fbpx
27.02.2019

Пенсиягә чык… һәм үлгәнче эшлә


 пенсиягә чык

“Лаеклы” ял.

 Пенсиягә чыккач кеше ни эшләргә тиеш? Әлбәттә,тынычлап ял итәргә, сәламәтлеген ныгытырга, сәяхәт итәргә – кыскасы, рәхәт яшәргә   тиеш. Күптән түгел ОТР каналында барган сорашуда катнашучыларның да 95%ы пенсионерлар эшләмәскә тиеш дип җавап бирде. Бары 5% ы гына эшләсеннәр дигән фикер белдерделәр.Чынлыкта эшләр ничек тора?  Безнең Рәсәй дигән бөек илдә пенсиягә чыгучы кешеләрнең  40-45% ы эш урыннарында эшләүләрен дәвам итә.Бу – пенсиягә чыгучыларның калган яртысы өйдә тик ята дигән сүз түгел.Авыл пенсионерлары мал асрый,умарталар тота,тәрәзә-рамнар ясый,машиналар төзәтә,бакча үстерә һәм тагын санап бетергесез әллә никадәр эшләр башкара.Шәһәрдәгеләр каравылда тора,базарда сата,офис идәннәрен юа,кондуктор булып йөри һ.б. 2018нче елда пенсия яшенә җитүче 9,8 миллион  россияле эшләвен дәвам иткән. (Росссиядә 45 миллионнан артык пенсионер исәпләнә).

 Кемнәр эшли?

Бюджетта эшләүчеләргә үз эшләрен дәвам итү җайлырак һәм алар эшләүче пенсионерларның күпчелеген тәшкил итәләр.Хезмәт хакының әйбәт булуы һәм югары квалификацияле белгеч булу укытучылар,врачлар,фәнни хезмәткәрләргә,мәдәният өлкәсендәгеләргә эшләүләрен дәвам итәргә стимул булып тора.Эшләүче ирләрнең – 87%ы, хатын-кызларның – 67%ын шушы өлкәдә эшләүчеләр тәшкил итә.

 Совет заманында эшләгән өлкән буын пенсионерларының күбесе түбән хезмәт хакына да эшләргә риза. Аз пенсиягә күпмедер өстәмә булсын өчен алар ярты ставкага, кимрәк эш сәгатьләренә дә хезмәт куя. Югары икътисад мәктәбе тикшеренүләре буенча,соңгы ун елда эшәүче пенсионерларның саны 1,5 тапкырга арткан. Алдагы елларда бу күрсәткеч кимүгә түгел, ә үсү ягына барачак.Чөнки дәүләтнең пенсия яшенә җитүчеләрне яклап  чыгарган карарлары шуңа ярдәм итә.Өстәвенә пенсия күләме илдәге хезмәт хакының 31%ы кадәр генә.(Совет заманында 45% иде)

 Ирләре булмаган ялгыз хатыннар эшләүләрен дәвам итәргә мәҗбүр булалар. Болар – нигездә шәһәрдә яшәүчеләр. Һәр ике хатын-кызның берсе пенсиягә чыгуының беренче биш елында эшләвен дәвам итә.Моңа ялгыз яшәү сәбәп түгел.Төп сәбәп – пенсиянең җитәрлек булмавы. Бөтен Россия халык фикерен өйрәнү үзәгенең статистик мәгълүматларына күз салсак, пенсиясен җиткерә алмаган кешеләр саны елдан-ел арта һәм бүгенге көнгә 22% тәшкил итә.

8-9 мең пенсиягә яшәп булмый, хәтта җан асрап та булмый.Шуңа күрә алар,үз эш урыннарында калмасалар да, минималь хезмәт хакыннан да түбән булган башка эшләргә риза булалар. Гомумән,хатын-кыз кулын салындырып, төшенкелеккә бирелеп утырырга күнекмәгән. Аңа хәрәкәт,аралашу кирәк. Аның оныкларына бүләкләр аласы, ипотекада утыручы улына булышасы, үзенә яңа күлмәк тектерәсе, өендәге җиһазын яңартасы килә.Боларга пенсия акчасы җитми.Эшләп  кенә җиткереп була.

 Авыл җирендә эшләгән сыер савучылар,терлек караучылар, механизаторлар, амбарда ашлык тутыручыларның  пенсиягә чыккач, эшләрлекләре калмый. Алар болай да көч-хәл белән пенсия яшенә килеп җитәләр.

  Аз хезмәт хакы түләнә торган эш урыннарына яшьләр якын да килми.Шуңа күрә,мәсәлән,коммуналь хуҗалык тармагында эшләүче сантехник,монтер кебек һөнәр ияләрен җитәкчеләр үзләре җибәрмичә эшләтергә тырышалар.

Пенсия куркынычмы?

  Кайбер кеше пенсиягә чыгып, өйдә ятудан курка.Ул җәмгыятьтән аерылуны,кешеләр белән аралашмауны үзенең кирәге беткәнгә исәпли.Һәм пенсия яше җитү белән эштән җибәрүне бик авыр кичерә. Төшенкелеккә бирелә, стресс кичерә. Анда хәтта моңарчы булмаган авырулар килеп чыга.Һәм кеше бик тиз сәламәтлеген югалтып, якты дөнья белән хушлашырга да мөмкин.Күпчелекне тәшкил итмәсәләр дә, андыйлар бар.

  Кеше озак эшләгән саен сәламәтлеген ныграк саклый, яшь булып кала, дигән психологик фикер бар.Чыннан да,эшләгән кешенең билгеле бер максаты була. Аның иртәгә, берсекөнгә нәрсә эшләячәге алдан билгеләнеп куелган төгәл  график буенча бара. Пенсиягә чыккач, бу төгәллек югала. Билгеле бер эздән бару тукталып кала. Кешене күп сораулар борчый: иртәгә нәрсә булыр; авырып китсәм,нишләрмен; акчам бетсә,кая барырмын; балалар ипотекаларын ничек түләр һ.б. Шушы борчулар аны эшләвен дәвам итәргә мәҗбүр итә.

Дәүләт пенсиясе.

 Пенсионерларның эштән китмәвенә пенсионер үзе түгел, ә дәүләт гаепле.Чөнки ул пенсионерга яшәү минимумы дәрәҗәсендәге пенсия түли. (2019 елда Татарстанда пенсионерларның яшәү минимумы күләме 8 232 сум дип билгеләнде). Эштән дә чыгарылып,шуның кадәр аз пенсиягә утырып калучы кеше  үзенең кирәксезгә әйләнүен күрә .Ә көнбатыш илләрендә 60-65 яшьне актив тормыш алып бару яше дип саныйлар. Анда 75не узгач кына картлык башлана.

Бу илләрдә пенсиягә чыгуны шатланып каршы алалар.Чөнки алар материаль тәэмин ителгән һәм алга таба үзләре теләгәнчә яши алалар.Тели икән – сәяхәт итә; тели – хобби белән шөгыльләнә, белемен күтәрә; хәйрия эшләре белән шөгыльләнә. Кыскасы,цивилизацияле җәмгыятьнең бөтен байлык-мөмкинлекләреннән файдалана. Чөнки аның картлыгына җитәрлек пенсиясе рәхәтләнеп яшәү өчен инде туплап куелган. Бернинди борчу-хәсрәт юк.

Хәзер кайбер саннар китерәм. Аларны укып, егылып китә күрмәгез. Европа илләрендәге иң зур пенсия Люксембургта.Ул – 218 930 сум. Икенче урында – Дания.Анда пенсия күләме – 196 260 сум. Бу пенсияне алу өчен Даниядә 40 елдан да ким эшләмәскә кирәк.Монда 65 яшьтән пенсиягә чыгалар. Уртача гомер озынлыгы – 78,1 ел. Өченче урында торучы Австриядә – 189 250 сум. Исемлектә 20нче урында торучы ил – Чехия. Анда бик аз – 35 030 сум гына.

  2024нче елга Россиядә пенсия күләмен 20 меңгә җиткерергә ышандырып, картларга “бәхетле көннәр” вәгъдә итәләр.Ул чагында безнең пенсияләр бүген Европада иң аз пенсия бирүче Литва, Латвия дәрәҗәсендә булачак. Аларда әлегә 21 300сум гына.

Пенсиядә тормыш башлана гына.

 Россиядә вәзгыять башка. Пенсиягә чыкканнан соң кешеләр үзләрен кая куярга белмиләр.Мәгънәсез буш көннәр пенсионерны депрессиягә төшерә, телевизор туйдыра, кибетләргә йөрү кызык булмый башлый.Чөнки көн саен ипи белән сөткә генә җитәрлек пенсия акчасына артыгын кылана алмыйсың.Шуңа күрә пенсионерлар “пенсия – теге дөньяга путевка”, дип шаяртырга яраталар Пенсиягә чыккач та эшләмәсәң, безнең илдә дөрестән дә пенсиядә яшәү үлем көтүдәге уйлардан гына тора.

  Пенсиягә чыгып, эшлексезләнеп утыру, һичшиксез, стресска китерә. Берьялгызы балаларыннан,оныкларыннан читтә яшәүчеләргә бигрәк тә куркыныч.Шуңа күрә, әгәр сәламәтлегең бар икән, мөмкинлек табып, пенсиягә чыккач та эшләргә кирәк.Үз эшеңдә калдырмасалар, икенче эш табарга тырышырга кирәк.Эшләү- картлыкны чигендерә. Эшләү Рәсәй пенсионерының тормышын тулы канлы һәм кызыклырак итәргә булыша.Ялгызлыкта калып төшенкелеккә бирелүгә урын калмый.

Эш – пенсионерга үзен кеше итеп тоярга мөмкинлек бирә.Хәтта пенсияләре яхшы булганнар да эшләргә тырыша.Алар “озак эшләгән саен сәламәтрәк буласың” дигән принцип буенча эш итәләр. Эш урынындагы эмоциональ кичерешләр, иҗади уңышлар,  интеллектуаль үсеш кешенең игътибарын ныгыта, фикерен үстерә, сөйләмен камилләштерә.Димәк, Альцгеймер авыруы һәм башка төрле психологик авырулар эшләүче пенсионерларга янамый булып чыга.

Табиблар озак яшәүнең өч серен ачтылар: шәп кәеф, баш миен эшләтеп тору һәм хәрәкәт. 65тә әле кеше яшь була. Пенсиягә чыккач та, теге җирем авырта, бу җирем чәнчи, дип зарланып утырганчы, сырхауханә юлын таптаганчы, үзеңә шөгыль табып, тормышыңны берәр хезмәттә уздырсаң, күпкә яхшырак.  Пенсионерлар, яшьләргә үрнәк булырга тиеш. Өлкән яшьтә шулай да яшәп була икән дип сокланырлык булсын.Россия пенсионерларының тормышы пенсиягә чыккач әле башлана гына.

Пенсиядәгеләр коткара.

Пенсия яшенә җиткән һәркем пенсиягә китәргә тиеш. Гади хезмәткәр дә, дәүләт идарәсендәгеләр дә. Демократик гадел дәүләтләрдә ул шулай. Россиядә барысы да киресенчә. Чиновникларның акча чыганагыннан, төрле өстенлекләрдән китәселәре килми. Гади халыкның пенсиясе яшәргә җитми. Әгәр пенсионер турында дәүләт кайгыртуы булса,кеше пенсиядә мул һәм тук тормышта яши алса, берәү дә пенсия яшенә җиткәч,эшләп йөрмәс иде.

 Пенсиягә чыккан укытучыга 30 мең пенсия бирсәләр,бүген мәктәпләрдә бер пенсионер укытучы да калмас иде…Һәм шәһәр мәктәпләрендә укытырга кеше дә булмас иде.Чөнки бүгенге укытучы акчасына яшьләр мәктәпкә килми.Әле шушы мәкаләне язып утырганда Контакт челтәрендә язганнарымны раслаучы бер белдерүгә тап булдым. Авиатөзелеш районындагы мәктәпкә рус теле укытучысы кирәк икән.”Өлкән агаебыз” теленә дә укытучы булмагач,эшләр хөртигә бара инде.

 Бездәге пенсионерларның тормыш – көнкүрешен, яшәү рәвешен тиешле дәрәҗәдә дип булмый әле. Социаль гаделсезлек һәм хәл ителмәгән проблемалар бик күп. Тормыш ыгы-зыгысы, беркайчан да бетми торган мәшәкатьләр һәм проблемаларга карамастан, өлкәннәребезнең күпчелеге үз тормышларындагы бушлыкны файдалы шөгыль белән тулыландырырга тырыша. Хәзер 55 – 60 яшен тутырып пенсиягә чыгучылар моннан 30 – 40 ел элеккеге пенсионерлардан шактый аерылып торалар. Аларда энергия дә җитәрлек, йөз-кыяфәт тә әйбәт сакланган. Моны, бәлки, тормыш шартларының берникадәр яхшыра баруы белән аңлатырга кирәктер. Сер түгел, хәзер сәламәт яшәү рәвешен үз иткән өлкәннәр  күп.

 Гомер буе мәктәптә эшләүче укытучы буларак ышандырып әйтә алам: 60-70 яшькә җиткән, үз фәнен, укыту ысулларын яхшы белгән тәҗрибәле укытучыны бер генә педагог та алыштыра алмый. Югары уку йортларында – 80-85, педагогик көллиятләрдә  65-75 яшькә кадәр эшләүче мөгаллимнәр бар. Андыйларны, башка булдыра алмыйм, дигәнче эшләтергә мөмкин. Әмма яшь укытучыларга да урын бирә белергә кирәк. Үз вакытында матур итеп, үзең дәрәҗәле вакытта сыйлы-хөрмәтле булып китү яхшырак.

Татарстанда 1 миллион 147 мең пенсионер яши. Аларның күпчек өлеше – картлык, инвалидлык һәм туендыручысын югалту буенча иминият пенсиясе алучылар. 200 меңнән артыгы, лаеклы ялда булуга карамастан, эшләвен дәвам иттерә.

Фәрит Вафин.

Шәрехләү