fbpx
14.02.2023

Табигатьтә бар да кызыклы. Әдәби уку дәресе. 2 с.


Табигатьтә
Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы Күшәр төп гомуми белем мәктәбенең I категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Сибагатова Эльмира Гаяз кызы. Тема: Табигатьтә бар да кызыклы.(Әдәби уку дәресе. Татар мәктәбе. 2 сыйныф)

 

Тәкъдим ителгән дәрес-  «Шагыйрь өчен табигать-серле һәм җанлы дөнья» бүлегенең икенче дәресе.

Дәрес тибы: яңа белемнәр «ачу» дәресе.

Максат: Гарәфи Хәсәновның «Имән каргасы» хикәясе, Бакый Урманченың «Тастак» картинасы аша кошларның язучылар һәм рәссамнар иҗатында тасвирлану үзенчәлекләре, сурәтләү алымнары белән танышу.

Бурычлар:

  • Г. Хәсәнов һәм Б. Урманченың  иҗатлары белән таныштыруны дәвам итү, дөньяны  танып белүдә әдәби һәм сынлы сәнгать әсәрләренең үзенчәлекләрен күрсәтү;
  • Язучы әсәре һәм рәссам иҗатында бер үк теманың үзенчәлекле бирелешен аңлату, төрле кошларның тормышы турында өйрәнү;
  • Кошлар тормышына сак караш, туган як табигатенә мәхәббәт, табигать серләрен аңлауга омтылыш тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

 

Предмет нәтиҗәләр:

әдәби әсәрне укый белү;

– кирәкле мәгълүматны аерып ала белү күнекмәләрен камилләштерү;

– Г. Хәсәновның тормышы һәм иҗаты турында һәм «Имән каргасы» әсәренең эчтәлеген белү, анализлый алу;

– картина буенча эшләү күнекмәләрен үзләштерү.

Метапредмет нәтиҗәлек

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

– мөстәкыйль рәвештә уку мәсьәләсен кую;

– эшчәнлеккә үзконтроль, үзбәя бирә белү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

– биремнәрне тиз һәм аңлап укый, сорауларга җавап бирә белү;

– төркемнәрдә һәм парлап эшли белү, башкаларны тыңлый һәм аларның фикерләрен кабул итү, үз фикереңне башкаларга дәлилле, ачык һәм төгәл итеп  җиткерә белү.

 

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

– уку мәсьәләсен аңлау, нәтиҗә чыгару;

– текстта ориентлаша белү

– үзләштергән белем һәм күнекмәләрне куллана белү.

 

Шәхескә бәйле универсаль уку гамәлләре :

– үзбилгеләнү;

– табигатьнең матурлыгын күрә белү;

– үз уңыш һәм уңышсызлыкларыңның сәбәпләре турында фикер йөртү.

Танып белү эшчәнлеген оештыру методлары: әңгәмә, проблемалы ситуация.

Танып белү эшчәнлеген оештыру формалары: төркемдә, парларда, индивидуаль.

 

   Ресурслар: Г. М. Сафиуллина, М. Я. Гарифуллина, Ә. Г. Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф. Хәсәнова. Әдәби уку, 2 кисәк – 89 бит; Г. М. Сафиуллина, Ф.Ф. Хәсәнова, Ә. Г. Мөхәммәтҗанова. Әдәби уку, татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфында эшләүче укытучылар өчен дәреслек;  Г. Хәсәновның портреты,  төп басма китаплары күргәзмәсе, кошлар рәсеме, компьютер, кошлар тавышы язылган диск, “Аңлатмалы сүзлек”, смайликлар, лупалар.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру (уку эшчәнлегенә мотивлаштыру)

– Исәнмесез, укучылар! Тышка карагыз әле, нинди матур көн, күгебез аяз, кояшлы. Ә сезнең кәефләрегез ничек?  (Смайликлар белән күрсәтәлә).  Күк йөзенә карагыз, күктә серле болытлар күренәме? Сез аларны нәрсәләргә охшатасыз? Каршыда торган агачка игътибар итегез. Ботакларының матурлыгын, аңа кунган кошларны күзәтегез. Күзәткәч, моңарчы гади генә булып күренгән предметлар, күренешләр матураеп киткән кебек тоела башламадымы? Бер-беребезгә карап елмайдык. Хәерле көн теләп, дәресебезне башлыйбыз, серле һәм җанлы табигатькә сәяхәтебезне дәвам итәбез.

 

  1. Белемнәрне актуальләштерү
  2. Өйгә эшләрне тикшерү.

– Гарәфи Хәсәнов портретын күрсәтү, язучы турында өйрәнүләрне дәвам итү. 1 укучының язучы турында сөйләве.

– Г. Хәсәновның язган әсәрләрен искә төшерү. Аның хикәяләрендә туган як табигате, хайваннар һәм кошлар, үсемлекләр дөньясы яктыртылуын билгеләү. 1 укучының  китаплар күргәзмәсе белән таныштыруы.

 

– «Имән каргасы» хикәясен өлешләп укыту.

  1. Балалар, сез нинди авырлыклар белән очраштыгыз? Фикерләрен тыңлау. (Имән каргасын күргәннәре, җырын тыңлаганнары юк. Танымыйлар.)
  2. Уку мәсьәләсен кую

Укучыларның проблемалы сорауны куюларын оештыру, уку мәсьәләсен билгеләтү.

–  Укучылар алда әйтелгән авырлыклардан чыгу юлларын бергәләп эзләп карыйк әле. Проблеманы билгеләп карагыз әле: без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез икән? (Имән каргасы турында)

  1. Уку мәсьәләсен адымлап чишү
  2. Сүзлек эше.

Өйдә укыганда балалар билгеләп барган аңлашылмаган сүзләр һәм сүзтезмәләрнең синонимнарын табу аша танып белү эше оештыру. «Карчыга» һәм «шүрләүчән» сүзләренең «асылын» «Аңлатмалы сүзлек»тән карап ачыклыйлар. (Карчыга – урта зурлыктагы, кәкре томшыклы һәм озын тырнаклы ерткыч кош. Шүрләүчән – курка торган.)

 

  1. Имән каргалары нинди кошлар? Сораулар буенча сайлап уку.

– Имән каргасы сурәтләнгән урынны табып укыгыз.

– Имән каргасын тагын нинди исемнәр белән атап йөртәләр?

– Ни өчен күкканат дип атаганнарын тексттан табып укыгыз.

– Ә ни өчен аны урман саесканы диләр, тексттан табып укыгыз.

– Бу кошның ямьсез итеп җырлаганын автор нинди сүзләр белән күрсәтә? Кош сайравында ул нинди сүзләр ишетә? Нинди авазлар кабатлана? Тексттан табып укыгыз.

  1. Имән каргасының тавышын тыңлап карыйк, хәтердә калдырыйк.

Физкультминут.

  1. Белемнәрне беренчел ныгыту.

1.«Кошны таны» уены үткәрелә. (Кошлар  рәсемнәре күрсәтелә, төркемнәрдә киңәшә-киңәшә  имән каргасын эзләү оештырыла).

 

  1. «Имән каргасы табигатькә нинди файда китерә?» соравына җавапларны парларда эшләп, аерым битләргә язып баралар. Һәр пар үзенең җавабын укый, тулыландыра.
  2. Мөстәкыйль эш.
  3. «Музей йорты»на сәяхәт. Бакый Урманченың «Тастак» картинасы өстендә эшләү.
  4. 92 нче биттәге сорауларга җавап бирү.
  5. Кулыңа лупа алып, үзең сайлаган үрдәкне тасвирлап сөйләү.
  6. Картина буенча һәр баланың күзәтүләрен, фикерләрен тыңлау.
  7. Өйрәнгәннәрне ныгыту күнегүләре.
  8. Бакый Урманче табигатьне бик яраткан дип әйтеп буламы?
  9. Кошлар телен аңлар өчен, кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
  10. Рефлексия (дәрескә нәтиҗә ясау)

– Г. Хәсәнов кем ул? Аның турында нәрсәләр белдегез? Аның нинди әсәре белән таныштык?

 – Син Б. Урманче турында ниләр белергә телисең?

– Дәрестә кайсы эш төрләре сиңа аеруча ошады?

– Син үз җавапларыңнан канәгатьме? Үзеңнең дәрестәге җавабыңны бәялә.

Өй эше. Индивидуаль дифференциаль биремнәр:1) Имән каргасы турында сөйләргә; 2) Имән каргасының рәсемен ясарга. Рәсем астына кош турында бер куплет шигырь иҗат итеп, язып куярга. 3) Б. Урманченың тормыш юлы турында материал табарга, таныштырырга әзерләнергә. 4) Өйгә кайтканда табигатьне күзәтергә, телдән хикәя төзергә.

 

Яңа Акция! Яңа уку елы уңае белән.


Яңа уку елы уңае белән чираттагы Акция!

Бушлай Диплом алу!

Бушлай ДипломМоның өчен сайттагы иң соңгы 6 язманың берсенә комментарий язарга кирәк. Комментарий шушы битнең аскы өлешендә, скриншотта күрсәтелгән “Шәрехләү” дигән урында языла. Комментарийлар кимендә 4-5 җөмләдән торырга һәм шул язмага кызыксындыру уятырга яки аның эчтәлеген ачарга тиеш.

Моннан тыш комментарийны minmplan@mail.ru адресына да юлларга мөмкин. Билгеле инде, комментарий белән Диплом алу өчен, берәр хезмәтегезне дә җибәрергә кирәк.

  Акциянең вакыты: 1 сентябрь-31 сентябрь.

Акция. Бушлай Диплом алу!


“Мөгаллим язмаларында”  чираттагы Акция!

Бушлай Диплом алу!

Бушлай ДипломМоның өчен сайттагы иң соңгы 6 язманың берсенә комментарий язарга кирәк. Комментарий шушы битнең аскы өлешендә, скриншотта күрсәтелгән “Шәрехләү” дигән урында языла. Комментарийлар кимендә 4-5 җөмләдән торырга һәм шул язмага кызыксындыру уятырга яки аның эчтәлеген ачарга тиеш.

Моннан тыш комментарийны minmplan@mail.ru адресына да юлларга мөмкин. Билгеле инде, комментарий белән Диплом алу өчен, берәр хезмәтегезне дә җибәрергә кирәк.

  Акциянең вакыты: 24 март – 24 апрель.

Акция


Бу акция ябык. Тиздән яңа акция булачак.

Акция! Сертификат


“Мөгаллим язмалары” сайты әледән-әле укытучылар өчен акцияләр үткәреп тора! Менә тагын чираттагы “Акция”, рәхим итегез! Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ана телен өйрәтү буенча методик хезмәт эшләп бетердем. Аны бушка таратырга булдым. Кечкенә генә бер шарты бар. Алу өчен Контактта “Мөгаллим язмалары” төркеменә кушылырга кирәк. https://vk.com/club68893985 Шуннан мин сезгә хезмәтнең ссылкасын җибәрәм. Битнең аскы өлешендәге “Шәрехләү” дигән урынга исемегез белән электрон адресыгызны язып,ОКга басыгыз.


Акция

Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ана телен өйрәтү гомуми төп белем бирү мәктәбендә ана телен өйрәтү максатлары һәм бурычларыннан чыгып,әмма балаларның акыл үсеше һәм психологик тайпылышларын исәпкә алып билгеләнә.Кызганычка,бүгенге көндә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән татар балалары өчен ана теленә өйрәтүнең махсус фәнни программасы эшләнмәгән. Ә дәреслекләр һәм методик ярдәмлекләр бөтенләй юк.Һәм елдан-ел андый балалар өчен мәктәп-интернатларда укучы балаларның саны артуын исәпкә алсаң,мәсьәләнең шактый ук җитди һәм кичектергесез хәл ителергә тиешлеге күренә. Шуңа да бу методик хезмәтне сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән балаларның сөйләмнәрен үстерү эшендә укытучыларга ярдәмлек булсын дип һәм татар олигофренопедагогикасындагы бушлыкны тутыру максатыннан яздым.  

 

Тукай әкиятләре
“Тукай әкиятләре сандыгы” дигән уен-бәйге татар теле атналыгында һәм Тукай көннәрендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм башлангыч сыйныф укучыларына  мәктәп сәхнәләрендә уйнау өчен махсус язылды. Бу уен-бәйгенең максатлары: Г.Тукайның шигъри әкиятләре аша шагыйрь иҗатына мәхәббәт тәрбияләү һәм шигырьләрен укуга кызыксыну тудыру; 2.Балаларны логик фикерли белергә өйрәтү  һәм иҗади  сәләтләрен үстерү. Кыскача эчтәлеге мондый.Тукайга багышланган кичә башлана дип кенә торганда тамаша залына Шүрәле белән Су анасы йөгереп керәләр.Алар зур сандык күтәргәннәр,үзләре мышнап беткәннәр.Сандыкны ачарга телиләр,әмма ачкычны таба алмыйлар.Балаларның ярдәм итүен сорыйлар.Шуннан тамашалар башланып китә инде… Бәясе 99 сум. Сатып алырга.


Баш биткә Яңалыкларга