fbpx
09.10.2023

Барлык һөнәрләр дә кирәк ,барлык һөнәрләр дә мөһим!


Барлык һөнәрләр дә кирәк ,барлык һөнәрләр дә мөһим!
Сарман муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе гомумүсештөрендәге 1нче номерлы “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Гыйлфанова Ландыш Раиф кызы.Тема: “Барлык һөнәрләр дә кирәк ,барлык һөнәрләр дә мөһим!” (бәйрәм кичәсе)  

 

Максат: 1.Балаларны һөнәрләр дөньясына алып керү, төрле һөнәрләр белән таныштыру, аларда теге яки бу һөнәргә кызыксыну уяту; төрле һөнәрләрне чагыштыру, файдалы якларын ачыклау, хезмәт тәрбиясе бирү.

2.Барлык һөнәрләрнең дә кирәкле булуын ачыклау.Һөнәр сайлауның җаваплы эш булуына төшендерү.

3.Кеше өчен хезмәтнең яшәү чыганагы булуын аңлату;хезмәт төбе – хөрмәт икәнлеген исбатлау. Хезмәтнең һәрнәрсәдән дә өстен, куәтле көч булуын, җәмгыятьтьтә барлык байлыкның эш, хезмәт белән генә тудырылуын төшендерү

4.Илебез байлыгын тудыручы, аның чәчәк атуы өчен армый – талмый хезмәт куючы һөнәр ияләренә мәхәббәт хисе уяту.

Музыка астынды  балалар  залга ке реп урындыкларга  утыралар.

 

Алып  баручы:Ал кояш  күгебездә

Нур балкый  йөзебездә.

Сәлам бирик-күпме кунак килгән

Бүген безнең бакчабызга.

Исәнмесез кадерле кунаклар,балалар.Без бүген һөнәр ияләренә багышланган бәйрәм кичәсенә җыелдык.Кичәдә һөнәрләр турында сөйләшербез,шигырьләр сөйләрбез,табышмаклар әйтешербез,кызыклы уеннар уйнарбыз.

Алып баручы:Сез нинди һөнәрләр беләсез?
Балаларның җаваплпры : (врач, укытучы, шәфкать туташы, пешекче,пачтальон,шофер  Һ.б.)

Алып баручы :Менә никадәр һөнәр иясе беләсез икән. Һөнәрләр безнең бик күп. Илебездә 40 меңләп һөнәр барлыгы билгеле. Бу санны сез әле күз алдына да китерә алмыйсыз. Әгәр дә кеше нинди дә булса бер һөнәр сайлаган икән, димәк ул шул өлкәдә белем алган. Кеше үз һөнәрен яратып, белеп башкарса гына зур уңышларга ирешә ала.Нинди генә һөнәрне сайласак та, белемле булырга, ә моның өчен иң элек, тырышып укырга кирәк. Алтын куллы табибларга да, батыр йөрәкле космонавтларга да, яңа ачышлар ясаучы профессорларга да …. белемне УКЫТУЧЫ бирә.Укытучы кебек тагын бер һөнәр иясе бар. Ул без Тәрбиячеләр. Без  мәктәпкәчә яшьтәге, яки кечерәк балаларны тәрбиялибезБеренче белемнәрне бирәбез.. Безнең эш урыны – балалар бакчасында.

Алып баручы:Балалар әйтегез әле миңа ,бүген балалар бакчасына кем белән килдегез?

Балаларның җаваплары.

Алып баручы:Сезне балалар бакчасына китергәч алай кайда киттелә?

Балалар:Эшкә.

Алып баручы:Алар  кайда,кемнәр булып эшлиләр?

Балалар  җавап бирә.

1 бала:

Минем әнием тегүче,

Үз эшен бик нык сөя,

Ул теккән җылы киемне

Бик күп кешеләр кия.

2 бала:

Ә менә минем апа

Конфет-прәнник сата

Ул эшләгән кибеттә

Бар ак күмәч тә, сөт тә.

Җырлы уен“Күрсәт әле үскәнем” көенә

Уен “Һәр һөнәр иясенең эш коралы”

(Слайд буенча һөнәр ияләренең эш коралын табу)

Алып баручы:Булдырдыгыз балалар.Мин сезгә хезмәтләрен җир белән бәйләнгән  һөнәр кешеләре турындада әйтеп китәрмен.Алар комбайнчы, тракторчы, шофер, терлекче Тракторчылар, комбайнчылар, шоферлар – авыл хуҗалыгы эшчеләре.

Музыка тавышына  Пачтальон керә.

Почтальон:Исәнмесез кунаклар,исәнмесез балалар!.Мин балалар бакчасыннан узып бара идем,тавыш ишеттемдә сезнең янга керергә уйладым.Монда нинди бәйрәм?

Алып баручы:бездә һәнәр ияләренә багышланган кичә бара.

Почтальон: бәйрәм кичәгезгә кертегез әле,бик күңелле бугай,минемдә башка һөнәр ияләре турында беләсем килә.

Алып баручы:Рәхәтләнеп түрдән уз.

Почтальон:Ә сез минем кем икәнне беләсезме соң,таныдыгызмы?

Балалар:Пачтальон.

Почталон:Рәхмәт балалар мине тануыгызга. Ә менә мин балалар бакчасына кереп барганда бер кеше күрдем,ул себеркесе белән урам себерә иде,кем икәнен бердә танымадым,сез әйтә алмассыз микән?

Балалар:дворник-урам себерүче була ул.

Почтальон:.Аннан ашханә яныннан уздым ,анда  ак халатны бер апа тәмле итеп ашарга пешерә иде,ул кем булыр икән?

Балалар:Повар-пешекче.

Пачтальон:Ә урамда ике апа балалар белән күңелле итеп уеннар уйныйлар,бик каты шатланалар иде,алары кем булыр?

Балалар:алар безнең тәрбияче апалар.

Алып баручы:Әйе пастальон без алар белән шулай вакытны күңелле үткәрәбез,уеннар уйныйбыз.Синеңдә безнең белән уйныйсың киләме?

Почтальон:Әйе.

Алып баручы:Мин сезгә табышмаклар әйтәм,ә сез кайсы  һөнәр кешесе икәнен белергә тиеш.Пачтальон синдә игътибар белән тыңла,бәлки  җавапларын белерсең.

Табышмаклар:

1.Ул бар кешенең өенә

Газет,хатлар тарата.

Пенсия биргәнгә күрә,

Бар өлкәннәр ярата.   (Почтальон) 

2.Әйтегезче, кем соң шулай

Тәмле ашлар,

Хуш исле котлетлар,

Салат, венегретлар

Әзерләп, безне сыйлый? (Повар (пешекче) 

3.Без ут белән көрәшергә тиеш,

Без көчле һәм кыюлар.

Бар кешегә кирәк һөнәр –

Әйтегезче, без кемнәр? (Янгын сүндерүчеләр (пожарниклар

 

4.Укырга да өйрәтә,

Язарга да өйрәтә.

Аны белә һәр кеше,

Ул була…………(укытучы).

Алып баручы: Бик дөре җавап бирдегез,молодцы!

Почтальон:рәхмәт балалар,сезнең белән шул кадәр рәхәт,вакытның узганын сизмидә калганмын,менә хәзер күп һөнәр ияләре кешеләрен таныячакмын,беләчәкмен.Ә хәзер миңа китәргә,башка җирләргә хатлар,газеталар тапшырасым бар. Саубулыгыз!

Балалар:Саубул Пачтальон!(Пачтальон кул болгап,саубуллашып чыгып китә)

Алып баручы: Һөнәрләр турын сөйләшүебезне дәвам итәбез.Балалар  ә сез үчкәч кем булырга телисез?

1 бала :

Минем хыялым – балалар тәрбиячесе булу..Аларга төрле уеннар, җырлар өйрәтер идем. Кечкенә балаларга игътибарлы булырга кирәк, аның кебек уйнарга, көләргә кирәк.чөнки алар әле бик нәниләр, бик кечкенәләр.

2 бала.    Мин киләчәктә сатучы булырга телим. Бу – мактаулы һәм игелекле һөнәр. Сатучы булу – ул бик җаваплы һәм шул ук вакытта кызыклы эш..

3 бала:Мин киләчәктә “татлы һөнәр иясе” булырга телим. Кем соң ул  татлы һөнәр иясе дисезме? Ул – умартачы.

Алып баручы:Әйе,балалар ,бәхет төшенчәсенә яраткан һөнәреңне үзләштерү,үз максатыңа ирешү дә керә.

Елап  Белмәмеш керә.

Алып баручы:Нәрсә булды Белмәмеш,нигә елыйсың?

Белмәмеш:балалар үскәч кем буласы килүләрен беләләр,ә мин белмим.Мин дөньядагы иң кирәкле һөнәр иясе буласым килә.Ләкин кайсы һөнәрнең  иң кирәклесе икәнен белмим?

Алып баручы:бердә борчылма Белмәмеш,без сиңа булышырбыз.

16 бала:

Төрле-төрле һөнәр, димәк,

Безнең өчен бик кирәк.

Файдаң тисен кешеләргә:

Һәркем тиеш эшләргә

Алып баручы:Әйдәгез “Пешекче”ләр булып уйнап алабыз.

(Бер кәрзиндә җиләк-җимешләр һәм яшелчәләр.Бер савытка компот кайнату өчен ризыклар сайларга,икенче савытка яшелчәләрдән ризык пешерү өчен яшелчәләр сайлап алырга кирәк).

Алып баручы:Молодцы булдырдыгыз балалар!

Белмәмеш:Белдем,белдем мин дә пешекче яки янгын сүндерүче булам.Пешекче эше бик җайлы икән.

Алып баручы:Белмәмеш эшләү бик җиңел түгел шул,аның өчен башта укырга,хезмәтне яратырга кирәк.

Белмәмеш:.Юк ,мин чәч кисүче булып эшләячәкмен.

Алып баручы.Белмәмеш,ә син чәч кисүче һөнәренә белем һәм тырышлык кирәкми дип уйлыйсыңмы?Әйдә алайса “Чәчтарашлы”уйныйбыз.(Балалар ике командага бүленә.

(Балалар ике командага бүленәләр.Командалар каршында курчаклар утыра.Ике командадагыда беренче балалар тарак алып илтеп куя,икенчеләре кайчы,өченче курчакның чәчен кисә,дүртенчесе себерке алып килә,бишенчесе себерә.Кайсы команда беренче бетерә,шул җиңүче була.)

Белмәмеш:Менә ни өчен укыргада укырга кирәк ,юююк миннән чәч кисүче чыкмый икән,кайчыданда куркам.Мин шофер булам,бер авырлыгыда юк рулне борасың гына,ә машина үзе бара.

Алып баручы :Шофер эшедә син уйлаганча   җиңелләрдән түгел Белмәмеш:Автобус” уенын уйнагач аңларсың.

(Балалар ,Белмәмеш түгәрәктә әйләнеп йөриләр,алып баручы уртада,кулында өч төс.Кызыл төсне күрсәткәч туктап торырга,сары төстә биеп торырга,яшел төстә түгәрәктә әйләнергә тиешләр.)

Белмәмеш.Ой “Шофер” һөнәредә чыкмый икән,моның өчен күпме юл кагыдәсе белергә кирәк.Юк-юк,мин врач булачакмын,кешеләрне терелтеп күпме файда эшләячәкмен.

Алып баручы:Укымыйча,чирләрне дәвалап булмый.

Белмәмеш:Аның нәрсәсе бар ,баш авыртсада,эч авыртсада дару бирәсең.Килегез эле берәрегез.(бер бала Белмәмеш яныны килә)

Белмәмеш:Кайсы төшең авырта?

Бала:Эчем авырта.

Белмәмеш дару эчертә,бала ширма артына чыгып китә.Әзрәктән елап ,тәненә кызыл таплар ясалган бала чыга.

Белмәмеш:Нәрсә булды?Нигә елыйсың,тәнеңдә нинди кызыл әйберләр?

Бала:Белмәмеш син белмичә эч даруы түгел,тәнгә сылый торган дару биргәнсең,миндә аллергия диделәр.

Алып баручы:Ой –ой балалар  Белмәмештән тизрәк качыгыз,алайса ул белмәгән дарулар эчертеп ,безнедә  чирләтергә мөмкин.

Белмәмеш:Нәрсә эшләдем инде мин.Кичерегез мине.Яңадан берегезгәдә дару эчертмәм.

Балалар:бер юлга гафу итәрбез.

Алып баручы:Аңладыңмы инде Белмәмеш,укымыйча эшләсән нинди аяныч хәлләр булганын. Тулырак…

Кышкы уеннар проекты буенча йомгаклау эшчәнлеге


кыш
Әлки муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Базарлы Матак авылы  «Ромашка» балалар бакчасы тәрбиячесе Гатина Гөлия Минхарис кызы. Тема: Кыш. Кышкы уеннар проекты буенча йомгаклау эшчәнлеге. (Мәктәпкә әзерлек төркеме) 

Эшчәнлекнең структурасы:

Кереш өлеш:

Исәнләшү. «Табышмак әйтәм – җавабын тап!» Тәрәзәдән кышкы табигатьне күзәтү. Фикер алышу.

  1. Төп өлеш:

Шигыр сөйләү”Кыш килде”.

Тәҗрибәләр үткәрү: кар һәм боз белән.

Ял минуты.

Фикер алышу «Кышкы уеннар». Иҗади хикәя төзү «Сез нинди кыш уеннар уйнарга яратасыз?»

Дидактик уен «Парын тап»

Хәрәкәтле уен «Нардуган».

3.Йомгаклау. “Кышкы уеннар” сюжетлы картина ябыштырып ясау.

 

Максат:

Кышкы табигатьнең матурлыгына соклана белү сыйфатларын тәрбияләү.

Балаларның бәйләнешле сөйләм телен, эзлекле итеп сөйли белү сәләтен үстерү. Балаларның иҗади күзаллауларын, бәйләнешле сөйләмен,вак кул чукларын үстерү.

Кыш турында белемнәрен тирәнәйтү.Балаларның хикәя төзеп сөйли белүләрен ныгыту, рәсемнең эчтәлеге буенча сорауларга тулы җавап бирүләренә ирешү.Балаларның кыш, кар,боз  үзенчәлекләре турында белемнәрен баету.Кайбер әйберләрнең бер халәттән икенче халәткә керүен тәҗрибә ясау юлы белән күзәтеп, балаларның белемнәрен тирәнәйтү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү

Җиһазлау:кышкы уеннар сурәтләнгән картиналар,кар,боз салынган савыт,төсле кәгазъ, кәгазъ кар бөртекләре,вак сюжетлы рәсемнәр,клей, ак төстәге альбом бите.

Сүзлек өстендә эш: тимераяк,шугалак,чаңгы,кәшәкә,көпшәк,

уалучан.

Алдан үткәрелгән эш: кыш турында әңгәмә, кышкы табигатьне күзәтү,кышкы уеннар иллюстрацияләр карау.

Тулырак…

Тылсымлы светофор патшалыгына сәяхәт


кечкенәләр
Актаныш муниципаль районы Яңа Әлем балалар бакчасы тәрбиячесе Идрисова Айсылу Наиль кызының юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча күнел ачу конспекты (зурлар төркеме өчен)

 

Максат:    Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча алган белемнәрен  ныгыту, кагыйдәләрне төгәл үтәүләренә ирешү,светофор функциясе һәм аның  төсләре турында алган белемнәрен кабатлау, урамда үз-үзеңне тоту күнекмәләрен бирү, җитезлек,тапкырлык, бер-береңне тыңлый белү , бердәмлек хисе тәрбияләү.

 

Ярдәмлек: юл билгеләре, кызыл сары, яшел төстәге түгәрәкләр, шарлар, зебра, юл билгеләре рәсемнәре, стенд-плакатлар, транспорт төрләре карточкалары, жезл, сл

 

Барышы:

 

  • Хәерле көн килгән кунаклар, балалар!

Матур итеп исәнләшик әле. (Балалар исәнләшә)

Балалар, ин мөһиме ул безнен сәламәтлегебез һәм иминлегебез.Ләкин дөньяда безнең иминлегебезгә зыян китерергә мөмкин булган сәбәпләр бик күп.

Сез һәр көн иртән бакчага киләсез, еш кына юлда буласыз.Әлегә сез балалар бакчасына әти әниләрегез белән киләсез,озакламый мәктәпкә барырсыз,  юлларда күнелсез хәлгә очрамас өчен сезгә юлда үзегезне дөрес тоту кагыйдәләрен белергә кирәк.

Шуна күрә без бүген юл һәм юл билгеләре турында сөйләшербез, юлда йөрү кагыйдәләрен ныгытырбыз, “ Тылсымлы светофор патшалыгы”нда кунакта булырбыз, биремнәр үтәрбез, үзебезнең белгәннәребезне күрсәтербез.Мин бүген полиция хезмәткәре булырмын .

( Карлсон юлга машина каршына килеп төшә.Полиция сыбызгы сызгырта)

Карлсон,гафу итегез!

Штраф түләп китегез.

Юлга килеп төштегез,

Кагыйдәне боздыгыз.

 

Күктә очкан бу карлсон

Җир өстенә ник төшкән?

Юлдан машина йөри,

Моны бүген кем белми?

 

Карлсон:

Кайда сон ул юл дигәне

Күктә юллар юк бит ул.

Очкычым ватылганга

Җиргә егылып төштем шул

 

 

Полиция:

Җирдә тыныч булсын өчен юл йөрү кагыйдәләрен белергә кирәк!

Карлсон:- Нәрсә сон ул юл йөрү кагыйдәләре? Алар тәмлеме?

Полиция: Юк,Карлсон аларны ашап булмый,аларны без бүген өйрәнеп искә төшереп китәрбез,син дә безнен белән өйрәнә аласын.

Карлсон: Бик рәхмәтле булыр идем сезгә.

 Полиция:

Карлсон,юлда йөргәндә игътибарлы булырга хәм юл йөрү билгеләрен төгәл үтәргә кирәк. Ә кайсы билге нәрсәне анлатканны сина хәзер балалар сөйләп китер.

  1. Зөләйха

Ярамый шул бу урында

Велосипедта йөрергә

Кагыйдәне үтәмәсән

Мөмкин бәла килергә.

 

2.Мәрьям

Кызыл түгәрәк эчендә

Атлап бара җәяүле,

Тик ул сызылган инде.

Әгәр мондый билге күрсән

Юлларга чыкма берүк

Светофорлы чатлар эзлэ

Ә монысын урап үт!

 

3.Раян

Ак,кара тасмалар буйлап

Җәяүле горур атлый.

Чөнки белә :шушы билге

Гомерен уяу саклый.

 

  1. Рәсим

Бу өчпочмак кисәтә

Чапма ,тукта син,юл бир!

Исән имин үтеп кит, ди,

Бу урын – куркыныч җир!

 

5.Әмирхан

Бу юлдан атлап баралар

Я йөгерә ,я чабалар

Әнә билге дә куелган

Бу җәяүлеләр юлы.

 

6.Тахир

Велосипедта йөрү

Бик тә уңайлы

Зәнгәр түгәрәк эчендә

Велосипед юлы.

 

Карлсон: Әхә, мин азрак анлый башладым ахрыыы…

 Полиция: Яхшы, балалар карагыз әле полиция вәкиленең менә шушындый таягы була,ничек уйлыйсыз ул аңа ни өчен кирәк икән?( юлдагы хәрәкәтне көйләр өчен) Дорес,ә хәзер без аның белән уйнап алырбыз музыка янгыраган вакытта таякны тугәрәк буенча йөртәбез музыка туктагач таяк кемдә кала шул сорауга җавап бирә.

1.Җәяүлеләр юлны аркылы чыга торган урын халыкта ничек атала?(зебра).

2.Юлның җәяүлеләр йөри торган өлеше ничек дип атала?(тротуар).

3.Светофорнын ничә “күзе” бар?

4.Светофорның сары уты янганда нишләргә? (әзерләнергә)

  1. Транспортта утырып йөрүче кеше кем дип атала? (пассажир)
  2. Самолетны кем йөртә? (пилот)
  3. Машинада шофер янында утырып барган кеше кем дип атала?(пассажир)

Карлсон: Балалар,сез бигрәк күп беләсез икән! Ә сез светофор дисез,анысы ни ?

 

Марсель:

Светофорнын сигналы бар

Тынла аны карусыз

Кызыл төс- әле куркыныч

Тукта син дигән сүз.

Сары әйтә : Әзерлән ди

Хэзер юл ачылачак

Яшел әйтә әйдә кузгал,

Юлдан чык курыкмыйча!

Полиция: Рәхмәт,Марсель,син бик дөрес әйтәсең, светофор юлдагы хәрәкәтнең иминлеген тәэмин итә торган җайланма .Ул юлдагы хәлакәтләрне булдырмау өчен куела. Хәзер без сиңа светофор турында җыр җырлап күрсәтербез

Җыр:  “Светофор утлары”

Бер, ике, өч –

Светофор утлары.

Бер яна да

Сүнә ич, светофор.

Кушымта:

Урамда һәм юл чатында

Сакта тора светофор,

Сакта тора светофор!

Кызыл ут

Кисәтә, тукта! – ди. Тулырак…

“Без- табигатьнең дуслары”. Әзерлек төркемендә викторина.


“Без- табигатьнең дуслары”. Әзерлек төркемендә викторина.
Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет уреждениясе гомуми үсеш төрендәге 2 нче  “Лилия” балалар бакчасы тәрбиячесе Минниязова.Г.Р.  Тема: Мәктәпкә әзерлек төркемендә экология темасына уен – викторина. “Без- табигатьнең дуслары”.

 

Максат. Балаларда игътибарлылык, әйләнә-тирә табигатькә сакчыллык,миһербанлылык сыйфатлары, экологик культура тәрбияләү. Табигатьтә үз-үзеңне тота белү кагыйдәләрен өйрәтү,анда булган үзара мөнәсәбәтләрне күрә белү сәләтен үстерү. Урман,кошлар,үсемлекләр турында белемнәрен киңәйтү. Балаларда күмәк сөйләшүдә катнашу,бер-береңне тыңлый белү күнекмәләре формалаштыру. Үз командаң алдында җаваплылык  хисе тәрбияләү.

Шөгыль барышы.

Балалар түгәрәк ясап басалар:

Йә,әйдә,бергәләшеп

Кулга-кул тотынабыз

Исемне әйтешәбез,

Кул кысып күрешәбез.

Киң итеп  елмай миңа,

Мин дә елмаям сиңа.

Туры итеп караштык

Менә шулай күрештек.

“Исәнмесез!”

Тәрбияче:Балалар,хәзер елның кайсы фасылы?(Балалар җавабы).Язның ничәнче ае? Әлеге айның исеме ничек? Яз ничә айдан тора?(Балалар җавабы). Яз җитү белән табигать яшәрә башлый.Табигатьтә нинди үзгәрешләр күзәтелә?(Балалар җавабы). Без дә сезнең белән күбрәк урамга,саф һавага,табигатькә ашыгабыз.Ә без табигать турында нәрсәләр беләбез икән?Белемнәребезне тикшереп  алырга тәкъдим итәм.Шулай итеп, бүген без нәрсә турында сөйләшәбез?(Балаларның җаваплары).

Урман хезмәткәре.Исәнмесез.(Балалар исәнләшәләр).Мин дөрес килдемме?Бу “Ләйсән” балалар бакчасымы?(Балалар җавабы).Мәктәпкә әзерлек төркемеме? (Балалар җавабы).Бу бакчада табигатьне сөюче балалар йөри дип ишеткән идем.Сезнең белән күрешеп танышасым килде.

Мин – ………….  Тәрбияче.Рәхим итегез.Балалар безгә нинди һөнәр иясе килде.(Урман хезмәткәре).Рәхим итеп утырыгыз.Табигать  турында сөйләшүне дәвам итәбез.Белемнәрне ничек тикшерәбез,эшне ничек оештырабыз?(Балаларның җаваплары). Викторина формасында үткәрсәк  буламы? (Балаларның җаваплары).Уен – викторина –  “Без -табигатьнең дуслары”.Командаларга бүленеп уйнарбыз.Аның өчен ничек бүленербез икән?Өстәлдә карточкалар ята.Сезгә өстәл янына килеп бер карточка  аласы була.Карточкалардагы сурәт буенча командаларга бүленәбез.

 

Безнең ике команда “Чиста елга” һәм “Урман сакчылары”барлыкка килде.

 

Сез барыгыз да беләсез,уенны үткәрер өчен безгә гадел хөкемдарлар кирәк була.(Хөкемдарлар сайлана). Һәр дөрес җавапка  командаларга бер фишка бирелә.

Командаларны каршы алабыз.

“Урман сакчылары”

Яшел яфрак,биек агач

Урман командасы без

Урманнарның,кош-җәнлекнең

Бай булуын телибез!

“Чиста елга”

Челтерәп ага чишмә-сулар

Безнең команда “Елга”.

Балыклар һәм каз-үрдәкләр

Бик күп булсын быел да.

(Командаларга  берешәр  фишка бирелә).

 

Тәрбияче.Менә таныштык та.Балалар,ә сез бүген кая барасын беләсезме? Мин сезне урман буенча сәяхәткә чакырам. Телисезме?Ә нәрсә ул урман? Урманда нәрсә үсә? Урманда нәрсәләр яши?(Урман – ул агачлар,куаклар,үләннәр,җиләкләр,гөмбәләр,бөҗәкләр,кошлар,җәнлекләр).Урманның нинди төрләрен беләсез?(Ылыслы,яфраклы,катнаш).Урманнар төрле була.Гел каеннар гына үсүче урман ничек атала?(Каенлык).Чыршы,нарат үскән урман – наратлык. Ә нәрсә ул катнашурман?(Әлеге урманда нарат,каен,имән,юкә,миләш,усак,чыршы агачлары янәшә үсә).

 

Булдырдыгыз.Сез әзерме? Күзләрне йомдык.(Аудиозапись «Язгы урман тавышы”.Күзләрне ачабыз.Без урманда.

 

1 конкурс.

Балалар,карагыз,мин эзләр күрәм.Нәрсә эзләре икән? Сезгә танып әйтергә уңайлы булсын өчен табышмаклар әйтәм.

  • Үзе кардай ап-ак ул,

Озын колак бик сак ул.

Дошман күрсә элдертә,

Кем аны куып җитә? (Куян)

  • Үзе ялагай,

Үзе хәйләкәр.

Ул нәрсә булыр,

Йә, әйтеп җибәр.(Төлке)

  • Сорыдыр төсе,

Үткендер теше,

Урманда йөри,

Бозаулар күзли.(Бүре)

  • Кош түгел – оча,

Ябалактан курка,

Чикләвекне бик ярата,

Сызгырса,урман яңгырата.(Тиен)

 

    2 конкурс.

 

Уен “Тавышыннан таны”(Аудиозапись-кошлар тавышы:тургай,ябалак,үрдәк,каз,карга,тукран,күке,күгәрчен).

Тәрбияче.Кәефләрегез ничек?Дәвам итәбезме?

3 конкурс.Сорау-җавап.

1 команда – Кышка йокыга талучы җәнлекләрне әйтәбез (аю,керпе,бурсык,бака,әрлән-хомяк,ярканат- летучая мышь,борындык).

2 команда – Көз көне җылы якларга китеп,яз  көне кайтучы кошлар ничек дип атала?(Күчмә кошлар)

1 команда – Күчмә кошларны саныйбыз(сыерчык,тургай,кара карга,күке,торна,карлыгач,сандугач,аккош,кыр казы,кыр үрдәге).

2 команда – Безнең якларда кышлаучы кошлар(чыпчык,песнәк,кызылтүш,ала карга,күгәрчен,тукран).

1 команда – Ни өчен каргалар,сыерчыклар җир сукалаучы трактор артыннан бара?

2 команда – Кошларга нәрсә куркынычрак?Суыкмы әллә ачлыкмы? Ни өчен?

1 команда – Нинди кош баласын башка кошлар тәрбияли?(Күке)

2 команда – Канатлы булса да кош түгел.Нәрсә ул?(Күбәләк)

Уен”Җөмләне тәмамла һәм хәрәкәт белән күрсәт”.

 

                   Игра”Закончи предложение и покажи движение”.

 

1 команда- Хитрая,как…

2 команда – Быстрый,как…

1 команда – Голодный,как…

2 команда – Неуклюжий,как…

4 конкурс. Игра «Отгадай и назови».

(Кто) забрался под листья? (Ёж)

(Кто) залез в берлогу? (Медведь)

(Кто) юркнул в дупло?(Белка)

(Кто)укрылся под кустом?(Заяц)

(Кто)шмыгнул в логово? (Волк)

(Кто) спряталась в нору? (Лиса)

        Сүзле уен “Урманда”(балалар сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр       ясыйлар) Тулырак…

Хушлашабыз бакча белән. Мәктәпкә озату кичәсе.


бакча
Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү учреждениесе Кодаш балалар бакчасы I категорияле тәрбияче Мөгалимова Илсөяр Әкрәм кызы. Тема: “Хушлашабыз бакча белән”.  Мәктәпкә озату кичәсе 

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Плакатлар, шарлар куела.

Тәрбияче:

Бүген безнең бакчабызда

Ничә ел инде менә

Шатлык күккә җиткән көн.

Майның шушы көнендә

Балалар бакчасыннан

Мәктәпләргә киткән көн.

Исәнмесез хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар. Бүген без сезнең белән балаларның күңелләрендә иң якты хәтирә булып сакланып калачак зур бәйрәм-бакча белән хушлашу кичәсенә җыелдык.

Дорогие гости! Сегодня вас ждет необычайно волнующее торжество! Наши дети прощаются с детским садом и готовятся к новому жизненному этапу – поступлению в школу.

Балаларның бездән китүе бик ямансу булса да, без чын күңелдән шатланабыз. Күрегез алар нинди шат, сау сәламәт, белем алырга омтылып торалар. Әйдәгез көчле алкышлар белән,  чыгарылыш төркеме балаларын каршылыйк.

Так хочется, чтобы этот день запомнился надолго и ребятам, и взрослым. Итак, все готово к празднику. Встречайте наших выпускников!

Залга шарлар тотып, “Балачак-бәхет иле” көе яңгырый,

балалар керәләр, шарларын җибәрәләр

1.Бакча белән хушлашабыз   Данияр

7 яшь тулды безгә.

Мәктәпкә белем алырга

Барабыз быел көзгә.

Безне анда мәктәп көтә,

Безне көтә парталар.

Түземсезлек белән көтә,

Укытучы апалар.

Әйе, безне мәктәп көтә,

Кыңгыраулы зур мәктәп.

Ә бу юлга безне сез бит

Чыгардыгыз җитәкләп.

 

  1. Олы бәйрәм бүген бездә, Артур

Зурлар инде хәзер без.

Бакча белән хушлашабыз –

Бүген соңгы көнебез.

Бу сәгать тә килеп җитте,

Без аны көтеп алдык,

Шуны бәйрәм итәр өчен

Залыбызга җыелдык.

И сөекле, бакчабыз,

Беркайчан онытмабыз.

Ә шулай да, якын дуслар,

Без бүген хушлашабыз.

Җыр “Сай бул, бакчабыз”

Ал.б. Дорогие дети! Сегодня особенный для вас день. Вы прощаетесь с детским садом, а мы с гордостью выпускаем вас в большую жизнь и желаем счастливого пути!

В просторном и нарядном зале

Сюда пришли мы вместе с вами

И хотим поздравить наших деток

С этим замечательным праздником.

 

Данияр

Наш детский сад с утра украшен

Сегодня праздник выпускной

И мы гордимся садом нашим,

Ведь он для нас как дом родной.

 

Мы всегда сюда спешили,

Очень мы его любили,

Жалко с ним прощаться,

Жалко расставаться.

 

И сегодня в день прощальный

Мы не станем унывать!

Детский сад наш долго будем

Добрым словом вспоминать!

Артур

Ну, вот и всё, настал тот час,

Который все мы ждали.

Мы собрались в последний раз

В уютном этом зале.

 

Этот праздник необычный,

Он бывает только раз.

Все так ново, непривычно,

Мы уходим в первый класс!

 

С детским садом расстаемся,

Школе каждый очень рад!

На прощанье улыбнемся,

Не грусти, наш детский сад

 

Песня “Мы теперь ученики”

(Балалар урындыкларга утыралар

А.б. Әйе, балалар, сез инде зур үстегез.Бакча ишегеннән беренче тапкыр килеп кергән вакытларыгыз артта калды.Менә күңелле җәй айлары үтәр дә, сезне мәктәп заллары каршылар.Ә мәктәптә сезне бакчага охшамаган икенче кызыклы дөнья көтә.Зур хезмәт куеп сез белем алырсыз, укырга, язарга өйрәнерсез.Бүген сезнең иң беренче истәлекле бәйрәмегез һәм сез аны гел исегезгә төшерерсез.

Бүген бездә күңелле

Кояш та юмарт көлә.

Котларга тагын сезне,

Кемнәрдер керә.

Сезне шушы бәйрәмегез белән котларга кечкенәләр дә  килгән.Хәзер сүзне  аларга бирәбез.Рәхим итегез!

Кечкенәләр төркеме керә.

1.Безгә карагач   Динә

Сезгә бик кызыктыр.

Без нинди кечкенә,

Ә сез нинди зур!

 

2.Мы ребята – малыши     Ангелина

Всех поздравить вас пришли.

В первый класс вы поступайте,

Детский сад не забывайте!

  1. Миннән дә бәләкәй булгансыз Ислам

Сез бакчага килгәндә.

Кара нинди зур ускәнсез

Китәр вакыт житкәндә.

 

  1. Мин мәктәпкә барыр идем Амалия

Бернигә дә карамый.

Тәрбияче апа әйтә:

“Әле сиңа ярамый”. Тулырак…

“Көз бәйрәме” (бәйрәм иртәсе)


көз
Татарстан  Республикасы  Сарман муниципаль районы  “Гомуми үсеш төрендәге  4 нче “Сандугач” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе  тәрбиячесе  Калимуллина Флюза Риф кызы. Тема: Көз бәйрәме (бәйрәм иртәсе).     

«Көз бәйрәме” 

–  Балалар, без бүген сезнең белән ел да үтә торган зур бәйрәмгә җыелдык. Табигать тә,барлык үсемлекләр ,әйтерсең лә ,берсеннән-берсе матуррак күлмәк кигән, агачларда сары-кызыл яфраклар.Энә, көз кызы безнең бакчабызга да килеп җитте.

Көз кызы: Мин – Көз кызы, киләм сезгә,

Көзге байлык кулымда.

Муллык белән байлык телим

Кем очраса юлымда.

(Тәрбиячегә ипи бирә)

А.б.  Син килүгә сөендек,

Бик күп җырлар өйрәндек.

Шигырьләр, табышмаклар,

Күп биюләр өйрәндек.

Көз кызы: Ә ипи турында шигырьләр беләсезме соң сез?

1 бала. Ипи басуда үсә,

Аннан амбарга күчә.

Аннары мичтә пешә,

Кызарып мичтән төшә.

2 бала. Өстәлдә икмәк,

Ашъяулык  япкан.

Тәмле хуш исен

Өйгә тараткан.

А.б. Алтын көз кунакка килгән,

Сары күлмәген кигән.

Елмаеп карый безгә,

Җырлап алыйк соң бергә.

Җыр: “Көзге яфрак”.

Тәрбияче: әйдэ, Көз, түргэ уз! Ә балалар синең турыңда шигырьләр сөйләп  күрсәтерләр!

3 бала .Килә шаулы, алтын матур көзем.

Оча яфрак, исә көзге җил.

Табигатең бигрәк сокландыргыч,

хуш киләсең, көзем, әйдә кил.

4 бала. Ни арада җәй үтте

Матур көз килеп җитте,

Шатлык тулы бу бәйрәмне

Балалар күптән көтте.

А.б. Көз үзенең яңгыры, кояшы белән килгән. Хәзер Көз кызы  белән уен уйнап алырбыз.Уен: “Яңгыр һәм кояш”.

5 бала. .Көз килде, үләннәр

Саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде

6 бала .Ямьле кояш нурлар чәчеп,

Елмаеп карый безгә.

Нинди тәмле күчтәнәчләр

Көз алып килгән безгә.

Алтын яфраклар очалар

Безнең башларга тиеп,

Саубуллаша кыр казлары

Язын кайтырбыз диеп.

Җыр “Яфрак бәйрәме”

7 бала. Көз ашыга агачларга

Үз бизәген салырга.

Урманнарны, болыннарны

Буяп китә сарыга .

Кошлар көньякка төбәлеп,

И очалар, очалар.

Әйләнеп кайтырбыз диеп,

Һаваларны кочалар.

Алып  баручы: Балалар,әменә бу көзге бакча,ниндидер тавыш бар анда..

В.Хәйруллина. «Яшелчәләр бәхәсе».

Көзгә таба бакчада

Яшелчәләр җитешә.

— Кайсыбыз иң яхшысы?

— Дип, алар бәхәсләшә.

Помидор  Мин иң кызыл арада,

А.б. Помидор горурлана. !

Рәйхан Без иң хуш исле гөлләр,

А.б. дип, Рәйханнар хозурлана.

Кыяр билгә таянган:

— Мин яшел, иң кетердек,

Хуҗабикә тәпәнен

Без тутырып бетердек.

А.б. Тырышудан шәмәхә

Төскә керә баклажан:

Минем салат иң тәмле,

Кабып кара банкадан.

Шалкан  Мин иң сары,

— Тәмгә тәмле сары май.

Кәбестә  Ә миндә иң күп күлмәк,

— мин иң бай! —

Кишер Миндә иң күп каротин,

Ашап кына кара син!

Үзем баллы, кетердим,

Кояш төсле кишер мин.

Суган  Мин иң ачы,

— Сарымсак — минем туган.

Алга чыга чөгендер: Тулырак…