fbpx
02.02.2023

Мәктәптә сыйныф коллективын туплау


мәктәптә
«Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Саба мәктәп-интернаты» дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениясенең  I категорияле укытучы-дефектологы Сабирова Нурия Корбангали кызы.Тема:  Мәктәптә сыйныф коллективын туплау.

 

Сыйныф – ул мәктәптә бер яшь аралыгындагы балаларны  берләштергән укучылар коллективы.  «Коллектив» сүзе, билгеле булганча, латин теленнән алынган -туплый, туплана дигән мәгънәне белдерә. Сыйныф коллективын туплау – сыйныф җитәкчесенең төп максаты. (2 слайд)

 

Сыйныф коллективын туплау гаять катлаулы һәм озак эшләнә торган эш,педагогтан сабырлык кына түгел,артист булуны ,төрле ситуацияләр уйлап чыгаруны да таләп итә.

 

Сыйныф коллективын А.С. Макаренко, В.А.Сухомлинский,В.В. Воронкова кебек күренекле- педагог галимнәр өйрәнгән. (3-5 слайд)

 

Сәламәтлекләре чикле булганлыктан, безнең мәктәп укучылары үзләренең тотышларын,тәртипләрен һәрвакыт контрольдә тота алмыйлар.Шуңа күрә аларда җаваплылык хисләре , эшләгән эшләре өчен җаваплылык юк дәрәҗәсендә.Укытучы,тәрбияче алдында гаять катлаулы проблемалар тора.

 

IV сыйныф җитәкчесе булу бер яктан уйласаң җиңел,чөнки инде 1 сыйныфта укымыйлар, алар зурлар. Икенче яктан караганда авыр – уку елы башында яңа укучылар өстәлүе сыйныф коллективын туплауда ,алар белән эшләүдә авырлыклар тудыра

 

Балаларны мәктәп – интернатта бер коллектив итеп туплау бик зур әһәмияткә ия. Чөнки алар класс коллективында әдәп- әхлак нормалары , җәмгыятьтәге үз урыны , мөстәкыйльлек кебек сыйфатларны практик рәвештә алалар.

 

Коллективта бердәм эшләнгән һәр чара, эш формасы укучылар шәхесен үстерүгә ярдәм итә. Ул иптәшләре белән аралаша,үзенең алар белән тигез хокуклы икәнен белә , аны хөрмәт итүләрен күрә, балада ышаныч туа,үзен күрсәтергә омтыла.

 

Сыйныф коллективын формалаштыруның катлаулылыгы шунда – укучыларның акыл үсеше төрле  дәрәҗәдә булуы. Бу эштә төрле авырлыклар килеп чыгарга мөмкин (6 слайд)

 

  • Аралашу мөмкинлегенең булмавы; (укучы сөйләшми)
  • Үзенең кызыксынуларын сыйныф коллективының эшчәнлеге белән бергә алып бара алмауда;
  • Аз активлык, мөстәкыйльлек;
  • Тирәлектә мөстәкыйль рәвештә ориентлаша алмау.

Бу авырлыклар гаиләдә формалашкан була. Бер –берсенең хәлен аңлаучы укучылар коллектив эчендә барлыкка килә. Аларны вакытында күреп ,  тиешле юнәлеш бирү педагогның  төп бурычларының берсе булып тора.

 

Безнең мәктәп шартларында класс коллективын форалаштыруның төп факторы булып укыту –хезмәт эшчәнлеген дөрес оештыру тора. Мәктәптә уку чорында коллектив игътибар үзәгендә тора .Һәр бала уку эшчәнлегендәге уңыш-лары – уңышсызлыклары турында өлкәннәрнең , иптәшләренең фикерләрен ишетә. Ул сөенергә , оялырга мөмкин. Күп очракта педагогның һәр ситуацияне контрольдә тотуы  сыйныфташлары белән укучы арасында конфликтларны булдырмый  калырга ярдәм итә.Укучылар коллективы белән идарә итүдә  гуманлылык принцибы булырга тиеш.

 

Контрольне оптимильләштерү буенча киңәшләр

  1. Балалар кабул итәрлек нәрсәне генә алырга кирәк.
  2. Ике яклы аралашу булсын.
  3. Эшчәнлекнең эшли алырдаен гына алыгыз.
  4. Хезмәтне, тәртипне бәяләү, мактау.(7 слайд)

Тәртип белән идарә итүгә киңәшләр.

Укытучы кайгыртучан булырга, шуны эш-гамәле белән күрсәтергә тиеш.

Ул түбәндәгеләрне үтәргә бурычлы:

  1. Укучы шәхесен кимсетми, аерым бер укучыны гына мактамый, яки артык ачуланмый.
  2. Балаларга хөрмәт һәм мәхәббәт белән карый:
  • Сыйныфта яхшы мөнәсәбәт булдыра
  • Укучы фикерен катгый рәвештә кире какмый, аны хаталары  өчен ачуланмый
  • Укучыларның кызыксынулары, фикерләре белән исәпләшә
  1. Үзен тәртипле тота, әхлак тәрбиясен бирүдә дөрес юнәлеш бирә.
  • Сыйныфта килеп туган эхлак проблемаларын уртага салып сөйләшү.
  • Балаларга кешегә кушамат тагарга, ялганларга, кимсетергә ярамаганлыгын тормышчан мисаллар белән аңлата (үзе бервакытта да ялганламый)
  1. һәр укучы белән индивидуаль якын килеп сөйләшә.

Коллективта иң гади оештыру мөмкинлеге булып – бер-берсенә ярдәм итәргә өйрәтү тора. Сыйныфташына дәрескә әзерләнергә ярдәм итү,киенергә булышу,әйберләрен җыю аны шәхес итеп карарга өйрәтә.Мондый ярдәм тәртипсез укучыга да бик зур юнәлеш булып тора. Тулырак…

ФДББС шартларында укучыларның эзләнү һәм проект эшчәнлеге


  ФДББС
Әгерҗе муниципаль районы муниципаль бюджет  белем бирү  учреждениесе Әгерҗе шәһәре 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең туган  тел һәм әдәбият укытучысы Ногманова Миләүшә Сәлим кызы.  ФДББС шартларында укучыларның эзләнү һәм проект эшчәнлеген оештыру.

Федераль Дәүләт белем  бирү стандартларының  төп юнәлеше – укучыларның, индивидуаль, яшь, психологик һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, шәхеснең яңа сыйфат үсешенә ирешү.Укыту-тәрбиянең бүгенге көндәге уңышы укытучының бу процессны сыйфатлы башкаруында, укучыларның танып-белү процессы белән кызыксындыра алуында, иҗади уйларга, мөстәкыйль фикер йөртә алырга өйрәнүендә, рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләвенә бәйле. Шуларның барысын да исәпкә алып мин  татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә түбәндәге  тема өстендә эшләргә булдым: ФДББС шартларында укучыларның уку-эзләнү һәм проект  эшчәнлеген оештыру

Бүгенге көндә проект сүзе бик популяр. Телеведение, интернет челтәрләрендә, газета-журналларда да проект сүзен еш ишетәбез. Нинди генә проектлар юк? “Телевизион проект”, “Җыр проекты”, “Бию проектлары”, “Ана теле проекты”, “Интернет-проектлар”һ.б.

                              Проект сүзе нәрсәне аңлата ?

Проектул әле булмаган нәрсәне (мисал өчен, яңа бинаны, программаны) барлыкка китерүгә юнәлтелгән һәм аның тормышка ашу процессын күзаллаган бер идея, уй-теләк. Шуның өчен дә проект алдына куелган максат төзү, барлыкка китерү, булдыру, иҗат итү, ирешү һ.б. кебек фигыльләр ярдәмендә формалаштырыла. Шулай итеп, проект – ул: нинди дә булса механизмның яки корылманың планы; 2) нинди дә булса документның алдан әзерләнгән тексты;3) теләгеңне тормышка ашыру планы.

    «Проект» – фарсы теленнән алга атлаучы, алдан баручы дигәнне аңлата. Проект методын куллану – ул алган белем һәм күнекмәләрне системалаштыру, «белү һәм белмәү» зонасында мөстәкыйль эшчәнлек кору, фәннәр арасында бәйләнеш табу, дулкынлардырган проблеманы билгеләү, чишү юлларын табу, эш нәтиҗәсен тәкъдим итә алу.

 Проект методының асылы: укучылар укытучы җитәкчелегендә эзлекле рәвештә проектлар эшлиләр, проект өстендә эшләгәндә өстәмә информация туплыйлар һәм һәр этапка рефлекция ясыйлар.

                                  Укучы өчен проект нәрсә  ул?

  •  иҗади мөмкинлекләрен ачу;
  •  төркемдә эшләү күнекмәләре булдыру;
  •  үзе сайлаган кызыклы проблеманы (теманы)ачу өстендә эшләү ;
  •  үзенең эшен (хезмәтен) презентацияләү.

Проект эшчәнлегенең тарихына күз салсак, проект эшчәнлеге – яңа методлардан саналмый. 1905 нче елда Россиядә С.Т.Шацкий хезмәткәрләре белән проект эшчәнлегенең беренче элементларын укыту тәҗрибәседә куллана башлый.Соңрак бу метод Россиядә тыела. Ә 1920 нче елда ул Америка Кушма Штатларында килеп чыга һәм аны проблемалы укыту дип атыйлар. 90 елларда кире әйләнеп кайткан бу эшчәнлек “21 нче гасыр технологиясе” дигән исем ала.

Проект эшчәнлеге турында сөйләгәндә түбәндәге юлларны куллансак урынлы булыр: “Сөйлә миңа – мин онытырмын, күрсәт – истә калдырырмын, кызыксындыр – өйрәнермен”.Проект эшчәнлеге – ул ниндидер идея, фикер өстендә, җентекле планлаштырып, эзлекле эшләү һәм эш азагында күзгә күренерлек нәтиҗә чыгару, билгеле бер тема буеча информация җыю.

         Эшчәнлекнең бурычлары :телне өйрәнүгә теләк уяту;укучының танып белү активлыгын үстерү;иҗади мөмкинлекләрен камилләштерү;фән буенча белемнәрен тирәнәйтү. Проект эшчәнлеге нигә кирәк соң? Проект эшчәнлегенең уңай яклары :укучыларның дөньяны танып белү мөмкинлекләрен, акыл эшчәнлеген  үстерә.Проект эшчәнлеге вакытында укытучы һәм укучы арасында ирекле  аралашу бара. Бу эшне татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, шулай ук дәрестән тыш вакытта да оештырырга уңайлы. Проект эшен ничек оештырырга? Проект эшенең этаплары: Әзерлек этабы яки кереш;теманы сайлау, максатын бурычларын билгеләү, төркемнәргә бүлү, катнашучыларны билгеләү.

              Проект эшчәнлеген оештыруда эшне планлаштыру этаплары:

1.Проектның темасын, структурасын, эчтәлеген сайлау.

  1. Проблеманы ачу өчен сораулар уйлау.( Без моны ничек эшлибез? дигән сораудан түгел, ә Ни өчен эшлибез? Нинди проблеманы хәл итү максатыннан эшлибез? дигән сорауларга җавап эзләүдән башлана.)

3.Тиешле мәгълүматны табу юлларын ачыклау. Катнашучыларның вазифаларын билгеләү.( ата-ана эшчәнлеге ,бала эшчәнлеге,укытучы эшчәнлеге)

4.Проект туплау.( мәгълүмат җыю, проблеманы тикшерү, ачу, аны чишүдә дөрес варианты сайлау, эшне бизәү).

  1. Проектны тәкъдим итү, яклау формаларын уйлау.Төрле формада эшләргә була. Мәсәлән-сәяхәт,реклама,рольле уен, мини-спектакль, телевизион тапшыру, күргәзмә, зал белән уен, интервью, әдәби персонажлар диалогы.
  2. Проектны бәяләү.Урыннар билгеләп, ярышка әйләндерү киңәш ителми.
  3. Проектның перспективасын билгеләү.  Балалар үз эшләренең кирәклегенә төшенсеннәр һәм аның башка кешеләргә шатлык, рәхәтлек китерүен  күрсеннәр.

             Эш барышында проект эшчәнлеген куллануның   уңай яклары :

  1. Тел һәм әдәбият буенча теоретик материал белән таныша;

2.Укучы белем ала, эш төрләре, кагыйдәләр белән таныша;

3.Кызыксынучанлыкны арттыра;

4.Мәгълүмат һәр дәрестә укучының күз алдында була, кирәк вакытта ул аңа мөрәҗәгать итә ала. Бу исә материалның хәтта йомшак укучылар тарафыннан да үзләштерелүен тәэмин итә.

Проект төрләре. Урта сыйныф укучылары арасында кызыксынуларына нигезләнеп, төрле типтагы проектлар эшләнергә мөмкин:Тикшеренү.Иҗади.Уен.Мәгьлүмати .

Тикшеренү проекты: хәзерге заманда актуаль булган тема алына;проблемасы күрсәтелә;тикшерү объекты билгеләнә;тикшеренү ысуллары күрсәтелә;нәтиҗә чыгарыла.Узган уку елында 6 нчы сыйныф укучылары белән” Туган ягым чишмәләре” ,

“Шәде елгасының экологик торышы” исемле эзләнү эшләре үткәрдек.Бу проектларның максатлары: Җирлектәге чишмәләрне, елгаларны өйрәнү һәм барлау;Чишмәләрнең һәм Шәде елгасының санитар торышын тикшерү;Чишмәләргә, сулыкларга сакчыл караш тәрбияләү.

Тикшеренү нәтиҗәләре: Безнең тикшеренүләрдән, өйрәнүләрдән күренгәнчә, җирлегебездәге чишмәләрнең санитар торышы бик үк начар түгеллеге ачыкланды,халык чишмә суыннан файдалана. Шәде елгасының тирә – ягы санитар яктан яктан чиста түгеллеге  ачыкланды һәм тирә- ягыбызның, табигатьнең чисталыгы, экологик торышы  безнең кулыбызда булуына басым ясалды. Укучыларым  мәктәп күләмендәге ФГК  чыгыш ясадылар  һәм презентация белән эшләрен  якладылар.

  1. Иҗади проектлар. Бу типтагы проектларның төгәл структурасы юк. Эшнең төренә билгеләнгән тәлапләр буенча эшләнә. Моңа газета, буклетлар чыгару, презентацияләр сценарияләр язу керә . Мәсәлән, 3 нче сыйныфта укучы рус телле укучылар белән  “ Маша  һәм Аю” әкиятен татарчалаштырып  сценарий төзедек ,  сыйныф алдында сәхнәләштерергә әзерләнәбез ,” Зирәкләр һәм тапкырлар” интеллектуаль уены өчен  укучылар белән күңелле презентация  ясадык.  Төрле темаларга рәсемнәр, “Минем гаиләм исемле” коллаж ясадык. Шул ук сыйныфта “ Сәламәт булыгыз”  бүлегендәге темаларны өйрәнү барышында йомгаклау дәресенә бер төркемгә мәкальләр туплап килергә, икенчесенә – шигырьләр  җыю эше , өченчесенә- рәсем ясарга ,  дүртенчесенә- билгеле темага чыгышлар әзерләргә билгеләнде.

Теманы йомгаклап,  “ Иң зур байлык- сәламәтлек” темасына минипроект дәресе уздырдык.Укучылар табышмаклар әйтештеләр, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, спортның сәламәтлеккә файдасы хакында  сөйләделәр, үзләренең яраткан спорт төренә карата ясалган рәсемнәрен якладылар; ошаган спортсменнары ( кумирлары) белән таныштырдылар. Тулырак…

Риза Фәхреддиннең хезмәтләрен сыйныф эшчәнлегендә файдалану


Риза Фәхреддиннең хезмәтләрен сыйныф җитәкчесе эшчәнлегендә файдалану

Риза Фәхретдин

ТР Мөслим муниципаль районы  “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар  өчен Түбән Табын мәктәп-интернаты”  дәүләт бюджет гоммуми белем учреждениесе укытучысы  Әхмәтҗанова Раушания Мөнир кызы.  Тема:  Риза Фәхреддин хезмәтләрен сыйныф җитәкчесе эшчәнлегендә файдалану.

Хәзерге “ата улны, ана кызны белми торган” катлаулы чорда яшь буынга белем һәм тәрбия бирү көннән көн авырая бара. Әти – әнисе “балам бернәрсәдә дә кытлык кичермәсен, теләгәнен ашасын, кисен, башкалар алдында ким – хур булып йөрмәсен” дип көне – төне акча артыннан чапкан вакытта баласы урам йогынтысына күбрәк бирелә бара.

  Ә анда наркомания, токсикомания, җинаятьчелек, эшсезлек, бер – береңне хөрмәт итмәү, олылырны санламау чәчәк ата. Ата – бабадан килгән бер – береңә ярдәм итү, үзеңне генә түгел җәмгыятьнең һәр кешесен хөрмәт итү, ярдәмчеллек, намуслылык, алдамау кебек сыйфатлар онытыла башлады. Шушы катлаулы чорда яшь буында гомүмкешелек сыйфатларын саклап калу мәктәпкә, укытучы – тәрбиячегә, сыйныф җитәкчесенә йөкләнә.

Мине шәхсән, сыйныф җитәкчесе буларак бу проблемалар бик борчый, аларны чишү, кисәтү максатында укучыларым белән эшләү тәҗрибәм белән сезнең белән дә уртаклашасым килә. Әлбәттә эшне Р.Фәхреддиннең үгет нәсихәтләренә таянып башкару нәтиҗәле дип саным Чөнки ул гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган галим, әдип, педагог, тарихчы, күренекле дин эшлеклесе буларак дөрес тәрбия бирү юлын кайгырта, укыту – тәрбия процессының никадәр җаваплы икәнен ассызыклап, укытучыга да киңәш бирә: “Укытучы булсагыз, шәкертләрне кагыйдә буенча тәрбия итегез. Холыкларын гүзәлләндерегез, хәлләренә яраклы гыйлемнәрне өйрәтегез, гомерләрен әрәм итмәгез, шәкертләр өчен җаваплы булачак кешеләренә иң беренче дәрәҗәдә булганнары – мөгалимнәр белән мөдәррисләр икәнлеген онытмагыз”,- ди. [3:28] ”Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да төзәтә алмас”, ди.

      Риза Фәхреддиннең тәрбия бирүгә багышланган бик күп хезмәтләрен һәр мөгалим үз эшендә куллана. Аның “Шәекертлек әдәбе” исемле китабында әхлакый, рухи, эстетик һәм этик тәрбия турында белешмә, киләчәк һөнәр сайлауда киңәшләр бирелә, дуслар сайлаганда ялгышмаска һәм ялкау иптәшләр белән аралашмаска киңәш ителә, боларга бөек кешеләрнең тормышыннан гыйбрәтле мисаллар күп китерелә. Галим күркәм холыкны бар нәрсәдән дә өстен саный һәм көчле, үткен коралга тиңли.

  Аның фикеренчә: “…Таш йөрәкләр, кара күңелләр – күркәм холык хозурында йомшарырлар, итагать кылырлар. Дошман һәм дусны ризалату өчен күркәм холыктан үткен корал юктыр…”. Гүзәл холыкның бар нәрсәгә дә ачкыч булуын күрсәтеп, фикерен дәвам итеп, болай ди: “…Киләчәк гомерләрегездә, кирәк – олы галим, кирәк – сәүдәгәр, кирәк – башка әлхасыйль, теләсәгез кем булсагыз да булыгыз, ләкин гүзәл холыктан бер карыш та читкә чыкмагыз!.. Гөзәл холык белән аз гыйлем дә – күп, кыска гомер дә – озын булыр”[8].

    Риза Фәхретдиннең “Тәрбияле бала” әсәрендә бирелгән нәсихәтләренә таянып балаларда әти-әнигә карата ихтирам, хөрмәт, олылау, ярату сыйфатлары тәрбияләү, үзара аралашу нормаларына өйрәтү эше башкарыла. Бу хезмәтендә галим: “Хезмәт күрсәткән кешеләр һәрвакыт хөрмәттә булырлар вә якын күрелерләр, моны исә үзегез дә сизәсездер. Хәлбуки сезнең ата -аналарыгыз сезгә иң авыр вә мәшәкатьле хезмәтләрен иттеләр вә һаман да итәләр. Һәрвакыт сезне кайгартып, сезнең бәхетегез өчен тырышалар вә һәрвакыт сезнең өчен Аллаһы Тәгаләгә ялваралар вә дога кылалар.

  Моның өчен һәрникадәр аларның хезмәтләренә карышмавыгыз вә мәшәкатьләренең хакын үтәвегез мөмкин булмаса да – һаман аларга ихлас белән хезмәт итүче вә аларга хөрмәт белән күрсәтүче булыгыз. Бәдәнегез үсеп, көч кергәч тә, кулларыгыздан килгән эшләрдә ата вә аналарыгызга ярдәм итүче булыгыз, бәлки шәфкать вә хезмәтләрегезне тагын да арттырыгыз, алар исә сезнең яшь вакытларыгызда вә иң зәгыйфь булган көнегездә тәрбияләп сезне үстергәннәр. Бер көн җитәр, сез дә ата булырсыз, шул көндә балаларыгыз хөрмәтегезне сакламасалар, риза була белерсезме?”,- ди [2].

   Риза Фәхреддиннең ата-аналар җыелышларында : “…рәхәт гомер кичерү нияте белән асрап үстергән баласыннан усал мөгамәлә күргән ата-ана өчен баласының дөньяда яшәвендә нинди файда булыр? …мондый хәсрәтләргә күп вакытта ата вә аналар үзләре сәбәпче булалардыр, ягъни тәрбия биреләчәк бер вакытта балаларына тиешле тәрбия бирмичә, җиңелгә санаулары – мондый нәрсәләргә сәбәп булыр, дигән сүзләрен исәпкә алып, “Тәрбияле ана”, “Тәрбияле ата” кебек хезмәтләреннән файдаланып чыгышлар, презентацияләр, киңәш – китапчыклар ясыйм, ата – бала мөнәсәбәтләрендә килеп чыккан киеренкелекләрне чишү юлларын, аңлашуның әһәмиятен төшендерүдә кулланам.

   Риза Фәхреддиннең   әдәп – әхлак тематикасына оештырылган тәрбия сәгатьләрендә  шушы сүзләрен мисал итеп алам: “Әдәпле кеше башкалар белән яхшы яшәр, олыларны хөрмәт итәр, кешеләргә рәхим – шәфкать күрсәтер. Андый кеше үзен түбәнәйтә торган хәрәкәтләрдән ерак торыр.”,  “Адәм баласы үзен – үзе тәрбияләргә һәм камилләштерегә тиеш, буй җиткән һәр кеше үзен – үзе тәрбияли ала”. Аларга таянып ялган һәм хәйлә, гайбәт сөйләү, кеше ялганлау, урлау, хәмер эчү, отышлы уеннар уйнау, тәкәбберлек, хөсет һәм көнчелек кебек сыйфатларны кире кагырга, начар гадәтләрне үзләрендә булдырмас өчен  үзләре үк тырышырга, һәрвакыт истә тотып яшәргә, ныклы ихтияр көченә ия булырга кирәклеген аңлатам.

Укучыларыбызның киләчәк тормыш юлын, үз мөмкинлекләренә һәм теләкләренә, тормыш таләбенә туры килә торган һөнәр сайлауга җирлекне 5 нче сыйныфка килү белән дә башлыйм, бу эштә дә әлбәттә Риза Фәхреддиннең хезмәтләре, “Һөнәр һәм һөнәрлек әдәпләре” ярдәмгә килә. Ул: “Һич нәрсәсе юк адәм фәкырь түгел, бәлки һөнәре һәм тырышлыгы юк адәм фәкырьдер… Дөньяда маңгай тире агызып вә кул көче сарыф кылынып табылган икмәк кадәр ләззәтле икмәк булмас”,- ди. Олы педагог яшь буынның милли аңын һәм культура дәрәҗәсен үстерүне алгы планга куя. Аның нәсихәтләре укучыларны олы тормыш юлына әзерли, китапларында бозык эшләрдән тыелырга, яхшы эшләр генә кылырга өйрәтә.

    Риза Фәхреддин – чын мәгүнәсендә олуг педагог. Аның халык педагогикасына, яшәеш тәҗрибәсенә, ислам диненә нигезләнгән тәрбия китаплары укучыларыбызны әхлаклы итүдә инде гасырлар буе дәреслек, тәрбия әсбабы, академия вазыфасын үтәп килә. Аның: “Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәнлектән, гүзәл кеше дә җитешмәс. Мондый тәрбия иң кирәкле бер эш булачактыр”, – дигән сүзләрен һәр педагог үзенә девиз итеп алса иде. Без Р. Фәхреддиннең тәрбия дәресләрен буыннан – буынга дәвам итәргә тиеш, аны киләчәк буын да онытмасын, хезмәтләрен куллансын һәм аның белән горурлансын иде.

Әдәбият

  1. Мәһшүр мәгрифәтче- галим, педагог Ризаэддин мирасын укыту-тәрбия процессында куллану. III кисәк.- Казан, 2007.
  2. Р. Фәхреддин. Тәрбияле бала// Тәрбия.- 1999.- №7
  3. Татар зыялылары. Тарихи портретлар.- Казан: Мәгариф, 2003.
  4. Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. 2 том.- Казан: Тат.кит.нәшр., 1985.- 319 б.
  5. Фәхреддин Р. Балаларга үгет-нәсыйхәт/ Р. Фәхреддин.- Казан, 2011.
  6. Фәхреддин Р. Нәсыйхәт. Әхлак гыйлеменнән/ Р. Фәхреддин.- Казан: Мәгариф, 2002.
  7. Фәхретдинов Р. Сайланма әсәрләр/ Р. Фәхреддинов.- Казан, 2000.- 83 б.
  8. Фәхретдин Р. “Шәкертлек әдәбе”/ Р. Фәхреддин.- Казан: Иман, 2002.
  9. Фәхреддин Р. Җәвамигуль-кәлим шәрехе.- Казан: “Рухият” нәшр., 2005.-352б.

Гарәфи Хәсәнов табигать җырчысы


Гарәфи Хәсәнов табигать җырчысы

Гарәфи Хәсәнов

Казан шәһәре Совет районы муниципаль бюджет белем учреждениесе 156 нчы номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тихонова Нурфия Ринат кызы. Тема: Гарәфи Хәсәнов табигать җырчысы.

  Гарәфи Хәсәнов турында уйланулар.Табигатебез моңсуланып, көзгэ кереп барган мизгелдә әллә нинди сихри уйлар керде күңелгә. Юк шул һәрбер нечкәлеген, серлелеген, узенчәлеген, матурлыгын  күрә белмибез шул җир-анабызның. Ә булган бит шундый язучыларыбыз. Менә шундый уйлар белән, озак еллардан бирле кулга алмаган, бер таушалып беткән китапны алдым кулыма.

 Бу  Гарәфи Хәсәновның “Елның дүрт фасылы”дигән китабы. Кулыма алып китапның саргайган битләрен барлый башладым. Шундый таныш битләр, әйтерсен бала чакларга кайттым. Кызганыч хәзер балалар бу язучыныда, аның иҗатында, шушы китапны да белмилэр.

 Сүземнең  башы  табигать турында . Әйе, мин менә шушы табигатьне сөюче Гарәфи Хәсәнов турында фикерләремне әйтеп китәсем килгән иде.

  Гарәфи Хәсәновны табигать җырчысы дип юкка гына әйтмәгәннәр икән. Ул табигатьнең гүзәллеген генә күрми анын һәрбер нечкәлегенә тукталып, җансызны җанлы күрсәтеп, һәр укучы каршында могҗиза ача.  Ул узенең әсәрләрендә табигатьне төрле яктан күрсәтә.  Аның  әсәрләре сихри көчкә ия, үзенә тарта, җәлеп итә. Бу җыентыклардагы әсәрләр һәр кешене әйләнә- тирәбезне сакларга чакыра.

Бүгенге фәнни-техник прогресс нәтиҗәсендә әйләнә-тирә мохиткә килгән зыян турында көннән-көн күбрәк сөйлиләр. Бу уңайдан, җир- анабыз  табигатькә сакчыл караш тәрбияләү юнәлешендә Гарәфи Хәсәнов әсәрләренең кыйммәте артканнан арта бара.Шуңа күрә балаларны  кечкенәдән үк табигатьне яратырга, сакларга өйрәтергә кирәк дигән фикерләр тынгылык бирми.

  Табигатьне ярата аның  матурлыгын тоя, күрә  белгән кеше беркайчан да каты бәгырьле була алмый, минемчә. Балаларыбыз шушы табигать турында булган әсәрләрне укып миһербанлы, мәрхәмәтле, киң күңелле булып уссен иде.

Аның әсәрләре эстетик,экологик ләззәт бирү белән бергә тирән белем бирә. Без ул әсәрләрне укып табигатьнең узебез мона кадәр җитәрлек игътибар итмәгән бик күп яңа серләренә, беренче карауга күзгә чалынмый торган гаҗәеп нечкә үзенчәлекләренә төшенәбез. Табгатьне бөтен җаны-тәне белән тоеп язган әсәрләрне без кызыксыну һәм гаҗәпәнү белән укып устек. Шуңа күрә дә бу таушалып беткә, үзем белән бер яшьлек китап кулым эләккәч битараф  кала алмадым.

  Гарәфи Хәсәновның табигать  белеме дип атарлык, искиткеч зур мәгълүмат туплаган, яшь буынны дөрес итеп тәрбияләүдә әйтеп бетергесез файда китергән китапларын кабат  чыгарсалар да, начар булмас иде. Ул китапларны барыбызга да күреп укырга насыйп булсын. Һәм шушы әсәрләрне укып, үзебездән соң килгән буынга да җиткерсәк иде. Чөнки минем уйлавымча бик кирәкле темага иҗат иткән Гарәфи Хәсәнов. Аның әсәрләре балалар өчен генә диелсә дә , табигатебез турында зурларга, олы кешеләргә дә белү зарур. Табигатебез, җир-анабызны саклау шушы тирән мәгънәле хикәя, повестьлардан башлана дип карарга кирәк.

Авторның тагын язмалары: Дәрескә контроль эш.Татар теле.7 сыйныф.

Туган телем,туган җирем. Башлангыч сыйныфлар өчен Сценарий

Укытучы хезмәте бездә һәм чит илләрдә


 Укытучы

Икътисадый хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы дөньядагы илләрнең укыту һәм белем бирү өлкәсен өйрәнү максатыннан, ел саен, “TALIS” дип аталган халыкара тикшерү уздыра. “TALIS”- Teaching and Learning International Survey , ягъни “Укыту һәм белем бирү тармагын халыкара тикшерү” дигән сүз. Бу – халыкара проект һәм 2008нче елдан Россия дә шушы оешмага керде. Монда 48 дәүләт катнаша.

“TALIS”-2018 нәтиҗәләре.

  Шул исәптән, “TALIS”-2018дә РФнең дә 14 регионыннан 4 мең укытучы катнашты. “TALIS”ның асылы – укытучылар һәм мәктәп директорларыннан компьютерлаштырылган сорашу уздырудан гыйбарәт. Шуның нигезендә мәктәп эчендәге педагогик, методик һәм социаль хәлләр турында мәгълүмат җыела. Тикшерү нәтиҗәләре мәгариф системасын тулаем күз алдына китерергә ярдәм итә. Рособрнадзордагылар әйтүенчә, бу инде өченче цикл. Беренчесе – 2008нче, икенчесе – 2013нче елда булган иде. 2018нче елгы тикшерүләрдән соң түбәндәгеләр билгеле булды.

  1.Укытучы һөнәре элеккечә күпчелек илләрдә хатын-кызлар хезмәте булып кала бирә. Россиядәге укытучыларның 85%ы хатын-кызлар. Башка илләрдә – 70%. Латвиядә бездәгедән күбрәк – 89%. Россиядәгедән азраклары Япония (42%), Согуд Гарәбстаны (52%), Нидерланд (53%).

   2.Рәсәйдә укытучы булып эшләүчеләрнең уртача яше – 52 ел. 30 яшькә кадәргеләр – 11%, 30дан 49 яшькә кадәргеләр – 47% тәшкил итә. 50не узганнар барлык илләрдән дә уздыра – 42% (аларда-31%). Илдәге укытучыларның 30%ы 50 белән 59 яшь арасында. Сорашулардан күренгәнчә, безнең ил укытучылары уртача 21 ел эшлиләр. Бу башка илләрдән 4 елга артыграк. Ә менә Төркия яшь укытучылар саны буенча рекордсмен. Алар барлык укытучыларның 43%ын алып торалар.

  1. Россия мәктәпләрендәге директорларның уртача яшьләре 40тан 59га кадәр. Тагын шул күренә: директорлар мәктәптәге педагогик-методик эш белән аз шөгыльләнәләр, уку-укыту планнарын төзүдә катнашмыйлар. Мәктәптәге укытучылар һәм укучылар белән кирәгенчә идарә итмиләр. Директорлар эшкә алдан хәзерләнмичә, тиешле квалификацион белемнәр тупламыйча керешәләр. Бары 19%ы гына директорлар хәзерләү курсларын узган була. Ә башка илләрдә һәр өченче директорның берсе алдан ук директор булып эшләү өчен махсус белемнәрне үзләштерә. Россия мәктәпләрендә директорлар гадәттә 11 елдан артык эшләмиләр.Тагын бер үзенчәлек: Рәсәй директорлары үзләренә укыту сәгатьләре дә алалар. Чит ил директоры укытмый, алар менеджер вазыйфасын гына башкара.
  1. Бездәге укытучыларның 95%ы педагогик белемгә ия. Һәм алар нигездә бер фән укыталар. Ә Европа илләрендә укытучыларның 53%ы берьюлы берничә предметны укыта.
  1. Безнең укытучылар эш урыннарын үзгәртергә теләмиләр. Башка илләрдәге укытучылар һәр ун ел саен эш урыннарын үзгәртеп торалар. Япония белән Сингапурда, мәсәлән, ротация сәясәте үткәрелә. Укытучылар белем һәм тәҗрибәләрен киңәйтү өчен мәҗбүри рәвештә эш урыннарын алыштырырга тиешләр.
  1. Россия укытучыларының эш сәгате – 46 сәгатькә кадәр сузыла. Бу сорашуда катнашкан 48 ил арасындагы иң югары сан. Башка илләрдә ул 38 сәгатьтән артмый. Эш вакытының өчтән берен административ-кәгазь эшләре – төрле отчетлар язу алып тора. Мондый эшләргә атнага 4 сәгать сарыф ителә.
  1. 7. Россиядә укытучы булып эшләү өчен һич югы бакалавриат бетерергә кирәк, бу 4 ел уку дигән сүз. Ләкин уку программалары шундый итеп төзелгән: практика өчен вакыт бик аз каралган.
  1. Безнең булачак укытучыларның күбесе чынлыкта мәктәпкә барырга җыенмыйлар икән. Педагогик уку йортларын ел саен уртача 100 мең студент тәмамлый. Сорашулардан күренгәнчә, аларның бары 10%ы гына мәктәпкә бару турында уйлый. 80% абитуриент диплом алу һәм югары гуманитар белем алу өчен генә укырга керүләрен белдергәннәр. Ләкин соңгы ике елда яшьләрнең мәктәпләргә килүләре арткан. Бездә хәзер кайбер шәһәр мәктәпләрендә фән кандидатларын һәм дәрәҗәле уку йортларын тәмамлаучыларны да очратырга мөмкин.

Хәзер конкрет аерым илләрдәге хәлләрне карап үтик.

 Польша. Польшада укытучыларга хезмәт хакы (1300$) илдә эшләүче башкаларныкыннан азрак булу сәбәпле, мәктәптә эшләүче укытучыларның 75%ы башка эшкә күчәргә тели. Укытучыларның күбесе 1.5 ставкага эшли, ләкин эш вакыты 27 сәгатьтән артырга тиеш түгел. Моннан тыш ул атнага 2 сәгать бушлай эшләргә тиеш (экскурсияләргә алып бару, түгәрәкләр үткәрү һ.б.)

Германия. Бу илдә үз эшләреннән иң канәгать кешеләр – укытучылар. Чөнки башкалар 2500 еврога эшләгәндә, укытучылар 3500 евро алалар.Эш сәгате – атнага 25 сәгать. Укытучыларга чиновник статусы бирелә, димәк алар налогларны азрак түлиләр һәм картлык пенсиясен күбрәк алалар. Немец укытучысы ирекле эш графигы белән эшли. (Буш сәгатьләрендә аны берәү дә мәктәптә тота алмый). Алар репетиторлык белән, бигрәк тә үз мәктәпләрендәге балалар белән шөгыльләнмиләр.

Төркия. Хезмәт хакы – 1000$. Әле моңа тагын өстәмәләр бар. Мәсәлән, фәнни дәрәҗә, квалификация күтәрү, үз балалары өчен. Юлда йөрү өчен 50% ташлама бирелә. Кыска эш көне белән эшлиләр.

 Бу илдә укытучыларны гаиләгә кунакка чакыру гадәти хәл. Укытучыларга бүләк бирү тыелмый, киресенчә төрек гаиләләре үз балаларын укытучыларга бик еш бүләкләр бирәләр.

Франция. Укытучылар башкаларга караганда күбрәк – 2068 евро алалар. Музейларга керү бушлай. Укучыларга өй эше бирелми. Укытучылар дәүләт хезмәткәрләре статусына керәләр. Укытучы пенсиядә эшләвен дәвам итсә, аңа һәр квартал саен 0,75% өстәмә түләнә. Махсус мәктәпләрдә эшләүчеләргә өстәмә түләнә. Мәсәлән, иммигрантларны укытучыларга 100 евро артык бирәләр.

Бөекбритания. Бу илдә укытучылар шулай ук начар хезмәт хакы алмыйлар. Ул уртача – 3650$ . Укытучылар ничә сәгать укытуларына карамастан, көн буе мәктәптә булырга тиешләр (8.30-15.30).Үз мәктәпләре укучыларына өстәмә сәгатьләр бирү тыелган. Шәхси мәктәп укытучыларына бөтенләй рөхсәт юк.

Испания. Укытучыларның эш күләме – атнасына 40 сәгать. Хезмәт хакы алай мактанырлык түгел. 1500-2000 евро тирәсендә. Бернинди өстәмә түләүләр, льготалар юк. 30 ел стажы булганнар 60 яшьтән пенсиягә китә алалар. Ә болай пенсия яше – 65.

Кытай. Кытайда укытучы һөнәре мактаулы эшләрнең берсе. Укытучылар чиновник дәрәҗәсенә ия кешеләр. Пекин һәм Шанхай кебек шәһәрләрдә эшләүчеләр 15000 долларга кадәр алырга мөмкиннәр. Әмма күпчелекнең хезмәт хакы 590 доллар тирәсендә. Укытучыларга күп өстенлекләр каралган. Мәсәлән, льготалы дәвалану, ипотека кредиты һәм төрле социаль ярдәмнәр.

Финляндия. Укытучының уртача хезмәт хакы – айга 2500$. Бу артык зур сумма булмаса да, дәрәҗәле хезмәт санала.Илдә педагогларга ихтыяҗ юк дип әйтерлек.

АКШ. Америкада башлангыч һәм урта белем бирү өлкәсендә эшләү хәйран авыр эшләрнең берсе. Хезмәт хакы төрле штатларда төрлечә. Атнага 40 сәгать эшлиләр. Укытучыларның күбесе хатын-кызлар. Укытучының квалификациясенә карап, 42 дән 68 мең долларга кадәр булырга мөмкин. Ә болай укытучылар уртача 59 мең доллар алалар. Моңа өстәп кыйммәт булмаган, әмма сыйфатлы медицина страховкасы һәм югары пенсия бирелә.Җәйге ял вакыты – 2 ай.

Югары белемне иң яхшы бирүче илләр рейтингы.( QS буенча). 

Тулырак…

Туфан Миңнуллин иҗатында ир-ат образының чагылышы


Туфан Миңнуллин
Казан шәһәре муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе 96 нчы гимназиянең 1 нче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сафина Лилия Иншат кызының фәнни-тикшеренү эше. Тема: Туфан Миңнуллин иҗатында ир-ат образының чагылышы.

Кереш сүз

Халкым тарихының һәр чылбырында аны әйдәп, алга алып баручы затлар булган. Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Туфан Миңнуллин. Аларны берләштереп торган төп сыйфатлар милләткә юл күрсәтү, аны яктылыкка чыгарырга омтылу иде. Һәр өчесе дә кояшка карап очучы бөркетләр сыман милләтне биеклеккә әйдәделәр,  аның юлында якты маяк булып тордылар.

Бүген мин шуларның берсе – Туфан Миңнуллин турында сөйләргә телим. Татар мәктәпләренең, авылларының бетүгә таба баруы да, эчкечелекнең милләтне артка сөйрәве дә аны бик борчыган. Мәктәпләрдә белем бирү һәм тәрбия эше дә, авыл халкының тормышы,  аналар һәм балалар мәсьәләсе дә кызыксындырган Туфан абыйны. Аның әсәрләрендә чагылыш тапкан бу проблемалар беркемне дә битараф калдырмаган, югарыда утыручы түрәләргә дә аның фикере белән килешергә туры килгән. Күп кенә авылларда татар мәктәпләре сакланып калган икән, монда, һичшиксез, Туфан Миңнуллинның роле зур.

Туфан Миңнуллин үзе яшәгән чорның акыллы философы да, милләтнең маягы да булды. Гомер буе үз максатына, хыялларына хыянәт итмичә, милләтебезнең барлык проблемаларын йөрәге аша уздырып, нык ихтыярлы көрәшче булып яшәгән ул. Болар бар да аның иҗатында чагылыш тапмыйча калмаган, шуңа күрә аның әсәрләрен өйрәнү бүген дә актуаль булып тора.

Туфан абый һәрчак гади халыкның күңелен тырнап торган проблемаларны кузгатып, аларны чишү юлларын күрсәтергә тырышты. Аның һәр чыгышы төшенкелеккә бирелә башлаган күңелләрне уятып, башны югары тотарга һәм алга карап атларга ярдәм итә иде. Бүген мин аның турында үз сүземне әйтмичә кала алмыйм: драматургның иҗатына таянып язылган фәнни хезмәтемне тәкъдим итәм.

Бу хезмәтемдә мин Туфан Миңнуллин иҗатына карата үзем аңлаганча бәя бирергә, фикеремне белдерергә һәм мине уйландырган сорауларга җавап табарга телим. Аның драматургиясе ни өчен халыкны җәлеп итә алган? Моңа ачыклык кертү өчен, мин “Туфан Миңнуллин иҗатында ир-ат образының чагылышы” темасын сайладым. Фәнни хезмәтемнең төп максаты драматургның төрле әсәрләрендә сурәтләнгән ир-ат образларына хас үзенчәлекләрне ачып бирү һәм аларның җәмгыятьтә тоткан төп урыннарын ассызыклап, дөрес бәя бирү булды.

Максатыма ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итәргә туры килде.

Беренче бурычым драматургның кайбер әсәрләре белән танышып чыгу булды. Болар – “Без бит авыл малае!”, “Нигез ташлары”, “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Мулла” әсәрләре.

Икенче бурычым әдип әһәмиятле дип санаган проблемаларны барлау, аларга нигезләнеп, нәтиҗәләр ясау  булып торды.

Өченче бурычым башкалар фикерен кабатламыйча, үзем аңлаганча, Туфан абый иҗатына объектив якын килеп, ул әйтергә теләгән уй-фикергә ачыклык кертергә тырышу булды.

  1. Туфан Миңнуллин турында

Туфан Миңнуллин 1935 елда Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында дөньяга килгән. 1956-1961 елларда ул Мәскәүдә М.С.Щепкин исемендәге Театр училищесында укый. Туфан Миңнуллин – илледән артык драма һәм комедияләр авторы. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә генә дә аның егерме алты пьесасы буенча спектакльләр куелган.

Аның иҗаты хөкүмәтебез тарафыннан югары бәяләнде. Ул “Нигез ташлары” комедиясе өчен 1974 елда Республика яшьләр оешмасының М.Җәлил исемендәге премиясенә, шулай ук “Ай булмаса, йолдыз бар” драмасы өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә һәм “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакле өчен Россиянең К.Станиславский исемендәге Дәүләт бүләгенә ия булды.

1969 елда драматург СССР (Татарстан) Язучылар берлегенә кабул ителгән. Татарстан Республикасының халык язучысы Туфан Миңнуллин озак еллар дәвамында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты булып эшләде.

Туфан абый әсәрләре белән танышам. Укыган саен, аны борчыган проблемаларның никадәр тирән булуын тоя барам. Бигрәк тә татар авылларын саклап калу проблемасы борчыган аны. Ул бу катлаулы мәсьәләне чишүдә төп көч итеп, какшамас рухлы, үз дигәнен эшли ала торган көчле ир-атларны санаган. Авылны саклап калу проблемасын хәл итүнең юллары төрле булганга күрә, аның әсәрләрендә чагылыш тапкан ир-ат образлары да төрле-төрле. Бу геройларны авылны ярату, аның киләчәге өчен борчылу, туган җиреңә җаның-тәнең белән хезмәт итү, җиргә нык басып тору кебек сыйфатлар берләштереп тора.

  1. Туфан Миңнуллин иҗатында ир-ат образының чагылышы

2.1. “Без бит авыл малае!” драмасына анализ

Драматург 1967 елда “Без бит авыл малае!” драмасын яратып иҗат иткән. Бу аның төп герой Иртуган образына мөнәсәбәтендә чагыла. Ир-егетләрнең көчлеләре генә иң авыр каршылыкларны да җиңәргә сәләтле. Тирә-яктагы авыллар бетеп, күпләр район үзәгенә, шәһәрләргә таралсалар да, Иртуган авылын ташлап китми. Туган авылында бер аның гаиләсе генә яшәп кала. Бу – район өчен хурлыклы күренеш. Димәк, ничек булса да, бу гаилә башлыгын җиңәргә кирәк. Шуңа күрә бер генә йортлы бу авылга көн саен авыл советы вәкиле килеп, аны үгетли, куркыта. Кечкенә авылларны бетереп, үзәктәге авылларга кушу мәсьәләсенә карата Иртуганның үз карашы бар. Авыл яшәргә тиеш. Тирә-яктагы кырларны сөреп, болыннарында терлек асрап яшәргә хакы бар авыл халкының. Нигезеңне таркатып күчеп китү табигатьнең бу почмагына килеп утырган борынгы бабайларның рухын рәнҗетү булыр иде. Әсәрнең беренче битләреннән үк Иртуганның акыллы, көчле рухлы чын җир кешесе булуын күрәсең. Аны беркем дә үз җиреннән кузгата алмаячак икәнлеге көн кебек ачык.

 Башка авылдашларының да китәсе килмәгәндер, мөгаен, тик аларның туган җиргә мәхәббәтләре Иртуганныкы кебек үк көчле булмавы көн кебек ачык. Авылда Иртуган кебекләр күбрәк булган саен, аның яшәү тарихы гасырларга сузылачак.  Иртуган образына сокланмыйча мөмкин түгел. Анда ышандыру көче зур. Ул үзенең балаларында да туган җиргә мәхәббәт тәрбияли. Олы улын күрше авыл кызына өйләндереп, үз авылында аны башка чыгарырга җыена, янәшәдә генә йорт җиткерергә әзерләнә. Башка балаларын да шул рухта тәрбияли. Елап яшәүчеләрне җене сөймәгән драматург көчле рухлы Иртуган кебекләргә шул рәвешле мәдхия укыган. Чиләгенә күрә капкачы, диләр бит. Хатыны да ирен санлап, балалары каршында аның абруен күтәреп, сүзеннән чыкмыйча яши. Болай яшәү ирен ярты сүздән аңлый торган хатынның да, иренең дә абруен гына арттыра.

 Бу очракта да Туфан абый хаклы. Ул хатын-кызның төпле акыллы, йомшак холыклы, миһербанлы, зирәк булуын һәрвакыт хуплаган. Иртуганның хатыны да үзе кебек акыллы, иренә, балаларына терәк-таяныч булып тора. Әйе, ир кеше дә, хатын-кыз да үз урынында булырга тиеш, һәрберсенең тормышта үз роле бар, дияргә тели драматург. Иртуган хатынын бик хөрмәт итә, аның сүзенә колак сала. Алар бер үк уй белән яшиләр. Бердәм булгач, аларны авылдан күчерергә теләүчеләрнең дә ниятләре барып чыкмаячаклыгы күренеп тора. Иртуган гаиләсе таралган авылны кабат яңартачагына беркем дә шикләнми. Авылны әнә шундый көчле кешеләр генә таралып бетүдән саклый алачак. Горур образлар иҗат итеп, драматург барыбызны да тәрбияли, уйланырга мәҗбүр итә. Минемчә, бу әсәре белән ул күпләргә дөрес юлны табарга ярдәм иткәндер.

2.2. “Нигез ташлары” комедиясенә анализ

“Нигез ташлары” пьесасының төп герое – Гарифулла карт. Чын авыл ир-атларына хас ныклык та, түземлелек тә бар анда, дүрт улына таяныч та ул. Аны үз авылының бетә баруы борчый. Элекке 500 йортлык авылда хәзер 50 йорт кына калган. Бу авыл кечкенә дип, мәктәпне япканнар. Министр улы да ярдәм итә алмаган. Минем аңлавымча, ул аны булдыра алмаган. Гарифулла чын-чынлап авылы өчен кайгыра. Авылны кем тараткан? Аны ничек саклап калырга? Халыкка ни җитми? Гаепне кемнән дә булса эзли башлаганчы, Гарифулла карт үз гаиләсендәге кимчелекләрне барлый. Үз нигезе дә ныклы түгел икән бит. Дүрт улының берсе дә авылда калмаган: шәһәрдә яшиләр. Авылга кайтып төпләнергә ашкынып тормыйлар. Шулай да карт ата аларның ярдәменә таянырга тели, шуңа күрә, бергәләшеп сөйләшү өчен, улларын авылга чакыртып кайтарта да. Ни дисәң дә, бер улы – министр, икенчесе – прокурор. Врач улы да төшеп калганнардан түгел. Кызганычка каршы, дүртенче улы гына алкоголикка әйләнгән. Монысы инде атаның иң авыр җәрәхәте.

Төп проблеманы уртага салып сөйләшкәндә бар да ачыклана: авылны саклап калырга теләсәләр дә, уллары моны хәл итә алмаячаклыгын сизенә карт, чөнки үзләре дә “өстәгеләргә” буйсынып яшиләр. Алардан артыгын таләп итеп булмый. Шулай да авылның аксакалы балаларын уйлануга этәрә. Алар да авылны саклап калу ягында. Димәк, ни дә булса эшләргә мөмкин әле. Картның уллары белән сөйләшүеннән тагын бер нәрсә аңлашыла: борынгы гореф-гадәтләрне саклап каласы, үсеп килүче буынның, ягъни оныгының ана телендә сөйләшүенә ирешәсе иде. Авылның киләчәге боларга да бәйле. Тел үлмәсә, мәктәпләр бетмәсә, авыл яшәячәк. Элегрәк авылдан киткән кешеләрнең кайта башлавы күңелгә бераз җылылык бирә. Димәк, өмет бетмәгән. Яңа гаиләләр күбәйсә, мәктәбе дә булыр, авыл да зурая башлар. Үз улларының да берсе калмасмы әле авылда. Гарифулла өметен өзми. Авыл кайгысы белән яшәгән бу карт рухы белән көчле, шуңа күрә ул күпләргә, бигрәк тә улларына үрнәк булып тора. Чын ил картлары әнә шулай булырга тиеш тә.

Авторның бу әсәрендә татар халкын сазлыкка этәрүче тагын бер яман күренеш – эчүчелек мәсьәләсе дә кузгатыла. Бу яман чир авылны таркатучы сәбәпләрнең берсе булып тора. Эчкече авыл тикле авылны түгел, үз гаиләсен дә саклап кала алмаячак. Гарифулланың үз улы да бу начар гадәтне үзләштергән. Атасы аның өчен борчыла. Ул төп гаепне улында күрсә дә, җәмгыятьтә дә гаеп зур, үз балалары турында уйламый икән ләбаса. Улы үз гаебен аңлый да кебек, тик характеры атасыныкы төсле көчле түгел. Нурланыш авыруыннан терелеп булмаячагын белә Хәлил. Минемчә, ул калган гомерен башкаларга борчу китермичә яшәргә тиеш. Эчүчелек аңа барыбер ярдәм итмәячәк. Иң авыры ана белән атага. Ул әнә шуны аңласын иде. Күпме генә гомере калса да, ул авылда яшәргә тиеш, чөнки ата-анасы гына аны аңлаячак, ярдәм итә алачак, дип уйлыйм. Бер күрше икенчесенең кем икәнлеген белми яшәгән шәһәр җирендә ул беркемгә дә кирәк түгел. Аның тамыры авылда, туган җире генә аңа яшәү көче бирә ала.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә телим: авылны саклау проблемасы иң элек һәр гаиләнең үз эчендә хәл ителергә тиеш. Туган нигезеңнең ташлары нык булырга тиеш. Нигез ташлары – ул балалар. Алар дөрес яшәгәндә һәм тормышлары ныклы булганда гына нигез таркалмаячак. Минем уйлавымча,  кешеләр менә шуны онытмаска тиешләр. Һәр гаиләнең дә Гарифулла карт кебек тоткасы булганда , бу мәсьәләне хәл итеп булачагына ышаныч туа. Гарифулла – төпле акыллы, уйлап эш итә торган ныклы хуҗа. Үзенең ни теләгәнен яхшы аңлаучы бу карт тыныч кына үз үлемен көтеп ятучылардан түгел. Ул авылын саклап калу өчен көрәшәчәк, башкаларны да үз артыннан ияртәчәк һәм уллары эшли алмаганны эшләячәк әле. Минемчә, Туфан абый ил картларының ныклыгы турында гына түгел, аларның әле зур таяныч булып торулары турында да әйтергә теләгәндер.

2.3. “Мулла” драмасына анализ

Тулырак…