fbpx
07.11.2018

Рәсем сәнгатеннән “Көзге урман” темасына ачык дәрес


көзге урман
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе укытучысы Габдрахманова Нурия Равил кызы. Тема: Рәсем сәнгатеннән “Көзге урман”темасына ачык дәрес конспекты.7нче сыйныф (коррекцион).
 Тема: “Көзге урман” темасына рәсем ясау. Максат: Юеш кәгазьдә рәсем ясау һәм төшереп ясау техникаларын куллану. Гади карандаш кулланмыйча краскалар белән ясарга өйрәтү. Рәсем ясаганда беренче һәм икенче планда урнашкан предметларны ясарга өйрәтү. Бурычлар: танып белү – гадәти булмаган рәсем ясау сәнгате,бөек художниклар һәм аларның картиналары (Исаак Ильич Левитан «Алтын көз», Василий Дмитриевич Поленов «Алтын көз», Ефрем Иванович Зверьков «Алтын көз») белән таныштыру. Коммуникация – сорауларга дөрес, тулы җөмләләр белән җавап бирү осталыкларын үстерү. Сәламәтлек – балаларның дөрес утыруларын таләп итү. Куркынычсызлык – буяуларны куллану кагыйдәсен ныгыту. Матур иҗат – укучыларның иҗадилыгын үстерү. Җиһазлау: компьютер, технологик карта, күрсәтмә материал. Дәрес барышы: I. Дәресне оештыру. Балаларның дәрескә әзерлеген тикшерү. Буяуларны юешләү. Эмоциональ әзерлек. II. Кабатлау. – Балалар бүген мин дәресебезне Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында яшәүче Зилә Фазлыева шигыре белән башлап җибәрергә телим. Шушы шигырьдән сез безнең бүгенге дәресебезнең темасын аңларсыз. язалар, шагыйрьләр шигырьләр, художниклар исә картиналар. III. Дәреснең темасын һәм максатын әйтү. – Без дә бүген сезнең белән танылган художниклар кебек “Көзге урман” картинасы ясаячакбыз. Исегезгә төшерегез әле табигать күренеше сурәтләнгән картиналар ничек атала? (Пейзаж) Картинабызны ясау өчен гадәти булмаган ысуллар кулланырбыз. Бүген дәресебездә кулланасы яңа сүзләр белән танышып китик әле. IV. Сүзлек эше. – Нетрадиционная техника рисования – гадәти булмаган ысул белән рәсем ясау; – Рисование на мокрой бумаге – юеш кәгазьдә рәсем ясау; – Печатание – төшереп рәсем ясау (Слайд 3) V. Кирәкле әсбаблар белән танышу. VI. Рәсем ясау. 1) Альбом битен юешлибез.(Слайд 4) 2) Альбом битенең өске ягыннан күк йөзен ясый башлыйбыз, зәңгәр, зәңгәрсу, күк төсләр кулланабыз. Битнең өске ягы караңгырак итеп буяла, горизонтка таба яктыра бара. .(Слайд 5) 3) Альбом битенең аскы ягына җир ясыйбыз. Сары, көрән төсләр кулланабыз. Битнең аскы ягы караңгырак төскә буяла, горизонт сызыгына таба яктыра бара. (Слайд 6) 4) Горизот сызыгына ерактан күренеп торучы урман ясыйбыз. Яшел, сары, кызыл, кишер сары төсләр кулланабыз. Бу безнең картинабызның икенче планы булачак. .(Слайд 7) VII. Картина белән танышу. (Слайд 8, 9, 10). – Танылган художниклар үзләренең картиналарында көзге урман күренешен ясаганнар. Алар табигатьнең кабатланмас матурлыгын күзәткәннәр. Сезнең игътибарыгызга Исаак Ильич Левитанның, Василий Дмитриевич Поленовның, Ефрем Иванович Зверьковның «Алтын көз» картиналарын тәкъдим итәм. VIII. Рәсем ясауны дәвам итү. 1) Беренче планга агач кәүсәсе ясыйбыз. Көрән төс белән агачның төбеннән очына таба сызабыз. Агачның очы горизонт сызыгын узып китә.(Слайд 11) 2) Агач кәүсәсенә 5 ботак өстибез.(Слайд 12) 3) Агач ботакларына вак ботакчыклар өстибез. (Слайд 13) 4) Агачның кәүсәсен тигезләп матурлыйбыз. Шушы ук тәртиптә тагын бер агач ясыйбыз. (Слайд 14) 5) Ак краскага бер тамчы кара төс өстибез дә каен кәүсәсен ясыйбыз. (Слайд 15) 6) Каенның ботаклары җиргә таба салындырып ясыйбыз. Кәүсәсенә кара төрткеләр сызабыз. (Слайд 16) IX. Ял минуты (күзләр өчен гимнастика). X. Рәсем ясауны дәвам итү. 1) Меңьяфрак үләненең чәчәген кызыл, сары төсләргә буыйбыз. (Слайд 17) 2) Буялган чәчәкне кысып тотып агачларга яфраклар ясыйбыз. Җиргә коелган яфракларны шулай ук меңьяфрак үләненең чәчәге белән төшерәбез. (Слайд 18) 

Tags:

Бер шәрехләү “Рәсем сәнгатеннән “Көзге урман” темасына ачык дәрес”

  1. Алсу Says:

    Балаларны “Көз” темасы буенча рәсем ясарга өйрәтү өчен яхшы дәрес планы. Презентациядә технологик карта күрсәтелгән. Укытучыга зур рәхмәт!

Шәрехләү