fbpx
03.04.2018

I сыйныф өчен татар теле фәненнән ЭШ ПРОГРАММАСЫ.


I  сыйныф өчен татар теле фәненнән   ЭШ ПРОГРАММАСЫ.
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Туембаш төп мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе укытучысы Гилмутдинова Гөлнара Вакыйф кызы. I сыйныф өчен татар теле фәненнән ЭШ ПРОГРАММАСЫ. 2017-2018 нче уку елы
ПРЕДМЕТ БУЕНЧА КӨТЕЛГӘН НӘТИҖӘЛӘР   Фонетика, орфоэпия һәм графика Татар теленнән 1 сыйныфны тәмамлаган укучы: аваз һәм хәрефләрне аера; ана теленең авазларын һәм хәрефләрен, аларның әйтелеш һәм язылыш үзенчелекләрен аңлый, авазларга характеристика бирә ала; хәрефләрнең алфавитта урнашу тәртибен һәм, кирәкле мәгълүматны табу өчен, алфавитны куллана ала. Укучы: үз сөйләмендә татар әдәби тел нормаларын саклый һәм әңгәмәдәшенең сөйләмендә бу нормаларның дәреслектә бирелгән материал күләмендә үтәлүен бәяли; сүзгә басым куйганда яки сүзнең дөрес әйтелешендә икеләнү туган очракта, дәреслектәге сүзлек буенча мөстәкыйль рәвештә җавап таба яки укытучысына һәм әти-әнисенә мөрәҗәгать итә ала. Лексикология Укучы: мәгънәсе ачыклану таләп ителә торган сүзләрне табарга; текст буенча сүзләрнең мәгънәсен аера яисә аны аңлатмалы сүзлек ярдәмендә ачыкларга өйрәнә. Укучы, текстларда кабатлаулар булдырмас өчен, кирәкле синонимнар, антонимнар табу, текстта туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләрне билгеләү, аларның урынлы кулланылышын бәяләү, тәкъдим ителгән сүзләр арасыннан тиешлесен сайлап алу мөмкинлеге ала. Морфология Бу бүлектә укучы: исемнәрнең; сыйфатларның; фигыльнең үзенчәлекләрен өйрәнә. Синтаксис Бу бүлектә укучы: җөмлә, сүзтезмә һәм сүзләрне аерырга; сораулар ярдәмендә сүзтезмә һәм җөмләләрдәге сүзләр арасындагы бәйләнешне табарга; җөмләнең әйтү максаты буенча төрен аерырга; тиңдәш кисәкле һәм тойгылы җөмләләрне интонациясе буенча билгеләргә өйрәнә. Орфография һәм пунктуация Укучы: дөрес язылыш кагыйдәләрен өйрәнгән күләмдә кулланырга; сүзләрнең дөрес язылышын орфографик сүзлек буенча ачыкларга; текстны дөрес итеп күчереп язарга; Укучы орфографик хата ясау мөмкинлеге булган очракларны аңлау, аерым орфограммаларга мисаллар сайлау, текстлар төзегәндә орфографик һәм пунктуацион хаталарны булдырмау өчен, язганнарны үзгәртү, хаталар өстендә эшләгәндә, аларның сәбәпләренә төшенү һәм алдагы язма эшләрдә хата җибәрмәү юлларын ачыклау мөмкинлеге ала. Сөйләм үстерү Укучы: аралашу даирәсенә карап, тиешле сүзләрне сайларга; көндәлек аралашуга бәйле татарча сөйләм әдәбе формаларын дөрес кулланырга; аралашу ситуациясен исәпкә алып, текстка карата үз мөнәсәбәтен белдерергә һәм аның дөреслеген дәлилләргә; текстка исем берергә; укылган яки тыңлаган текстның планын төзергә; аерым аралашу ситуацияләренә туры китереп, хат яки тәбрикләү хаты кебек кечкенә текстлар язарга өйрәнә.     УКУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ     Әзерлек чоры. Язу гигиенасы кагыйдәләре белән таныштыру, кагыйдәләрне даими үтәү гадәте тәрбияләү.Кешеләрнең әйтеп һәм язып сөйләшүләрен гому­ми күзаллау. Матур итеп сөйләшә, укый һәм яза белү кирәк­леген аңлау. График схемалар ярдәмендә сөйләмне — җөмләләргә, җөмләне сүзләргә аеру, сүзләрне иҗек һәм аваз­ларга таркату.    Әлифба чоры, яки төп чор. Барлык баш һәм юл хәрефләренең язылышы һәм аларның тоташтыруның төп сызыклары белән таныштыру һәм каллиграфик дөрес язарга өйрәтү. Авазларны сүздә тиешле язма хәрефләр белән күрсәтү. Сүздәге хәрефләрне, аларны тоташтырган сузыкларын өзмичә ритмик язуны (ас-ос) булдыру , дәфтәр юлларына хәрефләрне һәм сүзләрне, тигез ара калдырып, тигез, дөрес урнаштыру. Башта укытучы белән иҗек –аваз  анализы ясаганнан соң, тора бара мөстәкыйль рәвештә сүзләр, җөмләләр язу. Басмачадан   текстны  күчерү. Аңлатмалы  диктант язу.     Әлифбадан соңгы чор. Фонетика. Орфография. “Татар теле ” дәреслеге белән. Алфавит. Хәрефләрне дөрес итеп уку (әйтү). Алфавитта­гы хәрефләрнең урынын таныштыру, белү. Китапларны киштәләргә ав­торларының баш хәрефләренә карап урнаштыра белү. Сүз­лекләр төзүдә алфавитның әһәмияте.Алфавит турындагы белемнәрне ныгыту. Сузыклар. Калын һәм нечкә сузыклар. Иҗек. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү.Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Парлы һәм парсыз тарык авазлар.Э – е хәрефләре.Ө – е хәрефләре.О – ы хәрефләре.Я хәрефе.Ю хәрефе.Е, е хәрефләре.Й хәрефе.В хәрефе.К,г хәрефләре.М, н, ң хәрефләре. Синтаксис Җөмлә турында гомуми төшенчә. Җөмлә ахырында тыныш билгеләре. Морфология . Предмет атамасын белдергән сүзләр — исемнәр белән та­ныштыру. Аларның мәгънәләрен аңлату, сорауларын әйтү; уртаклык һәм ялгызлык исемнәр һәм аларның язылышы.Исем, фамилия. Елга, күл, шәһәр, хайван кушаматларында баш хәрефләр. Исемнәр янында кулланыла торган ярдәмче сүзләр — бәй­лекләр һәм бәйлек сүзләр , өстәмә сүзләр белән таныштыру.Предметның билгесен белдергән сүзләр белән таныштыру.Эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр — фигыльләр белән таныш­тыру.1 сыйныф өчен татар теле фәненнән Эш программасы

Әдәби укудан эш программасы. 3нче сыйныф.


 программа уку
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Туембаш төп мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе. 3 “а” сыйныфы өчен әдәби уку фәненнән ЭШ ПРОГРАММАСЫ. 2017-2018 нче уку елы Укытучы: Мотыгуллина Мөршидә Ибраһим кызы
АҢЛАТМА ЯЗУЫ. Әдәби уку дәресләре түбәндәге  максатны тормышка ашыруга юнәлгән: Дөрес һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру; халык авыз иҗаты, язучы һәм шагыйрьләр әсәрләре белән таныштыру; чәчмә һәм шигъри әсәрләрне укып, эстетик ләззәт алырга өйрәтү. Бу максатны тормышка ашыру өчен түбәндәге бурычлар тора: Гомумдидактик бурычлар: укучы үзенә кирәкле информацияне “Эчтәлек” битенә карап таба белергә; исеме буенча текстның эчтәлеген күзалларга; күзәтү эшчәнлеген  формалаштырырга (әдәби һәм сәнгать әсәрләреннән аерым детальләрне табып, барлык вакытлары белән сөйләп бирә)һәм гомумиләштерергә ( аерым детальләргә нигезләнеп, таралган төрле мәгүлүматларны берләтереп, бербөтен картина тудырырга); “акыллы өлкәннәр” белән хат аша аралашу ихтыяҗы формалаштырырга тиеш. Теоретик бурычлар: хайваннар турындагы әкият үзенчәлекләре белән таныштыру; бу әкиятләрдәге герой турында төшенчә бирү. Әхлакый бурычлар: күзәтүчәнлек, хыяллана белүчәнлек, дуслар белән аралашу, ярата һәм яратыла белү – байлык һәм рухи кыйммәт икәнлеге турында күзаллау булдыру. Эстетик бурычлар: матурлык – ул сине чолгап алган тирәлек, бары тик аны күрә белергә генә кирәклеге турында төшенчә бирү. Сөйләм телен үстерү бурычлары.     Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Туембаш төп мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең  2017-2018 нче уку елына 1-9 нчы сыйныфлар өчен  уку планында  3нче сыйныфта татар теле фәненә  атнага 2 сәгать исәбеннән 70 сәгать каралган.   ПРЕДМЕТ БУЕНЧА КӨТЕЛГӘН НӘТИҖӘЛӘР Тыңлау (аудирование)     Ишеткән сөйләүне кабул итү (әңгәмәдәшеңнең фикерләрен, төрле текстларны укыганда тыңлый белү). Сөйләм барышында әйтелгән фикерне аңлау, ишеткән әсәрнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү, вакыйгаларның эзлеклелеген билгеләү, сөйләмдә куелган максатны аңлый алу, дөрес, фәнни яктан танып-белү, әдәби әсәрләрне тыңлаганнан соң сораулар куя белү таләп ителә. Уку. Кычкырып уку Уку тизлеген даими рәвештә арттыра бару. Аны текстның мәгънәсен тулы күләмдә аңларлык дәрәҗәгә җиткерү. Укыганда орфоэпик һәм интонацион нормаларны саклау. Җөмләләрне укыганда тыныш билгеләрен интонация белән аера белү. Төрле төрдәге һәм типтагы текстларның мәгънә үзенчәлекләрен аңлау, аларны интонация ярдәмендә бирү. Эчтән уку Яшь үзенчәлекләренә туры килгән күләмдәге һәм жанрдагы әсәрләрне эчтән укыганда мәгънәсен аңлап җиткерү. Уку төрләрен билгели белү (өйрәнү, танышу, карап чыгу, сайлап уку). Тексттан тиешле мәгълүматны  таба белү. Фактлар, тасвирлау, өстәмә фикерләр белән тулыландырып уку.   Төрле стильдәге текстлар белән эш Төрле стильдәге – әдәби, дәреслек, фәнни-популяр текстлар турында гомуми күзаллау булдыру, аларны чагыштыра белү. Бу төр текстларның максатларын билгеләү. Фольклор текстының үзенчәлекләрен табу. Текстны төрле җөмләләр тезмәсеннән гамәли аеру. Әсәрнең исеменә һәм бизәлешенә карап, эчтәлеге турында белә алу. Текстның темасын, төп фикерен, төзелешен ачыклау; текстны мәгънәле кисәкләргә бүлү, аларны исемләү. Төрле мәгълүмат белән эшли алу. Текст буенча сорауларга җавап бирү, тема буенча чыгыш ясау, иптәшеңнең чыгышын тыңлау, әңгәмә вакытында, текстны кулланып, җавапларны тулыландыруда катнашу. Төрле белешмә һәм иллюстратив-сәнгать материалларыннан файдалану.3 сыйныфта әдәби уку фәненнән эш программасы.Күчереп алырга

ФГОС буенча эш программалары.Тестлар


ФГОС буенча эш программалары.Тестлар
КазандагФГОС буенча эш программалары.Тестлары 96 нчы гимназиянең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары  Сафина Гөлзадә Хәмит кызы һәм Закирова Альмира Хәнәфи кызы: 9нчы һәм 10нчы сыйныфлар өчен уку елы ахырында үткәрелә торган еллык контроль тест формаларын тәкъдим итәбез.

[dropshadowbox align=”none” effect=”perspective-left” width=”auto” height=”” background_color=”#fcf6a3″ border_width=”3″ border_color=”#dddddd” rounded_corners=”false” inside_shadow=”false” outside_shadow=”false” ] Татар теле һәм уку фәннәреннән ФГОС буенча Эш программалары[/dropshadowbox]

Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиянең 1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары Сафина Гөлзадә Хәмит кызы һәм Закирова Альмира Хәнәфи кызы.7 нче сыйныфның рус төркеме өчен  татар әдәбиятыннан  “Эш программасы”.9 нчы сыйныфның рус төркеме өчен  татар әдәбиятыннан  “Эш программасы”
Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Валеева Гөлнара Вил кызы һәм 1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Самойлова Ләйлә Әхмәдулла кызы.6нчы сыйныфның  рус төркеме  өчен   татар әдәбиятыннан “ Эш программасы”.
Казан шәһәре Идел буе районының “114нче гомуми урта белем бирү мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрәфетдинова Ләйсән Вазыйх кызы. 2 нче  сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы .

[dropshadowbox align=”none” effect=”perspective-left” width=”auto” height=”” background_color=”#fcf6a3″ border_width=”3″ border_color=”#dddddd” rounded_corners=”false” inside_shadow=”false” outside_shadow=”false” ] Тагын Эш программалары[/dropshadowbox]

6нчы сыйныфта татар теле һәм уку фәннәреннән эш программалары


 Сафиуллина Фәридә
Казан шәһәре Идел буе районының “16нчы татар-инглиз гимназиясе” гомуми белем муниципаь учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сафиуллина Фәридә Нургазиз кызы.6нчы сыйныф өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программалары.
Аңлатма язуы  Программа Түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:  Россия Федерациясенең «Россия Федерациясендә белем бирү турында” гы Законы (Федеральный закон «Об образовании в Российской Федерации» (29.12.2012, № 273-ФЗ); Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халык телләре турында”  гы Законы (Закон РФ “О языках народов Российской Федерации” (25.10.1991, № 1807-1, ред. 12.03.2014); Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” гы Законы (Закон Республики Татарстан от 22 июля 2013 года № 68-ЗРТ «Об образовании»); “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча ТР дәүләт программасы” (25.10. 2013, 794 нче карар); Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгы боерыклары белән төп гомуми белем бирүнең федераль дәүләт мәгариф стандарты ( төп гомуми белем бирү – № 1897, 17.12.2010 ел). 6. Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (10-11 нче сыйныфлар). Төзүче авторлары: Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова. Казан шәһәре “16 нчы татар-инглиз гимназиясе”нең 2017-2018 нче елга уку планы (педагогик киңәшмәдә расланган-беркетмә №1, 21.08.2017 ел ).        6 нчы сыйныфта татар теленнән белем бирү максатлары: Укучыларның башлангыч мәктәптә фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү. Укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү. Телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү. Татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белергә өйрәтү, сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен аңлату. Баланың үзен тәрбияләү, үзе белән идарә итү, үз фикерен яклый алу сәләтен үстерү. Укучының үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү. Җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләренә, әхлак нормаларына төшендерү.       Бурычлар:  Исем, фигыль, зат алмашлыкларын табарга өйрәтү, аларның морфологик үзенчәлекләрен һәм җөмләдә кулланылышын аңлату. Сүз төркемнәрен дөрес язу, аларны сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләрен үстерү. Җөмләдәге үзара бәйләнешкә кергән сүзләрне табарга, сүзтезмәләрне аерырга, алардагы ияртүче һәм иярүче сүзне билгеләп, бәйләүче чараларны күрсәтергә өйрәтү. Әйтү максаты буенча төрле җөмләләрне аера белү, аларны дөрес интонация белән әйтү, алардан соң тиешле тыныш билгеләре кую осталыгы һәм күнекмәләре булдыру. Җөмләнең грамматик нигезен табарга өйрәтү.   6 сыйныфта татар теленнән үзләштерелергә   һәм камилләштерергә тиешле осталыклар: 6 сыйныф.Татар теле 6 сыйныф.Әдәбият

Эш программасы.Татар теле.2 сыйныф.


программаРесурс авторы:
Сәләхова Филия Фәрәхетдин кызы, ТР Зеленодол муниципаль районы Зур Ключи гомуми урта белем бирү мәктәбенең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

2 нче сыйныф өчен “Татар теле” курсының эш программасы Федераль дәүләт белем бирү стандартларының таләпләренә туры китереп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән «Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирүче мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 нче сыйныфлар [басма өчен Ч.М. Харисова, К.С. Фәтхуллова, З.Н. Хәбибуллина җаваплы]. – Казан: Татар. Кит. нәшр., 2011.” Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова, Е.А. Панова тарафыннан төзелгән Татар теле, 2 сыйныф: рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе өчен дәреслек (татар балалары өчен), – Казан :“Мәгариф – Вакыт” нәшр. 2013; Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде.

Дәреслек: Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова, Е.А. Панова. Татар теле, 2 сыйныф: рус телендә башлангыч  гомуми белем бирү мәктәбе өчен  дәреслек (татар балалары өчен). – Казан: Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2013 ел.

Беркетелгән файл: Татар теленнән 2 нче сыйныфның татар төркеме өчен эш программасы.

Чыганак: http://belem.ru/node/6625