fbpx
04.12.2021

Яңа ел тамашасы- “Юлбарыс елын каршылап”


яңа ел
Арча муниципаль районы МБГБУ “Галиәсгар Камал исемендәге Сикертән  төп мәктәбе”нең I квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучылары  Гөлгенә Заһидуллина, Алсу Гарипова. Тема: Яңа ел тамашасы “Юлбарыс елын каршылап” (Башлангыч сыйныф укучылары өчен бәйрәм чарасы)

Катнашалар:Үгез Әтәч, Тавык, Куяннар, Тиен, Аю, Төлке. Саескан

1 нче күренеш.

Таң ата. Әтәч иртән йокысыннан уяна: ”Кик-ри-кү-ү-үк!” дип бар җиһанга сөрән сала.

Саескан йөгереп керә.Тыңлагыз! Тыңлагыз! Ишетми калмагыз! Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Сикертән төп  мәктәбендә зур тамаша була! Хыялланырга яраткан,матур җырлар, шигырьләр белүче барлык балаларны мәктәпнең спорт залына гадәти булмаган Яңа елныкаршылау һәм Үгез елын озату тамашасы карарга чакырабыз!

Үгез.

Дуслар, чыгыгыз әле,

Саескан хәбәр салды.

Яңа елны каршыларга

Зур бәйрәмгә чакырды.

Әйдәгез, соңга калмыйк,

Без дә бәйрәмгә барыйк

Үгез елын озатып,

Арслан елын каршылыйк.

(Үгез, әтәч, тавык чыгып барганда Чебиләр килеп чыгалар.)

Бергәләп.

Сез кая киттегез?

Безне дә алыгыз.

Без сездән башка бит

Боегып калабыз.

Тавык.

Ах, наян, чебиләр!

Сез тары чүпләгез,

Хәйләкәр төлкегә

Юлыга күрмәгез!

Чебиләр.

Юк без дә барабыз,

Бәйрәмне күрергә.

Без дә бит телибез

Җырларга, биергә!

(Чебиләр “Чебиләр зарядкасы” җырын башкаралар.)

Әтәч.

Курыкмыйм ла мин төлкедән,

Мин үзем дә бик батыр.

Минем кебек кыю әтәч,

Тирә – юнендә юктыр!

Тавык.

Ә шулай да, Әтәчкәем,

Сак булу бик тә кирәк.

Балалар көтә әйдәгез,

Барып җитик тизрәк!

2нче күренеш.

(Чыршы яныннан Әтәч белән тавык, чебиләр каршысына куяннар чыга.)

1 нче Куян

Сез кемнәр? Кая барасыз болай?

Әтәч, тавык.

И, Куян дустым безне танымыйсыңмы?

Ишеттегезме әле? Саескан һәммә кешегә хәбәр салды бит. Сикертән мәктәбенә Яңа елны- Юлбарыс елын каршы алу тамашасына барабыз.

2 нче Куян.

Таныш түгел җирләрдә ничек курыкмыйча йөрисез әле сез? Төлкенең үзенә юлыга күрмәгез тагы.

Әтәч.(Кукыраеп)

Теләсә кемнән куркырга

Без бит син кылый түгел.

Почмакта посып ятарга

Без куркак малай түгел!

Бик беләсегез килсә:

Үгезхуҗа иде быел!

1 нче Куян.

Шулаен бик шулай да. Тик төлке бик хәйләкәр.Онытмас  микән соң бу турыда?

2 нче Куян.

Ярар, без аңа ничек тә бу турыда исенә төшерербез

 (Китәләр. Каршыларына тиен чыга.)

Тиен.

Куянкайлар, Үгез, Әтәчкая барасыз болай?

Үгез.

Тиен дус! Без Яңа ел бәйрәменә ашыгабыз. Мин үз вәкаләтләремнеЯңа ел хуҗасыЮлбарыс елынатапшырасым бар.

(Аю чыга.)

Аю.

Ник тавышланасыз болай? Йокыдан уяттыгыз бит. Әллә бер – бер хәл бармы?(Үгезгә күрсәтеп)Бусы нәрсә тагы?Үгез болай кая барасыз?

Үгез.

Минем ел бетеп килә

Тиздән Юлбарыс елы, агай,

Яңа ел бәйрәменә

Бергәләп барыйк, давай!

Аю.

Үземнең дә шул бәйрәм дигәннәрен бик күрәсем килә дә бит килүен. Тик йокым туймас дип куркам.

Үгез.

Йокларга өлгерерсең әле. Әйдә бергәләп бәйрәмгә барабыз.

(Алар янына җырлап, Төлке чыга.)

Төлке.

Кемнәр әле миннән башка гына бәйрәм ясарга җыена.

Аю.

Без Яңа ел каршыларга барабыз. Үгез елын озатып Юлбарыс елын каршылыйбыз.

Төлке. Дусларым, мин юлбарыстан куркам бит.

Үгез

Курыкма Төлке дус! Яңа елда барлык җәнлекләр, кош – кортлар  бер – берсе белән дус – тату яшәячәкләр икән. Кыш бабай әнә шундый фәрман чыгарган.

Төлке.

Ә Кыш бабай дигәнегез кем була соң?

Әтәч.

Ә менә анысын балалардан сорарга кирәк.

(Залга балалар керә)

Куян.

Исәнмесез, балалар! Без дә сезнең бәйрәмегездә калыйк әле.

Алып баручы.

Рәхим итегез, хөрмәтле җәнлекләр!

 Әйдәгез, Кыш бабай һәм Кар кызы килгәнче күңел ача торыйк, җырлап алыйк.
(“Чыршыкай” җыры (М.Минһаҗев көе,Җ.Тәрҗманов сүзләре) башкарыла. )
(Чыршыда утлар кабына.)
Алып баручы.

Балалар карагыз әле, чыршыга сезнең җырыгыз ничек ошады, аның утлары яна башлады.
2нче бала.
Күрегез бу чыршыны!
Чыршының да чып-чыны.
Нинди төз, матур, биек-
Тора түшәмгә тиеп!
Балкып яна утлары,
Матур уенчыклары.

1 укучы.

Исәнме, чыршы, исәнме!
Тагын да бер ел үтте
Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.
Ян яктырак, чыршыкай
Балкысын утларың
Бүген синең тирәңә
Җыелган дусларың.

2 укучы.

Күрегез безнең чыршыны
Ничек матур киенгән.
Безгә бәйрәм ясар өчен
Урманнан безгә килгән.

Нинди генә уенчыклар,
Муенсалар юк анда.
Серле шар һәм алмалар,
Бөреләр дә бар анда

3 укучы.

Гаҗәп күркәм безнең чыршы
Җем-җем килеп яна ул
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен
Котлы булсын Яңа ел!

Бергә: Котлы булсынЯңа ел!

Алып баручы.

Дуслар, бүген биредә
Көлү, шаяру көне
Бүген безнең арабызга
Яңа ел килү көне.
Безнең бәйрәм авазлары
Таралсын еракларга.
Хәбәр булып барып җитсен
Киләсе кунакларга.
(Чыршы артыннан Үгез чыга)

Үгез

Үтте безнең елыбыз,
Түрдә иде урыныбыз,
Яшәдек сый-хөрмәттә
Китәсе килми әлбәттә.

Юлбарыс

Сезнең ел үтте бит инде,
Безнеке алда көтә.
Минем  елда кешеләргә

Уңышлар вәгъдә итә.
Яңа елга атлый халык
Иркен якты юл буйлап.
Әнә биергә чакырып
Гармуннар тора уйнап.
(Ерактан Кыш бабай тавышы ишетелә.)
(“Кыш бабай” җыры (М.Яриева көе,Г.Шәйдуллина сүзләре) башкарыла. )

(Кыш бабай һәм Кар кызы керәләр.)

Кыш бабай. Исәнмесез,кадерледусларым!

Кар кызы.

 Исәнмесез, балалар!

Исәнмесез кунаклар!

Яңа ел белән сезне.

Яңа бәхетләр белән.

Яңа елда зур үсегез

Көн дә артсын көчегез

Ел үсәсен ай үсегез.

Илгә хезмәт итегез

Яңа елда уңышлар

Телим сезгә мин , дуслар!

Кыш бабай. Дусларым!Менә мин яңадан сезнең янда.Бүген сезнең белән очрашканга төгәл 1 ел.Сезнең кайбер шаяннарыгыз миннән көләргә дә мөмкин .Ул елга 1 генә көн эшли дип.Чынлыкта исә күренеп йөрмәсәм дә ,мин ел буе сезнең белән.Чөнки мин Яңа елның хуҗасы.Мин бу ел өчен җаваплы.Шуның өчен дә яңа елда ирешелгәннәр турында сөйләгәндә,мин дә сезнең белән горурланам. Кимчелекләр турында сүз чыкса,сакалымның бөртекләренә кадәр кызара.

Кар кызы.

Шундый матур бәйрәмне

 Бушка уздырмыйкәле.

Сез, балаларкулчабыгыз

Бербиеп алыйкәле.

(Бию көе куела. Кыш бабай, кар кызы бии .)

(Кыш бабайга концерт номерлары башкарыла.)

Алып баручы. Без сиңа, бабакай, балалар белән бүләккә җырлар, шигырьләр әзерләдек.Син, бабакай, бераз утырып ял ит. Балалар сиңа үзләренең һөнәрләрен күрсәтерләр.
6нчы бала.

 Кемнең кигән киемнәре
Энҗе кар бөртекләре?
Кемнең көмеш күк сакалы,
Чәчләре, керфекләре.
7нче бала

Кем соң безгә шундый ямьле
Яңа ел алып килә?
Матур-матур капчыкларга
Күчтәнәч салып килә.?
5нче бала.

Кыш бабай, Кыш бабай
Безнең белән дус бабай.
Йөзең якты, туның яхшы
Барыбызны коч бабай.
 (“Чыршы әйләнәсендә”(М.Яриева көе,Р.Миңнуллин сүзләре) җырын башкаралар. )
Алып баручы.
Алланып таңнарның алына
Нур булып кешелек таңына
Җыр булып үрелеп күңелгә
Кил безгә, Яңа ел, кил безгә.
Кояшлы көннәрнең җылысын
Бәхетнең шатлыкның олысын
Күтәреп көннәрнең иңенә
Рәхим ит, туган ил түренә.

(Чыршы төбеннән “Яңа ел” дигән язу таккан 1 класс укучысы чыга)

Яңа ел.  Исәнмесез, якын дуслар! Шукмалайлар, матуркызлар, әбиләр һәм әниләр, әтиләр һәм бабайлар!

Мине каршыалыгыз

Һәмтанышыпкалыгыз!

Исемем минем – Яңа ел,

Мин – бәхеттаратучы,

Җирйөзендә бар нәрсәне

Өзелепяратучы.

Сезнеөзелепсагынганга

Килдем мин яныгызга.

Бәхет, шатлык, сәламәтлек

Телименбарчагызга.

Үзтелемдә, үзҗиремдә

Бәйрәмбеләнкотлыймсезне,

2022нчеелның

Иминбулсынһәрберкөне.

Алып баручы.

 Әй, Яңа ел, бер дә тартынмыйча,
Хуҗа булып әйдә түргә уз.
Юлларыңа синең ак чәчәкләр
Кулларыңа бездән ипи-тоз.

Алып баручы.

 Син, Яңа ел, инде безгә

Матурлык кына китер.

Ныгысын дуслык, татулык Һәм сәламәтлек китер.
Кыш бабай.  Инде безгә китәргә вакыт, дусларым. Мин яңа елны сезгә калдырам. Акыллы булыгыз, “5” легә укыгыз.Әле минем сезгә дип әзерләп куйган бүләкләрем дә бар. Килегез, балакайлар, минем тирәмә, алыгыз күчтәнәчләрне.(Балаларга бүләкләр тарата.) Безнең китәр вакытыбыз да җитте инде. Ашыгыйк. Сезнең белән безгә бик тә күңелле булды.
Кар кызы. Хушыгыз дусларым, күңелле ял итегез.
Барысы да. Хуш Кыш бабай, сау бул Кар кызы, барасы юлларыгыз уңышлы булсын!

Үгез

Нинди матур бәйрәм булды,

Әле ярый килгәнбез.

Яңа елда яңа бәхет,

Яңа шатлык, диябез.

Юлбарыс

Шуңа күрә, барыбыз да

Бүген көләч,йөзләр шат!

Һәркөн шулай якты булсын,

Матур булсын киләчәк!

Җәнлекләр бергә.

Үгез кебек көчле булыйк,

Юлбарыс кебекҗитез!

Борчу, мәшәкатьне куеп,

Шат, дус яшик, әйдәгез!

“Яңа ел” җыры.( Л.Батыр-Болгари музыкасы, Р.Вәлиева сүзләре.)
(Соңыннан күмәк уеннар уйнала, биюләр дәвам итә, лотерея уеннары була.)

Күчереп алу өчен файл: https://cloud.mail.ru/public/agFg/MeQnQm5Zq

Яңа ел турында тагын бер сценарий: https://mugallimplan.ru/yangalyklar/ya-a-el-kil-bezg/

7 комментариев “Яңа ел тамашасы- “Юлбарыс елын каршылап””

  1. вапроо Says:

    яхшы сценарий

  2. Лилия Says:

    Рәхмәт сезгә!

  3. Чулпан Says:

    Бик тә ошады бу сценарий

  4. Иркә Says:

    яхшы сценарий.Зинхар өчен күчрмәсен алырга мөмкинлек бирегез әле.

  5. Фәрит Вафин Says:

    Кайсы сценарий? Исемен языгыз әле.

  6. Гөлфия Says:

    Мсәнмесез.” Юлбарыс елын каршылап” сценарийын күчермәсен алырга мөмкин бирегез әле.

  7. Гөлфия Says:

    Мсәнмесез.” Юлбарыс елын каршылап” сценарийын күчермәсен бирегез әле.

Шәрехләү