fbpx

Китаплар


Китаплар. Бу биттә авторның электрон китап вариантлары тупланган.

Китаплар — иң акыллы киңәшчеләрнең берсе. Китаплар һәр кешегә хезмәттә булыша. Ул кешеләрне бәладән коткара, тормышны танып белергә өйрәтә. Китаплар кешегә үсәргә һәм халыкның аңын баетырга мөмкинлек бирә. «Китап — бакча, андагы язулар — шул бакчаның гөлләре», — ди К. Насыйри. Кем укымый, шул бернәрсә турында да уйламый. Белем алуның иң яхшы юлы — уку. Тиеннәрдән сумнар җыела. Укылган бөртекләрдән белем туплана. Китап — белем чишмәсе. Китаплар — безнең заманның тормышы. Китаплар — бер буынның икенче буынга рухи васыяте. Китап битләре, керфекләр кебек, күзне ачалар.pdf форматындагы бу китаплар укыту-тәрбия эшләренә ярдәм итәр.

 

Китаплар
Авторның pdf форматындагы китапларының берсе- “Тукай әкиятләре сандыгы” дип атала.Бу китап татар теле атналыгында һәм Тукай көннәрендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм башлангыч сыйныф укучыларына  мәктәп сәхнәләрендә уйнау өчен махсус язылды. Бу уен-бәйгенең максатлары:1.Г.Тукайның шигъри әкиятләре аша шагыйрь иҗатына мәхәббәт тәрбияләү һәм шигырьләрен укуга кызыксыну тудыру; 2.Балаларны логик фикерли белергә өйрәтү  һәм иҗади  сәләтләрен үстерү. Кыскача эчтәлеге мондый.Тукайга багышланган кичә башлана дип кенә торганда тамаша залына Шүрәле белән Су анасы йөгереп керәләр.Алар зур сандык күтәргәннәр,үзләре мышнап беткәннәр.Сандыкны ачарга телиләр,әмма ачкычны таба алмыйлар.Балаларның ярдәм итүен сорыйлар.Шуннан тамашалар башланып китә инде… Бәясе 99 сум. Сатып алырга.

 

  Китаплар
Китапларның икенчесе. Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ана телен өйрәтү гомуми төп белем бирү мәктәбендә ана телен өйрәтү максатлары һәм бурычларыннан чыгып,әмма балаларның акыл үсеше һәм психологик тайпылышларын исәпкә алып билгеләнә.Кызганычка,бүгенге көндә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән татар балалары өчен ана теленә өйрәтүнең махсус фәнни программасы эшләнмәгән. Ә дәреслекләр һәм методик ярдәмлекләр бөтенләй юк.Һәм елдан-ел андый балалар өчен мәктәп-интернатларда укучы балаларның саны артуын исәпкә алсаң,мәсьәләнең шактый ук җитди һәм кичектергесез хәл ителергә тиешлеге күренә. Шуңа да бу методик хезмәтне сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән балаларның сөйләмнәрен үстерү эшендә укытучыларга ярдәмлек булсын дип һәм татар олигофренопедагогикасындагы бушлыкны тутыру максатыннан яздым.

 

  Китаплар
Сау-сәламәт шәхес булу өчен, организмның бөтен мөмкинлекләрен дә файдалана алырлык дәрәҗәдә белем һәм күнекмәләргә ия булу мөһим. Шундый мөмкинлек — сәламәт яшәүгә бөтен тулылыгы белән өйрәткән ислам тәгълиматы. Әгәр ислам кануннары үсеп килүче буынга сәламәтлек чыганагы буларак тәкъдим ителсә һәм аңлатылса, Коръән аятьләренә ышандырырлык төпле дәлилләр күрсәтелсә, мәктәпләрдә тәрбиянең яңа формалары туар, сәламәт яшәү рәвеше турында яңа фикерләр, күзаллаулар барлыкка килер, дип саныйм. Ләкин динне тормышка беркетелгән бер өстәмә әйбер рәвешендә генә кабул итәргә ярамый. Ислам һәртөрле дәүләт программаларыннан өстен, чөнки анда ышану, инану бар. Бәясе 35 сум. Сатып алырга.

 

китаплар
Көлкеле хикәяләр тупланган бу китапның авторы – Фәрит Вафин. Гомере буе мәктәптә балаларга татар теле һәм әдәбияты укыткан тәҗрибәле, хөрмәткә лаек мөгаллим. Хезмәт ветераны.   Үзенең эш тәҗрибәсен яктырткан фәнни-методик мәкаләләрен “Мәгариф” журналында еш бастыра. “Татар телен өйрәтүдә коммуникатив уеннар һәм үстерелешле күнегүләр” дигән методик ярдәмлеге дә басылып чыкты.  Инде 20 елдан артык “Татарстан яшьләре” газетасы битләрендә бүгенге тормыштагы җитешсезлекләр, тискәре хәлләр, гыйбрәтле вакыйгалар  турында йөзләгән публицистик мәкаләләр язып бастырды һәм басылып тора.    Бу китаптагы юмористик хәлләрнең күбесе “Татарстан яшьләре” газетасында төрле елларда басылып чыккан хикәяләр. Автор мәктәпләрдәге җитешсезлекләрне, гаилә чатаклыкларын, кешеләр арасындагы яман мөнәсәбәтләр һәм җәмгыятьтәге кимчелекләрне көлү аша тәнкыйть итә.   Фәрит Вафин үзе бик җитди кеше булса да, көлү кешегә көч-куәт, дәрт өсти, оптимист булырга этәрә, дип исәпли. Аның хикәяләрендәге юмор кешене яшәтә, яшәртә. Көлү – ул дару кебек, сәламәтлек чыганагы булып тора. Автор менә шундый көлкеле хикәяләрен  туплап, сезгә – үзенең яраткан укучыларына бүләк итә. Бәясе 99 сум. Сатып алырга.

 

китаплар
Татар телен чит тел буларак өйрәтү процессында уеннардан файдалану укучыны белем алуга, укуга дәртләндерә, анда фән белән кызыксыну уята. Чөнки  балалар уены чын тормышны чагылдыра. Уенда балалар үзләре хыялланган, күз алларына китергән хәлләрне, вакыйгаларны тудыралар. Уен һәрвакыт сүзләр белән бәйләп алып барыла. Хәтта бала бер ялгызы гына уйнаганда да курчагы белән сөйләшеп, әллә никадәр җөмлә әйтеп бетерә.Ә дәрестә балага күп вакыт ике- өч сүзне кушып әйттерү дә бик кыен була, кайберләрен исә бөтенләй сөйләштереп булмый.  Шушы хәлдән чыгу юлын эзләп , мин коммуникатив уен үрнәкләре эшли башладым.Әзер диалоглар белән эшләгәннән соң коммуникатив уен дәресләре үткәрү балаларның белемнәрен арттырырга, сөйләмнәрен камилләштерергә ярдәм итә. Мондый уеннар вакытында укучының психологик үзенчәлекләрен искә алу мөмкинлеге арта, ә киеренкелек , начар билге алудан курку хисе  юкка чыга. Коммуникатив уен- текстны рольләргә бүлеп уку яки хикәяне сәхнәләштерү дигән генә сүз түгел. Коммуникатив уен уйланылган  (шартлы), проблемалы ситуацияләр барлыкка китерү һәм аларны уйнау ( чишү) дигән сүз. Бәясе 49 сум. Сатып алырга.

 

 китаплар
Баланың белемен һәм сәләтен өстәмә күнегүләр ярдәмендә үстерергә мөмкин. Шул максат белән тәкъдим ителә торган бу күнегүләрне рус телле укучылар белән коммуникатив технологиягә нигезләнеп эшләүче укытучылар  сыйныфтан тыш эшләрдә, өй эшләре һәм мөстәкыйль эшләр вакытында укучыларның белем дәрәҗәләрен сынау – тикшерү өчен кулланырга мөмкин. Күнегүләр ишетеп һәм күреп хәтердә калдыруны үстерә, әйтелгәнне аңлап дөрес җавап бирергә өйрәтә. Төп игътибар чагыштырып анализ ясый белүгә, логик фикерләү һәм сөйләм үстерүгә бирелде. Күнегүләрнең эчтәлеге Р. Хәйдәрова дәреслекләренә нигезләнеп төзелде. Аларның күбесен язма сөйләмне үстерүдә дә файдаланырга мөмкин. Андый күнегүләргә   * тамгасы куелды. Бәясе 49 сум. Сатып алырга.

 

китаплар
Күп еллар  коррекцион мәктәптә эшләү дәверендә рус балаларын татар теленә өйрәтүнең төрле методларын һәм чараларын кулланып карарга туры килде. Ләкин күпме генә тырышлык куюга карамастан, балаларның күбесе үзенчәлекле татар авазларын дөрес әйтә алмый, кайберләре сүзгә кушымчаларны дөрес ялгамый йә җөмлә төзеп әйтә белми. Моннан чыгу юлын эзләп, коррекцион эчтәлектәге рәсемле күрсәтмә әсбаплар эшли башладым. Танып – белү эшчәнлеге түбән, хәтере начар үскән, сүз байлыгы аз булган укучылар белән предметлы һәм сюжетлы рәсемнәр кулланып эшләү уңай нәтиҗәләр бирә. Төсле рәсемнәр баланың күрү, күзаллау сәләтен үстерә, фантазиясен киңәйтә; чагыштырып анализ ясый белергә өйрәтә, белемнәрне истә калдырырлык итеп кабул итәргә мөмкинлек бирә. Әйбер – сурәт күрсәтмәлелеген куллану өйрәнелә торган сүз белән аның төшенчәсе арасында ныграк бәйләнеш булдырырга ярдәм итә. Моннан тыш күрсәтмә әсбаплар укытучыга дәрестә тел атмосферасы тудырырга, татар сөйләмен үстерү өчен тормышчан ситуацияләр корырга булыша. Нәтиҗәдә балаларның сүз байлыгы арта, җөмлә төзү эше җиңеләя.  Тәкъдим ителә торган күрсәтмә биремнәрне телдән эшләү өчен һәм язма сөйләм телен үстерү өчен дә кулланырга мөмкин. Кабатлау – йомгаклау дәресләрендә тестлар урынына да файдаланып була.Барлыгы-23 күнегү тупланган. Бәясе 49 сум. Сатып алырга.

 

 китаплар
Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил 1906 елның 15 февралендә хәзерге Оренбург өлкәсе Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Ул кече яшьтән үк зирәк һәм хыялга бай бала була. Күп укый, һәр нәрсәне белергә тырыша. Оста итеп мандолинада уйнарга өйрәнә. Рәсем ясарга ярата. Муса алты яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә. Муса Оренбургта «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. Бөек Ватан сугышы башлану белән, ул үзен фронтка җибәрүләрен сорый. Аның үтенече канәгатьләндерелә. Ләкин 1942 нче елның җәендә Волхов фронтында, дошман чолганышында калып, авыр яраланган хәлдә, фашистлар кулына әсирлеккә эләгә. Әнә шулай аның лагерь тормышы башлана. Шагыйрь әсирлектә дә көрәшне туктатмый.Җәлилнең тормышы, иҗаты җырга тиң. Җыр үлемсез булган кебек, аның шигырьләре, исеме дә үлемсез. Тәкъдим ителә торган әлеге әдәби-музыкаль композициядә Муса Җәлилнең үлемсезлеге чагылдырыла. Бәясе 29 сум. Сатып алырга.

 

китаплар
Тукай! Бу исем безнең күңеллəргə мəңгелеккə урнашкан. Гомер буе йɵрəк түребездə сүнмəс йолдыз булып балкыган шагыйрьнең тормыш юлын һəм иҗатын ɵйрəнгəндə мин Тукай эзлəре буйлап сəяхəтлəр оештырам.Болар “Тукайны ярату-Ватанны ярату ул” дигән бүлектә бик тәфсилләп язылган.Укучылар белән төрле әдәби кичәләр,уен ярышлар,атналыклар,Тукай көннәре һәр уку елында үткәрелеп тора.Сез аларның эчтәлекләре белән шушы pdf форматындагы китапта таныша аласыз.Эчтәлек:Тукайны ярату – Ватанны ярату ул.  2Кушлавыч авылына бару. 3Тукай-Кырлай.5Казанга сəяхəт.7Г.Тукай геройларының кешелеккә мөрәҗәгате .(эссе) 9Бәйрәм бүген! 11(Г. Тукайның туган кɵненə багышланган əдəби- музыкаль кичə.)11Шүрəлене күр əле. 30Рус мəктəбендə укучы татар балаларына Тукайга багышлап үткəрелгəн чараларда файдалану ɵчен язылган əкият-тамаша. 30Тукай әкиятләре сандыгы.41Уен-бәйгенең барышы. Бәясе 99 сум. Сатып алырга.

8 комментариев “Китаплар”

  1. Сания Says:

    “Елмаю бүләк итәм” дигән китабыгызны почтада түләп ала торган итеп җибәрсәгез бик рәхмәтле булыр идем.

  2. Админ Says:

    Берничә көннән җибәрермен.Рәхмәт кызыксынуыгыз өчен.

  3. Роза Says:

    “Тукай әкиятләре сандыгы” дигән китабыгыз искиткеч! Зур рәхмәт сезгә.

  4. Галия Says:

    “Коррекцион үстерелешле күрсәтмәлелек” кайсы сыйныфлар өчен? Әйтә алмассыз микән?

  5. Админ Says:

    Башлангыч сыйныфлар өчен.

  6. Алсу Says:

    “Безнең Тукай” китабына түләдем.Кайчан килер икән?

  7. Фирдания Says:

    Акция буенча китапларны үзең сайлап аласымы?

  8. Фәрит Вафин Says:

    Әйе, үзегез теләгәнен сайлап алыгыз.

Шәрехләү