Без – китап укып үскән буын. Без дигәнем, 1961нче елда укырга кереп, 1971нче елда аны тәмамләп чыккан кешеләр.Мәктәптән соң да минем үземә китаптан аерылырга туры килмәде. Казан дәүләт университетына укырга кергәч, киресенчә, китап дөньясына тагын да тирәнрәк чумдым.
❗️Тукта! Мин бит үземнең басылып чыккан китабым турында берничә кәлимә сүз әйтмәкче булып кына яза башлаган идем. Әллә кая кереп китә язганмын. Бу, мөгаен, башта китап турындагы уйларның бөтерелүеннәндер.Башлаган фикерне дәвам итеп, тагын аз гына сүз озайтыйм да, аннан дәвам итәрмен инде. Гаеп итмәсәгез.
…10нчы сыйныфны тәмамлаганда авыл китапханәсендә укымаган китап калмаган иде . Китапханәдән ярыша-ярыша сумкалар белән ташып укый идек китапны. Китапларның тышлары кулда йөри-йөри таушалып, чүпрәккә әйләнеп бетәр иде.
⬇️ Шуннан китте “Казан утлары” журналы өчен чират тору. Язучыларның әсәрләре китап булып чыкканчы, башта шушы журналда басыла иделәр. Китапханәче апа журналны 2-3 көнгә генә бирә, шул вакыт эчендә укып чыгарга өлгерергә кирәк. Чөнки журналны көтеп синең артта тагын дистәләгән кеше чиратта тора.
🔻 Университет китапханәләрен күргәч, андагы китапларның күплеген һәм байлыгын белгәч, авыл китапханәсе алачык булып кына күренә башлады. Шулай да каникулларга кайткан вакытларда авыл китапханәсенә кереп, китап “исен” иснәп чыгарга вакыт табыла иде.
🔻 Безнең балалар да китап укып үстеләр. Әмма инде аларның балалары, ягъни безнең кадерле оныкларыбыз китаптан читләштеләр. Китап укымый торган буын үсеп килә. Моның нинди фаҗига икәнлеген әлегә белеп бетермиләр.
⬇️ Анысын соңрак язармын.Төп темага килик инде. Үземнең соңгы елларда матбугатта басылган язмаларымны туплап, “Яшьлек белән картлык арасында” дигән китабымны бастырып чыгардым. Кечкенә генә дип әйтеп тормыйм, чөнки китапның кыйммәте андагы битләр саны белән түгел, ә эчтәлеге, әйтелгән фикерләр белән бәяләнә. Анысын да мин түгел, укучы әйтә.
💵 Бүгенге көндә китап чыгаруның кыенлыкларын һәм чыгымнарын санап тормыйм. Китап сатып байый торган заман түгел. Укучылары табылса да, бик шат булырсың. Ә шулай да күңел шушы китапны чыгаруны сорап, гел ымсындырып торды, тынычлык бирмәде.
📙 Елдан артык әзерләнеп, язмаларның иң-иң дигәннәрен сайлап, нәшрият табып, ниһаять,китапны кулга алу бәхетенә ирештем. Шушы шатлыкны сезнең белән дә бүлешәсем килде. Чөнки публицистик язмаларның күбесе иң беренче булып сезнең кулдагы “Татарстан яшьләре” гәҗитендә басылды. Аларга иң беренче “Татарстан яшьләре” укучылары укып, бәя бирде.
📎“Татарстан яшьләре” белән минем дуслык 90нчы еллардан ук килә. Туфан Миңнуллин, Илфак Шиһапов кебек авторлар янәшәсендә үз язмаларыңны күрү горурлык та, зур җаваплылык та иде. Ул заманда бик кыю язмалар басылды, каләмнәр бүгенге шикелле йозаклы ишек артына бикләнмәгән иделәр.
🖌 Шул вакытта язылганнарны хәзер укып карыйм да, “ничек бастырганнар моны?” дип, эсселе-суыклы булып китәм. Шуңа күрә андый “хәтәр” язмаларны китапка кертеп булмады.
🙂 Туплый торгач, өч бүлектән торган хәйран гына кулга алырлык матур китап булып чыкты ул үзе. Балачактан бүгенгә кадәр баштан үткән хәлләр, вакыйгалар, уйлар тезмәсе булып сузылды ул язмалар.
😂 Көлкеле хикәяләрне дә кертмичә калып булмады. Укучыларга анысы да кирәк. Аннан балалар өчен язылган берничә әкиятемне дә өстәдем. Белмим, балалар укымаса да, әби-бабайлары укырлар.
❗️ Менә шулай, китапны кулга алгач, өстән тау төшкән шикелле җиңел булып калды. Максатыма ирештем, китапны укучылар хөкеменә тапшырдым. Кая да булса куеп, сатарга, акча эшләргә дип эшләмәдем мин бу эшне. Дусларга, таныш-белешләргә истәлек итеп, бүләк итү өчен тырыштым.