Җирдә алыплар яшәгән.XIX һәм XX гасырның тарихи истәлекләрендә Җир шарының төрле почмакларында бик зур гәүдәле кеше скелетлары табылу турындагы хәбәрләр бар.1821 елда АКШның Теннеси штатында борынгы таш стена һәм аның астында 215 сантиметрлы ике скелет табыла. Висконсин штатында 1879 елда амбар төзегән вакытта бик зур умыртка сөяге һәм баш сөяге табалар. Бу турыда җирле матбугат та язып чыга.1883 елны Юта штатында табылган борынгы каберлектә 195 сантиметрлы скелетлар була. Боларның буе җирле индеецларның уртача буй озынлыгыннан кимендә 30 сантиметрга зуррак була. 1885 елны Пенсильвания штатындагы курганда (каберлекләр калкулыгында) склеп, ә анда 215 сантиметрлы скелет табыла, стеналардаакеше, кош-корт сурәтләре ясалган була.1889 елны Германиянең Рур өлкәсе шахтерлары 210-240 сантиметрлы скелетларга юлыгалар. 1890 елны Мисырда таш саркофаг, аның эчендә кызыл балчыктан ясалган табут, ә табут эчендә җирән чәчле хатын һәм сабый бала мумияләре табыла. Хатын мумиясенең озынлыгы ике метр була. Йөз һәм гәүдә төзелеше буенча болар борынгы Мисыр кешеләреннән нык аерылып тора. Боларга охшаш җирән чәчле мумияләр 1912 елны Невада штатындагы кыяташ эчендәге мәгарәдә табыла. Мәгарәдәге мумияләнгән хатынның гәүдә озынлыгы ике метр, ир кешенеке исә өч метр тирәсе була.1930 елны Австралиядә яшма казучы шахтерлар Басарт штатында ташта уелып калган галәмәт зур кеше эзләренә тап булалар. Шулай ук зур һәм авыр таш артефактлар – күсәкләр, стамескалар, пычаклар һәм балталар да табыла. Бүгенге Homo sapiens мондый 4-9 килограммлы кораллар белән бик теләсә дә эшли алмас иде. Галимнәр, әлеге табылдыкларга нигезләнеп, биредә кайчандыр яшәгән алыпларны мегантропуслар дип атый башлыйлар. Боларның буе 210-365 сантиметр булган. Мегантропуслар Кытайда «эзләре» табылган гигантопитеклар белән охшаш. Кытай гигантларының буен, табылдык теш казналары һәм тешләр буенча, галимнәр 3-3,5 метр, авырлыклары 400 килограмм дип исәпләп чыгарганнар.1958 елны Австралиянең әлеге районына махсус антропологик экспедиция оештырыла. Тарихчылар өч метрга кадәр тирәнлектә казу эшләре алып барып, ташка әйләнгән бик зур азау теше дә табалар – тешнең озынлыгы 67, киңлеге 42 миллиметр була. Мондый теш кимендә 7,5 метрлы, 370 килолы кешедә генә булырга мөмкин, ди белгечләр. Углеводород анализы ярдәмендә әлеге барлык табылдыкларның яше тугыз миллион ел дип билгеләнә.1971 елны Квинсленд штатында фермер Стивен Уолкер, җир сөргәндә, әкәмәт теш казнасы кисәгенә юлыга. Казнадагы тешләрнең озынлыгы биш сантиметр була. 1979 елны тауларда искитмәле таш табалар – ташта ап-ачык булып галәмәт зур аяк бармагы эзләре ярылып ята. Бармак эзләренең зурлыгы шаккатыра – ул аркылыга 17 сантиметр тәшкил итә. Белгечләр әйтүенчә, димәк, аяк 60 сантиметр, ә аның хуҗасы алты метрлы кеше булырга тиеш!Шул ук Австралиядә тагын озынлыгы 60, киңлеге 17 сантиметрлы өч аяк эзе табыла. Алыпның атлау озынлыгы исә 130 сантиметр. Эзләр ташка әйләнгән лавада сакланып калган. Аның «яше» берничә миллион ел. Югары Маклей елгасының известь утырмаларында шулай ук 10 сантиметрлы аяк бармагы һәм киңлеге 25 сантиметрлы табан асты калдырган эз дә табылган. Димәк, Австралия аборигеннары бу континентның беренче кешеләре түгел. Чыннан да, аборигеннарның фольклорында (тел-авыз иҗатында) алыплар турында әкият һәм риваятьләр күп.Оксфорд университеты китапханәсендә сакланучы «Тарих һәм антика» китабында урта гасырларда Камберлендта табылган гигант кеше скелеты турында да сөйләнә: «Алып дүрт ярд тирәнлектә ята һәм хәрби киемнән. Кылычы һәм балтасы янына салынган. Скелетның озынлыгы 4,5 ярд (4 метр), ә теше 6,5 дюйм (17 сантиметр)».1877 елны АКШның Невада штатында алтын юучылар кыя өстендәге таш астыннан чыгып торучы нәрсәгә игътибар итәләр. Кыяга менеп, моның нәрсә булуы белән кызыксыналар. Ни күрсеннәр – бу – кыяташка берегеп каткан кеше сөякләре икән. Сөякләр (табан асты һәм тез буынына кадәр җир) береккән өлешләрне кыядан кәйлә белән ватып алып, эшчеләр бу табылдыкларны хуҗаларга тапшыралар. Сөякләр ябышып каткан таш кварцит булып чыга. Табан һәм тез сөяге яхшы сакланганлыктан, белгечләр моны, һичшиксез, кеше сөякләре дип бәялиләр. Әмма аяк үлчәме генә шаккатыра – тездән аякка кадәр озынлык 97 сантиметр була. Димәк, мондый аякның «хуҗасы» 3 метр да 60 сантиметрлы кеше булган! Ә кварцитның яше исә – 185 миллион ел – белгечләрне тагы да шаккатыра: бу бит динозаврлар чоры. Җирле газеталар, берсен-берсе уздырып, әлеге сенсация турында хәбәр итә. Музейлар кыяга тикшеренүчеләр җибәрә, ләкин алар бүтән берни дә таба алмыйлар.1936 елны нимес палеонтологы һәм антропологы Ларсон Поль Үзәк Африканың Элайзи күле ярында гигант кеше скелетлары таба. Бер кабергә күмелгән 12 ирнең буй озынлыгы 350-370 сантиметр, иң кызыгы, тешләре икешәр рәт була.Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында Польшада, атып үтерелгән кешеләрне күмгән чагында, ташка әйләнгән бик зур баш сөяге табыла. Аның зурлыгы 55 сантиметр, ягъни хәзерге кеше баш сөягеннән өч мәртәбә зуррак була. Димәк, ди белгечләр, бу кешенең буе 3,5 метр булган.Күренекле зоолог Т.Сандерсон 60 нчы елларда язуынча, 1950 елда Аляскада юл төзелеше барышында бер бульдозерчы ике бик зур баш сөяге һәм умыртка, аяк сөякләре актарып чыгара. Баш сөягенең биеклеге – 58, киңлеге 30 сантиметр була. Бульдозерчы егетнең әйтүенә караганда, дип яза Сандерсон, теш казналарында тешләр икешәр рәт, умыртка сөякләре дә, баш сөяге кебек үк, хәзерге кешенекеннән өч мәртәбә зуррак, сыйрак сөяге 150-180 сантиметр булган.Көньяк Африкада алмаз казучылар 1950 елны 45 сантиметрлы баш сөяге кисәгенә юлыгалар. Антропологлар бу сөякне якынча тугыз миллион еллык дип бәялиләр.Көньяк-Көнчыгыш Азиядә һәм Океания утрауларында да алып кешеләрнең сөякләре бар, дигән имеш-мимешләр йөри.
8 декабря, 2018 at 21:44
Исәнмесез, сезнең сайтыгыздагы материалларны кулланып булса, бик шат булыр идем. Үземнең хезмәт җимешләрем белән дә уртаклашырга әзермен.
10 декабря, 2018 at 09:12
Кулланыгыз,әмма материалны алганда сайтка сылтама күрсәтегез.Үз хезмәтләрегезне дә көтеп калабыз.
30 марта, 2021 at 19:44
Сезнең сайт аша үземә кирәкле мәгьлүмат, яңалыклар алырмын һәм кулануыма бик шат булыр идем.Сезгә материаллар җибәреп, элемтәдә торырмын дигән теләктә калам.
31 марта, 2021 at 08:57
Рәхмәт бик зур!Бергә булыйк.
16 сентября, 2021 at 20:10
Исәнмесез, сезнең сайт белән хезмәттәшлек итүемә бик шатмын!
8 ноября, 2021 at 21:58
Исәнмесез.Сезнең сайтта булуыма бик шатмын.
2 декабря, 2021 at 12:17
Исәнмесез. Сезнең сайтка кушылуыбызга шатбыз. Үзебезнең иҗади эшләребезне Сезгә ничек җибәреп булыр икән? Юнәлеш бирә алмыйсызмы? Рәхмәт))
2 декабря, 2021 at 13:48
Гөлгенә! Менә бу биттә барысы да тәфсилләп язылган. https://mugallimplan.ru/sertifikat эшләрегезне. Бик шат булырбыз.
23 октября, 2023 at 21:50
Исәнмесез! Сезнең сайтта булуыма бик шатмын.
25 января, 2025 at 19:32
Исәнмесез, сезнең сайт белән күптәннән хезмәттәшлек итәм.Бик зур рәүмәт.
26 января, 2025 at 10:40
Үзегезгә дә рәхмәт, Гөлнара! Бергә булыйк.