fbpx
06.01.2021

Җәберләнгән каргалар. Гүзәл Вәлиуллина әкияте.


Җәберләнгән каргалар. Әкият терапиясе.

Татарчага Фәрит Вафин тәрҗемәсе.  

каргалар

5-9 яшьлек балалар өчен әкият терапиясе. Юнәлеш: ямьсез күренгән нәрсәләрнең дә файдалары бар. Төп фикер: тышкы матурлык белән эчке матурлыкны аера бел. 

– Фу, яратмыйм шушы каргаларны, чәүкәләрне! Алар шундый ямьсез, үзләре кап-кара! –дип сөйләнә-сөйләнә бер кыз күгәрченнәрне ипи валчыклары белән сыйлый иде. Күрше өй түбәсенә берәр карга килеп кунса, ул шундук аларга таш атарга керешә һәм кошларның куркып очып китүләренә бик куана иде. Монда шулай ук песнәкләр белән чыпчыклар да  очкалап киләләр иде. Алар тиз генә ипи кыйпылчыгын эләктереп алалар да, тизрәк куркынычсызрак урынга очып китәләр. Чөнки юан һәм әрсез күгәрченнәрнең үз ризыкларын бүтәннәр белән һич кенә дә бүлешергә теләмәүләрен беләләр иде алар.

Көннәрдән-беркөнне каргалар кешеләргә үпкәләп, чит җирләргә очып китәләр. Аларның юклыгын кешеләр башта сизмиләр дә. Аның каравы басуларда корткыч бөҗәкләр шундый тиз үрчи башлыйлар ки, хәтта бөтен басу-кырлар бөҗәкләр белән мыжгып тора башлый. Кешеләр хәзер уңыш җыеп ала алмыйлар, бөтен яшелчәләрне корткычлар ашап бетерә, арыш-бодайларны тамырына кадәр корыталар. Илдә ачлык башлана. Хәзер инде безнең теге кызыбыз да кадерле күгәрченнәрен, песнәк, чыпчыкларны икмәк кисәкләре белән сыйлый алмый. Чөнки икмәк үзләренә дә ашарга җитми. Кешеләр каргаларны ямьсез булганнары өчен генә яратмаганнарына үкенә башлыйлар.Үкенеп эш чыкмый бит әле. Аларны хәзер ничек кире кайтарырга?

Каргалар бер хәбәр йөртүче туганнары аркылы кешеләрнең ачлыктан тилмерүләрен ишетеп алалар. Шуннан киңәшмәгә җыелалар.

Яшь каргалар кошларның кадерләрен белмәгән кешеләргә шул кирәк, дип каркылдашалар. Кошларның кайберләрен күгәрчен, песнәкләр шикелле матур булмаганнары өчен генә кимсетергә кирәк түгел иде,  диләр. Ә менә карт каргалар башкача уйлый. Алар туган җирләрен, үзләрен туендырган  басу-кырларны сагыналар.

Бары кешеләргә булган рәнҗү-үпкәләүләр генә аларны бу чит җирләрдә тота. Алар әле һаман күңелләре белән кешеләрнең гафу үтенүләрен көтәләр иде…

Кешеләр, ачлыктан газапланып, кырдагы корткыч бөҗәкләр белән көрәшеп хәлдән тайгач, ниһаять, үз ялгышларын аңлыйлар. Алар һәр кошның үз файдасы булуына төшенәләр. Күгәрченнәр, чыпчыклар гына явыз бөҗәкләрне бетерә алмыйлар икән. Көннәр буе кешеләр кырларда корткычлар белән көрәшәләр, ә алар һаман кимеми, үрчи генә баралар.

Кешеләрнең каргаларны, чәүкәләрне бик кире кайтарасылары килә, әмма аларны кайдан эзләргә икәнен белмиләр. Шуннан алар бөтен җирдә очып-йөреп торган Җилдән ярдәм сорарга карар кылалар.

– Әй, Җил, синең булмаган җирең, булмаган урының юк. Безгә каргаларны табарга булыш әле. Без аларны юкка кимсеттек. Аларны ямьсез, котсыз кошлар дип атадык. Ә балаларыбыз аларны түбәләрдән куып ташлар ыргыттылар. Алар безнең дусларыбыз булганнар икән, безгә ярдәи иткәннәр, ә без… Әйе, без бик гаепле алар каршында!

Җил кешеләрне кызгана. Кешеләр үз хаталарын таныйлар бит. Менә иң мөһиме! Үз гаебеңне белеп, аны төзәтергә тырышу –  әйбәт гамәл икәнлеген Җил күптән белә. Шуннан Җил илләр-җирләр буенча очып китә.Ул һәр тәрәзә төбенә килеп утыра, һәр ишек алдына үтеп керә. Һәм кая гына барса да, кешеләрнең кошларны юкка рәнҗетүләре турындагы сөйләшүләрен җыеп, аларны бер тартмага тутырып бара.

Ул шулай ук корткыч бөҗәкләр бөтен игенне ашап бетергән елларда ипи сорап елаган балаларның күз  яшьләренә чыланган үтенечләрен дә җыйный. Тартма шушындый ялварулар, үкенүләр белән шыплап тулганнан соң, Җил каргалар янына очып китә.

Каргаларның нәкъ чираттагы киңәшмәгә җыйналган вакытлары була бу. Җил алар өстенә күтәрелә дә, тартманы ачып җибәрә. Аннан ач балаларның күз яшьләре, кешеләрнең гафу сорап ялварулары коела. Кешеләрнең үзләрен кичерү, гафу итү сүзләре шулкадәр күп була ки, каргалар түзмиләр, кешеләрне гафу итәләр. Алар дәррәү канатларын кагып алалар да, бердәм булып күккә күтәреләләр. Һәм үзләре туып-үскән якларга, яраткан басу-кырлары ягына очып китәләр.

Каргалар, кара болыт булып, корткыч бөҗәкләр өстенә ташланалар. Синең, бәлки, күргәнең бардыр: алар сукалап ташланган кара җир өстендә тырыша-тырыша, ашыга-ашыга коңгызлар, суалчаннар чүплиләр, хәтта тычканнарга ташланалар.

Тулырак…

Помидор кызы һәм Кәбестә малае. Русчага Г. Вәлиуллина тәрҗемәсе.


  Помидор кызы һәм Кәбестә малае.  

 6-8 яшьлекләр өчен әкият терапиясе.

Юнәлеш: тышкы һәм эчке матурлык.

Төп фикер: иптәшеңә ярдәм ит.

Булган ди, бер бакча.  Анда төрле яшелчәләр үсеп утырганнар. Кишерләр, чөгендерләр, кыяр, петрушка, суган, сарымсаклар. Һәм, билгеле инде, хәзер без сөйләячәк Помидор кызы белән Кәбестә малае да шушы бакчада туып, үсеп киләләр икән. Алар әле үсеп-өлгереп җитмәгән булганнар. Шуңа күрә аларны башка яшелчәләр Помидор кызы һәм Кәбестә  малае дип йөрткәннәр. Помидор кызы бакчадагы иң матур, иң чибәр кызларның берсе булган. Ул түтәлнең иң түрендә горурланып, үз матурлыгына үзе сокланып утырган. Башкалар белән сөйләшмәгән, аралашмаган. Ара-тирә ботактагы башка помидорларга сүз кушкалаган. Үзен мактаганны бик яраткан. Аның янәшәсендәге икенче түтәлдә Кәбестә малае үсеп утырган. Нык бәдәнле, яшел шар шикелле түгәрәк булган ул. Помидор кызы белән аның бик сөйләшәсе килгән. Аңа һәр иртәне елмаеп сәлам биргән. Кичен хәерле төннәр теләгән. Әмма горур помидор кызы аның сәламнәренә баш кагып кына җавап биргән. Аның янәшәсендә башка помидорлар да күп булган. Шуларның берсе, кечкенә, әле кызара да башламаган Яшел помидор булган. Үзе зәгыйфь, көчкә генә сабакта эленеп торган. Җитмәсә түп-түгәрәк тә, шома да булмаган. Битендәге шадраларга бик уңайсызланган. Яшел помидор Кәбестә малаеның Помидор кызына әйткән матур сүзләрен ишетеп торган. Аның да алар белән аралашасы, матур сүзләр ишетәсе килгән. Әмма кызыл Помидор кызы аны исәпкә алмаган. Аның ягына борылып та карамаган.

кәбестәЭссе көннәрнең берсендә, кызу кояш астында утырып яшелчәләр тәмам әлсерәгәннәр. Сусап  шиңеп төшкәннәр. Үч иткән шикелле, Хуҗа кичтән су сипмәгән. Аның кәҗәсе көтүдән кайтмаган булган. Шул мөртәт кәҗәне эзләп, Хуҗа тәмам хәлдән тайган. Яшелчәләренә су сибәрлек хәле калмаган.

– Эссе, үләм, хәлем калмады, –  дип елый башлаган Помидор кызы. Кәбестә дә нишләргә белмәгән. Аның да эсседән бөтен тәне пешә башлаган. Ерак та түгел, койманың теге ягында гына, тау астында чылтырап, инеш агып яткан. Кәбестә малае көн саен Хуҗаның шуннан үзләренә су алып менеп сипкәнен бик яратып карап тора торган булган. “ Ә нишләп шунда барып коенып килмәскә әле?” – дип уйлаган ул. Үз уен Помидор кызына да әйткән. Аларның сөйләшкәнен Яшел помидор тыңлап торган. Аның да инешкә су коенырга барасы килгән.

– Мин дә барыйм әле, – дигән ул тегеләргә. – Мин дә бик эсселәдем.

 – Йөрмә! –  дигән аңа Помидор кызы. Кәбестә малае Яшел помидорны бик жәлләгән.

 – Әйдә, барса барсын инде, – дигән.

Помидор кызы ботактан сикереп төшкән дә, елгага таба тәгәрәгән. Аның артыннан Кәбестә малае кузгалган. Кыяр-кыймас кына, кире бормасалар ярар иде, дип, Яшел помидор да алар артыннан ияреп киткән.

Елгага бик тиз төшеп җиткәннәр. Помидор кызы килә-килешкә суга чумган. Елганың салкын рәхәт суында йөзә башлаган. Кәбестә малае да килеп җиткән. Суга керү өчен чишенә башлаган. Бер кат күлмәген салган, икенче катын салган, өченче катын салып куйган. Сала да сала, һаман салып бетерә алмый икән. Ул арада әллә каян  кояшны каплап, кара болыт килеп чыккан. Ялт-йолт яшен яшьни, бөтен дөньяны дөбер-шатыр китереп, күк күкри башлаган. Помидор кызы тиз генә судан чыккан да бакчага таба йөгергән. Кәбестә малае әле генә салган күлмәкләрен кабат кия башлаган. Беренчесен кигән, икенчесен, өченчесен кигән… Инде яңгыр сибәли башлаган. Ә ул һаман киенеп бетерә алмый икән.

– Булышыйммы? – дигән тавыш ишеткән ул. Борылып караса, Яшел помидор икән. Ул тиз генә күлмәкләрне җирдән алып, әле берсен, әле икенчесен Кәбестә малаена киертә башлаган. Әмма барыбер киенеп бетә алмаганнар. Котырып яңгыр ява башлаган. Яшел помидор җирдәге күлмәкләрне җыеп алган да: – Киттек! – дип кычкырган. – Хәзер елгада су күбәя. Агып китәчәкбез. Чапканнар үзләренең бакчаларына. Әле ярый, тиз кайтып җиткәннәр. Болар артыннан ук су күтәрелеп, ташу башланган. Помидор кызы инде үз урынына менеп утырган булган. Таудан менгәндә, сөртенеп, иңбашы яньчелгән. Шуңа кара кайгыга баткан. Кәбестә малаена күтәрелеп тә карамаган, бөтенләй күрмәмешкә сабышкан.помидор

Иртәгесен ялтырап кояш чыккан. Яңгыр явып үткәнгә, көн искиткеч матур икән. Бакчадагы яшелчәләр дымга туенып, күкрәкләрен тутырып саф һава сулаганнар. Елмаешып, бер-берсенә карашканнар. Хәлләрен белешкәннәр.  Иртә саен Помидор кызына сәлам юллый торган Кәбестә малае никтер бүген аңа таба борылмаган, Яшел помидорга күз кыскан. Башкалар да Кызыл помидор кызына карамаганнар. Яшел помидорны мактаганнар. Кәбестә малаен ташлап китмәгәне өчен рәхмәт әйткәннәр. Яшел помидор уңайсызланып кызара башлаган. “Ай-яй, нинди матур помидор!” – дигәннәр аңа. “Ай-яй, нинди батыр помидор!” – дигәннәр яшелчәләр. Яшелчәләр төбен йомшартып йөргән Хуҗа да Яшел помидорны күреп сокланган. Кулы белән аны иркәләп сыйпап куйган. Ә Кызыл помидорга карап-карап торган да, яньчелгән, сытылган урыннарын күргәч, өзеп алып кәрзиненә салган.

Фикер алышу өчен сораулар:

  1. Үз матурлыгың белән мактанырга ярыймы?
  2. “Батырлыкта матурлык” дигәнне син ничек аңлыйсың?     Тагын бер әкият укыгыз: https://mugallimplan.ru/yangalyklar/kurkak-bolan-balasy-3-7-jashlekl-r-chen-kijat-terapijase/

 

Помидорка и Кочан капусты. 

помидор

Сказкотерапия для детей 6-8 лет.

Направление: внешняя и внутренняя красота.

Основная мысль сказки: не бросай друзей в беде. 

В огороде на грядке росли овощи: морковка, свекла-барыня, огурцы-молодцы, лучок-рыжий бочок, чесночок. Герои нашей сказки Помидорка и Кочан Капусты тоже росли на этом огороде. Помидорка была страсть как хороша собой и очень гордилась этим. Тугой и крепкий, словно зеленый шар, Кочан Капусты был пылко влюблен в Помидорку всем своим юношеским сердцем. Каждое утро он ласково приветствовал ее, а перед сном желал спокойной ночи. Горделивая  Помидорка награждала свое воздыхателя лишь легким кивком головы, не более. Неподалеку росли и другие томаты, среди них особенно выделялась зеленая помидорка, почему-то она все еще не краснела в отличие от своих братьев и сестер. Так и звали ее: Зеленка. Она была какой-то неправильной формы, со шрамами и висела на тоненьком стебельке. Зеленка знала о том, что она не гладкая и не круглая, да еще к тому же и не красная, как Помидорка. Куда ей до Помидорки! Скромно висела она на своем тоненьком, почти безжизненном стебельке; ей очень хотелось, чтобы кто-нибудь заметил ее и поприветствовал. Но никто не замечал Зеленку, а Помидорка и вовсе не смотрела в ее сторону.

Однажды Хозяин огорода весь день бегал за своей козой-егозой, устал так, что не полил с вечера грядки. А на другой день к полудню солнце стало печь с такой силой, что овощи на грядке стали вянуть.

– Я умираю от жары, –  заплакала Помидорка. Кочан Капусты не знал, как ей помочь. Ему тоже было очень жарко, даже еще жарче, чем Помидорке, ведь ты же знаешь, мой друг, сколько одежек у капусты! Кочан Капусты знал, что рядом протекает речка, и подумал о том, почему бы им с Помидоркой не спуститься к речке и не искупаться. Предложил он Помидорке пойти на речку вместе с ним, и она согласилась. Позабыла про свою гордость и высокомерие – уж очень ей жарко было, прочь все маски!

– Можно мне с вами пойти, – робко спросила Зеленка, слышавшая разговор Кочана и Помидорки.

– Нечего тебе там делать! – резко ответила ей гордая красавица.

– Да пусть идет, – сказал добрый Кочан Капусты, пожалев Зеленку. – Ведь ей тоже жарко.

Ловко спрыгнула со своей ветки Помидорка и покатилась к речке. Покатился за ней и Кочан Капусты. За ними брела Зеленка, боясь, как бы они не прогнали ее обратно на грядку.

Вот они у речки. Помидорка прыгнула в воду. Как хорошо было плавать в прохладной воде в такой жаркий день! Кочан Капусты стал раздеваться, чтобы, наконец, тоже прыгнуть в воду. Ведь ты же знаешь, мой друг, сколько у него  одежек! Снял он одну одежку, затем вторую, третью, четвертую… Снимал-снимал, а ее еще мноого! Вдруг появилась на небе черная туча, да такая большая! Небо стало метать молнии, загремел гром. Молния ударила в воду, и Помидорка мигом выскочила из воды и побежала к своей грядке. Только пятки у нее и сверкали, скажу тебе, мой друг! Откуда только такая прыть у нее взялась! Забыла она и про своего друга. А Кочан капусты поспешно стал надевать свою одежду. Бедный, он так и не успел поплавать. Только бы успеть дойти до грядки, только бы успеть, думал он, собирая по земле свою одежду. И тут он услышал чей-то робкий голосок.

– Тебе помочь?

Это была Зеленка. Она стала помогать Кочану надевать одну рубашку за другой, но они все равно не успели – ударил дождь.

– Скорее, бежим, сейчас вода в речке начнет прибывать, и нас смоет с берега! – Зеленка взяла Кочана за руку, и они побежали к огороду. Вслед за ними поднималась вода в речке, смывая с берега все, что там было. Кочан капусты и Зеленка прибежали в огород, и каждый забрался на свою грядку.

Тем временем у Помидорки случилось горе: споткнувшись, она помяла свой румяный бок. Прибежала она на свою грядку помятая и уже не такая нарядная, какой была еще утром. Теперь она висела на своей веточке не так гордо, как раньше,  напротив, на нее грустно было смотреть. Не взглянула она на своего друга, которого в спешке бросила одного на берегу.

На следующее утро все овощи проснулись в хорошем расположении духа. Отчего? Мой друг, от дождя! Напившись вдоволь воды, овощи стали еще красивее, еще румянее, сочнее. Листья их расправились и тянулись к солнцу, впитывая в себя солнечный свет, и оттого становились еще зеленее. А под землей их корни становились крепче и разрастались; растения чувствовали себя уверенно, они были полны влагой, а, следовательно, и уверенностью в завтрашнем дне. Вот какое действие оказывает дождь на растения! Вода – это великая сила! А что же было дальше? – спросишь ты меня, мой друг. Вот послушай-ка.

Кочан Капусты и Зеленка стали большими друзьями.  Овощи всем сердцем полюбили Зеленку за то, что не бросила она тогда в беде Кочана Капусты. Каждое утро Кочан ласково приветствовал Зеленку, и она смущенно краснела – вот до чего стеснительна она была! С каждым днем она становилась все краше. Заметил это и Хозяин огорода, пришедший взрыхлить землю на грядке. Он ласково погладил ее рукой, а красную Помидорку он положил в свою корзинку, уж очень помяты были ее бока! Вот и сказке конец! 

Вопросы для беседы по сказке:

  1. Нужно ли гордиться своей красотой?
  2. Как ты понимаешь выражение “внутренняя красота”?

Куркак Болан баласы. 3-7 яшьлекләр өчен  әкият терапиясе.


    Болан баласы                                     

Куркак Болан баласы

 Юнәлеш: Үз-үзеңә ышаныч булмау. Борчылу. Мөстәкыйль гамәлләр эшләүдән курку.

«Миннән булмас!» – дигән төп фикер. 

     Ерактагы карурманда бер кечкенә болан баласы яшәгән. Аның дөньяда иң батыр, иң кыю болан буласы килгән. Ләкин ул бөтен нәрсәдән курыккан. Яфрак кыштырдаса, шундук агач астына поскан. Ботак шартлап сынса, тизрәк әнисе янына йөгергән. Шуңа күрә аны урманда Куркак Болан дип йөрткәннәр. Бу аны бик кимсеткән. Ул хурланып: “Миннән булмас!” дип гел елый торган булган. Аның урманда бары бер дусты  – Төлке баласы гына булган.

    Көннәрдән бер көнне алар икәүләшеп елга буена уйнарга киткәннәр. Алар куыш-куыш уйнарга яратканнар.  Беренче булып Куркак Болан Төлке баласын куарга тотынган. Төлке баласы елга аша салынган басмадан йөгереп чыкмакчы булган. Әмма ул басуга басманың бер тактасы шартлап сынган.  Төлке баласы суга егылып төшкән. Төлке баласы йөзә белми икән. Ул бата башлаган. Ярдәм сорап кычкырган.

     Болан баласы бик курыккан. Ул яр буенча “Төлке бата! Төлке бата!”-дип кычкырып йөри башлаган. Анда чапкан, монда чапкан. Тик ярдәмгә килүче булмаган. Шунда Болан баласы Төлкене коткарса, үзе генә коткарырга мөмкин икәнлеген аңлап алган. Дустының суда бата-чума тыпырчынганын күреп елый башлаган. ”Коткарыгыз!” – дип өзгәләнеп кычкырган Төлке баласы.

     Болан баласын азмы-күпме йөзәргә әнисе өйрәткән булган икән. Ул бөтен куркуын җиңеп, суга сикергән. Төлке баласын коткарган. Төлке баласы исән калган!

      Өйләренә кайткач, алар әниләренә елга буендагы хәлне сөйләп биргәннәр. Башта берсе дә Куркак Боланның Төлке баласын коткаруына ышанмаган.

 Ә инде, дөрестән дә, Болан баласының батырлыгына ышангач, аны мактый башлаганнар. Һәм урман аланында җәнлекләр Болан баласы хөрмәтенә зур бәйрәм оештырганнар.

     Бу – Болан баласы өчен иң бәхетле көн булган. Барысы да аны хөрмәтләгәннәр. “Нинди батыр Болан баласы!” –  дип аркасыннан сөйгәннәр.  Аның үзенә дә бик күңелле булган. Ул үзенең батырлык эшли алуына, үзенең дә башкалар кебек кыю булуына ышанган. Шул көннән башлап берәү дә аннан “куркак” дип көлмәгән!

Фикер алышу өчен сораулар.

  1. Болан баласын ни өчен куркак дип йөрткәннәр?
  2. Болан баласы нинди батырлык эшләгән?
  3. Болан баласы нинди кагыйдәне истә калдырган? Син аның белән килешәсеңме?

 Киребеткән турында әкият

Киребеткән турында терапевтик әкият. 4-8 яшьлек балалар өчен.


киребеткәнКиребеткән. 4-8 яшьлек балалар өчен әкият терапиясе.

Юнәлеш: сүз тыңламау, олылар сүзенә игътибар итмәү, кирелек.

Төп фикер: “Тыңламыйм!”

Көннәрдән-беркөнне урман хуҗасы Аю җәнлекләрне үз янына җыйган. Төлкеләр, тиеннәр, куяннар, керпеләр – барысы да килеп җиткәннәр. Матур гына урман аланы булган бу. Кошлар – чыпчыклар, сандугачлар, тукраннар, саесканнар агач ботакларына кунганнар. Кәлтәләр, йомраннар, әрләннәр, еланнар ауган агач төбенә сырышканнар. Аю боларга күз йөртеп чыккан да:

–  Барыгыз да мондамы?- дип сораган.

– Монда, монда,- диешкәннәр урман җәнлекләре. Саескан алан өстеннән очып узган да:

– Бурсык баласы күренми! –дип сөрән салган. – Киребеткән килмәгән! – дип кушылганнар барысы да. Сүз тыңламаган, әйткәннең гел киресен эшләп йөргәнгә  “Киребеткән” дип йөрткәннәр аны.

         – Мин Киребеткәнгә әйттем, – дигән Нәни куян. – “Барасым килми” –  диде ул.

– Мин дә әйттем,-дип кушылган Тукран. – “Нәрсә калган миңа анда”, –  диде.

– Һм-м…, – дип тамак кырган Аю.

…Киребеткән Аюның чакырганын ишеткән булган. Ләкин киреләнеп, бармаска булган. Куян белән Тукранның чакырганына да исе китмәгән. Ялындырырга уйлаган. Киселгән агач төбенә менгән дә сузылып яткан. “Йөрмим әле анда кадәр өстерәлеп, миңа монда да бик рәхәт. Телим – кояшта кызынам, телим – чабып уйныйм”, -дип уйлаган ул.

         Әмма тик яту аны тиз туйдырган. Аның кем беләндер сөйләшәсе, кем беләндер уйныйсы килгән. Бөтен җәнлекләр Аю чакыруы буенча киткәнлектән, тирә-юнь тып-тын булган. Киребеткәнгә күңелсез була башлаган. Ул торган да Керпе белән бергә куышып уйный торган ауган агач янына киткән. Әмма ауган агачны күргәч, аңа тагын да күңелсезрәк булып киткән. Киребеткән агач төбенә аягы белән типкән дә, урман куелыгына таба атлаган. Урмандагы шомлы тынлык аны бераз шүрләткән. Кошлар сайрамый,   яфраклар кыштырдамый, ботаклар шартлап сынмый.

киребеткәнКиребеткән нишләргә дә белми. Кире борылырга уйлаган. Ләкин кирелеге җиңгән. Ул урман эченәрәк кереп киткән. Барган-барган, чытырманлыкка килеп терәлгән. Инде кая барырга? Нишләргә?  Уңга караса – үтеп булмаслык чыршылар үсеп утыра.  Сулга борылса –  ауган агачлар аркылы-торкылы ята. Әле тегендә, әле монда карый-карый әйләнә торгач,  Киребеткән кайсы яктан килгәнен дә оныта. ”Ау-у-у!” дип кычкыра башлый ул. Әмма аны ишетеп, җавап бирүче булмый. Киребеткән куркудан дерелди башлый. Шулвакыт бөтен урманны яңгыратып, мылтык шартлый! Киребеткән куркуыннан урман ешлыгына йөгерә башлый. Тагын бөтен урманны шаулатып мылтыктан аталар. Киребеткән җиргә егыла. Ул инде хәзер Аю чакырган җыелышка бармаганына үкенә башлый. Башка җәнлекләр янында аңа бу кадәр куркыныч булмас иде. Әнисе аркасыннан сөеп юатыр, тыныч җиргә качырыр иде. Киребеткән үкереп еларга керешә.

Шулвакыт ысылдаган тавыш ишетеп ала ул. Караса, шуышып елан килә икән. “Тс-с-с…,-дип ысылдый елан. – Тыныңны чыгарма!” Киребеткәннең киресен эшлисе килә. Ул тагын да акырыбрак еларга тотына. Шулвакыт этләр өргән тавыш ишетелә. Киребеткәннең тыны кысыла. ”Бетүем шушы икән!” – дип уйлый ул. Әнисе , бергә йөгерә-йөгерә уйнаган дуслары күз алдына килә. “Аю абзаң чакырган җиргә барырга иде”,- ди елан зәһәрен чәчеп.- Монда килеп чыкмаган булыр идең. Урманга  аучылар килде. Аю җәнлекләрне шуңа чакырган иде. Алар инде Аю сүзен тыңлап, өн-куышларына качып беттеләр. Син йөрисең урман буйлап. Менә хәзер аучылар тотып ала инде үзеңне”.

         – Зинһар, коткар, елан апакаем. Тоттырма мине этләргә. Минем үз өнемә, әнием янына кайтасым килә-ә-ә…

– Күрәсеңме әнә теге агач төбен. Аның астында зур куыш бар. Кер тизрәк шунда. Еланның шулай дип әйтүе була, Киребеткән тиз генә агач төбендәге куышка кереп яшеренә. Менә өрә-өрә этләр килеп җитәләр. Алар артыннан мылтыклы аучылар атлый. Тулырак…

Урман мәктәбе. 4-7 яшьлекләр өчен әкият терапиясе.


урман мәктәбе

Урман мәктәбе. 4-7 яшьлекләр өчен әкият терапиясе

Урман мәктәбе. 4-7 яшьлек балалар өчен әкият терапиясе.

Урман мәктәбе. Юнәлеш: сүз тыңламау, укырга теләк булмау.

Урман мәктәбе. Төп фикер: “Укымыйм!”

Урман кошы Ябалак мәктәп ачарга уйлаган. Башта урман хуҗасы Аю абзый янына барган. “Шулай-шулай, Аю абзый, мәктәп ачсак, әйбәт булыр иде” –, дигән. – Бик хуп! дигән Аю. – Күптән кирәк иде. Югыйсә, ул җәнлек балалары көннәр буе нишләргә белмичә трай тибеп йөриләр. Әле кичә генә Куян малаеның колагын бордым. Тиеннәр дә бик шук. Кая сикергәннәрен, нишләгәннәрен белмиләр. Укыт син аларны. Сабакка да өйрәт, тәртипкә дә өйрәт!

Шуннан Ябалак бик матур бер урман аланын сайлап алган. Каен тузына “Мәктәп” дип язып, ботакка элеп куйган. “Урман мәктәбе” барлыкка килгән. Саесканга мәктәп ачыласын бөтен җәнлекләргә, кош-кортларга хәбәр итәргә кушкан. Саескан “ Әй, урман балалары, мәктәпкә килегез. Мәктәпкә укырга килегез!” дип урманны яңгыраткан. Бөтен дөньяларын онытып чабышкан куян малайлары, тиен кызлары, ботактан-ботакка очып уйнаган төрле төстәге кошлар башларын күтәреп, хәйран калып тыңлап торганнар. Аннан берсен-берсе узышып, Саескан әйткән урынга, “Мәктәп” дип язу эленгән урман аланына йөгерешкәннәр. Алар килгәнче инде Кабан дуңгызы шундагы ауган агачларны берничә рәткә тезеп куйган булган. Килгән бере шым калып, шунда тезелеп утырышканнар. Уртадагы юан имән төбенә Ябалак үзе килеп баскан. урман мәктәбе

– Исәнмесез, нәни дусларым!” – дигән ул. – Мин сезнең укытучыгыз булам. Көн дә шушында килеп, сез мин өйрәткәннәрне тыңларга, мин кушканнарны үтәргә тиеш буласыз. Бергә-бергә безгә бик күңелле булачак. Без санарга, укырга-язарга, җырларга, рәсем ясарга һәм биергә өйрәнәчәкбез. Аннан үзегезнең осталыкларыгызны әниләрегезгә, әтиләрегезгә күрсәтерсез. Бүгенге көннең беренче дәресе арифметика булыр.

– Нәрсә, нәрсә? – дип авызын ерган Тиен кызы Иена. – Аның белән ничек уйныйлар? Үзе янында утырган Куян малае Наянга астан гына тибеп куйган. Куян малае Наян сикереп торган. –Нәрсәгә кирәк ул? Безгә аннан башка да күңелле. Без болай да беләбез. Әнә наданнар укысыннар!

Шулай дигән дә Наян Тиен кызы Иенаны җитәкләп, урман эченә йөгергән. Саескан очып килгәндә, алар Мунчала күле янында качышлы уйнаган булганнар. Хәзер шул уенны дәвам итәселәре килгән. Чапканнар шунда. И уйнаганнар, и йөгерешкәннәр, и көлешкәннәр болар. Көн кичкә авышып, ашыйсылары килә башлагач кына өйләрен исләренә төшергәннәр.

Икенче көнне дә шулай үткәргәннәр болар. Өченче-дүртенче көннәрне дә… Мәктәпкә бару турында уйлап та карамаганнар. Ә бу вакыт башка җәнлек балалары көн дә мәктәпкә җыйналып, укырга-язарга, җырларга-биергә өйрәнгәннәр. Болар әниләренә мәктәпкә барабыз дип чыгып китәләр дә, көннәр буе әле күл буенда, әле урман ешлыгында уйнап гомер үткәрәләр икән. Шулай итеп, атналар, айлар узган…

Менә көннәрдән-беркөнне Саескан бөтен урман җәнлекләренә тагын хәбәр салган:

– Урман хуҗасы Аю бөтен җәнлекләрне, кошларны балалары белән бергә “Мәктәп” аланына чакыра. Килми калмагыз! Балалар үзләренең осталыкларын күрсәтәчәкләр. Алдынгы укучыларга бүләкләр биреләчәк!

урман мәктәбеБераздан алан балаларын җитәкләгән урман җәнлекләре белән тулган. Һәммәсе кызыксынып көтә башлаганнар. Аю сүз башлаган.

–  Әй, дусларым, бүген бик истәлекле көн, – дигән ул. – Бүген сезнең балаларыгыз үзләренең һөнәрләрен күрсәтәчәкләр. Алар бик тырышып Ябалактан сабак алдылар. Хәзер без аларның белемнәрен тикшереп карыйбыз. Ул шулай дигән дә бер каен ботагын кулына алган. – Яле, керпе малае, чык әле монда. Санап бир әле шушы ботактагы яфракларны.

 – Бер, ике, өч, –  дип чатнатып санап киткән Керпе баласы. – Егерме җиде, – дигән ул санап бетереп.

 – Молодец! – дигән Аю елмаеп, тырышып укыганы өчен аңа  бер кәрҗин алма бирәбез. Керпе баласының әнисе дә бик куанган: – Йомшагым, минем, –  дип аркасыннан сөйгән. Аларның икесенә дә бик күңелле булган. Чират төлке кызына җиткән. Ул бик матур итеп шигырь сөйләгән. Аңа да бүләккә бер матур күлмәк биргәннәр.

 Куян баласы Наян белән Тиен кызы Иена посып кына утырганнар. Әмма Аюның күзләре үткен шул. Зур гәүдәле Поши артына качып утырган Куян малаен күреп алган.

  – Монда чык әле, Наян!- дип үз янына чакырган ул аны. – Кил әле менә бу чыршы янына. Шушы агачның төньягына килеп бас әле.

Наян югалып калган. Әле бер якка, әле икенче якка чыгып караган. Агач тирәли әйләнгән дә тулганган. Җәнлекләр көлешә башлаганнар. – Шуны да белми, и надан, – диешкәннәр.

 – Бәлки син булышырсың, –  дип тиен кызы Иенаны чыгарган Аю абзый. Басып торалар болар хәзер икәүләп агач төбендә. Берсе дә агачның төньягын күрсәтә белми. Кызарышканнар, оятларыннан башларын аска игәннәр.

Җәнлек балалары: “Мин әйтәм, мин әйтәм!”- дип алгы тәпиләрен күтәргәннәр.

– Урманда адашсагыз, өйләрегезгә кайта алмассыз бит! –дип ачуланган Аю Куян малае белән Тиен кызына. – Аннан җыелышып сезне эзләргә туры киләчәк. Нишләп белмисез? Нишләп укымадыгыз! Әнә бит башкалар белә. Ул җавап бирергә поши баласын чыгарган. Поши малае чатнатып сөйләп киткән: – Агачның төньягында ботаклары сирәк була. Аннан аның кәүсәсе мүкләнеп тора… Поши малаена шаулатып кул чапканнар. Бүләк итеп бер чиләк җиләк биргәннәр. Тулырак…

Әкият терапиясе. Мырый һәм Йорт иясе . 5-8 яшьлек балалар өчен


         әкият Әкият терапиясе.  5-8 яшьлек балалар өчен 

         Әкият юнәлеше: сүз тыңламау, башкалар турында уйламау.

     Әкияттәге төп фикер: дүрт аяклы дусларны онытырга ярамый.

Әкият болай башлана…Кечкенә авылдагы иске бер йортта песи баласы Мырый яшәгән. Аны бу өйгә җәй башында алып кайткан булалар. Бер кечкенә кыз аны урамда туганнары белән  уйнап йөргән җирендә эләктереп ала да, үзләренә алып китә. Сөт бирә,  ашата, эчертә. Әнисе кызына песи баласын кире үз өенә илтеп куярга кушып карый. Әмма кыз әнисен тыңламый. Аны әле яулыкка төреп, бәби итеп уйнап йөри, әле үз артыннан йөгертә. Су буена төшәме, бакчага чыгамы,  күршеләренә керәме – һәрвакыт песи баласын күтәреп йөри.

Песи баласы да кызга ияләнә. Кыз аның башыннан, аркасыннан сыйпаганда мыр-мыр килеп,  рәхәтләнеп йоклап тик ята. Көннәр шулай матур гына үтә тора. Песи баласы тәмам матурлана, зураеп китә. У

әкиятләр

л инде кыздан аерылыбрак та йөри башлый.  Кыз да иптәшләре килсә, тизрәк песине ташлап,  шулар янына чаба. Шулай тыныч кына көннәр, атналар үтә… Бәла көтмәгәндә килә. Ул көнне песи баласы өенә соңарыбрак, кичке якта гына кайтып керә. Ни күрсен: ишектә зур йозак эленеп тора. Ишек алларында да тынлык. Кыз да уйнап-җырлап йөрми. Караңгы төшә башлый. Песи баласы баскычта утырып хуҗаларын бик озак көтә. Әмма берәү дә күренми. Мырыйның ашыйсы-эчәсе килә. Әле тегендә, әле монда барып карый. Каты итеп мыраулый. Ул куркудан дерелди башлый. Ябылып бетмәгән абзар ишегеннән кысыла-кысыла эчкә үтә. Бер почмакта иске салам өеме була. Шунда барып ята. Абзар эче караңгыланганнан-караңгылана.

Әкият дәвам итә. Песи баласы Мырый тәмам куркуга төшә. Аңа почмакта ниндидер коточкыч куркыныч әйбер утырган кебек күренә башлый. Печәнлектә нәрсәдер кыштырдап куя. Мескен песи баласы әле суыктан,  әле куркудан дер-дер килә. Озак яткандырмы шулай песи баласы,  анысын белмибез. Кинәт аның тәпиләренә кемдер кагылып киткәндәй була. Башын күтәреп, күзләрен ачыбрак караса: шакката! Аның каршында кечкенә генә, песи малае Мырыйның үзе кадәр генә бер карт басып тора. Чәче-башы тузган, сакалы күкрәгенә җиткән. Өстендә сәләмә кием, аягында бөтенләй  бернәрсә юк.

әкиятләр–  Курыкма! – ди ул Мырыйга тешсез авызын ерып. –  Йорт иясе булам мин. Сине дә күптән беләм. Теге кыз сине күтәреп кайткан көнне үзеңне бик жәлләгән идем.

 Әниеңнән,  туганнарыңнан аерды бит ул сине. Инде менә бөтенләй ташлап калдырдылар үзеңне. Ничек яшәрсең, ачтан үлмәсәң ярый инде. Алар тиз генә кайтмый. Мин идән астында барысын да ишетеп яттым.

Бу өйдә кыш чыгып булмый,  бик тузган, диделәр. Шәһәрдә туганнары бар икән. Кыш көне шуларда торабыз. Язлар җиткәч кенә кайтабыз, дип-дип әйттеләр.

әкиятләрШуларны ишеткәч, песи баласы Мырый үкереп елап җибәрә. Инде хәзер нишләр ул? Кем аңа сөт эчертер? Җитмәсә суык,  кыш килә. Җил-бураннарда, зәмһәрир суыкларда кая барып сыеныр ул? Шунда аның күз алдына кыз алып киткәнче яшәгән йорты килде. Ул әнисен, бертуган эне-сеңелләрен исенә төшереп тагын да үзәк өзгеч тавыш белән күз яшьләрен түгә башлый. Алар инде күптән өйдәдер. Җылы сөт эчеп, рәхәтләнеп мичкә терәлеп йоклап яталардыр. Үзен урамда уйнап йөргән җирдән  эләктереп киткән кызга бик рәнҗеде.

– Борчылма, Мырый, – дип юатты аны Йорт иясе. – Синең әниең торган өйне беләм мин . Киттек әйдә. Илтеп куям.

Мырый шатлыгыннан нишләргә белмәде. Сикереп торды. Йорт иясен кочаклап алды.

– Рәхмәт,  рәхмәт! Коткаручым минем!

Аларның өйләре бик еракта, авылның икенче башында ук булып чыкты. Караңгы урамнар,  кәкре тыкрыклар,  җимерек коймалар аша шактый озак бардылар алар.әкият

Ниһаять, зур бер йорт янына килеп җиттеләр. Йорт иясе Мырыйга:  “Синекеләр шушында яшиләр”, – диде. Песи баласы куанычыннан мыраулап куйды. Аның тавышын ишеттеләр. Ишек ачылды. Анда хуҗа хатын күренде. Әкият терапиясе.  Мырый һәм Йорт иясе . 5-8 яшьлек балалар өчен

– Сәлимә,  чык тизрәк. Песиең кайткан! – дип өйгә кычкырды ул. Сәлимә йөгереп чыкты. Шатлыгыннан Мырауны күтәреп алды. Песи дә аның кочагына сыенды. Бераздан ул рәхмәт әйтергә теләп, Йорт иясен эзли  башлады. Әмма ул күренми иде инде… Ничек килеп чыккан булса, шулай юкка да чыкты. Әкият тә шунда бетте…

Әкият буенча фикер алышу өчен сораулар:

  1. Әкияттәге кыз песи баласын алып кайтып дөрес эшләгәнме?
  2. Йорт иясе очрамаган булса, песи нишләр иде?
  3. Әкияттәге хәлләр тормышта очрыймы?
  4. Әкият турында фикерләрегезне язып җибәрегез.

 

Перевод сказки на русский язык

Сказку перевела на русский язык моя коллега Гузель Валиуллина

Котенок Мяу и Домовой

әкиятләр

Сказкотерапия для детей 5-8лет.

Направление: непослушание, потакание своим желаниям.   

Основная мысль: зверята и домашние питомцы – не игрушка.

В маленькой деревушке в стареньком домишке жил-был котенок Мяу. Появился он в этом домике в начале лета. Играл он себе со своими братьями и сестрами на улице, и тут увидела его одна маленькая девчушка да и забрала к себе домой. Накормила, напоила молочком. Мать девчушки уговаривала отнести котенка обратно, к его братьям и сестрам, да все без толку. Девочка то пеленала котенка, словно малыша, то играла с ним в догонялки. Побежит на речку – обязательно котенка с собой прихватит, выйдет в сад – и тут котенок с ней, зайдет к соседским ребятишкам – без котенка никак.

Да и малыш очень привязался к девочке. Она ласково гладила его по головке, по спинке, а он, мурлыча, засыпал счастливым сном. Котенок немного подрос. Теперь он часто проводил свои дни один, девочка же уходила играть со своими друзьями. Так проходили дни, недели…

Беда пришла нежданно. В тот день котенок немного задержался по своим кошачьим делам и вернулся домой поздно вечером. Во дворе домика было тихо. Не слыхать ни звенящего смеха девочки, ни ее веселого пения. На двери же висел большой замок. На улице стемнело. Долго ждал Мяу своих хозяев, но никто так и не появился. Он был голоден, дрожал от холода. Громко мяукал в надежде на то, что кто-нибудь услышит его. Похаживая по двору, котенок заметил, что дверь в хлеву чуточку приоткрыта. Он протиснулся в хлев и лег на солому. С каждым мгновением становилось все темнее, и Мяу стало страшно. Ему казалось, что в углу сидит какое-то страшное чудище. В сеннике кто-то зашуршал. Котенок дрожал все сильнее: то от холода, то от страха. Так и лежал он с зажмуренными от страха глазами. Вдруг ему показалось, что кто-то прикоснулся к его лапам. Приоткрыв глаза, Мяу увидел перед собой маленького старичка с растрепанными волосами, бородой до самой груди. Старик был босой да в лохмотьях вместо одежды. И что удивительно, он был совсем маленького роста, не выше котенка Мяу.әкиятләр

– Не бойся! – сказал он Мяу и расплылся в беззубой улыбке. –  Домовой я. Давно тебя знаю, сердешного, с того самого дня, как девчонка притащила тебя сюда. Наверное, твоя мама, братья и сестры скучали по тебе, ведь ты был еще совсем маленький. А теперь вот бросила тебя здесь одного и не скоро вернется. Вот как ты зиму-то перезимуешь, как с голоду-то тебе не умереть, ума не приложу. Я давеча подслушал,  как они говорили о том, что дом старый и зимой в нем будет холодно. Они решили уехать в город к родственникам и там перезимовать. Вернутся только к весне. Я сам все это слышал, сидя в погребе, там все очень хорошо слышно.

Услышав такие слова, Мяу громко заплакал от горя. Кто его накормит, молочком теплым угостит? Как он зиму холодную переживет? Где ему укрыться от суровых морозов, от вьюг и метелей? С горечью он вспомнил тот дом, в котором когда-то жил со своей мамой, братьями и сестрами. Наверное, они сейчас спят, прижавшись к теплой печке. И от этой мысли Мяу стало еще горше, ну почему, почему эта негодная девочка ради своей забавы разлучила его с мамой? А теперь вот бросила его здесь одного. Ушел бы он к маме обратно, да не помнит дорогу. По щекам Мяу катились горячие слезы обиды, отчаяния.

– Не плачь, Мяу, – успокаивал его Домовой. Я знаю, где живет твоя мама. Я тебя отведу к ней. Идем со мной.

Котенок, не веря своему счастью, вскочил на лапки и обнял старика.

– Спасибо, спасибо тебе, спаситель мой!

Дорога к дому вела через темные улицы. Миновали они много перекошенных заборов, кривых переулков, прежде чем перед ними появился большой дом. –Вот в этом доме живет твоя мама. В нем жил и ты когда-то, –  сказал Домовой. Котенок радостно замяукал, и тотчас же его услышала хозяйка дома. Открыв дверь, она увидела Мяу.

– Салима, твой котенок вернулся. Выходи скорее! –  позвала она свою дочь.Әкият терапиясе.  Мырый һәм Йорт иясе . 5-8 яшьлек балалар өчен

Салима, увидев Мяу, радостно подхватила его на руки, а он прижался к ней всем своим маленьким тельцем. Мяу обернулся, чтобы поблагодарить Домового, но того и след простыл. –  Как он это делает, ума не приложу, – думал Мяу, засыпая на руках у Салимы, – то появляется внезапно, то, глядишь, а его уже и нет.  

  Вопросы для беседы по сказке:

  1. Справедливо ли поступила девочка по отношению к котенку?
  2. Что бы стало с котенком, если бы ему не помог домовой?
  3.  Бывает ли в жизни такие же случаи, как в этой сказке?