Арча муниципаль районының “Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Фәйзрахманова Физия Әхъяр кызы. Тема: “Яңа ел сәяхәте”дигән темага тәрбия сәгате.
Максат: Яңа ел турында булган белемнәрне гомумиләштерү;
-Балаларны төрле халыкларның яңа ел бәйрәмнәре белән таныштыру;
-Чыршы агачына сак караш булдыру;
-Туган илнең мәдәниятына мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү;
-Чыршы уенчыклары ясарга өйрәтү.
УУГ:
Шәхескә юнәлтелгән эшчәнлек: Эшчәнлектә актив, иптәшләренә карата игътибарлы була белү;
Көйләгеч эшчәнлек: үз эшен планлаштыра, нәтиҗә чыгара белә;
Танып-белү эшчәнлеге: эшне оештыра, эшен соңгы нәтиҗәгә җиткерә белә;
Коммуникатив эшчәнлек: парларда, төркемнәрдә тигез эшчәнлек алып бара;
Тәрбия сәгатенең барышы
1.Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру
Чыршы килгән бүлмәбезгә
Тәмле исләр аңкытып.
Тора залның уртасында,
Нурлы йөзен балкытып.
Яшел күлмәге укалы
Сәйлән белән чигелгән.
Ә өстенә әйтерсең лә
Энҗе карлар сибелгән.
2.Актуальләштерү.
– Бүген безнең дәрескә ерак урманнан чыршы килгән. Ничек уйлыйсыз, нәрсәгә килгән икән ул?
–Чөнки, Яңа ел җитә.Чыршы- яңа ел символы. Ул сезне виртуаль Яңа ел сәяхәтенә чакыра.
–Ә сез бу сәяхәттән нәрсә белергә телисез?
-Яңа ел бәйрәмен кайда ничек билгеләп үтәләр? Кыш бабайны башка илләрдә ничек дип әйтәләр? Кыш бабай кайда яши?
Без самолётка утырып Җир тирәли сәяхәт итәрбез.
3.Яңа белемнәр бирү
Бу матур бәйрәм төрле илдә төрлечә билгеләп үтелә, ләкин барлык җирдә дә ул – көтеп алынган һәм кабатланмас бәйрәм булып тора. Декабрьнең беренче көннәреннән үк шәһәр һәм авылларда, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә бу бәйрәмнең якынлашуы сизелә.
-Яңа ел бәйрәмен кайда ничек билгеләп үтәләр соң?
1 укучы: Яңа ел бәйрәмендә Кытай янып торучы бер шарга охшап кала, чөнки урамнан үтүче һәркем фонарь яндыра. Алар Яңа елны явыз көчләрдән хлопушкалар һәм фейерверклар ярдәмендә саклыйбыз дип уйлыйлар. Кешеләр кунакка йөрешәләр, бәхетле тормыш теләп бер-берсенә мандарин бирәләр. Кыш бабайның берничә исеме бар: Шанб Дань Лаожен, Дун Чен Лао, Шо Хин.
2 укучы: Монголиядә Увлин Увгун исемле кыш бабайны Зазан Охин исемле кар кызы һәм Шина Жила (Яңа ел малае) озата. Яңа ел терлекчелек бәйрәме белән туры килә, шуңа күрә Кыш бабай күчтәнәчләрен күтәреп терлекче киемендә килә. Бу көнне ачуланышырга, ялганларга, әйткәләшергә ярамый. Монголлар яңа елны чыршы янында каршылыйлар, төрле уеннар, ярышлар үткәрәләр.
– Монголия Кыш бабае сезнең белән уен уйнарга тели. Уен “Су,кар,боз”
3укучы: Яңа ел төнендә Италиядә яшәүче халык тәрәзәдән үзенең иске-москы әйберсен ыргыта. Алар уйлавынча, никадәр күбрәк иске-москы әйбер ыргытсаң, Яңа ел шулкадәр күбрәк байлык китерәчәк икән. Балалар түземсезлек белән сихерче карчык Бефананы көтә. Ул үзенең тылсымлы себеркесенә атланып килә һәм мич алдына эленгән оеклар эченә бүләк салып китә.
4укучы: Англиядә Кыш бабайны Санта Клаус дип йортәләр. Ул ишәккә атланып килә. Балалар бүләкләр салу өчен тәлинкә, ә ишәккә солы әзерләп куялар. Яңа ел көннәрендә төрле әкият геройлары катнашында зур карнавал була. Кешеләр дусларына, туганнарына котлаулар язылган матур открыткалар бүләк итәләр.
-Сез дә яңа ел котлавы язылган открыткаларыгызны иптәшегезгә бүләк итегез инде. Үз кулың белән ясалган һәм язылган открытка кадерле була.
5укучы: Вьетнамлылар өчен Яңа ел – дуслык бәйрәме.Чәчәк атучы персик ботаклары яңа ел символы булып торалар. Бу төнне бөтен бәхәсләр, үпкәләр онытыла. Алар Яңа елда беренче кергән кеше уңыш яисә кайгы китерәчәгенә ышана. Шуңа күрә бу көнне ышанычлы кешеләр белән генә аралашырга тырышалар. Кыш бабайның исеме Тао Куэн.
6укучы: Ә менә Һиндстанда Яңа елны 8 тапкыр каршы алып була икән! Гуди Падва дип аталган шундый көннәрнең берсендә һиндстанлылар ним-ним агачының яфракларын ашыйлар. Ул яфраклар бик ачы һәм тәмсез була. Ләкин һиндлар бу яфракларның аларны кайгы-хәсрәтләрдән һәм төрле авырулардан саклап калуына ышаналар. Урамда зур учаклар ягалар һәм шулар тирәли җырлыйлар, бииләр.
–Һиндстанда кыш булмый, кар да юк. Һиндстанда яшәүчеләргә бездә ничек итеп кар явуы,ничек итеп кар бабай ясавыбыз турында сөйләп үтик эле.(шигырьләр сөйләнә)
7 укучы: Әфганстанда Яңа ел Нәүрүз бәйрәме дип йөртелә.Ул 21 нче мартта, көн белән төн тигезләшкән көнне билгеләп үтелә. Бездәге кебек төнлә түгел, ә көндез үткәрелә. Җырлы-биюле ярминкәләр үткәреләр, кунакка йөриләр, матур теләкләр әйтәләр. Язгы чәчүгә әзерләнә башлыйлар, басуда беренче буразна сызыла.











