fbpx
11.12.2019

Идрис Туктар “Җем-җем!..Чвик!..” хикәясен өйрәнү


Идрис Туктар 
Татарстан Республикасы Арча  муниципаль районы “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән  балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты”  дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесенең 1 категорияле укытучысы Габделәхәтова Миләүшә Әхәт кызы.  Тема:  Идрис Туктар. “Җем-җем!..Чвик!..” хикәясе.

Максат:

  1. Укучыларны Идрис Туктарның “Җем-җем!..Чвик!..” хикәясе белән таныштыру; безнең якларда кышлаучы кошлар турында өстәмә мәгълүмат бирү.
  2. Хикәянең төп фикерен таба һәм аңлый белергә ярдәм итү; сәнгатьле уку күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телен устерү.
  3. Табигатькә, кошларга карата сакчыл караш, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.

Материал: дәреслек 60-61 битләр, кошлар сурәтләнгән иллюстрацияләр, тест биремнәре, презентация

Җиһазлау: компьютер, проектор, кошлар өчен төрле материаллардан ясалган җимлекләр

Дәрес барышы

1.Оештыру. Мотивлаштыру

а) Исәнләшү, уңай психологик халәт  тудыра

-У: Исәнмесез укучылар, килгән кунаклар!

-Матур үтсен көнегез!

Көләч булсын йөзегез!

Булыгыз сез әдәпле,

Күркәм, матур гадәтле.

-У: Хәерле көн!

-Укуч: Хәерле көн мина!

Хәерле көн сиңа!

Хәерле көн безгә!

Хәерле көн сезгә!

-Әйдәгез укучылар безнең дәрескә килгән кунаклар белән дә исәнләшик инде!

(Хәерле көн, исәнмесез!)

-У: Дуслар елмаеп караса,

Дөнья яктырып китә.

Я, кайсыгыз дусларына

Елмаю бүләк итә?

– Әйдәгез әле кулларны кулга тотынып, бер-беребезгә үзебезнең кул җылыбызны, кул җылыбыз аша йөрәк җылыбызны, яратуыбызны бирик һәм уңышлы көннәр теләп,  бер – беребезгә елмаеп,  яхшы кәеф белән дәресебезне башлыйбыз.Эшлекле дәрес, күңелле дәрес булсын ул. Шуңа күрә, дәрестә тырышыгыз һәм актив булыгыз.

-Рәхмәт укучылар, утырыгыз!

-Дәрестә кем дежур? Бүген ничәнче  ноябрь? Атнаның кайсы көне? Урамда  көн нинди? Сыйныфта кем юк?

б). Тизәйткечләр әйтү.Фонетик зарядка.

– Әйдәгез , бераз телләрне шомартып алыйк әле.

1) Тук, тук, тукран

Тукылдатып утырам.(2 тапкыр кабатлау)

Нинди кош икән бу?

2) Чыпчык, чыпчык, чык, чыпчык,

Чыпчык, чыпчык, очып чык. (2 тапкыр кабатлау)

Монысы нинди кош икән?

  1. Өй эшен тикшерү.

Сезгә өй эше Зәки Нуриның “Кар яуган” шигырен  сәнгатьле итеп укырга  иде. Хәзер бик матур, сәнгатьле итеп укып күрсәтерсез.

– Без сезнең белән кыш темасына шигырьләр, хикәяләр укый башладык. Бүген дә шуны дәвам итәбез.

в) – Әйдәгез бүгенге дәреснең кагыйдәләрен игътибар белән укыйк әле.

– Иптәшеңне игътибар белән тыңла, бүлдермә.

– Урыннан кычкырма!

– Тулы җөмләләр белән сөйлә.

– Кеше фикерен кабатлама, үз фикереңне әйт.

Фикер ул – уй дигән сүз.

Бу кагыйдәләрне дәрес барышында үтәргә тырышыйк.

3 Актуальләштерү

Укучылар әйтегез әле:

  • Әле безнең нинди ел фасылы?
  • Көз айларына нинди айлар керә?
  • Әле нинди ай?
  • Ноябрь ае көзнең башымы, уртасымы, азагымы?
  • Көздән соң нинди ел фасылы килә?
  • Кыш.
  • Кыш айларын санап үтегез. Декабрь,гыйнвар, февраль.
  • Бу вакытта табигатьтә нинди үзгәрешләр күзәтелә?
  • Салкын, кар ява, сулыклар боз белән каплана,
  • Кешеләр тормышы үзгәрәме?
  • Кешеләр җылы киемнәрен кияләр.
  • Хайваннар нишли?
  • Хайваннарның кайберләре кышкы йокыга тала, кайберләре җылы йоннарын үстерәләр.
  • Балалар безнең кошларыбыз да бар бит әле. Алар кышны ничек каршы ала һәм ничек үткәрә икән? Без бүген шул турыда сөйләшербез.

Ә хәзер тактага карыйбыз.

– Тактада нәрсә рәсемнәре күрәсез?

– Кош рәсемнәре.

– Әйдәгез  атап чыгыйк әле.

– Кошлар нинди төрләргә бүленә?

– Кышлаучы һәм күчмә кошларга бүленә.

– Әйдәгез бу кошларны кышлаучы һәм күчмә кошларга аерабыз.

Күчмә кошлар                                        Кышлаучы кошлар

 

Сыерчык                                                          Кызылтүш

Сандугач                                                          Песнәк                                                                                 Кара карга                                                       Карабүрек

Аккош                                                            Чыпчык

Торна                                                                 Тукран

Карлыгач                                                               Саескан

 

-Әйдәгез кышлаучы кошларның авазларын яңгыратып үтик әле.

  • Күчмә кошлар салкыннар килүгә җылы якларга очып китәләр, ә яз көне туган якларына кабат әйләнеп кайталар. Ә менә кышлаучы кошлар кышны ничек уздыралар икән соң? Бүгенге дәресебез дә кышлаучы кошларга багышланган булачак.

3.Яңа белем һәм мәгълуматлар бирү.

1) дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру. Идрис Туктарның “Җем-җем!..Чвик!..” хикәясе

Бу турыда без сезнең белән Идрис Туктарның “Җем-җем!..Чвик!..” хикәясен укып белербез.

Идрис Туктар балалар өчен бик күп хикәяләр яза. Үзенең хикәяләрендә ул безне кошларга һәм җәнлекләргә ярдәм итәргә, табигатьне сакларга өйрәтә. Безнең дәреслегебезгә аның иң кызыклы , мәгънәле әсәрләре кертелгән.

2) сүзлек өстендә эш

Укытучы укый, балалар кабатлыйлар. Тактадан шул кошны табып күрсәтәләр.

кызылтүш – зяблик

карабүрек  – снегирь

песнәк – синица

чыпчык – воробей

күңел биреп – онытылып, зур кызыксыну белән

зар – нәрсәнең дә булса җитмәвеннән ризасызлык

җим – азык, ризык

өзгәләнәләр –  ялваралар

3) Хикәяне укый башлаганчы әйдәгез хикәядәге авыр укылышлы сүзләрне кабатлап чыгыйк.

– Җем – җем, чви – чви, цви – цви, чип – чип, цип – цип, чвик.

Балалар дөрес итеп утырдык, игътибарыгызны экранга юнәлтегез. Хәзер видеоязма рәвешендә бирелгән “Җем-җем!..Чвик!..” хикәясе белән танышырсыз. Хикәяне укып бетергәч “Кошчыклар салкын көннәрдә нәрсә турында сөйлиләр икән?” дигән сорауга җавап бирергә кирәк була.

4) Идрис Туктар хикәясе белән танышу

– хикәяне видеоязмадан игътибар белән карап, тыңлап барыгыз.

5) Идрис Туктар хикәясенең эчтәлеге буенча әңгәмә

Кошларның сайраганын без кайчан ишетәбез?

– Җәй көне.

– Ә кыш көне җәй көнендәге кебек табигатьтә кошлар сайравы ишетелеп торамы ?

– Юк, алар җәй көнендәге кебек сайрамыйлар.

– Хикәядә нинди  кошлар телгә алына?

– Кызылтүш, карабүрек, песнәк, чыпчык.(кошларны карап чыгу)

– Болар нинди кошларга керә?

– Кышлаучы кошларга керә.

  • Идрис Туктар хикәясе белән дәреслектән танышканчы, күзләр өчен музыкаль күнегү эшләп алыйк.
  1. Күзләр өчен физкультминутка
  2. Алган белемнәрне ныгыту

6) Идрис Туктар хикәясен чылбыр буенча  уку

– Хикәяне укыдыгыз   “Кошчыклар салкын көннәрдә нәрсә турында сөйлиләр икән?” шуны кем әйтә ала. Кошларның сезгә нинди әйтер сүзләре бар икән ? Алар нәрсә дип өзгәләнәләр?

  • Җим сибегез дип өзгәләнәләр.
  • Ни өчен алар җим сорыйлар?
  • Чөнки аларга кыш көне ризык табу бик кыен.
  • Җимне нинди сүзләр әйтеп сорыйлар? (дәреслектән табып уку)
  • Ә җим биргәч, шатланып, ничек рәхмәт әйтәләр?  (дәреслектән табып уку). Бу вакытта алар шатланалармы?
  • Димәк, кошларның “Җем- җем!.. Чвик!”-дигәннәре, нәрсәне аңлата.
  • Шатланып, рәхмәт әйтүләрен аңлата.
  • Аларның телен нинди кешеләр генә аңлый?
  • Аларның телен кошларга җим биргән кеше генә аңлый.
  • Кыш көне кошлар күбрәк кайда яшиләр?
  • Кеше яшәгән җирләрдә, фермаларда, амбарларда яшиләр.
  • Ни өчен алар кеше яшәгән урыннарны яраталар?
  • Чөнки кеше яшәгән җирдә ризык күп була.
  • Ә безгә кошлар нинди файда китерәләр сон? Без аларның сайрауларын гына тыңлап яшибезме?

Беләсезме, кошларның файдасы гаять зур. Алар үсемлек орлыкларын тараталар, чәчәкләрне серкәләндерәләр. Шулай итеп яңа үсемлекләр, агачлар үсеп чыга.  Кошлар елына ничәшәр миллион кортларны юк итә. Урман, кырларыбызны, басуларыбызны корткычлардан саклый. Матур итеп сайраулары белән безне сөендерә. Без рәхәтләнеп кошлар сайравын тыңлыйбыз.

  • Балалар безнең дәресебезгә бер хат килеп иреште бит әле.Игътибарыбызны экраннарга юнәлтик. Бу кешене таныйсызмы?
  • Ленара Ильбиковна нинди фәннән укыта?
  • Табигать белеме дәресен укыта.
  • Әйдәгез аны игътибар белән тыңлап үтик.
  • Балалар, сез бүген уку дәресендә кышлаучы кошларның кышкы тормышы турында хикәя белән танышкансыз икән. Сез кошларга кыш көне ничек ярдәм итәсез? Шул турыда сөйләп үтсәгез иде.
  • Җимлекләр куябыз, җимнәр сибәбез.

Күргәзмә  белән таныштыру.

  • Укучылар сезнең каршыгызда, күргәзмәдә, җимлек төрләре күрсәтелгән.  Җимлекләр ясау өчен пластик шешәләр, соктан, сөттән, Яңа ел бүләкләреннән бушаган  тартмалар, агач, фанера кулланырга була. Пластик бутылкалар, тартмалардан да җимлек ясап куя алабыз. Бу җимлекләр арасында бәлки сез ясап караганы да бардыр.
  • Авырыксынмыйча, җимлекләрне шундый гади генә итеп эшләп тә куеп була. Ә менә мондый катлаулыларын сез  хезмәт дәресләрендә  эшләргә өйрәнерсез. Бу җимлекләр хезмәт дәресләрендә, өлкән сыйныф укучылары кулы белән эшләнелгән.
  • Җимлекләргә нинди ризыклар салабыз?
  • Җимлекләргә ипи валчыклары, көнбагыш, арпа, бодай  ярмалары, пешкән дөге, туң май кисәкләре салып  өй бакчаларыбызга  элеп куябыз.
    Шулай ук бакчадагы балан, миләш куакларының җимешләре кышлаучы кошлар өчен азык булып тора.
  • Шуны онытмагыз укучылар! Кошларга тозлы сало, кыздырган көнбагыш бирергә ярамый, ул аларның сәламәтлегенә бик зур зыян китерергә мөмкин.
  • Кошларның җимлекләрен һәрвакыт нишләтеп торырга кирәк?
  • Кошларның җимлекләрен һәрвакыт чистартып, кардан арындырып тотырга кирәк.
  • Җимлеккә җимне бер – ике салдык та булды, алай була аламы?
  • Җимлекне элгәч аны онытырга түгел, ә һәр көн иртән һәм кичен җим салып тору кирәк. Бу эш бик җиңел булмаса да, без кошларга ярдәм итәбез дип эшләргә кирәк. Һәр көнне җимлеккә җим салу, кошларны күзәтү, үзеңне кем өчендер җаваплы сизү бик зур куаныч бит ул. Бу эш кар эреп бетеп, бөҗәкләр күренгәнчегә кадәр барса бик әйбәт булыр иде
  • Кошлар ашарга азык күп булса, алар көчле салкыннарга бирешмиләр.
  • Әгәрдә салкын кыш көнендә, кошлар ашарларына таба алмасалар, нишлиләр?
  • Салкыннан, ачлыктан үләләр. Ач булмасалар аларга салкын куркыныч түгел.
  • Без аларны үлемнән ничек коткарабыз?
  • Җимлекләр ясыйбыз, җим сибәбез.
  • Әйдәгез, без дә аларга мәрхәмәтле булыйк! Кошларга җимлекләр элик, җимнәр салыйк.
  • Безнең илебездә 2003 елдан башлап 15 гыйнвар –  Кышлаучы кошлар көне дип игълан ителә. Россиянең экологлары бу көнне һәрбер кешегә җимлекләр эләргә, кошларны ашатырга өнди. Бу көнне бер кеше дә читтә калмыйча кошларга җим бирсәләр әйбәт булыр иде.
  • Безнең интернат мәктәптә ел саен кыш көне кошларга ярдәм итү буенча зур эшләр эшләнелә. Һәрбер класс, узенең тәрәзә төбенә җимлекләр элә. Һәм шулай итеп кошларга  кыш буе җим ашаталар. Шулай ук тәрбия ягында да, һәр группа  күп сандагы җимлекләр элеп кошларны куандыралар. Һәр ел саен хезмәт укытучылары балалар белән хезмәт дәресендә бергәләп ясаган җимлекләрне агачларга  эләләр. Анда  төрле – төрле азыклар салалар.
  • Кошлар безнең ярдәмгә бик мохтаҗ. Без аларга ярдәм итеп, кошларны гына түгел, үзебезнең табигатебезне дә саклыйбыз.
  • Без Ленара Ильбиковнаның сорауына җавап бирдекме?
  • Әйе.
  1. 6. Физкультминутка

Минем нәни дусларым,

Минем нәни кошларым.

Сайрауларын яратам,

Һәр көнне тыңлап ятам.

Чүт-чүт фью, чүт-чүт фью,

Уңган бала икәнсең!

Җырыбыз бүләк булсын,

Рәхмәт, җимнәр сибәсең. (җырлыйлар)

8) Бирем Идрис Туктар хикәясеннән рәсемгә туры килгән җөмләләрне табып укып күрсәт.

Ә хәзер тактага карыйбыз. Тактада хикәянең эчтәлегеннән чыгып ясалган рәсемнәр бирелгән. Сез хикәядән шул рәсемнәргә туры килгән урыннарны табып укып күрсәтергә тиеш буласыз.

  • Ребуслар чишү.

– Кошларга багышланган ребусларны чишә беләсезме икән! Әйдәгез бергәләп чишик.

– Бик яхшы, кошларны бик  әйбәт беләсез икән.

10) Мәкаль өстендә эш.

Татар халкында шундый мәкаль дә бар.

“Яхшылык җирдә ятмый”. Бүгенге өйрәнгән кагыйдәләргә туры киләме соң бу сүзләр? Сез кошларны  ашатуыгыз, алар турында кайгыртуыгыз белән сез нәрсә эшлисез? Яхшылыкмы, начарлыкмы?

– Бу бик зур яхшылык булып санала. Яхшылык җирдә ятмый, димәк, юкка чыкмый . Сезнең эшләгән яхшылыкларыгыз узегезгә дә яхшылык булып кире әйләнеп кайтачак дигәнне аңлата.

11) “Әйе, юк” уенын уйнап алабыз. Хәзер мин җөмләләр  укыйм. Сез дөрес булса әйе, дөрес булмаса юк дип җавап бирәсез.

Кошлар-безнең дусларыбыз.(Әйе)

Күчмә һәм кышлаучы кошлар була. (Әйе)

Кышлаучы кошлар җылы якларга очып китәләр. (Юк)

Кошларга җимлекләр эләргә кирәк. (Әйе)

Кышын кошларга бик рәхәт.(Юк)

Кошлар зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр. (Әйе)

Кышын кошларга бик кыен. (Әйе)

Кошларга ярдәм итәргә кирәк. (Әйе)

12) Тест белән эш.

  1. Без бүгенге дәрестә нәрсәләр турында өйрәндек? (Фәйрүзә)

– хайваннар;

– кошлар;

  1. Кошлар кайчан сайрый?

–  көзен;

– язын-җәен;

–  кышын;

  1. Кошлар көзен-кышын нәрсә сөйлиләр?

– туган як иң матур як;

– җим сибегез диләр;

– безнең белән уйнагыз диләр;

  1. Кызылтүш, карабүрек, песнәк, чыпчык – нинди кошлар?

– кышлаучы кошлар;

– күчмә кошлар;

– урман кошлары;

  1. Кошлар кышын бигрәк тә нәрсәдән курка?

– кешеләрдән;

– салкыннан;

– ачлыктан;

  1. Кәшларга кышын нәрсәләр куярга кирәк? (Адель)

– оялар;

-җимлекләр;

  1. Кошлар телен кем аңлый?

– кошларны яратучылар;

–  кошларга җим сибүчеләр;

– бөтен кеше дә;

  1. Җим сипкәш кошлар нишлиләр? (Таңсылу)

– шатланалар:

– качалар;

13) –  Кошлар турында шагыйрьләр күп шигырьләр иҗат итәләр.Әйдәгез укучылар,  кошларга   карата шигырьләр өйрәнеп килдегез. Аларны килгән кунакларыбызга да тәкъдим итик.(шигырьләр сөйләү).

Укытучы:

Салкын кыш килде,

Тышта бик суык.

Кошлар җим эзли

Агачка кунып.

Әйдәгез, дуслар,

Кошларны саклыйк.

Һәрбер агачка

Җимлекләр ясыйк!

 

  1. Бар  безнең                                                           3.      Тимәгез

Канатлы  дускайлар-                 Кошларга, сайрасын,

Сөекле,                                       Бетерсен

Файдалы  кошкайлар.                   Зарарлы  кортларны.

  1. Кыр, урман,                                                        4.      Кыш  көне

Бакчаны  саклыйлар.                   Салкында  һәр  бала

Кич, иртә                                      Җим  сипсен,

Бик  матур                                    Ашатсын

Сайрыйлар.                                     Кошларны.

– Әйдәгез укучылар, ел әйләнәсендә, һәр ел фасылында да кошларга игътибарлы булыйк. Кыш көне без аларга җимлекләр ясап, җим сипсәк, яз көне  канатлы  дусларыбыз  өчен  ояларны  күбрәк ясыйк. Моны һәрвакыт истә тотыгыз!

14)  Әйдәгез сезнең белән бергә, менә шушы җимлеккә барыбыз бергә аз – азлап җим салабыз һәм дәрес беткәч без аны уңайлырак берәр җиргә элеп тә куярбыз.

– мин җимлеккә пешкән дөге салам;

– мин җимлеккә бодай ярмасы салам;

– мин җимлеккә ипи валчыгы салам;

– мин җимлеккә көнбагыш салам;

– мин җимлеккә кабак орлыгы салам;

– мин җимлеккә миләш салам;

– мин җимлеккә тары ярмасы салам;

– мин җимлеккә балан салам;

Сөендерик әле, шатландырыйк әле нәни дусларыбызны! Тыңларбыз әде, безгә нәрсә дип сөйләрләр икән!

  1. Йомгаклау өлеше.

– Укучылар, без бүген нәрсә дигән хикәя укыдык?

– Хикәяне кем язган?

– Идрис Туктар хикәясендә нәрсәләр турында сүз бара?

– Кошлар турында.

– Без кайсы кошлар турында сөйләштек?

– Безнең якларда кышлаучы кошлар турында.

– Сез алар турында ниләр белдегез? (Берничә укучыдан җаваплар алына.)

– Кышын кошлар өчен иң куркынычы нәрсә? (Ачлык һәм суык.)

– Сез кошларны ачлыктан коткару өчен нәрсәләр эшләргә тиеш?

– Ни өчен кошларны саклау кирәк? (Алар корткыч бөҗәкләрне юк итәләр, табигатьне матурлыйлар, сайраулары белән кеше тормышын бизиләр, күңелгә рәхәтлек, рухи байлык өстиләр.)

– Димәк, бүгенге дәрестән без нинди нәтиҗә чыгарырбыз инде?

– Кошларны рәнҗетмәскә, аларга җимлекләр эләргә, аларны сакларга кирәк.

-Укучылар, бүген кемнәрдә кошларга ярдәм итү теләге туды?

– Ә кемнәр үзләре җимлек эләргә тели? ( Җаваплар тыңлана)

Дәресебезне йомгаклап түбәндәге сорауларга җавап бирик.

1.Бүгенге дәрестән мин нәрсәләргә өйрәндем?

– Кошларны дус итәргә, җимлекләр ясарга, җимнәр сибәргә.

  1. Киләчәктә мин кошларга карата …. нинди булачакмын?

– Киләчәктә  мин кошларга карата мәрхәмәтле,шәфкатьле булырмын. Аларны саклармын,яклармын. Һәрвакыт аларга ярдәм итермен!

– Әгәр без кошларга һәрвакыт ярдәм итсәк, без кошларга исән-имин килеш кышны чыгарга булышачакбыз һәм бик күп кошларны саклап калачакбыз.

  1. 8. Өй эше

 

 

 

 

Шәрехләү