fbpx

Мәкальләр


 Мәкальләр Мәкальләр – сөйләшкәндә сүзгә ямь һәм куәт бирү өчен, көнкүрештә күп сыналган дәлил яки шигъри бер мисал урынында әйтеп йөртелә торган, кыска, ләкин гомуми бер, тирән мәгънәне эченә алган төгәл җөмләле халык хикмәте әсәре. Кыска һәм тирән мәгънәле булганга, мәкальләрне халык хикмәте дип атау барлык халык фольклорында бик таралган.Моннан ике мең ярым ел элек Аристотельнең мәкальләрне үзеннән күп мең еллар борынгы философларның әсәрләреннән калма өзекләр булып, шулар грекларга килеп җиткәннәр.

 Әгәр мәкальләр булмаса, борынгы халык хикмәтләре безгә килеп җитмәгән булыр иде. Бу фәлсәфә-хикмәт әсәрләре борынгы халыклар белән бергә югалган булыр иде дип әйткән сүзләрендә дә мәкальләргә карата иң борынгы халык хикмәте дигән караш ята…Мәкаль нигездә сүзгә дәлил, тормышта кагыйдә, киңәш һәм шул ук вакыт телдә тапкыр әйтелгән гүзәл бер мисал булып тора. «Мәкаль» сүзе безгә гарәпчәдән кергән. Аның мәгънәсе – тиешле урынында әйтелгән сүз. Төрки халыкларның кайберләре аны борынгылар сүзе, кайберләре — аталар сүзе, картлар сүзе дип атыйлар, чувашларда ваттисем калани — картлардан калган сүз дип йөртәләр.

Мәкальләр. Кеше һәм табигать.

 

Ай яктысы,нихәтле генә якты булса да,кояшныкына җитә алмый.

Кояш барына да бертигез карый.

Тауга менүе кыен,төшүе ансат.

Йөзә белмәгән-суга китәр.

Яшел төс-яз күрке,сары төс-көз күрке,ал да гөл-җәй күрке,ак төс-кыш күрке.

Әйберне тану-файдасын табу.

Кыш-үги ана,яз-үз ана.

Көзге көн ул бала кебек:әле көлә,әле елый.

Агач утырткан ага булган.

Ялгыз агач җилдә тиз сына.

Яшь каенга терәлеп,карт каен кырык ел яшәгән.

Арыслан,бауда торса да,эт булмас,арыслан булыр.

Бүре,сарык туны кисә дә,бүре булыр.

Ат эшли,сыер ашый.

Акыллы эт юкка тешләми.

Читлек,алтын булса да,читлек булыр.

Елан белән дус булсаң агуланырсың.             Дуслык турында тәрбия сәгате

Кырмыска оясына таяк төртмә.

Дөнья-йозак,ачкычы-белем.

Белемне алу суганнан ачы,азагы балдан татлы.

 

Мәкальләр. Әдәп.

 

Балык сусыз торалмый,кеше дуссыз торалмый.

Дуслык ашаганда беленми,эшләгәндә беленә.

Үзеңнән яман белән дус булма.

Авыр эш калгач ашата.

Сөт бирмәгән сыерны иткә суялар,эш белмәгән кешене эштән куалар.

Булыр адәм ун яшендә баш булыр,булмас адәм кырыкка җитсә дә яшь булыр.

Тырыш бала-эх,яхшы;ялкау бала-фу,шакшы.

Уеныңны кайда уйнасаң, елавың шунда булсын.

Кунак ишегеңне ачса,син йөзеңне ач.

Кунаклы йорт-хөрмәтле йорт.

Башны-салкында,корсакны-ачлыкта,аякны җылыда сакла.

Акыллы кеше башка кешенең хатасыннан гыйбрәт ала.

Акыллы-эше белән,ахмак-сүзе белән.

Залим кеше рәхәт күрми.

Явызлыкка өйрәткән кешедән ерак тор.

Яманга барма,яхшыдан калма.

Яхшылык күрәсең килсә, яхшылык ит.

Зурлар сүзен тыңламаган зур бәлагә тарыр.

 

Мәкальләр. Тел. Сүз.

 

Алтыда белгән туган телең алтмышта онытылмас.

Татлы тел тимер капканы ачар.

Тел дөньяның читенә барырга да юл таба.

Теле барлар халык булган,теле юклар балык булган.

Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр.

Усал тел кыш кебек,яхшы тел яз кебек.

Аз сүз белән күпне әйт.

Аталар сүзе-акылның үзе.

Мәкаль җыймыйм-акыл җыям.

Тел әйтә алмаганны җыр әйтер.

Шигырьнең аз сүзендә күп мәгънә булыр.

Җырны берәү шатлыктан,берәү кайгыдан җырлый.

Укымаган бер телле,укыган ике телле.

Мәкаль-күңел ачкычы,табышмак-зиһен ачкычы.

 

Мәкальләр. Кул.

 

а) Кул һәм эш.

  1. Ак кул –кеше хезмәтен сөяр.
  2. Бакма тышына, бак кулыннан килер эшенә.
  3. Бер эшкә кул куйсаң, шуңа башың бәйләнә.
  4. Буена карама,кулына кара.
  5. Буй эшләми, кул эшли.
  6. Ике кулың ни эшләсә, ике иңең шуны күтәрер.
  7. Ир мактаныр,кул эшләр.
  8. Кешенең кулы башын бәйли.
  9. Кулны алла биргән,бауны үзең иш
  10. Кул тотынса,эш карышмый.
  11. Кулыңда эшең булса,эч пошарга вакыт юк.
  12. Кулың кайда булса,башың шунда.

13.Кулыңны сузмасаң,сәндерәдән дә ала алмассың.

14.Күз карар,кул эшләр.

15.Күз-куркак,кул – батыр.

16.Күңел-куркак,кул – батыр.

17.Күңелең курыкса,кулыңа таян.

18.Эш беләктә түгел,йөрәктә.

19.Җаның тынса кулың тынмый,  кулың тынса җаның тынмый.

б) Кул һәм корал.

20.Бармак белән икмәк кисмиләр.

21.Бармак белән каткан җирне казып булмый.

22.Белмәсәң,коралга тимә.

23.Ир мактаныр,корал эшләр.

24.Корал белән уйнаганчы,атаңның башы белән уйна.

25.Коралда кырык кешенең көче бар.

26.Корал иясенә дә дошман.

27.Корал кемнеке-заман шуныкы.

28.Корал-коралдан өстен.

29.Корал коралны ясый, коралны оста ясый.

30.Кораллы кул-ут кул, коралсыз кул-юк кул.

31.Кораллының кулы уйный.

32.Кораллының һөнәре бар, һөнәрсезнең ачка үләре бар.

33.Коралны аша атлама.

34.Коралсыз кое казылмый.

35.Коралсыз кул-җансыз буй.

36.Коралсыз кул-буш кул,  буш кул-юк кул.

37.Коралсыз кул-сапсыз сәнәк.

38.Коралсызның кулы ике, кораллының-унике.

39.Коралсыз оста булмас, тезгенсез нукта булмас.

40.Коралын тапкан-таш кискән, әмәлен тапкан –су кичкән.

41.Коралы үтмәснең эше бетмәс, Тапканы тамагына җитмәс.

42.Корал эшләр,кул мактаныр.

43.Корал юктан корык та корал.

44.Корал әмәлсез булмый, Әмәл гамәлсез булмый.

45.Коры кул белән корган агачны да егып булмый.

46.Коры кулга-корал яу.

47.Коры кул димә,корган кул диген.

48.Коры кулны эт талар.

49.Кул эшләми,сол эшли; Сол эшләми,корал эшли.

50.Кул коралы бармак, Бармак башы тырнак,Тырнак башы уймак,Аны да оста тапкан уйлап.

51.Көч-белемдә,белем-коралда.

52.Көч белемсез булмый, Белем коралсыз булмый.

53.Энә белән кое казып булмый.

54Эш анасы-корал.

55.Эшнең башы -корал.

56.Әдәмнең әдәме бар, Әдәм тапмас әмәле бар,Башында гоманы бар,Кулында коралы бар.

57.Һәр эшнең үз коралы бар.

 

Хезмәт һәм аның даны.

 

а) Хезмәт

58.Агач  җимеше белән, Адәм эше белән.

59.Агачның җимешен кара, Кешенең эшен кара.

60.Авызындагы тешенә бакма, кулындагы эшенә бак.

61.Ат тешеннән билгеле, Егет эшеннән (билгеле).

62.Бер эшнең ахыры-икенчесенең башы.

63.Бүренең көче тешендә, Кешенең көче эшендә.

64.Егетнең төсен әйтмә,эшен әйт.

65.Илнең эше ир муенында, Ирнең эше ил муенында.

66.Карама тешенә, кара эшенә.

67.Карама түшенә,кара эшенә.

68.Карама  яшенә,кара эшенә.

69.Кеше асыл,кеше асыл; Асылында эше асыл.

70.Кешенең асылы эштә беленер.

71.Кошның матурлыгы төсенә карап; Кешенең матурлыгы эшенә карап.

72.Көчең булса эшкә җик, Эшкә җикмәсәң,кадалып кит.

73.Күрдем хәзер: эшкә һич нәрсә тиң түгел; Эштән көчле нәрсә табу мөмкин түгел.

74.Мең ел яшәрдәй кәсеп ит.

75.Сабанны ат тартыр, Кешене эш тартыр.

76.Сыер-сөте белән, Кеше-эше белән.

77.Тышына бакма,эченә бак, Күздән яшерен эшенә бак.

78.Төс белән түгел,эш белән.

79.Хезмәт итә белмәгән хуҗалык итә белмәс.

80.Хезмәтнең тире ачы,җимеше татлы.

81.Хезмәтнең яңгыры-тир,алмасы-алтын.

82.Хезмәт төбе-хәзинә.

83.Хезмәтсез тапкан мал исәпсез китә.

84.Эшләгәнгә көн җитми.

85.Эшләгәнгә эш түзмәс.

86.Эшләгән- ирешер.

87.Эшләгән узар, Эшләмәгән тузар.

88.Эшләгән узар, Тик йөргән азар.

89.Эшләгән үлмәс, Эшләмәгән көн күрмәс.

90.Эшләмәгән иренен  тешләгән.

91.Эшләмәсә,мич тә салкын була.

92.Эшләсәң тир түгеп,алырсың мул итеп.

93.Эшләсәң,эш карышмый.

94.Эштә бөкре булганчы,сыртта-талау.

95.Эш эшләгән интекмәс, Эшләмәгән көн итмәс.

96.Эш эшләми уңыш килми.

97.Эш эшне тартыр.

98.Әдәм эштә сыналыр.

б) Хезмәтнең хөрмәтле булуы.

99.Бездә хезмәт-вөҗдан эше, Бездә хезмәт-дан эше.

100.Данның төбе-хөрмәт, Хөрмәтнең төбе-хезмәт.

101.Ир куанычы-хезмәт.

102.Иң мөкатдәс нәрсә-эш.

103.Хатын белән хезмәт-Табылыр эзләп.

104.Хезмәте барның хөрмәте бар.

105.Хезмәт итсәң хөрмәт күрерсең.

106.Чин-чиновник хур булды, Эшнең даны зур булды.

107.Хезмәт иясе-хөрмәт иясе.

108.Эш батыры-ил батыры.

109.Эшенә күрә даны.

110.Эше юкның кадере юк, Кадере юкның кабере юк.

111.Эш күрсәткән ирне ил онытмас.

112.Эшләгәндә эш кирәк, Эшләмәгәндә ник кирәк?

113.Эшнең кадерен белгән җирдә эшләү яхшы.

114.Һәркемнән сәләтенчә, Һәркемгә хезмәтенчә.

115.Һәркемнән сәләтенчә, Һәркемгә хаҗәтенчә.

 

 Эшне алдан уйлау ,тәвәкәлләү һәм очлап чыгу.

 

а)  Ният

116.Ният-гамәлдән артык.

117.Ниятең дөрес булсын.

118.Ният нияткә җиткерә

119.Ниятең-юлдашың.

120.Ният-ярты гамәл.

121.Ниятең-үз муеныңда бөятең.

122.Ниятсез эш-бөятсез камыт.

123.Эшнең башы-ният.

б)Эшне алдан уйлау,план һәм киңәш кору.

124.Алдан уйламыйча алынма Алындыңмы-абынма.

125.Алдан уйламыйча керешмә.

126.Алдын-артын карап эш ит.

127.Алдын бер уйла,артын биш уйла.

128.Акыллы уйлап торганчы, Тинтәк эшен бетерер.

129.Баш белән эшләгәнче,кул белән  эшләү җиңелрәк.

130.Башың эшләмәсә,аягыңа авырлык.

131.Башың эшләмәсә,аягыңа хезмәт күп булыр.

132.Ике уйла,бер эшлә.

133.Икәү булсаң,береңә киңәш.

134.Исле кеше уйламый эш итмәс.

135.Иртәгәге эшеңне бүген уйлап куй.

136.Кеше акылын ишет, Үз акылың белән эш ит.

137.Кешегә киңәш ит,үзеңнекен эшлә.

138.Кешенекен тыңла,үзеңнекен тот.

139.Кешенең күплеге эшкә ярар,мәслихәткә ярамас.

140.Киңәшле эш таркалмас.

141.Киңәшле  эш тау ярыр.

142.Киңәшсез эш кичкә җитмәс.

143.Киңәшсез эш үкенеч китерер.

144.Киңәш-эшнең орлыгы.

145.Кулың белән башлаганчы,башың белән уйла.

Шәрехләү ябык.