, күрдем мин аны! Янында

кәкре койрыклы эте дә, билендә корыч балтасы да бар иде. Әйдә, алып барам!

          Автор.  Төлке Сертотмас үрдәкне үз оясы янына алып кайта. Анда төлке балалары уйнап йөриләр.

Төлке балалары. Әни, безгә азык алып кайттыңмы?

Төлке. (Сертотмас үрдәккә ымлап) Менә сезгә тәмле үрдәк ите.

Төлке балалары. Ура! Ура! Ура! (Төлке балалары бии).

Төлке. Хәзер балакайларым, авылга барам, берьюлы берничә үрдәк алып кайтам!

Төлке шулай дип авылга китә. Ә Сертотмас үрдәк бераздан төлке балаларыннан кача. Төлке оясыннан очып чыгып китә.

 

Автор. Бер Сертотмас үрдәк аркасында бу хуҗалык тәмам туздырылган булыр

иде, ләкин Хуҗа уяу кеше булган, дошманнарына каршы һәр җирдә киртә куйган.

Куян рәшәткә арасыннан үтә алмаган, кире борылган. Аю бәрәңге базына төшкән. Бүрегә дэ сарыклар эләкмәгән, хуҗаның абзарына ул бөтенләй керә алмаган. Төлке хәйләкәр булса да, кача алмый калган, үрдәк ите ашыйм дигәндә генә, капкынга

эләккән, ә Хуҗа кайткач инде, үрдәкнең кирәген биргән…

(Хуҗа кайтып кергәндә урман җәнлекләре капкында була, хуҗа кайтып аларга

яный, орыша…)

 

Автор. Хайваннар эшнең хикмәтен Хуҗага сөйләп биргәннәр. Сертотмасны шундый зур эшкә кушуларына алар да бик нык үкенгәннәр.

Сертотмас үрдәк.  Гафу итегез мине! Мин бүтән бер вакытта да серне башкаларга сөйләп йөрмәмен! Бак-бак!

Автор. Әлбәттә, Сертотмас үрдәкне гафу иткәннәр. Менә шуның белән әкият тә тәмам! Дуслыкның кыйммәтен белеп тату яшәргә кирәк.

Ишегалдында музыка уйный, хайваннар һәм кош-кортлар күңел ача. Күмәк бию.

 

Абдулла Алиш – көчле рухлы, үлмәс язучы.


Абдулла Алиш
Әлмәт шәһәре  муниципаль автономияле белем бирү учреждениесе “16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе” нең туган тел һәм әдәбияты укытучысы Гайнетдинова Зөлфия Марс кызы.Тема: Абдулла Алиш – көчле рухлы, үлмәс язучы. (5 нче сыйныфның 1нче төркемендә укучы балалар өчен татр әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара) 

                             

         Максат: Укучыларның Абдулла Алишның тормыш юлы, иҗаты һәм сугышта күрсәткән батырлыклары турындагы  белемнәрен тулыландыру; Җәлилчеләр белән таныштыру;  аның әкиятләре буенча фикер алышу уңай һәм тискәре гадәтләрне аера белергә өйрәтү; укучыларга патриотик тәрбия бирү; туган җиргә мәхәббәт хисләре тәрбияләү; сөйләм телен үстерү, баету.

Бизәлеш: Кабинет бәйрәмчә бизәлгән. Түрдә Абдулла Алишның портреты һәм китаплары күргәзмәсе, Җәлилчеләргә багышланган стенд, слайдлар, балаларның Алишның әкият темасына карата ясалган рәсемнәр күргәзмәсе һәм  түбәндәге сүзләр язылган плакат:

Алиш абый, рәхмәт, мең-мең, рәхмәт

Ышанычны аклый алдың син.

Хөрмәт итәм сине, горурланам, –

Ватанымны саклый алдың син.

                                                   (Р.Галимова) 

 

Алып баручы: Хәерле көн, хөрмәтле укучылар! Бүген без А.Алиш иҗатына багышланган сыйныфтан тыш чарага җыелдык. Барыгызны да бу бәйрәм белән котлыйм. Язучы турында әдәбият дәресләрендә сөйләгән булсак та бүген аның иҗаты белән танышырбыз.

 

(Аудиоязмада “Җырларым” җырын тыңлыйлар).

 

 Алып  баручы: Балалар бу җырның авторын беләсезме? Әйе, бу- М.Җәлил, А.Алиш аның белән ахыргача бергә була. Шушындый матур, тыныч тормышта яшәвебез белән без Муса Җәлил, А.Алиш кебек шагыйрьләргә, Җәлилчеләргә, кадерле ветераннарыбызга бурычлы.( Җәлилчеләр стендын карау)  Аларның исемнәрен истән чыгарырга  хакыбыз юк !Безнең теләк бер: илләр, көннәр тыныч, күгебез аяз, һәркем бәхетле, шат булсын! Сугышлар булмасын!

 

  • Әйдәгез тормыш юлын искә төшереп китик. (укучылар чәчәк таҗларыннан, берәм-берәм чыгып, сорауларны укыйлар, калганнар җавап бирә)

1.Абдулла Алиш ничәнче елда һәм кайда туган?

 

(1908 елның 15 сентябрендә Татарстан АССРның Куйбышев районы (элекке Казан губернасы Спас өязе) Көек авылында туа).

 

  1. 2. Укырга-язарга кемнән өйрәнә?(әтисеннән)

 

  1. 3. 1927 елның җәендә ул кая укырга керә? (Казан Җир төзү техникумына)

 

  1. Бөек Ватан сугышына А. Алиш кайчан китә һәм кем буларак? (1941 елның июлендә, солдат-радист буларак)

 

  1. Төрмәдәге якын дусты, кем ул? ( Муса Җәлил)

 

  1. 6. А.Алиш ничәнче елда һәм ничек үлә? ( 1944 елда 25 нче августында гильотинада башын кисәләр)

 

Алып  баручы: А.Алиш дөньяда әз яшәсә дә, үзенең гүзәл тормыш юлы, фидакарь хезмәте, кешеләрне, балаларны, гомумән, тормышны яратуы, ялкынлы хезмәт дәрте белән кешеләр күңеленә нык кереп калды.  Аның гомере әсәрләрендә һәм Ватаны, халкы хакына, аның иреге һәм бәхете өчен күрсәткән шәхси батырлыгында дәвам итә. (Укучылар  язучы иҗат иткән шигырьләрен укып китәләр, талгын гына музыка уйный).

 

1 укучы: Туган илгә.

Булгач давыл ничек шауламасын,

Чайкалмасын камышы,

Ярсый йөрәк, дулкынлана, —

Авыр-авыр сагышы!

 

Беренче кат күзем кояш күргән

Җирләр ерак калды.

Тирә-ягым көзге болыт кебек

Кайгы чорнап алды.

 

Туган илем, барлык рухым сиңа,

Барсын синең өчен!..

Якынлыгың синең белмәдем мин

Ерак китми торып,

Ничек яшьлек тәмен без белмибез,

Картлык килми торып!

 

2 укучы:Туган авыл

Дөнья гиздем — табалмадым һичкайда,
Сөйгән туган авылым Балыклы,
Синдәгедәй мул бер байлыкны,
Җир күкрәтеп уңган ашлыкны,
Синдәгедәй гадел халыкны,
Синдәгедәй юмарт халыкны,
Очратмадым һичбер вакытта.

 

3 укучы:Үзем турында җыр

Әйтсәләр дә: барып тор син, дип,
Дөньяның иң рәхәт җиренә.
Әйтер идем: кирәк түгел, дип,
Кайтам мин, дип, туган илемә.

Әйтсәләр дә: алтын сарайда тор син,
Ләкин илең ирексез калсын, дип,
Әйтер идем: мине зинданга сал,
Фәкать илем ирекле булсын, дип.

Ничек тели җаның, шулай яшә,
Кара кашлы кызлар үзеңә,
Дисәләр дә, әйтер идем: кирәк түгел,
Кайтам мин, дип, зәңгәр күземә.

Сатмас егет илен алтын-көмешләргә,
Әгәр югалтмаса вөҗданын;
Алтынны ул чүпкә санар,
Иң кыйммәтле күрер ватанын.

 

4 укучы: Өченче көз.

Саргаешып каен яфраклары
Өченче кат җиргә коела.
Өч кенә ел үтте микәнни соң?
Ун ел үткән кебек тоела.

Ил бәйрәмен инде өченче кат
Тоткынлыкта, читтә үткәрәм.
Бер файдасыз, дуслар, үтә гомер
Бушка үтә, үтә, әй әрәм!

Бүген тагын инде өченче кат
Килеп җитте менә ул бәйрәм,
Хыялымда бергә бәйрәм итәм,
Дуслар белән бокал күтәрәм.

Дүртенчесен инде насыйп булсын
Каршыларга мул бер табында.
Балаларым, иркәм белән бергә
Чөкердәшеп өстәл янында.

 

Алып  баручы: Еллар үкән саен, ул безгә якынрак була бара. Абдулла Алиш – балалар әдәбиятын үстерүдә зур хезмәт күрсәткән язучыларның берсе. Әкиятләрен укыган саен укыйсы гына килеп тора, чөнки алар кызык та, аңлаешлы да. (Укучылар үзләре әзерләгән әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәтәләр).

 

1.“Чукмар белән Тукмар”

  1. “Сертотмас үрдәк”

 

(Әкиятләрне карагач, нәтиҗә ясау).

  1. “Чукмар белән Тукмар” әкиятендә дус, тату яшәргә өйрәтә. Шулай булганда гына барлык эшләр дә уңа.

2.“Сертотмас үрдәк” әкиятендә үрдәк барлык сүзләрне сөйләп йөрүе аркасында авызы пешә. Йорттагы калган хайваннар һәм кошлар гомерен куркыныч астына куя. Уяулык, сизгерлек, серне саклый белү- зур эш.

 

Алып  баручы: Укучылар, А.Алишның сез укыган тагы әкиятләре бар әле. Безнең чарага әкиятче бабай кунакка килгән, ул сезгә әкиятләрдән өзекләр укыр, сез әкиятнең исемен әйтерсез. Сезгә үзегез ясаган рәсемнәрегез дә ярдәм итәр.

-“Песи дә колакларын торгызган, ул да курка, ахры, дип уйлаган Куян. Шулчак нидер шап итеп дөбердәп киткән. Куян һушсыз була язган. Ә Песи, авызына нәрсәдер кабып, Куян янына килгән. Килгән дә: “Менә сине куркытучы нәрсә шушы инде”, — дигән, бер кечкенә генә кара әйберне Куянга күрсәткән.

(“ Бикбатыр белән Биккуркак”)

 

-“Песи баласы алардан да куркып тормаган, сикереп төшкән дә күселәрнең юлын бикләргә теләгән. Мескенем, әз генә үзе ул тишеккә егылып төшмәгән: тишек шундый зур икән.”

(“Песиләр һәм күселәр.”)

 

-“Чәчәкләр башлыгы бик зур ярыш үткәрергә булган. Шул турыда төрле якка хәбәр дә салган.

Кем дә кем бал салырга яхшы савыт әзерләсә ул савытта бал бер дә әчемәсә, бозылмаса, барлык чәчәктәге балны шуңа бирәчәкмен”, – дигән.

  (“Бал корты белән шөпшә”)

                                                       

– “Әнә күрәсезме, кара гына, шома гына бер эшче корт өй тирәсендә әйләнә: өйгә керергә исәбе, белә ул кая яшерелгән бал кисмәге. Балны урлап ашарга да җәһәт кенә качарга…
Умартачы бабай зәңгәр йортның ишеген кыса төшкән, мо­ның белән Нечкәбилгә бик зур ярдәм иткән. Саклау өчен эш җиңелләшкән. Шуңа күрә ул постында нык тора, килгән ка­ракларның барысын да кире бора”.

(“Нечкәбил”)

 

– “Әни, әни, минем аягым бик авырта! – дигән. Әнисе аның аякларына караган да аптырап калган.

– Кызым, кызым, якты йолдызым, синең аягың шешкән ич,”- дигән.

(“Куян кызы”)

                         

Алып  баручы:  Әфәрин, укучылар! Булдырдыгыз! Димәк, А.Алиш әкиятләре безне уңай һәм тискәре гадәтләрне аера белергә, тырыш, зирәк, тыңлаучан, тыйнак, сер саклый белергә өйрәтә.

Йомгаклап тагы шуны әйтәсе килә, А.Алишның көчле рухлы булуы аның әсәрләрендә күренә. Шулай ук, аның туганнарына язган соңгы хатындагы сүзләр шуны раслый : “Безне кулга алдылар, суд буласын көтәбез. Суд карары безнең якны хәл итмәячәк. Халкыма бәхет телим. Туган якка исән-имин кайтып җитүче булса, минем улларымны минем исемнән үбүегезне үтенәм.” Бу хатны бер камерада утырган бельгияле Эмиль Мэйзон Казанга җибәрә. Батыр язучыбызның шигырьләре буыннан буынга күчеп, һәрвакыт халкыбыз күңелендә яңгырап торыр.

 

Укучылар башкаруында М.Җәлил сүзләренә язылган “Сәгать”җырын тыңлау, саубуллашу.

 

Кулланылган әдәбият

 

1.Абдулла Алиш турында истәлекләр. Илсөяр Сөнкишева.- Казан: Мәгариф, 2001.

2.“Әкиятләр”Абдулла Алиш. Казан Татарстан китап нәшрияты, 1978 ел.

  1. Электронная библиотека произведений Абдуллы Алиша (http://alish.ru/)

 

 

 

Әлеге материалда чит автор хокуклары бозылмады. Моның өчен закон каршында бөтен җаваплылыкны үз өстемә алам.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Бәхет кенә телик кешегә. Ә.Габиди буенча китапханә дәрес планы


Бәхет кенә телик кешегә. Ә.Габиди буенча китапханә дәрес планы 
Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе “Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбе” башлангыч сыйныф укытучысы Харисова Илзирә Алмас кызы. Тема: “Бәхет кенә телик кешегә” (4 нче сыйныф укучыларына оештырылган Ә.Габиди иҗаты буенча китапханә дәрес планы)

 

Максат: Укучыларда якташ язучылар иҗатына кызыксыну уяту, хөрмәт, ихтирам тәрбияләү. Сугышка каршы нәфрәт хисе уяту. Бәхет, батырлык турында уйландыру, батырлыкка өндәү.

 

Китапханәдә китап күргәзмәсе оештырыла, әдипнең рәсеме урнаштырыла. Алдан укучыларгга шигырь ятлау, чыгыш ясау биреме бирелә, һәр партага Татарстан картасы таратыла,  «Әзһәр Габиди – якташ шагыйребез» презентациясе, сугыш чорын күрсәткән рәсемнәр, фронтовик әдипләрнең портретлары әзерләнә..

 

Дәрес барышы.

1 укучы Ә.Габидинең «Бәхет кенә телик кешегә»  шигырен укый.

 

Сугыш сүзе бомбалардан авыр,

Елан утларыдай зәһәрле;

Үзе түгел, хәтта төшенчәсе

Үзенә җыйган күпме каһәрне.

 

Бернәрсәне аяп тормый сугыш,

Нәрсә булса, шуны җимерә,

Кеше иҗат иткән гүзәллекне

Әйләндергә кара күмергә.

Җирне балкытучы гөлләрне дә

Зәһәр ялкынында яндыра.

Янсалар да гөлләр исәннәргә

Хуш исләрен сибеп калдыра.

 

Җир бизәге, гөлләр дусты – кеше,

Нәфрәтен төяп сугышка,

Сүндерергә ачы ялкыннарны

Атылып килеп керә сугышка.

 

Сүнә ялкын,

Ләкин күп гомерләр

Коелып кала шул ут эчендә;

Чәчәк бирик,

Бәхет кенә телик

Яшәгәндә җирдә кешегә.

 

Укытучы. Укучылар, бу шигырьнең авторы Сарман районында яшәп, иҗат иткән шагыйрь Әзһәр Габиди. Әйдәгез хәзер аның турында мәгълүмат белән танышыйк.(Презентация аша Ә.Габидинең биографиясе белән таныштыру).Практик бирем. Инде, укучылар, Татарстан Республикасы картасыннан ул туып-үскән, хезмәт куйган Чукмарлы авылын эзләп табыйк. (Карта белән эшләү)

 

Алдан әзерләнеп килгән укучының Чукмарлы авылы, аның мәктәбе турындагы чыгышын тыңлау.

Укытучы. Әзһәр Габиди – фронтовик шагыйрь. Фронтовик әдипләрдән кемнәрне беләсез? Искә төшерәбез. (Презентациядә М.Җәлил, А.Алиш, Ф.Кәрим, Г.Кутуй рәсемнәре күрсәтелә)

Сугышны үз күзләре белән күргән әдип  үзе кичергән хәлләр турында тетрәнеп яза, укучылар.

 

1 укучы Әзһәр Габидинең «Ветераннар» шигырен укый.

 

Кояш баткан, Җиргә эңгер яткан,

Аксакаллар капка төбендә

Бүрәнәгә тезелеп утырган да

Сөйләшәләр дуслык телендә.

Берсе сөйли колхоз төзегәнен,

Икенчесе яуда күргәнен,

Өченчесе укчы батальоны

Атакага алып кергәнен.

 

Дүртенчесе авыр яраланып

Фашистларга әсир калганын,

Бу тәмугтан көч-хәл белән генә

Ничек итеп чыгып тайганын.

 

Мең куркынып, мең могҗиза белән

Отрядны эзләп тапканын,

Дүрт ел буе партизаннар белән

Җиңү учаклары якканын.

 

Тоташ үлем, тоташ ачлык аша

Үткән алар авыр сугышны,

Пуляларга күкрәкләрен куеп

Саклаганнар җирдә тормышны.

 

Илгә җиңеп кайтсалар да, алар

Тыныч йокы бик тиз күрмәгән,

Сугыш җимергәнне ямый-ямый,

Күпме көн-төннәрен үткәргән.

 

 

Сугыш чоры тасвирланган рәсемнәр күрсәтелә.

 

Укытучы. Укучылар, безгә менә бу рәсемнәр аша халкыбызның тарихын барларга кирәк. Нинди данлы сәхифәләре тасвирланган бу рәсемнәрдә? (Мәскәү янындагы сугыш,  Ленинград блокадасы, Сталинград сугышы, Берлинны алу)

Бүгенге көн рәсемнәре күрсәтелә. Тулырак…

Кеше булыйм дисәң! (сыйныф сәгате, 9 нчы сыйныф)


Кеше булыйм дисәң! (сыйныф сәгате, 9 нчы сыйныф)
Татарстан Республикасы Казан шәһәре Вахитов районы  гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе“3 нче гимназия”сенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сабирзянова Рушания Иншат кызы. Тема: Кеше булыйм дисәң! (сыйныф сәгате, 9 нчы сыйныф)
 

Максат:

Кешелекле булу иң күркәм сыйфатларның берсе икәнлеген аңлату,

укучыларны үз фикерләрен әйтергә өйрәтү;

балаларда кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү.

  1. Оештыру өлеше

1.Укучылар белән исәнләшү.

2.Укучыларда уңай халәт тудыру.

 

Җыр тыңлау. “Кеше хәлләренә керә бел!”

Сорау: Җыр нәрсә турында? (кешелеклелек)

Ничек уйлыйсыз, кешелекле булу авырмы икән?

 

Беренче мәкаль: “Җылы сүз – җан азыгы”.

 

Укытучы. Сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз?

(кешеләргә матур, ягымлы, җылы сүзләр белән эндәшергә кирәк, шул вакытта ул кешегә дә, синең үзеңә дә яхшы, рәхәт булып китә, дип уйлыйм мин)

Һич яхшылык эшли алмасаң син,

Кешеләргә бик-бик теләп тә,

Яхшы теләк телә,

Ул да кайчак

Зур көч өстәп куя йөрәккә.

 

Укытучы. Ә сез үзегез нинди ягымлы сузләр, матур теләкләр беләсез ?

Укытучы. Сүз уңай гына түгел, ә тискәре тәэсир дә ясарга мөмкин. Авыр, ялган сүзләр кеше күңелен җәрәхәтләргә сәләтле.

Шулай итеп, без сезнең белән бер эксперимент үткәреп карыйбыз.

Ике төркемгә бирем бирелә. Бер төркемгә фотосурәттәге кеше турында мондый факт язылган кәгазь бите бирелә: «Әлеге кеше хәйрия белән шөгыльләнә, ул ятимнәргә ярдәм итә» (Һәм укучыларга бу кешене тасвирларга кушыла.)

 

Көтелгән җавап: ул ярдәмчел, йомшак күңелле, юмарт һ.б.

Ә икенче төркемгә мондый факт язылган кәгазь бите бирелә: «Бу бик начар кеше, хокук тәртибен бозган, җавапка тартылган». Укучы фотодагы шәхесне шушы фактка бәйле тасвирларга тиеш була.

Кетелгән җавап: ул бик усал, күзләре хәйләкәр һ.б.

 

Укытучы: (нәтиҗә ясый). Күргәнегезчә, мин сезнең барыгызга да бер үк кешенең фотосурәтен күрсәттем. Мин әйткән бер җөмлә аркасында, бу кеше кемгәдер бик яхшы булып күренде, ә кемгәдер бик начар булып тоелды. Чөнки мин бер төркемгә «Әлеге кеше хәйрия белән шөгыльләнә, ул ятимнәргә ярдәм итә» дип язылган, ә икенче төркемгә «Бу бик начар кеше, хокук тәртибен бозган, җавапка тартылган» дип язылган кәгазь биргән идем. Шуңа да башка кешеләр турында ялган, начар сүзләр сөйләргә ярамый. Сезнең уйламыйча әйткән сүзләрдән соң кешеләрнең фикерләре шәхескә карата начар якка үзгәрергә мөмкин.

 

Икенче мәкаль – «Яхшылык күрәсең килсә, яхшылык кыл».

(әгәр син кешеләргә карата яхшы эшләр эшлисең икән, ул яхшылык синең үзеңә һичшиксез әйләнеп кайтачак, шуңа күрә күбрәк яхшы эшләр эшләргә тырышырга кирәк)

Ходайның бер бирмеш көнендә

Бер матур як белән ачылыйк:

Һәркемнең гомере бер генә

Яхшылык эшләргә ашыгыйк. («Ашыгыйк»)

Укытучы. Сезнең нинди яхшы эшләр башкарганыгыз бар? (Укучыларның җаваплары.)

 

Балалар, әгәр  тирә-ягыбызга  игътибар  белән  карасак, кемнәр генә  үтми  безнең  яннан. Туганнарыгыз,иптәшләрегез,күршеләрегез.Әгәр  күңел  күзе  белән  яхшылабрак  карасак,алар  арасында  безнең  ярдәмгә  мохтаҗ  булган  олы  кешеләр,авырулар  яши. Без  алар  белән  көн  саен  очрашабыз. Ләкин  без  әүвәл  үзебез,аннары  гына  башкалар  турында  кайгыртырга,яисә  гел  үзебез  турында  гына  уйлап, башкаларны  искә  алмаска  күнектек. Шуңа  күрә  тирә-юньнән  ярдәм  турында  мөрәҗәгатьләр  яңгыраганда, аларны  ишетмәмешкә  салышабыз,булышыр  идем  дә,мөмкинлек  юк  бит,дип  намусыбызны  тынычландырабыз.Сезнең  тирәдә  ярдәмгә  мохтаҗ  кешеләр  бармы?

 

Сез  аларга  ярдәм  итәсезме?(балаларның  җаваплары  тыңлана)

 

Укытучы:Без андый  кешеләрне  вакытында  күреп, аларга  ярдәм  итәргә  тиеш. Алар  белән  исәнләшеп,хәлләрен  белешкәндә: “Миннән  берәр  төрле  ярдәм  кирәкмиме?”- дип  сорарга  кирәк. Авырып  яткан  иптәшегез  янына  барып,аның  хәлен  сорашу,аңа  ярдәм  итү  зарур.

Укучылар  илебездә  ятим  балалар,караучысыз әби-бабайлар  саны  һаман  кимеми. Аларны  карау-тәрбияләү  өчен  дәүләт  байтак  акча  сарыф  итә.Укучылар  караучысыз  калган  карчыклар  саны  артмасын  өчен,сез  хәзердән  үк  әти-әниләрегезнең  кадерен  белергә  аларны  киләчәктә   карарга, аларны  беркайчан  да  авыр  сүзләр  әйтеп  кимсетмәскә,авырганда  тәрбияләргә  өйрәнергә  тиеш. Сезнең  барыгызның  да   әти-әниләрегез  бар. Сез  шуның  белән  бик  бәхетле.  Ятимнәр  йортында   тәрбияләнүче  балаларның  бик  тә  әти-әниле  буласы  килә. Шуңа  күрә  дә  дәүләтебез  балаларны  гаиләдә  тәрбияләү  мәсьәләсенә  игътибар  итә.

 

Кешеләр  балалар  йортларына Яңа  ел  күчтәнәчләре,уенчыклар, кием-салымнар,уку  әсбаплары,транспорт  чаралары  һ.б. бүләк итәләр.

Хәзерге  вакытта  игелекле  эшләр  эшләүче  кешеләр  күбәйде.Алар  хәтта  бу  хакта   җәмәгатьчелекнең  белүен  дә  таләп  итмиләр,чөнки  башкаларга яхшылык  эшләүдән  тәм  табалар.

Киләчәк  тә  сез дә  зур  үсәрсез,төрле  урыннарда  эшләрсез,үзегезнең  туган  авылыгызны,белем  алган мәктәбегезне,сезгә беренче  хәреф  таныткан,укырга,язарга  өйрәткән, ныклы  белем  биргән  укытучыларыгызны  онытмассыз, аларга  кулдан  килгәнчә  ярдәм  итәрсез. Бушлай  ярдәм  итү  өчен,кеше  олы  йөрәкле,шәфкатьле,  ярдәмчел,киң  күңелле  булырга  тиеш.

 

Шуңа  күрә  дә  менә  бу  яхшы  сыйфатларны  үзегездә  тәрбияләргә  кирәк. Аның  өчен  шәфкатьлелекнең  нәрсә  икәнен  ачыклап  китик.

Хәзер  тәмамланмаган  җөмлә  методы  белән “Тиз  генә  уйлап  әйтү”  уены  үткәрербез. Аның  кагыйдәләрен  искә  төшерик:

1.Фикерләр  кабатланырга  тиеш  түгел.

2.Фикерләр  күбрәк  булган  саен  яхшырак.

3.Проблеманы  чишү  юлында  төрле  яктан  килеп  фикер  йөртергә.

4.Фикерләр  бәяләнми  дә,тәкыйтьләнми  дә.

 

Мин  тактага  бер  тәмамланмаган  җөмлә  язам,сез  аны, бер-берегезне  кабатламыйча,  дәвам  итәргә  тиеш. Һәркем  бер  тапкыр  фикерен  әйтәчәк.Ләкин,бер-берегезне  кабатламас  өчен,запаска  берничәне  уйлап  куегыз. Сезгә  2  минут  вакыт  бирелә. Башладык:

 

Кешелеклелек (Шәфкатьлелек) – ул минемчә …

1.Игелеклелек

2.Олыларга  ярдәм итү

3.Кечкенәләргә  ярдәм итү.

4.Миһербанлык. Тулырак…

“Нәүрүз” бәйрәме.


Нәүрүз
Казан шәһәре Яңа Савин районының “Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 93 нче һәръяктан үстерешле балалар бакчасы” муниципаль автономияле  мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе тәрбиячесе Сабирова Гөлүсә Минсур кызы. Тема: “Нәүрүз” бәйрәме.

 

Алып баручы.

Бар тирә-як гөрләп тора

Безнең бакча  аллары

Әллә инде бакчабызда

Гөрли сабантуйлары.

Алай дисән умырзая

Йокыга талган әле.

Арба түгел, чаналарнын

Якты эз салган мәле.

 

Матур көй яңгырый,  балалар залга керә.

 

Алып баручы. Хәерле көн кадерле балалар,бакчабыз хезмәткәрләре! Бүген бездэ бәйрәм, кышны озату-язны каршылау, Нэүрүз бәйрәме! Салкын кыш айлары үтеп, яз җитте, ә яз белән бергә Нәүрүз бәйрәме дә килеп җитте. Нәүрүз – ул балалар, язны каршылау, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрәлә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзе яңа дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме.Ә бәйрәмнең хуҗасы – Нәүрүзбикә. Нәүрүз котлы булсын!

1бала.

Нәүрүз әйттек без сезгә

Хакын бирегез безгә.

Яшегез җитсен йөзгә

Малыгыз артсын көзгә.

2бала.

Ач ишеген, керәбез

Нәүрүз әйтә киләбез.

Хәер дога кылабыз

Нәүрүз котлы булсын диябез.

3 бала

Эй дускайлар, дускайлар,

Житте ич Нэуруз айлар.

Эшегезне ташлагыз,

Бэйрэмгэ ашыгыгыз!

4 бала

Яз килэ! Яз килэ!

Сыерчыклар килэ.

Горлэшеп, сайрашып

Жырчы кошлар килэ.

 “Яз килә” җыры башкарыла.

  1. Кояш көлеп карый безгә

Күзләр чагыла.

Елгалардан бозлар ага

Диңгез ягына.

Припев:Яз, яз, яз житә

Тәрәзәне ачтылар

Тып, тып, тып, тып, тып итә.

Эре, эре тамчылар.

  1. Агачка кунып, чыпчыклар чыелдашалар.

Яшькелт- кара сыерчыклар

Әй җырлашалар.

 

Алып баручы.  Әй, дуслар, килегез

Күңел ачу көнебез

Татарча матур итеп

Җырлый – җырлый биибез

 

«Күмәк татар биюе»

Алып баручы.

Нәүрүз бәйрәме котлы булсын,

Эче тулы нур булсын.

Бу бәйрәм безгә килгән,

Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Балалар, Нәүрүз  килсэ генә яз була бит. Әйдәгез, яз гүзәле  Нәүрүзбикәне чакырабыз.
Балалар. Кил, Нәүрүз , кил тизрэк!

Нәүрүз керэ.

Нәүрүзбикә.

Мин ерактан килдем сезгә язлар иленнән,

Урман аланының ал чәчәкләр үскән җиреннән.

Зәңгәр болытлы, Ләйсән яңгырлары белән

Килдем язгы сулар кебек ашкынып.

Исәнмесез, кунаклар! Исәнмесез, балалар!

Алып баручы. Исәнме яз кызы – Нәүрүзбикә. Без сине килүенне бик тә  көттек. Безнең кызларыбыз – чәчәкләребез хәзер сиңа үзләренең биюләрен бүләк итәләр.

 

Чәчәкләр белән кызлар биюе.

 Нәүрүз. Балалар, әби-бабаларыбыз бу көнне халык уеннары уйнарга яратканнар. Әйдәгез, без дә, бергәләп уйнап алыйк әле.

 “Без, без, без идек”уены

Без,без, без идек,

Без унике кыз идек.

Базга төштек май ашадык,

Келтк кердек бал ашадык,

Кап та коп,

Авызыны ач та яп!

(Җиңелгән балага җәза итеп бию, җыр, яисә төрле күнегүләр бирергә була.) Тулырак…