24.09.2019

Өченче хатың кайда? Хикәя


  хат

 Айзилә Сабирова 2000 елда Арча районы Яңа Кенәр авылында туа. 2018 елда Яңа Кенәр урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, КФУның социаль-фәлсәфи һәм гаммәви коммуникацияләр институтының журналистика бүлегендә II курста укый. «Казан утлары» журналында практикант. 2018 елда республикакүләм «Алтын каләм – Золотое перо» фестивалендә катнашып, призлы урынга лаек була.

Кереш

Туып-үскән йортыңны калдырып, икенче яшәү урынына күченү авыр, дип сөйлиләр. Әмма Зифаны мондый зур үзгәрешләр бер дә куркытмады. «Яңа урын – яңа тормыш» дигән уй белән, кыз кирәкле җиһазларын, киемнәрен, савыт-сабаларын катыргы тартмага тутырырга ашыкты. Чормадагы почмакта посып торган иске киштә дә Зифаның игътибарыннан читтә калмады. Тузан томанын җиңеп, ул беренче киштәдән иске альбомын, китапларын актара башлады. Кинәт, саргаеп, бөгәрләнеп беткән иске конверт эченнән өч хат килеп төште. Зифа бу хатлар турында күптән оныткан иде инде, таныш язмага тап булгач, аның күзләре юешләнде.

1 нче хат

Сап-сары көзге яфрак, җилдә тирбәлеп, акрын гына синең битеңә төште. Матурлык матурлыкка тартыла шул. Мондый көтелмәгән бүләк бигрәк шатландырды инде үзеңне: рәхәтләнеп көлдең, искән җилләр көенә сикерә-сикерә биедең. Синең көлүең, елмаюың, иреннәрең… Үземне кулда тота алмыйм бит, матурым! Ә мин бөтенләй андый кеше түгел. Гап-гади авыл егете, җәйләрен – утын, кышларын кар ташыйм, сабырлыгым һәм җитдилегем белән горурланам. Үзгәрттең син мине, җаным… Хисләрем белән уртаклашу, кызлар артыннан чабу миңа ят нәрсә иде, әмма тормышымда бер кыз барлыкка килде, Зифа исемле кыз. Бары тик аның өчен генә бу чиксез күктән меңләгән, юк, миллиардлаган йолдыз җыярга, кырыс дөньяның барлык бәлаләрен җиңеп, янына барырга әзермен. И, гашыйк булсаң, сүзләрең дә татлылана икән! Мәхәббәт уклары миңа, озаграк очып, соңрак кадалыр, дип уйлаган идем шул. Бу тормышта барысы да син теләгәнчә булмый икән.хат

Зифа, әле дә исемдә – синең белән беренче очрашуыбыз, танышуыбыз, дуслашуыбыз. Авылыбызда бер ай элек куелган клуб мөдире яшьләр өчен биюләр оештырырга теләде. Якшәмбе, җәйнең соңгы көнендә барсы да әзер иде: магнитофоннар дөрес тавышка көйләнгән, кызыл һәм зәңгәр утлар түшәмгә эленгән, күлмәкләр киелгән, чәчләр таралган. Минем бу «тусовка»га бер дә эләгәсем килми  иде. Ләкин дусларымны тыңлап, клубның ишеген теләр-теләмәс ачып, эчкә үтәргә туры килде. Халык бирелеп бии: кулларын болгый, аякларын тыпырдата, егетләр кызларны вальс әйләндерә. Әлеге күренеш мине бер дә шатландырмады, ә бәлки, киресенчә, кире китәргә этәрде генә. Кинәт миңа шулкадәр ят булган төркем эчендә якты кояш нуры сыман кечкенә генә сылу гәүдә күренде. Акылымны тыңламыйча, йөрәк тибеше артыннан гүзәл кызга таба ашыктым. Күзләребез очрашты. Әйтәсе сүзләр онытылды.

– Сәлам! Ни сорамакчы идең?

– Эээ… м-мин… Марат буламын! – дип кычкырып җибәрдем.

И оят, оят! Синең шикелле чибәр кызларны күргән юк иде шул, Зифа. Җәйге алмалар төсле алсу битләрең, иртәнге чык сыман ялтырап торган зәңгәр күзләрең, кура җиләге шикелле иреннәрең тәмам башны әйләндерде. Танышуыбыз кинолардагы шикелле түгел, ә сәеррәк булса да, онытылмаслык мизгел иде ул минем өчен. Җәйнең соңгы көне шундый шатлык белән истә калды. Зифам, ышан, нинди генә авырлыкларга очрасам да, һәрвакыт синең янда булачакмын.

2 нче хат

Төн. Ай яктысы гына алдагы сукмакны яктыртып, безгә юл күрсәтә. Кар бөртекләре синең йомшак чәчеңә ябышып калды, алар, җем-җем килеп, күзләрне чагылдыра. Кышкы буран суыгы иреннәреңне корытты, керфекләреңә бәс кундырды. Йөрәгең мәхәббәт белән тулса, ниләр генә күрмисең икән?! Зифам, син ул төнне аеруча көләч, шат идең. Шундый рәхәт чагыңда сиңа күңелсез хәбәремне бер дә әйтәсем килмәгән иде. Шуңа да инде бу хатымда калган сүзләремне җиткерәм. Башлап җибәрер өчен, ике көн элек булган хәлне сөйләп үтәм. Сәгать теле көндезге икегә килеп терәлгәч, хат ташучы Шамил кулыма конверт тоттырды. Әлеге язма синнән, Зифа, дип уйлап, мин, чаба-чаба, өйгә ашыктым, секунд эчендә конвертны ертып, укый башладым.

Юк, синнән түгел икән шул. Интернет челтәрендә информатика буенча укыту мәктәбе оештырган бәйгедә катнашырга һәм үзем ясаган сайтымның адресын җибәрергә кушканнар. Син бит инде беләсең минем компьютер белән кызыксынганымны. Ә мондый мөмкинлек бер генә була! Бу конкурста җиңү турында уйламадым. Әмма тормыш үзенекен эшли шул. Нигә мондый шатлыклы хәбәр безнең өчен күңелсезлек алып килсен соң, дип уйлыйсыңдыр. Бәйгенең бүләге – шул мәктәптә бушлай уку. Хыялымны чынга ашырыр өчен, тракторчыга укуымны ташлап, авылны, юк, Зифам, сине калдырып, шәһәргә китәргә туры киләчәк. Арабыз, ким дигәндә, 564 чакрымга ерагая, бу җаныбызны кимереп торачак. Ләкин без әлеге авырлыкларны җиңеп чыгарбыз, кыенлыкларга бирешмәбез. Матурым, барысы да яхшы булачак. Ышан миңа…

4 нче хат

   хатИсәнме, Зифа. Хат алышканыбыз кинәт исемә төште дә, язу өстәленә җитез генә утырып, сиңа әйтәсе сүзләремне кәгазьгә тезә башладым. Кулыма каләм алгач, әллә нинди таныш, җылы хисләр йөрәгемә бәрелде, узганнарны хатирә итеп кайтарды. Әйе, синең белән аерылышуыбызга бик күп, бихисап күп вакыт узды шул. Икебезнең дә үз тормышы, көнкүреше. Ә ун ел элек без һәрвакыт бергә булачакбыз дигән ышаныч белән яши идек бит. Җәй көннәрендә, кичләрен, урам буйлап сөйләшеп баруларыбыз, серләшеп утыруларыбыз, бер-беребезне уздырып, чит ил язучыларының китапларын укуларыбыз…

Онытылмаслык мизгелләр, бәхетле чаклар! Кая югалды соң алар? Кая китте безнең мәхәббәт? Ник?! Соңгы хатымны язганыма да ун ел узды. Син аңа тәки җавап бирмәдең. Ә мин көттем, нык көттем. Бәлки, нәкъ синнән киләчәк хат, минем сорауларга җавабың язмышыбызны үзгәрткән булыр иде, безне кавыштырыр иде төсле. Хәзер бу турыда искә алу да мәгънәсез инде – хәйран вакыт узган, дөнья аз гына булса да үзгәргән. Ләкин, шуңа да карамастан, яратуым сүрелеп бетмәде әле, Зифа. Һаман төннәрен теләр-теләмәс синең образың күз алдыма килә, кешеләр шаулашкан урыннарда кинәт синең тавышыңны ишеткәндәй булам. Бу дөрес хәл түгел… Минем бит гаиләм бар!

Хатыным белән китапханәдә таныштык, шәһәрдә ике бүлмәле йорт сатып алдык, икәүләшеп обойлар ябыштырдык. Бер елдан соң улыбыз да туды. Әмир исемле. Минем шикелле көләч йөзле, яшел күзле, китаплар ярата. Биергә яратмый. Әнисенә охшап, шахмат, шашка белән мавыга. Эштән кайткач, ул һәрвакыт чаба-чаба минем янга ашыга, нәни куллары белән муеныма сарыла. Андый вакытларда үземне иң бәхетле кеше итеп тоям. Ләкин синең турыда уйланулар тынгы бирми. Беренче мәхәббәтеңне онытып булмый, дигәннәргә бер дә ышанмадым, андый кешеләрне аңлый алмый идем. Үзем бу капкынга эләгүемне сизмичә дә калдым бит, Зифа. Бу хатымны юкка гына язмыйм мин. Әйтәсе сүзләремне кәгазьгә күчереп, кирәкмәгән, ят уйлардан арынырга телим. Күптән инде сине йөрәктән өзеп алырга, хисләрне көлгә әйләндерергә кирәк бит. Зифам, сиңа бер генә теләгем бар: бәхетле бул, җаным! Елама, күңелсезләнмә, эчеңне пошырма. Димәк, шулай булырга тиеш, күкләрдән шулай дип фәрман иңдерелгән. Зифам, сау бул, мәңгегә сау бул!

***

Хатның соңгы юлларын укып бетерүгә, Зифа урыныннан сикереп торды, иске кәгазьләрне тагын ашык-пошык актарырга тотынды. Фотолар, рәсемнәр, язмалар бер-берсе белән кушылып бетте, «ботка»га әйләнде. Карамаган җир калмады, әмма иң кирәклесе – язмышны үзгәртергә сәләтле хат табылмады. Кайда соң син, өченче хат?!. Чыганак:

Дәрес


 дәресУтырыгыз! Укып килдегезме? Галиев, бас! Сөй­лә. Надан! Утыр, «ике»ле! Сәүбанов, яп китабыңны! Өйдә укырга кирәк. «Ике»ле! Рамазанов, җавап бир! Аңламадың? Ахмак!

Ниязов, сөйлә әйдә. Мы­гырданма, кәлүш авыз! Туры бас. Оһо,монда синең рәттән өч «ике»ле икән инде. Туфта сөйләмә. Базарыңны туктат! Юкса, тагын бер «ике»ле ман­чырмын!

Ильясова, чык монда! Сөйлә. Нигә елый­сың? Әниең авырса, миң бит врач түгел. Укыту­чы! Дәрестән соң калып сөйләрсең. Дәүләтов! Саңгырау тәре. Дәүләтов дим! Плеерыңны алып башыңа бирәм бит хәзер! Чыгып кит класстан! Күземә күренмә. Бәрәңге ашый белмәгән авызың белән «рәхмәт» дип торасың тагы.

Уф! Кабергә кертәсез бугай инде. Ачыгыз китапларны. Утыз бе­ренче параграфны! Укыгыз! Сәүбанов, ач кита­быңны! Карта салып утырма. Тагын бер кат укы. Ниязов, чык такта янына! Сөйлә. Истә калмады? Тавык мие.эчкән нәрсә!…

Дәфтәрләрне алыгыз. Күчереп языгыз текстны. Вәлиев, укы дәфтә­реңнән. Ничек танымыйсың? Идиот! Утыр, «ике»-ле! Ниязов, бәлки сөйләрсең. Нәрсәне? Атаң ба­шын! Күктән төштең мәллә, йокы чүлмәге. Тавыш! Дежурный, такта сөртелмәгән. Шартлатып «ике»-ле куярмын! Табарсың аннан чүпрәгеңне. Бур кай­да? Кичә ничәсе иде? Аңгыраерсың шул… сез аң­гыралар белән. Минем шикелле 6 сәгать укытып карагыз. Аннан ыржаерсың.

Чык әле монда. Ал китабыңны. Кычкырып укы. Тыңлагыз! Аңлашыл­дымы? Сөйлә, Вәлиев! Син нәрсә укыдың? Чүбек баш, иртәгә укыйсы теманы укыгансың бит. Утыр, «ике»ле! Шыңшыма, монысы иртәгәсе өчен булыр. Барыбер укып килмисең. Гаттарова, мыштым гына нишләп утырасың анда? Секс-мексларны өйдә укыйбыз, яме? Кая, бир әле монда. Уһу!-Ай-яй… Конфискую журналыңны, иртәгә алырсың.

Чү, звонок булды түгелме? Ишек шакыйлармы? Кайсыгызның әнисе килгән? Апа, җаным, кая ке­рәсең, дәрес бит бу. Кичә акча алдыгыз дип, бүген класска сатарга трусик күтәреп кермиләр бит инде. Шауламагыз! Өй эшен языгыз. Иртәгә унар сум акча алып килергә. Завуч апагызның туган көне. Киләсе дәрескә тагын хәзерләнмичә килеп кара­гыз! Тирегезне тунармын, пычаксыз суярмын. Күр­сәтермен мин сезгә ничек укырга кирәклеген…

Без кемнән ким?


   без кемнән кимБезнең авылда гел урлашып кына торалар, нәкъ Мәскәүдәге кебек, билләһи! Әле менә уз­ган җомгада алыпсатар Галәү кибетен бастылар: өч кильки консервысы, ун күкәй һәм җиде «Чистай» аракысы алып чы­гып киткәннәр. Бер көтү’ милиция көне буе эз­ләде, һы, тотарсың алай гына! Өч көн үткәч үз­ләре каптылар. Шешә тапшырып тәмәке алыр­га торганда. Теге «Чистай» аракысы Галәү ки­бетендә генә булган икән.

Ял көне сельпо скла­дына керделәр. Түбә ка­лаен куптарып,өстән төшкәннәр. Складтагы бердәнбер диванны тү­бәгә күтәрә алмагач, пычкы белән стенаны кискәннәр. Милиция ике көн эзләде. Тотар­сың безнекеләрне! Өч көннән соң диван үзе  табылды. Склад мөдире «хәлен белергә» кибетче хатын янына кергән булган. Йомшак диван­ны капшап ята торгач утны кабызган бу. Ни күрсен — үз диваны. Ки­бетче хатын кемнәр китергәнен бәйнә-бәйнә сөйләп биргән.

Сишәмбедә авыл Советына керделәр. Га­ләмәт зур сейфны икен­че каттан сөйрәп төш­кәннәр. Якындагы бак­чага алып барып, ише­ген динамит белән шартлатып ачканнар. Әмма дә ләкин сейф буш булып чыккан. Дө­рес, милиция дүрт муен тапкан: өчесе «Столичный»ныкы, берсе чит ил шешәсенеке. Шуңа ачу итеп микән, караклар «Патлы!» дип язып кит­кәннәр.    Башлангыч сыйныф укытучысы Мәрь­ям апа шундук белгән кем язганын. Алып киттеләр, билгеле, тегеләрне.

Колхоз персиятеле шимбә, көн Казаннан кай­тып килә икән. Саунага йөри ул, теге… кызлар массаж ясый торганына. Кәеф шәп моның. Ферма янында сыер суеп яткан егетләргә елмаеп, кул изәп китә. Тегеләр дә пычакла­рын болгап калалар. Ки­чен ферма мөдиренә чыл­тырата персиятел: «Бүтә­км өчпочмак тансыклап тора. Көндез суйган сыер итен җибәр әле әзрәк, хәйран гына итеп»,-ди.

—       Ит юк бит, иптәш пер­сиятел, — ди мөдир.

 —      Ничек? — ди хуҗа. Шуннан, матур сүзләр белән аналарының хәл­ләрен белешкәннән соң, икесенең дә башына ките­реп суга. Шундук мили­циягә чылтыраталар. Теге­ләр тагын өерләре белән килеп төшәләр. Китә эзлә­нү, китә иснәнү. Дүрт тояк табып алалар. Сыерның суелып урлануы фактлар белән раслана. Дүрт көн үткәч базарга сөт сатарга барган Хания түти ит рә­тендә яткан сыер башын танып ала. Ничек танымаска, колхоз өчен өч литрын биргәч, Хания түтине көн аралаш базарда сатарлык сөт белән тәэмин итеп тор­ган сыер була бит ул.

Кичә мәчетнең сәдака яшнеген дә ватып караган­нар иде. Тик акчасы булма­ган. Хәзер авыл егетләре мәчеткә сәдака бирегез дип үзләре халыкны әгитләп йөриләр. Кемнең тик тор­ганда буш  яшнекне ватасы килсен ди инде. Ярый, сә­дака салып кайтыйм әле. Я бирмәгәнне сизеп алырлар. Безнең авыл егетләре бик гаярь, Аллам сакласын.

ЧИР


ЧИРКөтмәгәндә-уйламаган-да Галәвинең дәү корсагын­да кечкенә генә кызыл тап пәйда булды. Хатыны сыер җилеменә сөртә торган май биреп карады — бетмәде кызыл тап.

Иртәгесен иртүк Галәви корсагын күрсәтергә күрше карчыгына керде. Карчык озын-озак дога укып, олы корсакка шактый гына төке­рек чәчте. Әмма теге тап өшкерүне өшкереп тә бирмәде.

Галәви, корсагын тотып, фельдшер кызга йөгерде. «СПИД» гәзите укып утырган яшь кызның шәлперәйгән корсакка әллә ни исе китмәде. Шешә төбеннән чыра белән каезлап алып чиргә яшел дару сөртте.»Та­гын кирәк булса, әптиктән алырсың. Миндә бүтән юк», — дип кырт кисте.

Тап икенче көнне дә юкка чыкмады. Галәви, җанын учына кысып, районга чы­гып китте. Юлда очраган та­нышларына, авыр сулап: «Әптик юлын таптыйм», — дип җавап бирде. Дару хәйран кыйммәт иде. Га­ләвинең автобус белән авылга кире кайтырлык ак­часы калмады. Әле ярый укытучы Азат очрап, шун­нан унсигез сум әҗәткә алды.

Өенә кайтып керүгә Галәви ухылдап караватка ауды. Хатынына үзе алып кайткан сыек даруны сөр­тергә кушты. Ул-бу булмагае дип, аны  район сырхауханәсенә илтергә ниятләделәр. Монда табиб­лар корсакны бик җентек­ләп карадылар. Соңыннан үзара чыш-пыш сөйләшеп алдылар. Галәвинең җаны табанына төште: «Чирем яман икән. Бик озак сөй­ләштеләр», — дип уйлады ул. Аңа өч төрле дару язып бирделәр. Икесен эчәргә, берсен иртә-кич тапка сөртергә куштылар.

Икенче көнне, идән ас­тыннан алты капчык бәрәң­ге тутырып, кибеткә илт­теләр. Дару алырга акча кирәк иде. Шулай итеп, Галәви чын хастага әйләнде. Иртән уянуга корсагын кап­шый. Сыпыргалап сасы дару сөртә. Озаклап, бөтен шартын китереп, ике төймә дару эча. Юынмый, кырын­мый, сөйләшми.

Галәви чирле икән дигән хәбәр бөтен авылга тарал­ды. Хастаның хәлен белергә күрше-тирә керә башлады. Кергән берсе Галәвине кыз­гана, юата, тегеләй-болай итеп карарга киңәш бирә. Түшәм ярыгына карап яткан Галәвине аның саен шом­лырак уйлар биләп ала. Күзләреннән мөлдерәп яшьләр чыга.

Шулай итеп атна узды. Чир чигенмәде. Авыру ке­шене әйбәт ашатырга кирәк дигәч, көтүдән кайтмый йөдәткән тәкәне суйдылар. Тагын алты капчык бәрәңге тутырдылар. Бу акчага хаты­ны колбаса, консервы, өрек, вак җимеш, кара җимеш, әфлисун, карбыз, банан, кәнфит, прәннек ише нәрсәләр алып кайтты. Галәвинең һәр ашавына мулдан ит белән бәрәңге, майлы шулпа, кыстыбый я өчпочмак булды. Ул һәр­вакыт коймак белән өрекле чәй эчеп, ахырдан әфлисун яки банан ашап куярга гадәтләнде. Мондый затлы вә тәртипле ашауны күрмәгән корсак хәйран зу­райды. Корсак белән бергә теге тап та зурайды.

Эчкән, сөрткән дарулар­ның файдасы тимәгәч, Га­ләви телевизордан күрсәт­кән Чит ил даруларын алып карарга кирәк дигән фи­кергә килде. Тагын бер са­рыкны суеп саттылар. Чит ил дарулары белән дәвалану башланды. «Галәви герман даруы эчә икән», — дигән хәбәр бөтен авылны шау­латты. Кайберәүләр: «Болай булгач беткән икән мескен», — дип чын күңелдән кызган­дылар.

Галәви Казанга барып карарга булды. Баҗасы зур бер түрәне йөртә иде. Шуның аша сырхауханәгә урнашты. Өйгә.газ кертергә дип үстергән тананы суйды­лар. Акчасы даруларга һәм хатынга юл йөрергә китеп бетте. Көн дә эштә була ал­магач, хатынны эшеннән чыгардылар.

Беркөнне Галәви йокы­сыннан иртәрәк уянды. Гадәт буенча корсагын кап­шап карады. Чирне сыйпау, тоткалап карау көндәлек эшкә әйләнгән иде. Бу юлы Галәвинең кулына чир сизелмәде. Аның коты оч­ты. Урыныннан сикереп торды. Каушады. Майкасын күтәреп тиз-тиз корсактан чирен эзләде. Юк чир! Эзе дә калмаган. Галәвинең маңгаена бөрчек-бөрчек салкын тир бәреп чыкты. Күз аллары караңгыланды. Күпме тәрбияләп, күпме дәвалаган, күпме акча түккән чир кая китәргә мөм­кин? Ул бу чиренә тәмам ияләнгән иде.Аңа ачуы да чыкмый башлаган иде инде. Җитмәсә, хатыны бүген долларга сатып алган Америка даруы алып кай­тырга тиеш. Аны профессор караячак иде. Ә чир юк! Юк чир. Нишләргә? Унике кап­чык бәрәңге, бер тәкә, бер сарык, кыш чыккан тана һәм исәпсез тавык-чебеш, каз-үрдәк бәһәсенә тиң чир шу­лай көтмәгәндә юкка чык­сын әле. Бу хәлгә ничек түзәргә кирәк?!

Табиблар кергәндә Галәви һушсыз булып кара­ватында ята иде. Врачлар йөрәгенә кан сауган дигән диагноз куйдылар. 

Рәхмәт!..


Рәхмәт!..Рәхмәт, хуҗам, оныт­мыйсың! Изге зат син, ми­һербанлы. Берәү булса күптән сызып ташлар иде. Җитте, бу адәм пенсиягә китә, аяк астында буталып йөрмәсен әле дияр иде. Син игътибарлы, шәфкать­ле шул. Авылның иң зур урамына агитатор итеп билгеләгәнсең. Шуларны уйлап, йоклый алмыйча боргаланып ятканда, исе­меңне еш кабатлыйм. …Анаңны да искә алам.

Син борчылма. Чаңгы ярышында егылып сынган аяк төзәлеп килә инде. Хә­зер йөрергә була. Шундый ышаныч күрсәткәнең өчен чиксез бәхетле мин. Әле узган атнада гына егерме укучының өенә йөреп чык­кан идем. Кичә ярминкәдә көне буе товар саттым. Аяк­лар хәйран язылды. Суык­та кар өеп, сыннар ясау бигрәк тә килеште. Шулай гел йөртеп-йөгертеп тор­ганың өчен Ходай озын го­мерләр бирсен сиңа.

 Ә дискотекалар өчен аерым зу-у-ур рәхмәт! Шимбә саен клубка чыгып, балаларның чиный-чиный сикерүләрен карап торудан да ләззәтрәк нәрсә юк икән.

Төннәр буе урамда йөргәч, миңа хәзер этләр дә өрмиләр, үз итеп, койрык болгап калалар.

Тикшерүләр килгәндә иң беренче мине искә төше­рәсең. Олылыйсың. Ачык дәресләрне яшьләргә үт-кәрттермәссең бит инде. Алар акчалы эшне генә белә. Районга җыелыш­ларга, семинарларга гел мине генә җибәреп торуы­ңа да рәхмәт.

Күпме генә мактасам да, рәхмәтләремне әйтеп бе­терә алмам кебек. Алар шулкадәр күп, тау кадер өелгән. Астында калып ха­рап булмагаең дип куркам. Әмма әйтмичә дә ярамый. Шатлык өстенә шатлык өс­тәп торасың бит. Ял кө­нендә баскетбол ярышына барып кайтуымны әйтәм.

Үткән ялда йөгерештә кат­наштым. Аннан алдагысын­да шашка-шахмат… Йөзү ярышына җибәргән өчен дә рәхмәтемнең чиге юк. Шә­рә хатыннарны тагын кайда күрер идек.

Әле бүген Кипрга киткә­неңне белгәч тагын бер ку­андым. Ярый әле, минәйтәм, ял итәргә дә мине җи­бәрмәгән. Китәр идең ба­шыңны иеп Кипрга. Кай­тышыңа сыер юк — ачтан үлгән, хатын да юк — үч­ләшеп кыз янына китеп барган. Коточкыч! Күз ал­дыма шулар килә дә, рәх­мәтләрнең ниндиен генә әйтсәм дә, әйтеп бетерә алмам кебек. Әйтермен әле, пенсиягә чыккач, Алла бо­ерса.

Кушу һәм алу.



кушу һәм алуКөннәрдән беркөнне мәктәпкә фәрман килеп төште. Бөтендөнья кризис белән мәйханә килгәндә, сез анда ни җаныгыз белән тыныч кына укытып ятасыз, дигәннәр. Өстән килгән һәр боерыкка шундук койрык болгарга өйрәнгән халык киңәшмәгә җыйналды. Сүзне, гадәттәгечә, дирек­тор башлады:

—      Болай булмый, иптәш­ләр. Кысарга, кыскартырга кушалар. Кемнән башлый­быз?

Шуны гына көткәндәй татар теле укытучысы  мыш­кылдап елап җибәрде.

—      Татар телен киләсе ел­дан Мәскәү барыбер укыт­маячак, —диде директор. — Аны хәзер үк бетереп куй­сак, үзебезгә тынычрак бу­лыр. Шулай бит? Матема­тиканың да кирәге юк. Хә­зер бөтенесенең кулында калькулятор, исәпләсеннәр шуның белән.

Болай да аңгыра балаларга ялган та­рих ниемә хаҗәт? Кыскар­табыз! Ә инде җыр белән рәсемгә килсәк, аларны күптән бетерергә вакыт иде.

Директорның күзе арты­на кнопка кадалган шикел­ле кыбырсып утырган за­вучка төште.

—      Ә завуч мәсьәләсе бо­лай тора. Кризис чорында кеше дәресен тикшереп йөрү килешмәс. Үз.дәре­сеңне юньләп укытырга кирәк. Анда, әнә, Мәскәүдә Жириновский да ун замының берсен кыскарткан. Бетерәбез завуч штатын һәм вәссәлам!

Дәвам итәбез, хөрмәтле коллегалар! Чиратта физ­культура. Кризис котырын­ганда белем бирми торган фәннәрнең кирәге бармы? Профком моңа ничек ка­рый?

— Моннан да дөрес, моннан да акыллы фикер була алмый, — дип очынып торды профком рәисе. — Тагын шуны өстәп әйтәм: астрономиянең дә кирәге юк. Газеталар йолдызлар фаразы белән тулган. Ан­нан химия турында да уй­лап карасак ничек булыр икән?

—      Иллә дә шәп булачак! — диде директор. — Инде ничә тапкыр кабинетны шартлата яздылар. Мәктәп­не күккә очырганчы бете­рергә кирәк ул химияне.

Директор, тагын нәрсә калды дигәндәй, урындык­ларына сеңгән укытучылар өстеннән күз йөгертеп чык­ты. Бәрәч, физика укытучы­сы нишләп тыныч кына уты­ра анда?

—      Тә-әк, физика укытуны да кризис беткәнче туктатып торабыз. Тәгәрмәчнең ни­чек тәгәрәгәне болай да билгеле, баш катырып уты­расы юк. Борчылмагыз, кол­легалар! Кризис шулай каты суга инде ул. Шулай итеп, нәрсәләр кала мәктәптә? Урыс телен бөтенләй бете­реп булмый, яртысын кал­дырабыз. Яртысын телеви­зордан өйрәнерләр. Хез­мәткә тими торабыз. Быел җәй малайга өй саласы бар. Тагын бер шәп фикер килде бит әле башка: башлангыч­ларны кушабыз! Беренче­ләргә — икенчеләрне, өчен­челәргә — дүртенчеләрне. Җитеп торыр. Кризис ти­рәнгәрәк китсә, тагын кыс­картырбыз. Каршылар юк­мы? Димәк, бер тавыштан! Мин хәзер районга хәбәр итәм. Китми торыгыз.

Бераздан агарынган ди­ректор кире әйләнеп керде.

—      Җәмәгать, — диде ул, дер-дер килеп. — Мине дә кыскартып  ташлаганнар бит әле. Өч мәктәпкә бер директор калдырганнар…

Авыл…Эротикасы


     авыл эротикасы Хатыны урын җәйде.Ир барып тиз генә утны сүндерде.Карават шыгырдап куйды.

-Булдымы?-дип сорады хатын.

-Юк әле,-диде ир,авыр сулап.

-Булдыксыз,-диде хатын.-Ирлегеңне әйтер идем…

Сүз бер капчык комбикорма турында бара иде.Ул инде күптән бозау тагарагы астына яшереп куелган.Сәлим шуны алып кайтырга җай таба алмыйча йөри.

-Җебегән,-дип дәвам итте хатын.-Бүген тагын ике чеби үлде.Кеше ирләре азыкны машина белән алып кайтып аударалар,син төнлә күтәреп кайтырга куркасың.

 Сәлим бүген хатыны Сылубикә назлырак булыр дип көткән иде.Чөнки әбәд вакытында кыш айлары өчен мең тәңкә кайтарып бирде бит! Комбикорманы да алып кайтса менә…Сәлим хатынына елышты.Әчкелтем ферма исе,сенаж “хушбуе”аның башын әйләндерде.

 Хатын дәвам итте:

-Бозауның эче китә.Көне буе тана мөгрәде.Үгезгә алып барырга уйламыйсың да…

Сәлимнең кулы хатынының җилкә чокыры тирәсенә шуышты.Кытыршы каты кулны Сылубикә җәлт кенә мендәр өстенә алып куйды.

-Атна буе каз оясын рәтли алмасаң да,хатынга үрелә беләсең тагы,-диде ул.-Бер биби ярыкка кысылып чак үлмәгән бүген.Болай да өч бәбкә.Кешедән оят.Казың да булдыксыз,үзең дә…

 Бераз сүзсез яттылар.Ара-тирә карават шыгырдап куйды.Сәлим үткән атнаны баҗаларында видиктан бер кино караган иде.Шуны исенә төшереп ятты.Вәт тормыш,вәт яшәү ичмасам.Андагы хатыннарның әрсезлеген,ах-вах килеп ыңгырашуларын күреп Сәлимнең исе китте.Күз алдыннан китмиләр генә бит шул кинодагы шәрә нәмәрсәләр.! Менә тагын шуларны уйлап,Сәлим хатынының йомшак беләген тотты.Ә ул шуны гына көткәндәй тезеп китте:

 -Кыз мәктәпне бетерә.Чыгарылышка күлмәк кирәк ди.Малай сабантуйга аяк киеме сорый.Газга-утка түләмәгән.Электрны өзәбез дип киттеләр.Уф!…-Һәм ачу белән ирнең кулын алып ташлады.

 Сәлимнең күз алдындагы дәртле шәрә хатыннар шундук гаип булдылар.Ул,тешләрен кысып,карават кырыена шуышты.Эченнән генә бөтен шартын китереп өч-дүрт ай буе акча бирмәгән ферма мөдирен эт итеп сүгеп ташлады,юньләп баса белмәгән ата казны каргады,чебиләрнең җәһәннәмгә олагуын теләде.Аннан ачу белән урыныннан сикереп торды,Киенде.Ишекне шапылдатып ябып чыгып китте.

 …Ул кайтканда Сылубикә мыш-мыш килеп таралып йоклап ята иде.Сәлим тиз генә чишенде дә юрган астына чумды.Салкыннан туңган куллар хатынының куенына чумды,аяклар җылы ботларга чуалды…

-Булдымы?-диде йокылы-уяулы Сылубикә.

-Булды,җаным,булды.

 Карават шыгырдап куйды.Рәхәт иде Сәлимгә!Әле генә алып кайтып куйган комбикорма аның күз алдыннан китмәде.Чукынып китсен шәрә хатыннар.Лапастагы бер капчык комбикорма әллә нинди дәртле хатыннардан да кадерлерәк иде аңа бу минутта.

Атказану.


 атказануНихәл, Халисә! Шатлыктан чылтыратуым сиңа – малай эшкә керде бит! Мәктәпкә. Белеме дип… Бар, нишләп булмасын. Башлы бит ул. Армиядән кайтышлый Мәскәү вокзалында диплом сатып алган. Акчасы укытучыныкына гына җиткән. Прокурорныкы бик кыйммәт ди.

“Бик шәп булган, улым, авылда хәзер иң акчалы урын мәктәп”, – дидем. Теләсә кемне алмыйлар бит әле анда. Әнә, Әхминең университет бетергән малае кызыл дипломын селкеп йөрде-йөрде дә, Казанга китеп, “Бәхетле”гә каравылчы булып урнашты. Ә директор безне сайлады, чөнки минем малай атасына охшаган, кулына балта-пычкы тота белә.

Мәктәптә хәзер укучы институтка керсен дип бик азапланмыйлар икән, чөнки вузларда хәзер балалар түгел, ә бозаулар укый. Минем энекәш абзарына өч бозау алып кайтып куйды инде. Улы тугызынчыда гына әле. Тагын дүрт бозаулык акча юнәтә алсам, малайны юристлыкка кертәм ди.

Минеке физкультура укыта. Хезмәт тә биргәннәр. Кибетче Фәүзия кызы бәби табарга китәсе ди. Шуның география дәресләрен дә өстәсәләр, 36 сәгать була. Бу араларда укытып мәшәкатьләнгәне юк әле, директор малаена шәһәрдә коттедж салалар. Директоры бик мактый үзен, әле ярый Хәбриев бар дип кенә тора ди. Минем малай да әрсез инде. Кая кушсалар, шунда чаба. Беркөнне чаңгы ярышына барса, икенче көнне көрәшкә чыгып китә. Аннан директорны балыкка алып барып кайта. Шимбәдә куян атарга китәләр.

Ә менә завучлары бер аждаһа. Шулкадәр эшләгән малайга планың кая дип бәйләнә икән. Язу-сызу белән утырганчы, директорның икенче малаена да өй сала башласак, эшләр хутка китәр иде дип йөри балакаем. Салдырыр, мин әйтәм, булдыклы кеше ул. Влач та, акча да үз кулында. Әле өстеннән жалу язганнар: дәресләрен укытмый, акча урлый дип.

Укытса, урламаса юләр булыр иде, шуны аңламыйлар ахмак башлар. Халык бик әшәке, көнче бит бездә. Койрыгын кысып ятасы гына бит инде югыйсә. Районнан килеп төшкәннәр дә, пыр туздырып киткәннәр боларны. Директорга бәйләнгәннәр дип уйлыйсыңмы? Көтеп тор! Аның инде күптән кирәкле кешеләренә биреләсе бирелеп куелган.

Безнең малай, ичмасам, эшләп тә күрсәтә. Балаларга тәмәке тарту өчен аерым бүлмә ясап куйды, хезмәт белән физкультураны бергә кушып укыта башлады. Мондый яңалыкны өйрәнми булмас дип, район газетасыннан килеп киткәннәр. Директор да берәр грамота бирми булмас дип әйтә ди.

Иң важныен әйтми торам икән. Тиздән мәктәпләрендә семинар үтә. Минем малайның укытуын өйрәнергә районның бөтен хезмәт укытучылары җыела. Ачык дәрескә. Укучылар эшләгән дип күрсәтер өчен таба астына куя торган такталар, балта-чүкеч саплары, тукмаклар, тагын әллә нәрсәләр эшләп бетерде инде. Тегеләр киткәч, барысын җыеп, өйгә алып кайтасы. Монысы әйбәт кенә үтеп китсә, атказанган исеме бирергә можетлар дип куанып йөри мескенем. Бирерләр, Алла боерса, минем малайга да бирмәгәч, тагын кемгә бирсеннәр!

Фәрит ВАФИН.

Сабак. Юмористик хикәя.


    сабакАлгы партада утырган малай сумкасыннан болан мөгезе кадәр рогатка чыгарды.

– Ашыкма, – мәйтәм тегеңә. – Наданлыгыңны күрсәтмә. Синең шикелле егеткә кәкре агач кисәге тотып утыру бөтенләй килешми. Синең кулда җүнлерәк нәрсә булырга тиеш: йә пистолет, йә автомат…

Ул аз гына уйланып торды да рогаткасын сындырып ташлады.

– Таныш булыйк: мин сезне тарих белән географиядән укытачакмын, – дим. – Сызым белән рәсемнән дә кергәләп чыгармын.

Шулчак пычак ялтырап китте.

– Әһә! – дидем мин зур куаныч белән – Менә бу корал! Әмма минекенә җитми. Дустым миңа Колымадан алып кайткан пычакны күрсәгез, исегез китәр. Иртәгә алып килермен.

Пычак бүтән күренмәде. Әмма арткы партадан миңа пугач төбәделәр.

– Бик яхшы, – дидем, шатлыклы кыяфәт чыгарып. – Дәресне башлаганчы, әйдәгез, башта ату ярышы үткәреп алыйк. – Шап итеп өстәл уртасына глобусны китереп утырттым. – Кем дә кем Памир тавына тидерә, шуңа географиядән “бишле”. Тик бер шарт белән: кыек атучының маңгаена мин турылап үзем чәпәчәкмен.

Класс шым булды. Берничәсенең нервысы чыдамады: парта астына төшеп, тәмәке кабыздылар.

– Кеше көлдермәгез инде, – мәйтәм. – Кем инде шундый чүп тарта?

Кесәмнән сигаралар чыгарам. Тәмәке тартучы малайга дәһшәтле сорау бирдем:

–Йә, сөйләп җибәр әле, бу сигараларның кайда эшләнүе турында. Белмәсәң, тәмәкеңне артыңа төртәм. Алга таба тәртип шундый булачак.

Тәмәке төтене сүрелде.

– Бүтән һаваны бозмагыз, – мәйтәм. – Башка вакытта мин кергәндә классыгызны җилләтеп куярга онытмагыз. Һәм тагын бер кисәтеп куям: дәрестә кәрт сугарга уйласагыз, минем карталар белән генә уйныйсыз. Минуты –Кун сум. Шылдымы?

Кыңгырау чылтырады, мин горур кыяфәттә класстан чыгып киттем. Чираттагы дәрес – 8 нчеләрдә. Аларга да шәпләп бирәсе булыр сабакны.

Уртак хисләр (юмореска).


уртак хисләрБашлык бүлмәсенә үгез муенлы, кыска кәкре аяклы, күлмәк якалары ат камыты шикелле ике якка ачылып китмәсен өчен аллы-гөлле чуар галстук буган бер адәм килеп керде. Ул “Якты төн” күмәк хуҗалыгы персиятеле Моталлап иде. Йөзеннән гөрләвек булып тир ага, ә аркасыннан агып төшкән тир трусигына кадәр юешләткән.

– Калхуз бетте, Хан Солтанович, – диде персиятел, мыш-мыш сулап. – Төнлә сыерларны алып чыгып бетергәннәр.

Соңгы “Т-40” та күренми. Печән белән салам да юкка чыккан.

– Милициягә әйттеңме соң, пынимаешь? – диде башлык, һәрвакыттагыча бер җөмләсен вәкарь белән генә ике мәртәбә кабатлап.

– Әйттек-әйттек. Башта былтыр югалган сарыкларыгызны, дуңгызларыгызны табыйк әле, – диделәр. – Атлар, чәчкечләр, ургычлар да табылмаган. Шуларның очына чыксак, бәлки эзли башларбыз, – диделәр.

– Бәлки диделәрме, пынимаешь?

– Нәкъ шулай диделәр, Хан Солтаныч.

– Алайса, ник мине борчып йөрисең?

– Инде яши башлыйбыз дип кенә торганда бит, Солтаныч. Еллык хезмәт хакын бирәбез дип торганда…

Бу сүзләр башлыкның ачуын кабартты:

– Син нәрсә монда… сырлап утырасың, тавык мие эчкән нәрсә! Син Бохар ишәгенә кем ышансын, анаңны сатыйм! Көпә-көндез шуның кадәр әйбер юкка чыга димени?

Кибән кебек кабарып утырган персиятел тылсымлы таяк белән суккан кебек урындыгына сеңеп, кечерәеп калды.

– Ур-ур-лау-у-у-ла-арын ни… ни… чек рас-с-с-ларга соң, Хан С-с…олтаныч?..

– Амбар кенәгәләрегез бардыр бит?

– Юк шул, кичә контурыбыз янды бит, Солтаныч.

Башлыкның борын тишекләре персиятел сыярлык булып киерелде:

– Шуннан?

– Шуннан шул инде, – диде Моталлап. – Нишләргә дә ниткән юк.

– Җыелыш җыеп берәр нәрсә әмәлләп карагыз. Урладылар, янды дигәнгә ышанырлык заманмы? Кәгазь кирәк, пынимаешь. Кыштырдаган кәгазь кирәк.

– Акчасы исән-сау ла аның анысы, – диде Моталлап. – Акча минем машинада иде.

– Аңлатыбрак сөйлә, – диде башлык.

– Сыерлары да күрше калхузда. Сарыклары да. Сыер да, сарык та булмагач печән белән саламны череп әрәм булмасын дип үзем озаттым. “Т-40”ны гына аңлап бетермим. Каравылчы карт та белми…

– Эчәме?

– Кем?

– Синең чүмеч белән чүмергәнеңне беләм. Каравылчы эчәме дим, дуңгыз?!

– Салгалый.

– Акчаны син бирәсеңме?

– Һы-ыһ!.. – адәм аңламаслык аваз чыгарып персиятел торып ук басты һәм таеп егыла язды, чөнки урындыгы астына әллә ботинка кары эреп, әллә башка җирдән агып, хәйран гына су җыелган иде.

– Син дә бирмәгәч, пынимаешь, мин дә бирмәгәч, каян табып эчә? Урлый, ызначит.

Шундый катлаулы мәсьәләнең җайлы гына чишелүенә килеп җиткән калхуз персие май кояшы кебек яктырып китте.

– Шул эчү аркасында инде, Солтаныч, эчү аркасында. Яши генә башлыйбыз дип торганда. Шул картка ышанып харап булдым. Кайту белән каравылдан алып ыргытам мин ул карт тәрене. Аксак крич! Чулак-чукрак инвалид кисәге! Кабахәт! Бөтен калхуз малын ничек эчеп бетермәк кирәк! Ни… Акчаны барыбер бирәбез, Солтаныч, быел булмаса киләсе елга бирәбез.

Башлык шаркылдап көлеп җибәрде.

– Андый бәхет сиңа эләкмәс, – диде ул. – Бүгеннән “Караңгы көн”гә күчерәбез. Син әле яшь, энергияле белгеч. Давай, күрсәт үзеңне.

Икесе дә торып бастылар. “Яшибез, яшибез!” – дип типте йөрәкләр. Аларның икесенең дә уйлары бер, хисләре уртак иде.


Яндекс.Метрика