fbpx
13.12.2018

Ярлымы син, әллә хәерчеме?


ярлымы син 

Ярлымы син, әллә хәерчеме?

Хөрмәтле, дустым! Яңа ел мәшәкатьләре белән тыз-быз килеп йөргән көннәрдә синең хөкемеңә тагын бер мәкалә тәкъдим итәм. Кәефне күтәрә торган күңелле язма түгел. Ул – ярлылык турында. Туйган хәерчелектән дип газетаны читкә алып куярга ашыкма. Мәкаләдәге күпләгән саннар сине куркытмасыннар. Алар безнең ничек яшәвебезне күрсәтүче хәвефле саннар. Без бит Яңа елдан һәрвакыт яхшылык кына көтәбез. Монда язылганнар да иске елда калып , яхшы якка үзгәрешләр башланса иде дип телик. 

Ярлы кеше нинди була?

 Ярлылык төшенчәсе Россиядә гел үзгәреп тора. ВЦИОМ уздырган сорашулар буенча,  россияннар гаиләдәге һәр кешегә керем 15000 сумнан   (бер айга) ким булса, үзләрен ярлы гаилә дип саныйлар.

Иң кирәкле ихтыяҗларны (ашау-эчү, киенү, торак) канәгатьләндерү мөмкинлеге булмау ярлылыкны күрсәтә. Икътисад өлкәсендәге белгечләр һәм социологлар фикеренчә, ярлылык дәрәҗәсен билгеләү хәзерге вакытта бик томанлы. Россияннарның 1/3 өлеше өчен машинаң булмау һәм чит илләргә чыга алмау – ярлылык санала.

Халыкның төп өлеше өчен ярлылык – хезмәт хакыннан хезмәт хакына яшәү ; арзанлы , сыйфатсыз ашамлыклар белән туклану; базардан алып киенү һәм бурычларың булу. Ничек кенә әйләндерсәк тә, безнең турыда гел кайгыртып торучы сөекле хөкүмәтебез кешегә яшәү өчен иң түбән чикне күптән билгеләп куйган инде. Бүген ярлылыкны күрсәтүче бу чик- гаиләдәге һәр кешегә бүлгәч килеп чыга торган сан – 9700 сум. Илдәге 20 миллионнан артык кеше шушы акчага көн күрә. Бу халыкның 14%ы яки  Рәсәй илендә яшәүче һәр җиденче кеше дигән сүз.

Чыннан да шулаймы?  Калган бөтен халык муллыкка тиенеп яши микән? Статистика керемнәре яшәү минимумыннан ким булганнарны гына ярлылыр рәтенә кертә. Пенсионерлар бөтенләй исәпкә алынмый. Яшәү минимумыннан ким булган пенсия алучылар – 16,7%. Пенсияләренә өстәмә түләү алучыларның саны – 5,3 млн. Ә уртача пенсиянең күләме 11,9 мең икәнлеген исәпкә алсак , 43,8 млн.пенсионерны да ярлылыр рәтенә кертеп була. Чөнки аларның пенсиясе яшәү минимумыннан 2,5меңгә генә артык. Билгеле , закон чыгаручылар бу аерма шактый зур һәм ул ярлылырны уртача яшәүчеләрдән аерып тора диләр. Көлке булса да әйтмичә булмый. Бу 2,5 мең акча бюджетта укучы студентка яшәү һәм уку өчен җитәрлек акча икән. Әмма Росстат биргән мәгълүматларга ышанып бетәргә ярамый. Чөнки бәяләр котырып үскән заманда бу акчаның бәясе бөтенләй төшеп бетәргә мөмкин.

Коры куаныч ярлылык

 Әмма безгә борынны салындырып утыру килешми, куанырга кирәк. Чөнки РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хәерчелекне бетерү буенча бер матур проект әзерләп ята. Алар аз керемле гаиләләрне барлап, аларга адреслы матди ярдәм күрсәтергә җыеналар , шулай ук эшкә урнаштырырга да ярдәм итәчәкләр, имеш. Имеш димичә булмый , чөнки әкиятләрдәге шикелле мондый булышу турындагы имеш – мимешләрне  без күп тапкырлар ишеткән халык.

Тәҗрибә мәйданчыгы булган Татарстанда һәм тагын алты төбәктә моны сынап карамакчылар. Бездәге ярлылыр баеп китсә, ил буенча да ярлылырга “һөҗүм” башларга уйлыйлар. Уйламый хәлләре юк , чөнки Президент В.Путин үзенең май фәрманы белән 2024 елга илдәге хәерчеләрне ике тапкыр киметергә боерды. Бетерергә түгел , киметергә! Соңгы егерме елда мондый боерыкларның инде чутын оныткан халык өчен монысы да шул коерык кына булып калмагае.

 Ярлылыкның төгәл саннарын һәм сурәтен куллану кәрҗинендә күрергә мөмкин.

Кәрҗин нәрсә ул?

Кулланучы кәрҗине – кешенең бер елга җитәрлек ихтыяҗлары җыелмасы ул. Аңа кеше ел дәвамында куллана торган хезмәтләр, кием-салым, аяк киеме кебек товарлар һәм бер елга җитәрлек азык-төлек исемлеге кергән. Һәр төбәк әлеге кәрҗинне үзе төзи. Татарстанда 2013 елда Дәүләт Советы кабул иткән закон гамәлдә. Анда кешегә ел буена җитәрлек ризыкларның күләме һәм төрләре билгеләнгән. Гомуми яшәү минимумы 8334 сумны тәшкил итә.  Татарстанның Министрлар Кабинеты каршындагы икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгеннән алынган мәгълүматлар буенча, эшләүче кешеләр өчен куллану кәрҗиненең 3934 сумы – ашамлыкларга, 1787 сумы кием-салым һәм азык-төлек булмаган башка кирәк-яракларга, 2180 сумы – төрле хезмәтләр өчен, 976 сумы салымнарга каралган. Депутатлар 2019 елда Татарстанда пенсионерларның яшәү минимумы күләмен 8 232 сум дәрәҗәсендә билгеләргә тәкъдим итте.

Яшәү кәрҗине кешенең яшәве өчен кирәкле булган чыгымнар суммасына тигез булырга тиеш.Чынлыкта ул аңа туры килми. Яшәү кәрҗине турыдан туры яшәү минимумына , ә 2018 елдан минималь хезмәт хакына да йогынты ясый башлады.Аның эчтәлеге аңлашылып бетмәсә дә, эшләү механизмы бик гади. Росстат квартал саен куллану кәрҗиненең бәясен исәпләп чыгара һәм шуның нигезендә яшәү минимумы билгеләнә. 2018 елның 1 маеннан минималь хезмәт хакы яшәү минимумының 100%ын тәшкил итә.

Яшәү кәрҗине авырмы?

хәерчелек2018 елда яшәү кәрҗиненең күпме торганлыгын карап китик. Куллану кәрҗине дигән нәрсә 2012 елның ноябрендә кертелгән иде. Закон нигезендә ул һәр биш ел саен яңадан каралырга тиеш. Әмма бу Рәсәй законы , шуңа күрә аны 2018 елда бөтенләй карап тормадылар, ә  2020 елның  31 декабренә кадәр озайтып кына куйдылар.Шулай итеп,халык кулланырга тиешле тауарлар исемлеге ( һәм бәясе ) 2013 ел дәрәҗәсендә калды һәм әле тагын 2 ел ярым шулай сакланачак.

2018 елдан куллану кәрҗине 3 категория кешеләре өчен аерым төзелә башлады: хезмәткә яраклы кешеләр, пенсионерлар һәм балалар. Балалар зурларга караганда кимрәк ашыйлар – анысын аңлап була, ә менә пенсионерларның  ким ашавын аңлап бетереп булмый. Гомумән, безнең баш белән чишеп бетереп булмый торган нәрсәләр шактый бу кәрҗиндә. Росстатның рәсми сайтындагы саннар буенча ,  куллану кәрҗинендәге ашамлык әйберләренең бәясе май аенда РФ дә 3969,88 сум булган.Тәүлеккә 132 сум чыга. Көн буена кеше шуның кадәр генә ризык ашый микән? Ышандырмый.

Хәзер РФдә тулы куллану кәрҗинен карап китик.Ул 15071,3 сум булган. Ә шул вакытта минималь хезмәт хакы 11 163 сум тәшкил иткән. Тәүлегенә 502,37 тиен.Моңа ашамлык әйберләре өстенә дарулар, юл йөрү , коммуналь хезмәтләр өчен дә түләү керә.

Куллану кәрҗиненә көндәлек ашау өчен кирәкле булган барлы-юклы 11 төрле ризык кертелгән. Иң күбе – сөт һәм сөттән эшләнгән әйберләр, аннан ипи белән бәрәңге, яшелчә , җиләк-җимешләр, иң азы – май белән балык. Тауарларның бәясе бүгенге көнгә туры килми , ул чама белән генә билгеләнә. Шунысы кызык , шуннан чыгып кием-салым, дарулар һәм коммуналь хезмәтләр, юл йөрү,чәч алдыру һ.б. бәяләр куела.Алар азык-төлек бәяләренең 50%ы күләмендә алына. Димәк, кәрҗиннең яртысын ашамлык әйберләре , калган яртысын кием-салым белән төрле хезмәтләр өчен түләүләр тәшкил итә.

  Ашау эчү әйберләренең төрлелеге һәм күләме буенча бу кәрҗин хәтта Бөек Ватан сугышы елларындагыдан да калыша икән!  “Российская газета” язуынча, Россиядә 18 миллион кешенең бу кәрҗиндәгечә яшәргә мөмкинлеге юк. Менә шундый хәлләр.Кибет киштәләренең тауардан сыгылып торуы ул әле халыкның бай яшәвен билгеләми. Шул әйберләрне бөтен кеше дә кирәгенчә куллана алмауны күрсәтә.

Бүгенгебез һәм үткәнебез. 

 Бүгенге тормышыбызны үткәнебез белән чагыштыру өчен СССРдагы куллану әйберләрен  карап үтик әле.

Ит ( 84 кг , хәзер 58,6 кг.)

Балык (20 кг , хәзер 18,5 кг )

Йомырка 280 данә , хәзер 210 )

Сөт (380 л.,хәзер 290 )

Җиләк-җимеш (80 кг ,хәзер 60 )

Яшелчә (146 кг , хәзер 114 кг )

 Ә менә чит илләрнең куллану кәрҗинендә җан асрау өчен кирәкле әйберләр генә түгел , таза-сау булып,сәламәт яшәү өчен кирәкле әйберләр тупланган. Германиядә ул әйберләрнең саны – 475;

Англиядә – 700 (рестораннарга керү,футбол,театрлар карау һ.б. кертелгән)

Франциядә  хәтта эт-мәчеләргә алына торган ризыклар, матурлык салоннарына йөрү , такси исәпкә алынган.

  Безнең илдәге куллану кәрҗине бүгенге ихтыяҗларны кәнагәтьләндерүне күздә тотып төзелмәгән. Ул кеше ачтан үлмәслек итеп , ярлы тормышта яшәтү өчен генә төзелгән.Чөнки бүген без Интернетсыз , мобиль телефонсыз, кредитсыз , репетиторсыз , түләүле дәваланмыйча һәм белем алмыйча яши алмыйбыз.Уртача гына яшәү өчен кирәкле шушы түләүләрне дә кушсаң,яшәү кәрҗиненең бәясе 2,5 – 3 тапкырга үсәчәк. Бүген бу кәрҗин илдәге халыкның ярлы яшәвен күрсәтүче лакмус кәгазе булып тора. Киләчәктә аны бетерергә дә мөмкиннәр. Чөнки куллану кәрҗиненең бәясен арттырсаң , минималь хезмәт хакын да арттырырга кирәк. Әлегә Рәсәйнең һаман түбән тәгәрәүче икътисады моны күтәрә алмый.хәерчелек

Хәерчелек.

Бүген аена 30 мең сумнан күбрәк хезмәт хакы алучы, һәр гаилә әгъзасының кыйммәтле машинасы, берничә бүлмәле фатиры яки йорты булганнарны урта сыйныф дип атыйлар. Безнең илдә, тикшеренүләр күрсәткәнчә, алар ил халкының 20 процентын тәшкил итә икән. Ә нормаль җәмгыятьтә исә андыйлар барлык халыкның өчтән ике өлешен тәэмин итәргә тиеш. Димәк, алга киткән чит илләр белән чагыштырганда да, социаль норма кысаларыннан караганда да, Россия халкының яртысыннан күбрәге хәерчелек һәм ярлылык чигендә яши әле. Хәерчелек — ил халкының бер өлешенә төшкән икътисади-социаль хәл. Дөресрәге, ул — социаль категория.

Хәерчелек сәбәпләре

Хәерчелекнең сәбәпләре нәрсәдә соң? Табигый байлыкларга иң бай илдә ни өчен хәерчеләр саны арта бара?

 Соңгы елларда үткәрелгән реформаларның икътисадны үстерүгә бернинди уңай йогынтысы булмады.Шуның нәтиҗәсендә хезмәт җитештерүчәнлеге бик күпкә кимеде.Чубайсның халык байлыгын талауга нигезләнгән приватизациясе ил экономикасын җимерә башлауга этәргеч биреп, миллионнарны үз кулларына туплаган олигархларны тудырды. Алар илнең иң төп чимал байлыкларын(газ,нефть) эләктереп, алардан кергән акчаны чит илләргә озата башладылыр. Чит илгә табигый байлыклар гына түгел, иң яхшы акыл ияләре дә китә башлады. Безнең илдә дөньяның бүтән бер генә илендә булмаган гаделсез салым системасы яшәп килә

  Шулай итеп,соңгы 15-20 елда Россиядә берсе икенчесеннән кискен аерылып торган, ике капма каршы полюста яши торган катлам- “байлар һәм ярлылыр катламы” барлыкка килде.Ярлылыр җәмгыятькә берәр төрле проблема тудыралармы? Шул турыда фикер йөртеп карыйк әле.Хәерче кеше төп хокукыннан- яшәүгә булган хокукыннан мәхрүм  ителә.Чөнки ул сыйфатлы медицина хезмәтеннән файдалана алмый һәм аның кыйммәтле дарулар сатып алырга акчасы җитми.Күптән түгел генә бер гәҗиттә яшь хатынның үлеме турында тетрәндергеч язма басылып чыкты.Аның операция ясатырга акчасы булмаган.Күпме җитмәгән дисезме? 300мең.Бу акчага бер миллионер ресторанда көндезге ашын ашап чыга торгандыр..Ә мескен хатын шушы акчасы булмау сәбәпле гомере белән хушлашкан.Мондый мисаллар бүген хәттин ашкан.

Хәерчелек белән көрәшеп буламы?

АКШта 50 ел элек хәерчелек белән көрәшә башладылар.Президент Л.Джонсон (1963-1968) вакытыннан бирле хәерчелекне бетерү өчен тугыз триллион доллар акча тотылган.Нәтиҗәдә илдә хәерчелек үсүдән туктый.Һәм байлар-ярлылыр арасындагы аерма бездәге шикелле катастрофик дәрәҗәгә килеп җитми.Якын елларда гына  бездә хәерчелек үсүдән туктар дип уйларга нигез юк.Чөнки беренчедән,мәгарифне,сәламәтлек саклауны коммерцияләштерүче Закон гамәлдә. Икенчедән,пенсия тармагында нәрсә барганын берәү дә аңлый да,аңлата да алмый.Әмма аның барып чыкмаганлыгын бөтенесе дә белеп тора.Өченчедән, коммуналь хезмәтләр өчен түләү коточкыч тизлектә үсә.(уртача 9,7%)Әгәр шулай барса ,бер-ике елдан ул уртача пенсия дәрәҗәсенә менеп җитәчәк.Һәм миллионлаган пенсионерлар хәерчелеккә батачак. Безнең ил әлегә нефть бәясе белән генә тора.Нефтькә бәя төшсә, финанс кризисы котылгысыз.Боларга килеп кушылган  коррупция, откат, законсызлык киеренкелекне тагын да арттыра бара. Миңа ышанмасагыз, ара-тирә ОТР каналын карагыз.Бердәнбер хакыйкатьне шушында ишетергә була.

                                               Фәрит Вафин.

Шәрехләү