22.03.2025

Кадер кичәсен ничек үткәрергә?


  Кадер кичәсе 🪐 КАДЕР КИЧӘСЕН НИЧЕК ҮТКӘРЕРГӘ?

💥 Кадер кичәсе – изге Коръән Кәримдә искә алынган иң мөһим, иң әһәмиятле кичә. Бу төн – язмыш хәл ителә торган, көч-кодрәт төне.

Кадер кичәсенең төгәл көнен хәтта Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в) дә беркайчан да әйтмәгән, ләкин хәдистә аның турында болай дип әйтелә: «Кадер киченең якынлашуын рамазанның соңгы 10 көнлегендә так санлы төннәрнең берсендә көтегез». Ягъни аны рамазан аеның соңгы ункөнлегендә, атап әйткәндә, так саннарда – 21 нче, 23 нче, 25 нче, 27 нче һәм 29 нчы саннарда табарга мөмкин.

✅ Гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә «Ләйләтүл кадр» – «тәкъдир, кодрәт, бөеклек төне» яки «хөрмәт» дигәнне аңлата. Татарча аны «Кадер кичәсе» дип йөртәләр.

⬇️ Бу кичәдә фәрештәләр адәм баласының бер еллык тәкъдирен алып килә. “Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк, савабы мең ай кылган гыйбадәттән артыграк”, – диелә Коръән Кәримнең 97нче “әл-Кадер” сүрәсендә. Кадер кичәсендә Коръән Кәрим иңдерелә башлый.

«Хакыйкать шулдыр ки, Без аны (Коръәнне) Кадер кичәсендә иңдердек. Кадер кичәсенең ни икәнен син белмисең. Кадер кичәсе 1000 айдан да хәерлерәк. Ул көндә фәрештәләр һәм Изге Рух (Җәбраил) Раббының рөхсәте илә, Аның әмерләрен җиренә җиткезер өчен, бер-бер артлы иңеп кенә торырлар. Кадер кичәсе – иминлек кичәсе – таң ата башлаганга чаклы дәвам итәр».

❗️ Кадер төнен догада, гыйбадәттә, зекердә, намазда үткәргән бәндә мең ай гыйбадәт кылудан да зуррак әҗер алачактыр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) әйтә: “Кем дә кем Кадер кичәсен уяу үткәреп гыйбадәттә булса, бу кичәдән чыкканда әнисеннән туган сабый бала кебек гөнаһсыз чыгар”, – ди.

✅ Хәдисләрдә әйтелгәнчә, бу төндә кылынган теләсә нинди изге эшләр, хәтта зур булмаганнары да, 1000 ай дәвамында башкарылган изге гамәлләр белән бертигез булачак. Кем дә кем аны сәҗдә кылып уздырса, 83 ел һәм 4 ай дәвамында өзлексез дога кылган кебек савапка лаек булачак.

🔻 Пәйгамбәребез Мөхәммәдтән (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) Гайшә анабыз (Аллаһ аннан разый булса иде) Кадер кичендә нинди дога укырга икәнен сорый, Аллаһның илчесе аңа бу доганы өйрәткән: “Аллааһүммә иннәкә гәфүввүн түхибүл гәфвә фәгфү гәннии” (“Аллаһым! Син гафу итүче, гафу итүне яратасың, мине гафу ит!”) (Тирмизи, Ибн Мәдҗәһ).

Кадер кичәсенең кайбер билгеләре: бу кич нурлы булыр, бик салкын булмас, җиләс кенә булыр, һавадан йолдызлар атылмас. Төн тыныч һәм явым-төшемсез, күк йөзе аяз һәм болытсыз була.

‼️ КАДЕР КИЧЕН НИЧЕК УЗДЫРЫРГА

Төнне гыйбадәт кылып үткәрергә кирәк:
• Өстәмә (нәфел) намаз уку (тәүбә намазы, тәһәҗҗуд, шөкер намазы).
• Коръән уку яки өйрәнү.
• Сәдака бирү.
* Тәүбә итү.
* Дога – Аллаһы Тәгаләгә ялвару.
* Зикер уку – Аллаһны искә алу.

💚 Бу төндә барлык үпкәләреңне бетерергә, туганнарың белән мөнәсәбәтләреңне җайга салырга, мөмкин кадәр күбрәк изге эшләр кылырга кирәк.
Икенче бер хәдистә: «Аллаһы Тәгаләнең бүләген өмет итеп, Кадер кичен намаз укып үткәргән кешенең элекке гөнаһлары кичерелер», – дип язылган.

‼️ БУ ТӨННЕ УКЫЛА ТОРГАН ДОГА

1) Транскрипция: «Аллахумма, иннака афуввун каримун, тухиббуль-афва, фафу анни».
Тәрҗемәсе: «Әй Аллаһым, син чыннан да гафу итүче, син гафу итәргә яратасың, мине дә гафу ит!».

2) Транскрипция: «Раббана иннана аманна, фагфир ляна, зунубана ва-кынаа азабан-нар».
Тәрҗемәсе: «Раббыбыз! Дөреслектә, без иман китердек. Гөнаһларыбызны кичер һәм ут газабыннан сакла».

3) Транскрипция: «Аллахумма анта Раббии ля иляха илля ант. Халяктании ва энээ габдук ва энэ галя гахдикэ мэстатогту. Агузу бикя мин шэрри мэ санагту. Абу у ляка бинигматикя галяййа ва абу у бизэнбии. Игьфир лии, фа иннаху ля ягфируз-зунубэ илля ант».
Тәрҗемәсе: «Аллаһым! Син минем Раббым, Синнән башка гыйбадәт кылырга яраклы иләһ юк, Син мине яралттың, мин – Синең колың, мин, көчем җиткән кадәр, Сиңа тугрылыклылык саклаячакмын.

‼️ ЗИКЕРЛӘР

Истә калдыру өчен, иң гади берничә зикер бар, аларны бу төндә дә, Бәраат төнендә дә укырга мөмкин:

1. «СөбханАллаһ», «Әлхәмдүлилләһ», «Аллаһу Әкбәр» – 33әр тапкыр укыла;
2. «Ләә иләәһә илләл-лааһ»;
3. «Әстәгфируллаһ»;
4. «Ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһ».

Минем китап- минем тормыш


Минем китап МИНЕМ КИТАП – МИНЕМ ТОРМЫШ

Без – китап укып үскән буын. Без дигәнем, 1961нче елда укырга кереп, 1971нче елда аны тәмамләп чыккан кешеләр.Мәктәптән соң да минем үземә китаптан аерылырга туры килмәде. Казан дәүләт университетына укырга кергәч, киресенчә, китап дөньясына тагын да тирәнрәк чумдым.

❗️Тукта! Мин бит үземнең басылып чыккан китабым турында берничә кәлимә сүз әйтмәкче булып кына яза башлаган идем. Әллә кая кереп китә язганмын. Бу, мөгаен, башта китап турындагы уйларның бөтерелүеннәндер.Башлаган фикерне дәвам итеп, тагын аз гына сүз озайтыйм да, аннан дәвам итәрмен инде. Гаеп итмәсәгез.

…10нчы сыйныфны тәмамлаганда авыл китапханәсендә укымаган китап калмаган иде . Китапханәдән ярыша-ярыша сумкалар белән ташып укый идек китапны. Китапларның тышлары кулда йөри-йөри таушалып, чүпрәккә әйләнеп бетәр иде.

⬇️ Шуннан китте “Казан утлары” журналы өчен чират тору. Язучыларның әсәрләре китап булып чыкканчы, башта шушы журналда басыла иделәр. Китапханәче апа журналны 2-3 көнгә генә бирә, шул вакыт эчендә укып чыгарга өлгерергә кирәк. Чөнки журналны көтеп синең артта тагын дистәләгән кеше чиратта тора.

🔻 Университет китапханәләрен күргәч, андагы китапларның күплеген һәм байлыгын белгәч, авыл китапханәсе алачык булып кына күренә башлады. Шулай да каникулларга кайткан вакытларда авыл китапханәсенә кереп, китап “исен” иснәп чыгарга вакыт табыла иде.

🔻 Безнең балалар да китап укып үстеләр. Әмма инде аларның балалары, ягъни безнең кадерле оныкларыбыз китаптан читләштеләр. Китап укымый торган буын үсеп килә. Моның нинди фаҗига икәнлеген әлегә белеп бетермиләр.

⬇️ Анысын соңрак язармын.Төп темага килик инде. Үземнең соңгы елларда матбугатта басылган язмаларымны туплап, “Яшьлек белән картлык арасында” дигән китабымны бастырып чыгардым. Кечкенә генә дип әйтеп тормыйм, чөнки китапның кыйммәте андагы битләр саны белән түгел, ә эчтәлеге, әйтелгән фикерләр белән бәяләнә. Анысын да мин түгел, укучы әйтә.

💵 Бүгенге көндә китап чыгаруның кыенлыкларын һәм чыгымнарын санап тормыйм. Китап сатып байый торган заман түгел. Укучылары табылса да, бик шат булырсың. Ә шулай да күңел шушы китапны чыгаруны сорап, гел ымсындырып торды, тынычлык бирмәде.

📙 Елдан артык әзерләнеп, язмаларның иң-иң дигәннәрен сайлап, нәшрият табып, ниһаять,китапны кулга алу бәхетенә ирештем. Шушы шатлыкны сезнең белән дә бүлешәсем килде. Чөнки публицистик язмаларның күбесе иң беренче булып сезнең кулдагы “Татарстан яшьләре” гәҗитендә басылды. Аларга иң беренче “Татарстан яшьләре” укучылары укып, бәя бирде.

📎“Татарстан яшьләре” белән минем дуслык 90нчы еллардан ук килә. Туфан Миңнуллин, Илфак Шиһапов кебек авторлар янәшәсендә үз язмаларыңны күрү горурлык та, зур җаваплылык та иде. Ул заманда бик кыю язмалар басылды, каләмнәр бүгенге шикелле йозаклы ишек артына бикләнмәгән иделәр.

🖌 Шул вакытта язылганнарны хәзер укып карыйм да, “ничек бастырганнар моны?” дип, эсселе-суыклы булып китәм. Шуңа күрә андый “хәтәр” язмаларны китапка кертеп булмады.

🙂 Туплый торгач, өч бүлектән торган хәйран гына кулга алырлык матур китап булып чыкты ул үзе. Балачактан бүгенгә кадәр баштан үткән хәлләр, вакыйгалар, уйлар тезмәсе булып сузылды ул язмалар.

😂 Көлкеле хикәяләрне дә кертмичә калып булмады. Укучыларга анысы да кирәк. Аннан балалар өчен язылган берничә әкиятемне дә өстәдем. Белмим, балалар укымаса да, әби-бабайлары укырлар.

❗️ Менә шулай, китапны кулга алгач, өстән тау төшкән шикелле җиңел булып калды. Максатыма ирештем, китапны укучылар хөкеменә тапшырдым. Кая да булса куеп, сатарга, акча эшләргә дип эшләмәдем мин бу эшне. Дусларга, таныш-белешләргә истәлек итеп, бүләк итү өчен тырыштым.

Укытучы һәм алтын балык турында әкият (түгел)


     Укытучы һәм алтын балык турында әкият (түгел)  УКЫТУЧЫ ҺӘМ АЛТЫН БАЛЫК  ТУРЫНДА ӘКИЯТ (ТҮГЕЛ)

 

Борын-борын заманда түгел, нәкъ  безнең заманда яшәгән, ди, булган, ди, бер Укытучы. Кияргә киемен базардан, ашарга ипиен кибеттән алган ди ул. Җитмәгәнен җәйләр буе бакчасында үзе үстергән. Сыерын асраган, үгезен симерткән, каз-үрдәк үстергән, тавык-чебеш тоткан. Кыскасы, типичный Укытучы булган бу.

Көннәрдән беркөнне балык ашыйсы килгән моның. Укытучы да кеше бит, ни хәл итәсең. Кибеттән генә сатып алыр иде, август ахыры- сентябрь башы , Укытучы кесәсенең бик тә, бик тә саегып калган чагы  икән. Уйлаган-уйлаган да бу, ятьмәсен алып,  сәпитенә утырып, алты чакрым ераклыктагы буага киткән.

Бер салган ятьмәне – бернәрсә  эләкмәгән. Икенче тапкыр салган – бака ияреп чыккан.”Булмады инде бу”, дип уйлап, кайтырга җыенган. Җитмәсә, күктә болытлар да куерган. Баканы тавыкларга бирермен дип чиләгенә салган. Укытучы бит, үҗәт кеше. Тагын бер, монысы соңгысы дип, салып карарга булган. Сөйрәп чыгарган ятьмәне, син күр дә мин күр, ятьмә эчендә бер балык тыпырчынып ята, ди. Ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз юк – Укытучыга алтын балык эләккән бит!

Ул арада балык телгә килеп, Укытучыга ялына-ялвара башлаган: ” Зинһар, мине җибәрә күр, син бит Укытучы. Тәртипле, әдәпле, сүзтыңлаучан. Мине пешереп ашый күрмә. Нинди теләгең булса, әйт кенә, барысын да үтим”.

Укытучы озак уйлап тормаган, балыкка болай дигән: “Иртәгә сәгать җидегә мәктәп ишеге төбенә килеп басасың, елмаеп, хәл-әхвәлләрен сорашып укучыларны каршы аласың, 6 сәгать дәресне укытасың, тәнәфесләрдә залда дежур торасың”.

“Эшлим-эшлим”,- дигән алтын балык…

Укытучы дәвам иткән: “Классның социаль паспортын төзисең, ярты еллык тәрбия планын язасың, барлык балаларның мониторингын үткәрәсең, куркынычсызлык кагыйдәләре буенча профилактик эшләр башкарасың, аннан балаларны ничек яхшырак укытырга икәнлеген ачыклау өчен индивидуаль үзенчәлекләрен өйрәнәсең. Боларның барысын 10нчы сентябрьгә эшләп бетерәсе. Оныта язганмын. Предмет буенча эш программалары төзисең.  Аннан һәр ата-ана белән сөйләшеп чыгасың, кичләр буе ата-аналар чатында утырасың, аларның сорауларына җавап бирәсең. Аларның башларына сораулар нәкъ төнге 11дә килә башлый. Ә Радикның әтисе 12дән соң гына шалтырата, йоклый күрмә, әзер булып тор. Саматны исәнләшергә өйрәт, Вәли соңга калмасын, һәр иртәдә әнисен искәртеп тор. Укучыларның кәефен, характерын өйрән.  Һәр дәрестә яңа кызыксындыру алымнары уйлап тап. Тәнәфесләрдә Галине оныта күрмә, зур малайлар белән сугыша торган гадәте бар. Балаларны ахшанәгә ашатырга алып бар, кайтышлый туалетка керергә онытмасыннар. Ул арада үзең дә капкалап алырга тырыш.

“Беттеме?”,-дигән алтын балык, ятьмә эчендә чәбәләнеп.

– Башлана гына әле,- дигән Укытучы һәм тезеп киткән. -Журналларны тутырырга онытма, интернеттагы блогны көн саен яңартасы, мәктәп сайтына куярга көн саен бер яңалыкны завучка тапшырасы. Шул ук вакытта һәр дәресне  югары профессиональ дәрәҗәдә хәзерлисең, конспект төзисең, класс һәм өй эше дәфтәрләрен тикшерәсең. Онлайн укуга күчү тәҗрибәсен өйрәнә башла. Аннан үзбелем күтәрү өстендәге эшләрне оныта күрмә, методик берләшмәдә, педсоветта ясалачак чыгышларыңның тезисларын дирекциягә тапшыр. Район семинарларында, конференцияләрендә тәҗрибә уртаклашырга әзерлән. Педагогик газета-журналларга языл. Кабинет планы, түгәрәк планнарың наять булсын. Терроризмга, коррупциягә каршы әңгәмәләр үткәрәсең. Начар укучылар белән индивидуаль эш планын бик яхшылап төзе. Прививка, медосмотр турында белешмәләрне җыеп бетер. Ачык тәрбия сәгате, ачык дәресләреңне планлаштырып куй. Педагоглар өчен дистанцион курсларга языл. Ай саен конкурсларда катнашып, сертификатын завучка күрсәтеп бар. Экскурсиягә кайларга алып барасыңны уйла. Интернетта балаларга дөрес сайтларга гына керергә кирәклеген аңлат. Укучыларны дистанцион олимпиадаларда катнаштыр.  Нинди китаплар укырга тиешләр, исемлеген төзеп, һәрберсенең кулына тоттыр…

– Беткәндер бит инде?- дигән балык авыр сулап.

– Ашыкма! Программаларны даими өйрән. Яңа ФГОС турында фикерләреңне тупла. Йорт-җир өчен налог түләгән кәгазеңне алып килеп, директорга күрсәт. Укытучылар көненә авыл клубында булачак концертка бер җыр, бер бию өйрән. Сайлауларда агитатор булуыңны һәрвакыт исеңдә тот. Кемне сайлатасын беләсең инде…

Аннан хезмәт хакы алганда шатланып, көлеп-елмаеп ал, 20 меңне бер дә азсынма. Күпме бирсәләр, шунысына рәхмәт әйт. Мәктәп – акча эшләү урыны түгел. Укытучы акча өчен эшләми,  абруе өчен эшли. Күп акча кирәк булса, әнә, чиновниклар әйткәнчә, бизнеска китәсең… Оныта язганмын: айга ике тапкыр мәктәп автобусында күрше авылдан балаларны иртәнге сәгать алтыда мәктәпкә алып киләсең, дәресләр беткәч, кайтарып куясың.

Балык түзмәгән: -Теге яр буендагы землянкада яшәгән картның карчыгы күпкә  яхшырак булган икән. Сиңа түзәрлек түгел. Син мине лутчы пешереп кенә аша!- дип әйтеп әйткән, ди.

( Аз гына урысчадан “чәлдереп” язылды).

Дуслар, укытучының монда язылмый калган эшләрен өстәп яза алмассызмы икән? Бәлки, сезнең якларда бездә булмаган тагын шундый эшләр бардыр. Тулыландырыйк әле язманы.

 

P.S. Бәлки, арагызда өстәмә акча эшләргә теләүчеләр бардыр? Хезмәт хакыгызга 20-25 мең өстәлсә, начар булмас иде. Безнең компаниягә чакыручы чат-ботымның ссылкасын куям. Шуның белән аралашып карагыз әле. Бәлки, тормышның икенче ягына аяк басарсыз. Ссылка: https://vk.com/app5898182_-213251397#s=1806084

 

 

Әссәләмәгаләйкүм!


                                  әссәләмәгаләйкүм Әссәләмәгаләйкүм!

Матур җәйге иртәләрнең берсендә булды бу хәл. Су буенда берсеннән-берсе уздырып кошлар сайрый, суда вак балыклар сикерешә, һава тып-тын, суларга искиткеч рәхәт. Мин сыер арканларга төшәм. Көтү күптән бетте бездә. Шуңа күрә сыер-бозауларны су буендагы иркенрәк, үләнлерәк җирләргә арканлап куябыз.

 Аркан казыгын кагып бетереп, башымны гына күтәргән идем, каршымда бер адәм барлыкка килде. Беләм мин аны. Шушы тирәдә тора ул. Кәҗәсен арканга куеп кайтып килеше. Мин аның мәчеткә йөргәнлеген дә беләм. Шуңа күрә кече күңелләнеп, “Әссәләмәгаләйкүм!” дип кулымны суздым. Ул бик текәлеп, бер мәл миңа карап торды да, “Намаз укыйсыңмы?” дигән сорау бирде. Маңгайга бәреп әйтелгән бу сораудан мин имәнеп киттем. “Юк” минәйтәм. “Алайса, диде ул, алай дип әйтмә. Намаз укымаган кеше “Әссәләмәгаләйкүм!” дип исәнләшергә тиеш түгел. Исәнмесез, дип исәнләш”. “Нишләп,  гөнаһ буламыни?” дип сорадым мин. “Рия була. Намаз укыган кеше генә “Әссәләмагаләйкүм!” дип исәнләшә ала”, дип шаккатырды ул мине.

“Рия”ның мәгънәсен бик әйбәт беләм мин. Рия- кешеләр арасында үзеңне күрсәтергә маташу була ул. Аллаһка түгел, кешеләргә әйбәт, яхшы булып күренергә тырышу. Димәк, мин “Әссәләмәгаләйкүм” дип әйтүем белән бу адәмгә яхшы булып күренергә тырышканмын булып чыга. Юк инде энем, мин һич кенә дә сиңа үземне күрсәтергә тырышмаган идем. Бары әдәп йөзеннән синең белән кечелекләнеп күрештем.

 Мин бу кешенең хаклы булмаганлыгын үзенә бик әйбәтләп аңлатырга, сүзнең мәгънәсенә төшендерергә тиеш идем. Әмма наданнар белән бәхәс куертуның мәгънәсе юк. Шулай икәнлеген күп тапкырлар сынаганым бар. Шуңа күрә алга таба бүтән сөйләшеп тормадым. Казык каккан чүкечемне кулыма алдым да, кайтып киттем. Ә үзем юлда уйлыйм: “Бу кеше мине акылга өйрәттем дип уйлап калды инде. Үзен бик гыйлемле кешегә саный күрәсең. Их, аңлатырга иде аңа “Әссәләмәгаләйкүм” сүзенең мәгънәсен”. Шундый начар гадәтем бар. Кешенең хаксызлыгын белсәм дә, аңа түгел, үземә үзем аңлатам.

Минем дини белемем юк. Ләкин мин Коръән тәфсирләре һәм шактый гына дини әдәбият укыйм. Бу темага акыл сатарга җыенмыйм, андыйлар миннән башка да күп. Мин бары үземне борчыган сорауларга җавап табарга телим. Коръәндә язылган: «Ислам дине – җиңел дин. Кем дә кем шул җиңеллеккә риза булмыйча, артык гыйбадәтләр кылырга керешсә, гаҗиз калыр да, бу дин белән көрәшә торгач, җиңелер, һәрвакыт кыла торган гыйбадәтләрен дә җиренә җиткереп үти алмый башлар. Дин эшләрендә бик артык тирән кермичә, урта һәм гадел юлны ихтыяр итегез, камил гыйбадәт кыла алмасагыз, шуңа якынрак рәвештә гыйбадәт кылырга тырышыгыз…» Бу хәдис, билгеле, кешене камил рәвештә гыйбадәт кылудан тыймый, ләкин чиктән ашмаска кирәклеген искәртә. Бүген диндәге кайбер «акыллыбашлар» теге ярамый, бу ярамый, дип, кешене өркетеп, мәчеттән биздереп бетерәләр. Имеш, кәләпүшсез мәчеткә кермә, яланаяк намазлыкка басма, сәдаканы уң кулың белән бир, биргәнеңне кеше күрмәсен, сәҗдәгә утырганда башта намазлыкка тезләрең тисен, бармакларыңны намазлыкка җәеп куй һәм башкалар.

Мин үзем “әссәләмәгаләйкүм” сүзен “исәнмесез”гә караганда яратарак төшәм. Чөнки ул “мин сезгә сәламәтек вә иминлек телим” дигән мәгънәгә туры килә. Болай исәнләшү безне татарлыгыбызга якынайта . Дуслар, иптәшләр белән очрашканда да бер-беребезгә “Әссәләмәгаләйкүм!” дип кул бирәбез. Син намаз укыйсыңмы? дип тикшереп тормыйбыз. Аннан бит диндә бу яки теге сүзләрне намаз укымаучылар кулланырга тиеш түгел дигән нәрсә юк. Сәхнәдә  “Әссәләмәгаләйкүм” җыры яңгырый. Аны җырлаучылар мәчеткә йөриләрме икән соң?

Күрәсезме, бер сүз никадәр сорау китереп чыгарды. Әгәр саный китсәң, мондый сораулар баштан ашкан. Бер динче хатын-кызларга зиратка керергә ярамый, ди. Икенчесе, ярый ди. Диндә болай икеле-микеле җаваплар булырга тиеш түгел.

Нәрсә ул Ислам? Гомәр разыяллаһүдән бу сорауга менә мондый җавап бар: «Көннәрдән беркөнне, без Аллаһының илчесе – Мөхәммәт галәйһиссәләм янында утырган вакытта, безнең янга актан киенгән кара чәчле бер кеше килде. Аны мосафир дип әйтеп булмый иде, һәм аны безнең арада берәү дә белүче юк иде. Ул утырды да, учларын Мөхәммәт (с.г.в.) тезләренә куеп: «Мөхәммәт! Нәрсә ул Ислам?» – дип сорады. Мөхәммәт (с.г.в.) аңа болай дип җавап бирде: «Ислам ул – бер Аллаһы Тәгаләдән башка һичбер илаһ юк, Мөхәммәт аның илчесе, дип гуаһлык бирүең; шулай ук, намаз укуың, зәкят түләвең, Рамазан аенда ураза тотуың һәм, әгәр барырга мөмкинлегең булса, Мәккәгә барып, хаҗ кылуыңдыр». «Дөрес!» – диде әлеге кеше. Бу кеше – Җәбраил була. Күр әле: гап-гади һәм ап-ачык ләбаса. Димәк, безнең динебез шул нәрсәләрдән гыйбарәт икән. Хакыйкый мөселман Ислам диненең барлык күрсәтмәләрен дә үз вакытында үтәргә һәм бу диннең төп нигезләрен сакларга, нинди генә каршылыклар, киртәләр булса да, хак юлдан тайпылмаска тиеш. Ә безнең мәчетләрдә имамнар нәрсә ди: «Машина алма, йорт салма – шул акчаларыңны җыеп, Хаҗга бар!» Моны каяндыр, ниндидер акчалар юнәтеп, үзләре берничә тапкыр барып кайткан хаҗилар, яхшы машиналарда йөрүче, бай өйләрдә торучы динчеләр әйтә. Динебез бит «Хаҗга бару – мәҗбүри» димәгән, мөмкинлегең булса гына, барырга кушкан. Берара Хаҗга бару район түрәләре өчен модага әйләнеп алды. Артлары бер тапкыр комган күрмәгән чиновниклар, Хаҗдан кайткач, эчүләрен дә ташламадылар, сөяркәләре катына йөрүдән дә туктамадылар. Менә шундый хәлләрне күреп-белеп торган, мәчеткә йөргән кешеләр нәрсә уйларга, дингә нинди мөнәсәбәттә булырга тиеш?

Әйтергә теләгән сүзләр күп булса да шушы урында нокта куям. Без татарлар бер-беребезгә “Әссәләмәгаләйкүм!” дип эндәшсәк күркәм һәм ихласрак булыр. Әгәр шушы мәсьәләдә гыйлемлерәк кешеләр кушылып, күтәрелгән сорауга җавап бирүдә катнашсалар, бик шат булыр идем.

                                                                         Фәрит Вафин

Элеккегә кайтып барыш…


элеккегСизәсезме, дуслар, авыл акрынлап элекке заман тормышына кайтып бара. Кибеттән сыек май сатып алучылар кимеде. Халык ат маена күчте. Сыек майның зарары турында берәүгә дә сөйлисе юктыр дип беләм, чөнки кулында кәрәзле телефоны булган авыл апае да, авыл агае да болардан хәбәрдәр. Ә менә ат ите һәм ат маеның файдалы булуы электән билгеле. Шуңа күрә авылда ат асраучылар саны арта бара.

Бозау итенә кызыкмыйлар хәзер. Ат итен күз ачып йомганчы алып бетерәләр.  Атлар саны арткан саен ат мае алу мөмкинлеге дә барлыкка килде. Без үзебез дә биш килога якын ат мае алдык быел. Ашарга бөтенләй тәмле, өстәвенә галәмәт файдалы да. Безнең бабайлар гомер буе елкы ите ашаганнар. Шуңа кыш көне суык тиеп чирләмәгәннәр. Ат ите тәндәге артык холестеринны юкка чыгара.Моңарчы ат ите сатып алган юк иде. Ел саен үзебезнең бозауны суясы булгач, кирәге дә булмагандыр инде. Ә менә быел бер сан ат ите алдык. Ашарга да тәмле, файдасы да әйтеп бетергесез.

Авыл кибете киштәләре икмәктән сыгылып тора. Кайдан гына китермиләр аны безгә: Кукмарадан, Мари иленнән, Казаннан… .Унлаган кибеттә унлаган төрдәге ипи бар. Җаның теләгәнен сатып ал. Юк шул, җаным, бик алырга ашыгып тормыйлар. Күп кеше ипине үзе пешерергә тотынды. Ни өченме? Чөнки китеттән алган ипи (болай әйтү көфер сүз булмасын)  икенче көнгә тәмсезләнә, кискәндә уала башлый я бик тиз күгәрә. Өйдә пешкән ипидән хуш ис килә, авызга алгач, ашаган саен ашыйсы килеп тора. Менә шулай итеп, авыл тормышы элеккеге яшәешне кире кайтара. Яхшымы бу начармы? Һәрхәлдә сез ничек уйлыйсыздыр, әмма мин үзем моның начар ягын күрмим. Өеңдә пешкән ипи кибет ипиеннән тәмлерәк, чистарак, файдалырак икән, нигә хәленнән килгән кешеләргә ипине үзләре пешереп ашамаска ди.

Аннан чәй мәсьәләсе. Кибет чәенең нинди чүп-чарлардан тутырылганын күрмәсәк тә, сизеп торабыз.  Аннан бәясе дә хәйран үсеп бара. Шуңа авыл халкы берәм-берәм үлән чәенә күчә. Без үзебез дә җәй буе карлыган,  кура, җир җиләге яфракларын җыеп киптереп торабыз. Көзгә кадәр кыш буена эчеп чыгарлык яфрак туплыйбыз шулай. Иренмәгән кешеләр Иван-чәй әзерлиләр. Безнең кыз белән кияү, мәсәлән, Иван-чәйне бөтереп киптерә торган җайланма эшләделәр һәм кыш буе шул файдалы чәйне эчеп чыгалар. Үлән чәенең файдасы турында сөйләп тоуның кирәге юктыр дип беләм. Кызыксынган кешеләр Интернетка кереп үзләре укый алалар.

Күпләп сатып ала торган тагын бер нәрсә бар әле. Элек, үткән елның декабрь аенда гына даруханәдән гел ала торган даруымны 60 сумга алып чыккан идем. Бу атнада шул ук даруны 70 сумга алдым. Дару бәяләре айлап түгел, атналап үсә хәзер. Шуңа күрә пенсиядәге карт-карчыкларның ярты акчалары шул даруга китеп бара. Бер юл бар: элек моңарчы таптап йөргән үләннәрне җыеп, дару итеп эчәргә. Теләсәң бөтен төрле авыруны дәвалый торган үлән төнәтмәләрен үзеңә ясарга була. Һәм шулай эшлиләр дә. Хәерче тормыш үзе шуңа этәрә. Элек авылларда даруга үлән җыючылар элек тә сирәк булса да бар иде. Хәзер ишәйделәр. Салкын тиеп авырганга да 600-700 сумлык дару алырга хәлләреннән килмәгәннәр дару үләннәре җыярга керештеләр. Һәм дөрес эшлиләр. Үләннең файдасы күбрәк тә булырга мөмкин. Һәрхәлдә дару шикелле бавырыңа я бөереңә бәрми инде.

Менә шушы алда мин язып үткән күренешләр иске сәламәт авыл тормышының яңадан баш калкытуын күрсәтә. Авыл кешесе үзенә генә ышана хәзер. Чөнки берәүдән дә беркайчан бернинди ярдәм алып булмаслыгы расланды. Авылны саклау – беренче чиратта татар халкын саклау дигән сүз ул. Авылларны һәм авыл халкын социаль яклый һәм үстерә торган бернинди  дәүләт программалары юк. Бәлки өстә, кайдадыр томаннар арасында бардыр. Әмма безнең аны күргәнебез юк. Авыл икътисадын яхшыртырга, экология мәсьәләләрен хәл итәргә, тирә-як мохитнең, табигый дөньябызның чиста һавалы, саф сулы, шифалы-сихәтле булуына  ирешергә кирәк. Халыкның тормыш тәҗрибәсе, гасырлар буе тупланган гореф-гадәтләре, йолалары, хезмәт күнекмәләре, пешергән ризыклары, эчкән сулары — барысы да бик мөһим бит. Шулар бетсә, югалса, авыл бетә. Авыл беттеме — халык үзе дә бетә инде.

Кеше үзенә үзе азык әзерләсә һәм үзен үзе дәваласа гына сәламәт булып яши ала. Элек моны белгәннәр. Кибеттәге кытай порошыгыннан ясалган сөт эчеп, комбикорма ашатып үстергән балык, суыткычта икешәр ай ятса да, череми торган алма ашап  чирлегә әйләнми хәл юк. Кайбер сыерларын бетергән кешеләрнең кабат сыер алулары турында ишеткәләп торам. Авыр булса да, авыл кешесе менә шулай үзенекен ашарга тырыша. Үзе әзерләп, үзенчә яшәргә омтыла. Аллаһы Тәгалә шундый тырыш авыл кешесенә сабырлык вә түземлек бирсен дә, куйган максатларына ирешергә насыйп әйләсен инде.

                                                                          Фәрит Вафин

Без кайда да, профессорлар кайда


без  “Татарстан яшьләре”нең  7нче октябрь (№39) санында минем “Чиратта кайсы мәктәп?” дигән мәкаләм чыккан иде. Анда мин мәктәпкә мылтык күтәреп килүнең сәбәпләрен ачыкларга тырыштым. Мәкаләдәге төп фикер: укыту-тәрбия эшенең зәгыйфь, дөресрәге бөтенләй гарип булуы шушындый фаҗигаләргә китерергә мөмкин икәнлеген күрсәтү иде. Һәм менә 28нче октябрь санында педагогика фәннәре докторы, профессор Җәүдәт Хөсәеновның “Мылтыксыз мәктәп нинди була? дигән язмасы басылды.

Профессор нинди булырга тиешлекнең җиде шартын китерә. Минем мәкаләдәге тема булгач, һәр пунктын бик игътибар белән укып чыктым. 50 елга якын мәктәптә кайнаган, тәмам пешкән укытучы буларак, профессорның кайбер фикерләре белән килешәсем килмәде һәм шушы язманы кайтаваз буларак сезгә дә юллыйм. Һәр пунктка аерым тукталып, үз карашымны белдереп барам. Килешү-килешмәү сезнең эш. Җавап язсагыз бик рәхмәтле булыр идек.

Мылтыксыз мәктәп булуның 1нче шарты. Профессор яза: “Русия Федерациясенең ил күләмендәге тәрбия-укыту системасы төзек түгел. Шуны җайламыйча, тамырдан үзгәртмичә, мондый фаҗигаләр тукталмаячак.” Моның шулай икәнлеген мин  мәгариф фәненең , мәгарифнең нигезе булмавы аркасында дип язган идем. Шуңа күрә тулысынча бу сүзләр белән килешәм.  “Русиянең Көнбатыштан һәм Көнчыгыштан аермалы буларак, үзенә генә хас тәрбия-укыту системасы булырга тиеш”.  Ә менә Җ. Хөсәеновның бу сүзләре белән килешеп бетеп булмый. Мин монда дөньядагы бөтен прогрессив педагогиканы бетереп ташлауны күрәм. Без хәзер педагогиканың нигез ташларын салган  Ян Амос Коменский , И.Г. Пестолоции, М.Монтессори, Р. Штайнер, И.Ф. Гербарт һ.б. күренекле педагогларны педагогика фәненнән сызып ташласак, нәрсә була? АКШ, Англия, Германия, Канада, Швейцария Финляндия, Швеция, Япония, Кытайның алдынгы укыту-тәрбия алымнарын кире кагу мөмкин түгел һәм алай эшләү дөрес тә булмас иде. Ә “үзенә генә хас тәрбия-укыту алымнары” нинди булырга тиеш соң ул? Ни өчен педагогика фәннәре докторы шул алымнарның һич югы берничәсен тәкъдим итми? Мәктәпләр үз эшләрендә аларны кулланма итеп алырлар иде. Укытучыларга файдасы тияр иде. Мин дә, мәсәлән, Татарстанның үз милли мәгарф системасы булырга тиеш, дип саныйм. Һәм аның нәрсәләргә нигезләнгән булуын санап чыга алам. Санап торуның файдасы юк, чөнки аны тормышка ашырмаячакларын белеп торам. Профессор да Россиянең үз мәгарифе булуына ышанмый, ахыры.

2нче шарт итеп, язмада укытучының абруе калмау күрсәтелә. “Бала укытучыдан өстен булган вакытта, мәктәпкә укытучының кирәге калмый”. Бүген бала мәктәптә өстен. Әмма укытучылар үз урыннарында һәм алар бик тырышып хезмәт итәләр. Укытучы социаль якланмаган. Бала берәр тәртипсезлек эшләсә, тулысынча укытучы җавап бирә. Мин бу урында укытучының дәрәҗәсе төшү сәбәпләрен ачыклар идем. Җәмгыять гаеплеме, әллә укытучы үземе? Дәрәҗәне берәүгә дә ябыштырып куеп булмый. Ул йә бар, йә юк. Аннан дәрәҗә дигәннән без нәрсәне күз алдында тотабыз. Укытучының айлар буе укытмыйча, конкурска әзерләнеп, “ел укытучысы” дигән яки башка титуллар алуынмы? Бу дәрәҗә түгел. Бу укыту вакытын бушка сарыф итү. Аны балалар да, ата-аналар да, хезмәттәшләре дә күреп-белеп торалар.  Дәрәҗәле укытучы булу өчен аның тирән белемле, тәрбияле укучылары булырга тиеш. Мәктәптә физиканы укып кайтканнан соң, ул бала кич белән акча түләп репетиторга китә икән, әлеге физика укытучысының нинди дәрәҗәсе булсын? Хәзер бит ярты укучы шулай укый.

3нче шарт.” …укытучының абруе төшүгә әти-әниләр үзләре гаепле”. Юк! Әти-әниләрнең бер гаепләре дә юк монда. Моңа тулысынча дәүләтнең административ идарә итү системасы гаепле. Укытучының дәрәҗәсен хөкүмәт шулай түбән төшерде. Ул 18 сәгать дәрес укытканга акча ала, әмма аны 36 сәгатьлек эш эшләргә мәҗбүр итәләр. Әгәр укытучы яхшы машина алырлык акча эшләсә, шәп фатирда торса, өс киеме укучыларыныкыннан бер башка югарырак булса, елга бер тапкыр чит илләргә барып, ял итәргә хәленнән килсә, бушлай сәламәтлеген ныгыта алса, коммуналь хезмәтләрне түләүдә ташламалар булса,бәлки, азрак кына булса да дәрәҗәсе артыр иде. Совет заманында укытучыларның абруе югарырак иде. Совет мәктәбен җимереп ташладылар, алмашка заманга ярашлы мәктәп төзи алмадылар. Материаль байлыклар беренче планда торган дәүләттә  укытучыны  да ул байлыклардан мәхрүм итәргә ярамый.

4нче шарт. “Тәрбия эшен беренче планга куеп, укыту эшен икенче планга кую кирәк”. Профессор гафу итсен, әмма бу юлларны елмаймыйча укып булмый. Гомер-гомергә педагогикада укыту-тәрбия эше бербөтен, бердәм бүленмәс процесс дигән кагыйдә яшәп килде. Беренче, икенче планга бүлүнең  ничек булырга тиешлеген мин күз алдыма китерә алиыйм. Укытучы һәр дәресенә план язганда белем бирү максаты белән бергә тәрбияви максатны да язып керә. Тәрбия дәреснең һәр этабында, һәркөнне тормышка ашырыла. Минем әлегә кадәр башта тәрбия бирим, аннан укытырмын дип эшләгән укытучыны күргәнем булмады. Укытучы үзе, аның сөйләме, киеме, үзен тотышы, балаларга мөнәсәбәте, белем бирүе – шушылар үзе тәрбия түгелме соң инде? Аннан соң гына патриотик тәрбия, мәдәни-әхлак тәрбиясе, эстетик тәрбия, хезмәт тәрбиясе, сәламәтлек һ.б. китә. 1нче сыйныф баласына “А” хәрефен дөрес язарга өйрәтү аны тырышлыкка, матурлыкны күрергә өйрәтә. Үзенә ышаныч тудыра. Хезмәткә өйрәтә. Хәзер уйлап карагыз. Башта бу сабыйны тырыш, хезмәт сөючән итеп тәрбиялик, аннан хәреф язарга өйрәтербез, дип эшләп буламы? Абсурд! Тулырак…