fbpx
29.04.2022

Математикадан өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау. 5 кл. СИПР.


математика
Арча районы «Сәламәтлек мөмкинлекләре  чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр  мәктәп-интернаты” укытучысы Зарифҗанова Гөлсәрия Гаптелфәрит кызы. Тема: Өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау. (математика фәненнән уздырылган ачык дәрес планы. 5Б  сыйныф. СИПР).

Максат: 1) Тема буенча алган белемнәрне ачыклау,өйрәнгән саннар нумерациясен ныгыту.

2) Исәпләү күнекмәләрен камилләштерү.

3) Укучылар арасында дуслык,бердәмлек хисләре тәрбияләү.

План.

1.Оештыру өлеше.

Хәерле көн телик таңнар саен,

Аяз күкләр телик җиребезгә.

Кояшлы көн телик һәр кешегә,

Һәм иминлек телик җиребезгә.

Хәерле көн телик барчабызга,

Хәерле көн телик үзебезгә.

Укучылар бер-беребезгә хәерле көн теләп смайликларны күтәреп бер-беребезне сәламлик әле.

Без бүгенге дәрестә сезнең белән өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатларбыз.

  1. Төп өлеш.

Укучылар “Йомры икмәк” әкиятендәге геройларны искә төшерик әле.

(Әкият геройлары рәсемнәре күрсәтелә).

“Йомры икмәк “әкиятендәге музыка яңгырый.

-Укучылар безнең дәресебезгә “Йомры икмәк” әкиятендәге геройлар кунакка киләләр. Алар сезнең математика фәнен ничек үзләштерүегез белән кызыксыналар. Сезгә бүген бик тырышырга туры киләчәк.

Куян керә.

-Исәнмесез укучылар. Мин сезнең математика фәнен ничек үзләштерүегезне

беләсем килде.Сезгә биремнәр алып килдем.

Бирем :алма,конфет,чокырлар санау.

-Рәхмәт сезгә балалар минем биремнәремне үтәдегез. Сез бик тырыш икәнсез. Минем башка укучыларга да биремнәр бирәсем бар. Дәрес ахырында очрашырбыз. Уңышлар сезгә!

Бүре керә.

-Исәнмесез укучылар. Мин сезнең математика фәнен ничек үзләштерүегезне беләсем килде. Сезгә биремнәр алып килдем.

-Укытучы: Балалар бүре нинди биремнәр алып килде икән. Конвертны ачып карыйк әле.

Бирем: Нокталарны тоташтырып геометрик фигуралар сызу.

Ак кәгазь битендә,дәфтәрдә нокталарны тоташтырып геометрик фигуралар сызу.

Бүре: Молодцы!  Сез бик тырыш укучылар икән.Геометрик фигураларны да бик тигез итеп сыздыгыз. Минем башка укучылар янына керәсем бар. Дәрес ахырында очрашырбыз.Уңышлар сезгә!

3.Физкульминутка.

“Куш кулым” җырына хәрәкәтләр ясау.

Урман буйларына менәм.

Урман буе ямьлегә.

Бир кулыңны, мин дә бирәм

Айрылмаска мәңгегә.

-Менә сиңа уң кулым,

Менә сиңа сул кулым,

Син бит минем якын дустым.

Менә сиңа куш кулым.

-Аю керә.

Исәнмесез укучылар.Мин сезнең математика фәнен ничек үзләштерүегезне  беләсем килә. Мин үзем белән “Серле сандык “ алып килдем. Сандык эчендә геометрик фигуралар бар. Шушы геометрик фигуралардан машина,ракета,өй төзеп күрсәтерсез.  Молодцы  укучылар!Мин биргән биремнәрне үтәп чыктыгыз.Минем башка классларга да керәсем бар. Дәрес ахырында очрашырбыз. Уңышлар сезгә!

-Төлке керә.

-Исәнмесез балалар.Мин дә сезгә биремнәр алып килдем.

-Укучылар ,төлке нинди биремнәр алып килде икән. Конвертны ачып карыйк әле. Монда безгә мисаллар эшләргә кушылган.

1+1        4-2      4+1   2+2   2+1

2-1        3-1       3+1   5-1    5-5

Булдырдыгыз укучылар. Молодцы!

Төлке:

– Укучылар мин дусларымны класска чакырыйм эле. Бергәләп биеп алырбыз.

-Түгәрәк уены уйнау.

4.Йомгаклау.

-Укучылар бүгенге дәрестә нәрсәләр эшләдек?

-Дәрескә кайсы  әкияттәге әкият геройлары килгән?

-Әкият геройларының исемнәрен атарга?

-Дәрес сезгә ошадымы?

 

 

 

 

 

 

 

Муса Җәлил – патриот шагыйрь. Әдәби кичә.


м.җәлил
ТР Арча районы “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән  балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе тәрбиячесе Шакирова Гөлүзә Зиннур кызы. Тема: Муса Җәлил – патриот шагыйрь.

Максат. Балаларны М.Җәлил тормышы ,иҗаты белән таныштырырга. Патриотик тәрбия бирергә. Иҗат активлыгы тәрбияләргә.

Материал. М.Җәлил тормышы һәм иҗаты турында белешмә материаллар. М.Җәлилнең “ Кечкенә дусларга “ китабы, фотоальбом, интернет материаллары.

I.Әңгәмә хәзерлек.

Сорауларга җавап бирү.

-Кем булган ул М.Җәлил?

-Сез аның нинди шигырьләрен беләсез?

  1. Төп өлеш.

1.Муса Җәлил 1906нчы елның 15нче февралендә Оренбург губернасы Мостафа авлында туа.Әтисе-Мостафа,әнисе Рәхимә исемле.Бу гаиләдә 11 бала үсә.Әбиләре –Гыйльми апа Мусаны бик ярата.Муса кечкенәдән үк яраткан әбисенең әкиятләрен тыңлап үсә.

Авыл баласы –ул табигать баласы. Мусаның балачагы да аның яраткан камышлы, төнбоеклы Нит елгасы буенда су коенып,башка балалар кебек үк җиләк җып үтә,ул бигрәк тә кармак белән балык тотарга ярата .Бервакыт хәтта шундый хәл була: аның ирененә үзенең кармагы кадала, Мусаның ирененнән кармакны көчкә тартып алалар.

Ә кыш көннәрендә чана-чаңгы шуа.Аны карның матур җемелдәве,чаңгы артыннан сузылып калган чаңгы эзләре сокландыра.Бераз ул бу хакта түбәндәге юлларны иҗат итә.

Шикәр кебек карда сызылып кала

Чана табанының эзләре…(“Чаңгы шуганда”)

Миңа бу кар язылмаган

кәгазь төсле.

Чаңгы эзе-

Аңар язу

Язган төсле.(“Чаңгы эзе”)

2.Муса кечкенә чагында ук төрле такмаклар,җырлар чыгарырга ярата.Шигырьләрне дә бик иртә яза башлый ул.Беренче шигыре “Бәхет” дип атала.

“ Редакциядә”.Инсценировка күрсәтелә.

Оренбург шәһәрендә “ Кызыл йолдыз” газетасы редакциясе. Өстәлләр куелган.Бер өстәлгә газеталар,китаплар, әикенчесе артында Шәриф Камал телефоннан сөйләшеп утыра.

Шәриф Камал. …Әйе,дөрес әйтәсез.Ләкин эшне үз вакытында үтәргә кирәк.

Трубканы куя.Яза башлый.Ишек шакып ,бүлмәгә ике малай –Муса белән Һидият керә.Шәриф Камал аларны күрми.Муса тамак кыра.

Шәриф Камал(башын күтәреп карый.)Сез кем янына килдегез,балалар? Нинди хәбәр китердегез?

Һидият.Безгә мөхәррир абый кирәк.

Шәриф Камал.Мөхәррир абыегыз мин булам.Я,нинди хәбәр алып килдегез?

Һидият. Без хәбәр алып килмәдек.

Шәриф Камал.Ә нәрсә алып килдегез? (Малайлар эндәшми.)

Бирегә,гадәттә мәкалә белән киләләр.Күрәм: сездә дә берәр хәбәр яки мәкалә бар,күрәсең.

Муса.(Һидияткә) Син әйт!

Һидият.Син әйт,син язгансың бит.

Муса.Без шигырьләр алып килдек,абый.

Шәриф Камал. Кайда ул? Кәгазьгә яздыгызмы?

Муса күлмәк изүеннән дүрткә бөкләнгән шигырь алып бирә.Шәриф Камал ,әллә ни кызыксынмагандай итеп, тиз-тиз караштыра.Аннары күзлек өстеннән игътибар белән малайга карап ала да өр –яңадан кабат укый башлый.

Шәриф Камал.(укып бетергәч) Кем язды моны?

Һидият .(Мусаны алга этә.)Менә бу язды.

Шәриф Камал.Яле,үзең укып кара!

Муса.(укый башлый.) “Бәхет”шигыре.

Кулыма мин кызыл кылыч алсам,

Шулай шуннан кызыл фронтка барсам,

Олуг бер дәрт белән сафка атылсам,

Кулымны уртага –дошманга салсам.

Бөтен куәт белән шунда сугышсам,

Җиңелми мин һаман алга барсам,

Менә шунда берәр пуля очса-килсә.

Килеп ул күкрәгемне бишкә киссә,

Үлем кулы белән басса-егылсам,

Җаным күккә –гарешкә очса-китсә,

Менә шунда бәхетле мин,бәхет-шул,

Минем өчен зур олуг дан,зур бәхет ул.

Шәриф Камал.(Мусаның аркасыннан сөя.) Молодец .Исемең ничек синең ,егет?

Муса.Муса Җәлилов.

Шәриф Камал. Шигырең әйбәт, кечкенә Җәлил.Әгәр тырышып укысаң. Яңа тормыш өчен көрәшсәң,киләчәктә син зур Җәлил дә булырсың.Ә бу шигыреңне газетада бастырып чыгарырбыз.

Муса.Рәхмәт,абый.Сау булыгыз.

(Балалар һәм Шәриф Камал чыгып китә.)

3.Бу очрашуның нәтиҗәсе куңелле була.” Кызыл йолдыз” газетасында “Кечкенә Җәлил” имзасы белән бер-бер артлы “Бәхет”,”Киттеләр”,” Кызыл гаскәрләргә”шигырьләре басылып чыга.Бу аны яңа әсәрләр язарга этәрә.Кечкенә Җәлил,чын-чынлап,зур Җәлилгә-шагыйрь Муса Җәлил булып таныла.

М.Җәлил үз иҗатында балалар өчен әсәрләргә зур урын бирә.Аның “Куян”,”Карак песи”,”Сәгать”, “Маэмай белән “,” Кошларны каршы алабыз”,”Чишмә”,һәм башка шигырьләрен балалар бик яратып укый.Җәлилнең 12 китабы басылып чыга.

Данияр :”Куян”шигыре.

Нәфисә : “Карак “шигыре.

Еремин Руслан : “Маэмай”шигыре.

Гүзәл:” Күке” шигыре.

Айдар: “ Кошларны каршы алабыз!” шигыре.

Миләушә : “Чишмә” шигыре.

Хатыны Әминә һәм кызы Чулпан белән сугышка кадәр 7 ел яшиләр.Чулпан икесе өчен дә зур куаныч була.Муса аны бик ярата,аның белән бергә булуны күңелле эш дип саный .Алар бәхетле яшиләр.Муса Җәлил бик игътибарлы, сизгер кеше була.Үзенең нәни кызы Чулпанга багышлап бик күп шигырьләр яза ул.Мәсәлән, “ Кызыма” шигыре.

Ринат: “ Кызыма” шигыре.

Ә хәзер сезнең белән бер әсәрне үзебез уйнарбыз.

– Күрсәт әле,Камали,ничек утын яралар?

– Менә шулай, менә шулай, шулай утын яралар.

– Син әйт әле, Камали кайдан утын алалар?

– Урманнардан, урманнардан барып кисеп алалар.

– Күрсәт әле, Кәримә,ничек чаңгы шуалар?

-Менә шулай, менә шулай, шулай чаңгы шуалар.

– Күрсәт әле, Сираҗи, ничек мылтык аталар?

– Менә шулай, менә шулай, шулай мылтык аталар.

– Син әйт әле, Сираҗи, кайдан атып яталар?

– Окоп казып, окоп казып, шуннан атып яталар.

– Күрсәт әле, Гөлчирә, ничек салют бирәләр?

– Менә шулай, менә шулай, шулай салют бирәләр.

– Син әйт әле, Гөлчирә, кемнәр күпне беләләр?

– Пионерлар, пионерлар, шулай күпне беләләр.

5.Илдә тыныч тормыш өзелә. 1941нче елның 22 нче июнь таңында сугыш башлана.Бик күп кеше, кулына корал тотып, илне явыз дошманнан саклау өчен, сугышка китә.Алар арасында М.Җәлил дә була.Җәлил Волхов фронтына җибәрелә.Анда ул “ Отвага” газетасында эшли. Алгы сызыкта сугышчылар белән бергә дошманга каршы кулына корал тотып сугыша. Аларның батырлыгы хакында газетага мәкаләләр, очерклар яза, шигырьләр иҗат итә.Алгы сафта баручы Муса Җәлил фашистларның явызлыгын үз күзләре белән күрә.Фашистлар яндырган авыллар ,фашистлар җәзалаган кешеләр белән очрашканда ,аның йөрәгендә фашизмга каршы нәфрәт уты дөрли, күңелендә үч алу теләге көчәя.Ул фашистларның  ерткычлыгытурында, аларга каршы көрәшүче батыр егет-кызлар хакында әсәрләр иҗат итә.”Вәхшәт”, “ Батыр егет турында җыр”, ” Кызыл ромашка”,”Сандугач һәм Чишмә” әсәрләре әнә шул турыда.

Рәмис:” Батыр егет турында җыр”шигыре. Тулырак…

“Ягез әле, кызлар!” бәйгесе


кызлар
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы  “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең 1 категорияле тәрбиячесе  Григорьева Гөлгенә Нурислам кызы. Тема:  «Ягез әле, кызлар!»

Максат:

  • Балаларда әниләренә карата мәхәббәт тәрбияләү, зирәклек, тапкырлык тәрбияләү;
  • Матур сөйләм телен үстерү;
  • Үзара ярдәмчеллек, үз фикерен әйтә белү осталыгы тәрбияләү.

А.б.
Кем дөньяга кеше бүләк итә,
Ә кешегә якты дөньяны?
Тойгыларны кояш кебек кайнар,
Эретерлек гранит кыяны?
Кем күңеле тулган айдай серле,
Язлар сыман назлы, ягымлы?
Шатлыкларын башкаларга бүлеп,
Кайгыларга түзем, сабырлы?
Кем елмая җәйге таң аткандай,
Балкып китә шундук тирә – як?
Нәфислеге гөлләр сокланырлык,
Көләчлеккә аңа тиңнәр юк?
Кем куллары өйне, җирне ямьли,
Изгелеге үлчәү тапкырсыз?
Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,
Тормыш яме – Әнкәй, хатын – кыз!

Хәерле көн, хөрмәтле, тәрбиячеләр, укытучылар, кадерле әниләр, һәм кадерле балалар! Рөхсәт итегез, Сезне тагын бер кат узып барган язның беренче бәйрәме 8 март, халыкара хатын -кызлар  көне белән  котлап үтәргә. Яз сулышы гаиләләребезгә муллык, күңелләребезгә сабырлык, тәннәребезгә саулык алып килсен. АллаҺ Тәгалә безне үз рәхим- шәфкатеннән ташламасын, теләкләребезне тормышка ашырырга ярдәм итсен, өстәлләребез мул, аш-суларыбыз тәмле, көннәребез ямьле булсын, балаларыбызга укуларында уңышлар насыйп булсын.

Шушы уңайдан без сезгә “Ягез әле кызлар – йолдызлар” бәйгесен тәкьдим итәбез. Бәйгедә кечкенә төркемдәге кызларыбыз катнаша. Әйдәгез, аларны кул чабып каршы алыйк әле. Менә ул безнең сылу кызларыбыз Эльвина, Лиана, Гөлчәчәк, Адилә, Мамак, Алла, Арина, Алисә.

Бу бәйгедә һәр кыз бала үзе өчен көрәшә һәм нинди дә булса номинацияга лаек булачак.

А.б.

Хәзер дуслар, көч сынашыйк,

Батырлар алга чыксын.
Һәр сылукай уенда осталыгын.
Зирәклеген, тапкырлыгын,
Булганлыгын күрсәтә алсын.

Һәр уен танышудан башлана, шулай бит. 

Бездә 1 бәйгебезне  “Үзең белән таныштыр”

дип алдык.

Кызлар танышырга әзерләнәләр.

Ә  без бүгенге ярышта хөкем карарын чыгаручы жюри әгъзаләре белән танышып үтик әле…

Кызлар сез әзермә? Башладык.

Әфәрин кызлар – йолдызлар, бик матур итеп үзегез белән таныштырдыгыз.

А.б.

Пөхтә итеп өйне җыям,

Гөлләремә су сибәм.

Курчакларымны йоклатам,

Еласалар, юатам.

Менә ничек тырышам,

Әниемә булышам. 

2 бәйгегебез “Әниемә булышам”  дип атала.

Без инде һәрберебездә әниләребезгә булышырга яратабыз, шулай бит! Менә шундый ситуция, иртән әнинең эшкә, ә сезнең мәктәпкә барасы бар, ә энеләрегезне балалар бакчасына илтәсе бар, аны киендерегә кирәк. Әниегезнең энегезне киендерергә вакыты юк. Сез бу очракта нишлисез? (кызлар җавап бирә) Бик дөрес, сез хәзер дөрес һәм матур итеп энеләрегезне киендерәсез. Башладык.

Әйдәгез карап китик әле, безнең кызларыбыз энеләрен дөрес киендерделәр микән? Әфәрин кызлар, бу бәйгедәдә тырыштыгыз.

Кызларыбыз әз генә ял итеп торсыннар, ә хәзер егетләребез башкаруында җыр тыңлап үтик: “Кызлар” дип атала.

Әфәрин егетләр, булдырдыгыз.

А.б.

Үз телемдә шигырь укыйм,

Үз телемдә сөйли алам.

Туган җирем, туган илем,

Мин бит синнән, илһам алам. 

3 бәйгебез “Шигырь сөйләү” бәйгесе.  Бу бәйгене мин өй эше итеп биргән идем.

Ә хәзер кызлар – йолдызларыбызның шигырь сөйләгәннәрен тыңлап үтәрбез.

 

Йөзеңне шифалы

Яңгырлар югандыр,

Табигать, йөрәк дип

Кояшны куйгандыр.

 

Гел шулай нур сибеп

Яшә син, әнием!

Йөрәгең җылысын

Тоялсын нәниең.

С Днем восьмого марта,
С праздником весенним!
Солнышко приносит
Звонкое веселье.
Пусть тепло настанет,
И уйдут морозы,
Пусть подарит нежность
Веточка мимозы! 
Кем сокланмас  шушы  гүзәллеккә!

Кем  сөенмәс күреп  яз  ямен!

Иң  зур  бәхет – дуслык,  тынычлыкта

Каршы  алу  язлар  бәйрәмен!

Бигрәк тә әни бәйрәмен!

 

Әнием-гел балкып тора

Күктәге йолдыз кебек.

Мин дә тырышам булырга

Газиз әнием кебек!

Өйрәтәсең һәр нәрсәгә

Зур сабырлыклар белән.

Рәхмәт әйтеп тәбриклим,

8 нче март белән

Мама приласкает,
Мама подбодрит.
Если поругает,
То всегда простит.
С нею мне не страшен
Никакой злодей.
Нет добрей и краше
Мамочки моей!
На 8 Марта
Бабушке и маме
С папой торт красивый,
Испекли мы сами.
Сделать нашим мамам
Мы сюрприз старались,
Но они, похоже,
Как-то догадались
В день 8 Марта стих я прочитаю
И маме скажу прямо — тебя я обожаю,
Люблю я очень сильно,
И в праздник добрый этот
Желаю быть красивой,
Удачи и успехов.
Тузаннарны сөртеп чыктым
Коедан су китердем
Әни эштән кайтуына
Бөтен эшне бетердем.
Булмәләрне жыештырдым,
бар җир ялт итсен әле,
Үзенең бәйрәмендә бер,
Әни ял итсен әле…

 

Әфәрин кызлар, бик матур сөйләдегез.

4 бәйге “Сәдәф тагу, ягъни төймә тагу” булыр. Бу бәйгедә кызларга кеченә ситса кисәге бирелә, алар шуңа төймә тагып күрсәтерләр. Кызлар энәләр белән сак булырга кирәклеген сез инде беләсез. Башладык. 

Кызларыбыз төймә таккан арада, бәйрәмебезне иң акыллы малайлар дәвам итә. 

А.б.

Кызып–кызып бәхәсләшә

Бүген бездә малайлар.

Минем әни пәрәмәчне

Шундый тәмле пешерә.

Телеңне йотарсың, малай,

Ашап карасаң, менә.

Өчпочмакка җитми инде,

Ни генә әйтсәгез дә.

Әнием кебек берәү дә

Пешерә белмидер лә.

Камыр тылсымга әйләнә

Минем әни кулында.

Кәнфит-прәннек кирәк түгел

Гөбәдия барында.

Мактанышмагыз, малайлар,

Иң оста минем әни.

Сумса, пилмән, мантыйларны

Вәт пешерә, билләһи.

А.Б: Менә шулай берсен-берсе

Уздырышып малайлар,

Тәмле әйберләр ашагач,

Әниләрен мактыйлар.

Әфәрин егетләр.

Кызларның эшләрен жюрига күрсәтәбез. 

А.б:

Биючеләр биегәндә,

Идәннәре бөгелә.

Биючегә сүз әйтмәгез,

Аның биисе килә.

Әйдәгез кызларыбызга уен уйнатып алыйк әле.

“Кәгазь өстендә бию”, биегәндә аяклар кәгазьдән чыгарга тиеш түгел. Кем кәгазьдән чыга шул җиңелә.

А.б.

Табышмак – ул бик кызык,

Җавабын уйлап табыйк.

Җавап табу җиңел түгел,

Шулай да тыңлап карыйк.

  5 бәйге “Интеллектуаллар” дип атала. Бу бәйгедә кызлар табышмакларның җавапларын әйтергә тиеш булалар. Табышмаклар бары тик кызларга бирелә, урыннан кычкырмыйбыз. Киттек. Тулырак…

Әнием – күңелем кояшы. Әдәби-музыкаль кичә.


әнием
“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән  балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесенең I категорияле тәрбиячесе Сәмигуллина Альбина Харис кызы. Тема: “ Әнием – күңелем кояшы”.

Максат: Әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре, әдәплек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү, тыңлаучан булырга өйрәтү.

Бурыч: Ана теле белән горурлану хисе тәрбияләү. Укучыларның хәтерләү сәләтен үстерү, мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтү, сөйләм телен баету. Әдәплелек, зирәклек, кешелеклелек, миһербанлылык тәрбияләү.

Үткәрү формасы: Әдәби – музыкаль кичә.

Үткәрү урыны: Актлар залы.

Җиһазлау: Сәхнәдә әниләргә багышланган плакатлар, слайд-шоу, музыкаль бизәлеш, шарлар, чәчәкләр.

Бүген – әниләр бәйрәме

Бүген – җирдә тантана

Кояш шуңа көлә бүген

Гөлләр шуңа шатлана

Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар

Кем дөньга кеше бүләк итә

Ә кешегә – якты дөньяны?

Тойгылары кояш көбек кайнар

Эретерлек магнит кыяны?

Әни сүзе – иң бөек сүз

Юк аңа һичбер алмаш

Иң – иң әйбәт кешеләр дә

Әни кебек була алмас

Җыр.  “Иң матур җыр

Иң кадерле, иң хөрмәтле

Булсын җирдә әниләр

Әниләрне кадерләсәк

Тыныч булыр ил – көннәр

А.б.    Ана! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч тә нарасыен йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, елаганда җыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче, гомер буена баласының кайгы-шатлыкларын уртаклашып яшәүче газиз әниләр!

Күңелегездә сезнең кояш яна

Нурлы йөзегездә – яз яме

Җирдә яшәү җырга әверелсен

Котлы булсын әни бәйрәме!

Бию.  “Без авыл егетләре”

Ана гуя – дала –

Колачы киң, йөзе кояшлы

Ана җирдә бөтен игелекнең

Изгелекнең тугры юлдашы

Ана булу – изгелекнең таҗы

Дөньяда иң олы дәрәҗә!

Ана кеше бөтен баласының

Бәхетенә ача тәрәзә

Син әнием минем өчен

Бу дөньяда бер генә

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә

Иң кадерле кешебез син

Сөекле әниебез

Син булганга без бәхетле

Тыныч, рәхәт яшибез

Әниләрне, әбиләрне

Кадерлибез, зурлыйбыз

Чын күңелдән һәммәгезне

Бәйрәм белән котлыйбыз

А.б.  Зәнгәр күкнең үз кояшы булган кебек, җир йөзенең дә үз кояшлары бар. Ул безнең Әниләребез. Кадерле әниләр! Сезне барыгызны да Әниләр көне белән котлыйбыз. Сезгә нык сәләмәтлек, озын гомер, гайлә бәхете балаларыгызның игелекләрен генә күреп яшәвегезне телибез. Һәрчак шулай кадерле, сөекле-сөйкемле булып яшәгез. Бүгенге “Әнием – күңелем кояшы”дип  исемләнгән бәйрәмебез дә сезнең хөрмәткә.

Минем әнием көн дә эшкә китә

Арып кайта аннан кичләрен

Елмаюы итеп алып кайта

Шәфәкъләрнең алсу төсләрен

Бию.  “Капельки” (танец с зонтами) Тулырак…

Бел син ерак бабайларның  ничек итеп көн иткәнен


бабайларның
Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Табын мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең югары категорияле укытучы-дефектологы Садертдинова Гөлия Муса кызы. Тема: Бел син ерак бабайларның  ничек итеп көн иткәнен (дәрестән тыш чара)

 Максат: Укучыларны халкыбызның элек-электән килгән һөнәрчелек төрләре белән таныштыру; һөнәр осталарының матур эшләренә соклану, аларның хезмәтенә хөрмәт, горурлану хисләре тәрбияләү.

Бүлмә чигүле сөлгеләр белән бизәлә, һөнәрчелек эшләнмәләреннән күргәзмә оештырыла.

Курайда татар халык көе “Тәфтиләү” башкарыла. Сәхнәгә ике алып баручы чыга.

1 алып баручы.   Хәтерләүдән курыкма син!

                                         Үткәнеңне онытма син!

                                          Бел син ерак бабайларның

                                          Ничек итеп көн иткәнен,

                                          Нинди уйлар, нинди моңнар

                                          Безгә калдырып киткәнен.

2 алып баручы.  Кешелек дөньясы һәрвакыт матурлыкка омтылып яши. Кирәкле дә, бер үк вакытта матур да булган әйберләр аның күңеленә шатлык өсти, кайгы-хәсрәтләрен оныттыра.

1 алып баручы. Халык элек-электән һөнәрчелек иткән. Халык һөнәрчелегең барлыкка килүе, үсеше шул төбәкнең хуҗалык итү тарихына, мәдәни үсешенә, көнкүрешенә һәм табигый байлыкларына бәйле. Осталар, гадәттә, һөнәрчелек белән төп эшләреннән аерылмыйча гына шөгелләнгән.

1 укучы. Катнаш урманнар белән чолгап алынган Идел, Кама буйларында урнашкан татар халкы, башка милләт кешеләре кебек үк, элек-электән агачтан нәфис бизәкләр кисеп йорт-җирен бизәп килә. Челтәрләп, зәвык белән эшләнгән орнамент зәңгәр, яшел һәм башка төскә буялган тәрәзә йөзлекләренә, кәрнизләргә, капкаларга беркетелеп йортларны аеруча ямьләп тора.

2 укучы. Күктәй зәңгәр йөзлекләргә

                         Ап-ак күгәрчен кунган.

                         Оста абзый кәрнизләрне

                         Челтәрдәй бизәп куйган.

3 укучы. Чүлмәк ясау да борынгы һөнәрләрдән саналган. Оста куллары белән һәм бөтен күңелләрен биреп, безнең бабаларыбыз борын-борыннан балчыктан могҗизалар тудырган. Хәттә төрле түгәрәк формалы хайваннар сүрәте кувшин-комганнарның тоткаларын һәм борыннарын бизәп торган. Ул хайваннар савыттагы ризыкны явыз рухлардан саклыйлар дип ышанганнар. Болгар риваяте буенча, җир шары океан төбеннән барлыкка килгән. Шуңа күрәдер, мөгаен, болгар чүлмәкләрендә суны аңлаткан дулкын бизәге еш очрый. Савытларның тышкы ягында горизанталь сызыклар белән бергә геометрик нәкыш яисә үсемлек бизәге барлыкка килгән.

4 укучы. Чүлмәкче измә балчыктан

                          Савытлар ясап карый.

                          Матурлап, мичтә кыздыргач,

                          Сөт салырга да ярый.

2 алып баручы. Исемнәре билгесез меңләгән оста һөнәрчеләр мәдәниятебезне, көнкүрешебезне ямләндерү өчен үзләреннән зур өлеш кертеп калдырган. Бизәкләп палас-келәм туку, тамбурлап чигү, алтын белән чигү, ташка, агачка, сөяккә чокып, бизәк төшерү, сынландыру, керамика, каллиграфия, ювелир сәнгате, төрле төстәге тиреләрне тегеп мозаик бизәкләр тудыру татар халык осталарының сәләтен, талантын күрсәтүче шөгел булып торган, аның яшәү рәвешен, тарихын, мәдәниятен чагылдырган. Бигрәк тә тире-күн чималыннан җитештерелгән товарлар белән татар халкы  бөтен дөньяга танылган.

5 укучы. Борынгы бабаларыбыз күн эшкәртүнең чын осталары булган. Алар сафьяннан, юфть дип йөртелә торган йомшак күннән сафьян читек һәм күннән сугыш киемнәре тегү белән дан тотканнар. Сафьян читекләрне чигүле, каюлы бизәкләр белән матурлап эшләгәннәр һәм Иран, Византия һ. б. илләргә чыгарганнар.

19 нчы гарырда да татарларның сафьян читекләре, башмаклары дөнья базарында дан тоткан. Мәсәлән, 1883 елда Парижда татар читекләре – зур алтын медаль, ә 1886 елда бронза медаль белән бүләкләнгән.

1 алып баручы. Оста куллы хатын-кызларыбыз мавыктыргыч кул эше белән шөгельләнгәннәр. Үзләренә һәм туганнарына милли киемнәр теккәннәр. Бөтен тырышлыкларын куеп зәвык белән затлы калфак-түбәтәйләр, матур эскәтер-сөлгеләр, алъяпкычлар чиккәннәр. Һәрбер авыл гаиләсендә диярлек туку станогы булган. Бу эш бик күп көч һәм вакыт таләп иткән.

6 укучы. Татар кызлары борын-борыннан, сәгатьләр буе туку станогы артында утырып, үзләренә бирнә, туган-тумачаларына һәм кияүләренә, Сабантуйга бүләкләр, йорт өчен чаршаулар, кашагалар, сөлгеләр әзерләгәннәр. Оста куллы хатын-кызларыбыз бизәкләп туку техникасының барлык төрләрен белгәннәр.

     Тукыма тукыганда барлык төсләрнең дә диярлек (кара төстән тыш) төрле төсмерләре кулланылган. Тукыманың җирлеге гадәттә кызыл төстә булган. Кызыл төс тукымага аеруча тантаналы, бәйрәм төсмере биреп торган.

7 укучы. Татар кызлары, балачактан ук чигү һөнәренә өйрәнеп, үзләренә кияүгә чыгарга бирнә һәм туй бүләкләре әзерләгәннәр.

Чигү өчен төрле материаллар – үзләре суккан һәм сатып алынган тукымалар, йон һәм ефәк җепләре, мулине, ука, кәнитил файдаланылган. Татар хатын-кызларыбыз шома, тамбурлап, каеп һәм башка чигүләрне киң кулланганнар. Кул эше осталары тамбур белән яратып чиккәннәр. Аның асылы бертөрле чылбарсыман атламнардан тора.

2 алып баручы. Татар бизәкләренең нигезе – табигатебездәге бизәк композицияләреннән тудырылган чәчәк-үсемлек темасы. “Тормыш агачы”  символы булып торган чәчәк бәйләме яки дала куагы иминлекне, тормыш чыганагын аңлата. Бу бизәк күп халыклар өчен дә хас. “Тормыш агачы” чәчәкләр, яфраклар, вак чәчәк бөреләре белән капланган сабаклардан тора.

8 укучы. Нәкышләрдә чагылган роза чәчәге матурлык һәм мәхәббәт билгесе булган. Гөлҗимеш, миләш – бәхет китерүче үсемлекләр. Күп таҗлы булгангадыр инде, кашкарый озын гомер символы итеп санала. Язның беренче чәчәкләреннән саналган һәм бизәкләрдә еш кулланыла торган лалә чәчәге үзгәреш, яңарышны аңлата. Урталай бүленгән гранат җимешен сүрәтләү уңдырышлылыкны, байлыкны белдерә. Идел буе болгарларыннан ук килә торган, башка халыкларда да популяр булган чәчәк бәйләме темасы яшәү чыганагы, символы булып тора. Кошлар яисә кош каурые мотивлары, кызыл төс белән беррәттән, бар төрки халыклырда да кояш, яктылык символы булып кабул ителгән. Ак төс сафлык, пакьлек билгесе дип санала. Күргәнебезчә, чигү җирлегенең төсе дә ниндидер мәгънә белдерә, бизәкне бербөтен итеп, җыеп, тулыландырып тора.

1 алып баручы.  Милли кием күп төрле чигү һәм туку элементларын, зәркәнчелек һәм күн мозаикасы сәнгатьләрен үз эченә алган. Татар хатын-кызлары милли киеменә аска таба киңәеп киткән күлмәк һәм озынча камзул керә. Еш кына күлмәк өстеннән чигелгән алъяпкычлар ябып йөргәннәр.

Милли кием ансамбленә ука яки энҗе белән чигелгән калфак, каюлы читек кергән, алар костюмны бербөтен итеп тулыландырып торган.

9 укучы. Калфак татар хатын-кызларының рухи матурлыгын, күңел байлыгын, тегү-чигү эшенә осталыгын, зәвыгын чагылдыручы төрки халыкларда киң таралган баш киеме. Аның тарихы болгар чорына барып тоташа.

Заманына карап, калфакның рәвеше дә үзгәрә барган. 18 нче гасырда ак җептән бәйләнгән 80 см озынлыктагы чуклы калфаклар булган. 19 нчы гасырда аларны 16-20 см озынлыктагы бәрхет калфаклар алыштырган. Алтын-көмеш җепләр белән чигелгән чәчәкләр аеруча затлы бер төс биргән.

Болгар илендә хатын-кызлар кигән ак калфак диңгез энҗесе (жемчуг) белән бастырып чигелгән. Ак төстәге баш киеме ул кешенең явыз нияте юклыгын белдергән.

Калфакны маңгай өлешенә төшереп кигәннәр.

“Энҗе-Мәрҗән калфагым” җыры (Р. Валиева сүзләре, Л. Батыр-Болгари көе) башкарыла. Тулырак…

Ау бабайда кунакта. Уен программасы сценариясе


ау бабай
Татарстан Республикасы Мөслим  муниципаль районы  “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Табын мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе   тәрбиячесе Гараева Ильмира Ильнур кызы. Тема: Ау бабайда кунакта. ( Уен программасы сценариясе).

Максат. Балаларга табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Бурыч. Уен формасында балаларга конкрет мисалларда  табигатьне ничек сакларга, усемлекләр һәм хайваннар турында халык сынамышлары турында белемнәрен тулыландырырга кирәклеген курсәтергә.

Реквизитлар. Ау бабайга-яшел сакал:Кыңгыравыклы ботак;   Маскалар: аю, төлке, керпе, куян(3), куркыныч битлекләр(6-7). Рогатка,  кыңгырау шләпәсе(6-7), ромашка шләпәсе(6-7).

Уен программасының сценариясе.

Алып баручы;  Исәнмесез Балалар. Без бүген Ау бабайның патшалыгына кунакка килдек.Ә сез аның кем икәнен беләсезме? Ул урман  хуҗалыгын яратучы, җәнлек һәм кош-кортларны хөрмәт итүче карт-урманчы.  Ул кайдадыр монда гына ерак тугел, әйдәгез аны чакырабызмы?

(Балалар бабайны чакыралар. Кечкенэ  яшел сакаллы карт барлыкка килә. Кулында кыңгыраулы ботак.)

Ау бабай: Исәнмесез балалар. (Балалар исәнләшә).

Алып баручы:  Ау бабай без сиңа кунакка килдек. Урман хуҗалыгыңны карарга, зирәклегеңне тыңларга телибез.

Ау бабай.  Игелекле кунакларга мин һәрвакыт шат, ә-боларда кунакмы? (Сукмак буйлап аю малае зур чәчәк бәйләме  һәм төлке кызы кечкенә чәчәк бәйләме тотып киләләр).

Аю малае төлке кызы:  Исәнмесез Ау бабай. Без сезгә бүләккә чәчәк бәйләмнәре тотып  кунакка килдек.

Аю бабай: бик зур рәхмәт, ләкин миңа сезнең бүләк бик үк ошап бетмәде.

(Ау бабай балалар белән  чәчәкләргә болыннарда үсеп утыру яхшырак икәнен, сындырып алгач  вазада бик озак яшәмәүләре турында фикер алыша).

(Малай йөгереп чыга, кулында зур рогатка. Күккә карап кошларга ата).

Ау бабай: Әй малай! Кошларга атырга ярамый! Ишетәсеңме, ярамый.

Балалар: Атма Ярамый.

(Малай кул болгый да комачауламагыз дигән ишарә ясап чыгып китә.

Ау бабай: Ә шулай мени? Әйдәле син керпегә әйлән.

(Ау бабай кыңгыраулы ботагы белән малай киткән якка болгый. Малай кире керпе маскасы киеп бер йөгереп кереп урап чыгып китә).

Балалар; Ә ул хәзер шулай керпе була әйме?

Ау бабай: Игелекле эш кылса, киредән малайга әйләнер. Ләкин әле иртә.

(Елаган тавыш ишетелә. Куаклар арасыннан куркыныч маскалар кигән балалар чыга).

Ау  бабай; Менә карагыз бу тыңлаусыз балаларга. Күпме әйттем мин алрга, су коенмагы, елгасы пычырак, агулы дип. Тыңламадылар. Ә менә балалар беләсезме ник агулы? Чөнки урман артында завод бар. Шул заводтта эшләүчеләр зарарлы, пычырак калдыкларны суга ташлыйлар. Менә шулай ярыймы балалар? Сезгә ярдәм итәм мин. Ләкин бүтән вакыт олыларның сүзләрен тыңлыйбыз дип сүз бирегез.

( Бабай таягы белән болгый , балаларнын маскалары төшә).

Ау бабай: Ә хәзер, балалар әйдәгез әле мине уеннарыгыз белән сөендерегез.

(Уеннар)

Күңелле үзгәрешләр.

Барсы да уйный. “Чикерткәләр” диюгә сикерәләр. “Күбәләкләр” диюгә барсыда әйләнә, кулларын болгап. “Бал кортлары” барсыда йөгерешә жжжжылдап. Уен тизәйгәннән тизәя. Алып баручы сүзләрне еш алыштыра.

Тату гайлә.

Балалар ике командага бүленә. Тулырак…