fbpx
01.10.2018

Яңача эшләү турында иске сүзләр


Факультатив-дәресме ул? 

  Рүзәл Юсупов “Безнең гәҗит”нең 26 сентябрь санында(№39) хөрмәтле академигыбыз Рүзәл Юсуповның “Яңача эшләргә кирәк” дигән мәкаләсе басылды.Галим бүгенге көндә факультатив дәрәҗәсенә төшеп калган татар телен ничек укытырга кирәклеге буенча киңәшләрен бирә. Академик белән сүз көрәштерү уңайсызрак,билгеле,әмма мин 40 елдан артык мәктәптә эшләгән укытучы буларак,бу язманың практик ягын бәяләп,бүгенге вәзгыять белән бәйләп кайбер фикерләремне белдерергә булдым.

Соңгы 20 елда мин башта рус балаларына татар теле укыттым,аннан мәктәпнең статусы үзгәрү сәбәпле,татар балаларына татар теле һәм әдәбиятын укыта башладым.Минем дә ана теленнән факультатив сәгатьләрем бар.Гомумән,мин факультативның нинди дәрес икәнлеген бик әйбәт белгән кеше.Аны бөтен укытучылар да белә.

Факультатив – җиденче сәгатькә куелган иң дәрәҗәсез дәрес ул.Факультативларда педагогиканың төп принцибы булган эзлеклелек сакланмый.Әйтик,быелгы уку елында 8нче сыйныфларда факультатив бар,ә киләсе уку елында ул сәгатьләрне башка фәнгә бирсәләр, 9нчы сыйныфта булмаска да мөмкин. Факультативка калган укучылар аны үзләренә йөкләнгән кирәкмәгән артык бер эш итеп кабул итәләр.Сыйныфның яртысы кайтып китә я икенче кызыклырак нәрсә белән шөгыльләнә.Ә бу ана телен өйрәнергә йөрүчеләр исә тагын бер дәрес баш катырып утырырга тиеш булалар.

Яңача эшләү турында иске сүзләрУкучылар да,үзең дә инде бу вакытка тәмам арып беткән буласың.Укытучының нинди генә “тиешле педагогик һәм психологик белеме,зур һөнәри осталыгы” булмасын, ул,беренче чиратта кеше,ә кеше физиологик һәм психологик яктан арый торган җан иясе.Көннең икенче яртысында,төгәлрәге сәгать өчтә факультативта утыручы балаларның яртысы инде йоклап беткән була.Һәм менә шушындый шартларда укытучыларга ана теле факультативын  ничек укытырга кирәклегенә өйрәтәләр.

”Татар телен факультатив нигездә иң яхшы,иң тырыш педагоглар гына нәтиҗәле итеп укыта алачак.Бу профессиягә элегрәк очраклы рәвештә килеп эләккән,көн узсынга гына дип йөргән укытучыларга мәктәп белән саубуллашырга туры киләчәк”,дип яза хөрмәтле академигыбыз.Соңга калдыгыз инде,әфәнделәр! Бу сүзләр татар теле укытучылары өчен 15-20 ел элегрәк яңгырарга тиеш иде.Инде болай да мәктәпләрдә татар теле укытучыларының иләктән иләнгәннәре генә калды.Татарстанда мәгариф өлкәсендәге иң зур ялгыш: татар телен укыту буенча махсус педагогик белемнәре булмаган кешеләргә татар телен укыттыра башлау булды.Миңа Казанда белем күтәрү буенча курслар узган вакытларда шактый мәктәпләрдә татар теле дәресләрендә булырга туры килде.Шунда мин татарча авырлык белән сөйләшкән,рус сүзләренең татарчасын дөрес әйтә алмаган,татар тарихын бөтенләй белмәгән мескен укытучыларны күп очраттым.

Аз-маз татарча сукалаган кичәге завод инженеры бер айлык укулар үтеп кенә татар теленә өйрәтә аламы? Юк,күпме генә тырышса да,булдыра алмый ул аны.Алай да була торган булса югары белем алып торуның кирәге дә калмас иде. Факультатив укыту өчен махсус укытучылар әзерләнмәячәк,билгеле.Ул дәресләр моңарчы шул татар телен укыткан яки сәгатьләре җитмәгән укытучыларга  бүлеп биреләчәк.

”Бу эшне эчтәлекле ,кызыклы,дәресләр бирә торган оста педагоглар гына булдыра алачак”,диелә мәкаләдә.Нәрсә,татар телен моңарчы шундый педагоглар укытмады микәнни? Татар теле һәм әдәбияты укытучылары иң тырыш,иң булган укытучылар.”Белем җәүһәрләре”ндә иң күп катнашучылар-татар теле укытучылары.Әмма татар телен факультатив нигезендә укыта башлау-аның дәрәҗәсен тагын бер баскычка түбән төшерде.Кем генә укытса да, ул факультативны укыту-укыту түгел инде,укыткан булып азаплану…

Намус һәм тел.   

Мәкаләдә мондый юллар бар: “Туган телеңне белү-камил акыллы һәр кешенең намус эше,чөнки ул ата-анаң,әби-бабаларың,туган җирең кебек үк кадерле”. Бәхәсләшеп булмый торган хак сүзләр.Ләкин бүгенге укучы аңлый,укытучы сөйләп кенә аңлата торган сүзләр түгел.Чөнки тормыш киресен күрсәтә. Чынбарлык шундый: намусың никадәр чиста булса да, татар телен белү белән генә бер тиен дә акча эшли алмыйсың.Бүгенге көндә һәркем намусның түбән баскычта,ә байлыкның өске баскычта торуын күреп-белеп тора.

Татар телен бетерүне бөтен татар җәмәгатьчелеге читтән генә күзәтеп торды.Нишләп ана телен саклап күтәрелмәде татар халкы? Менә монысы татар милләтенең бетүгә баруын күрсәтүче фаҗигале сорау.Һәм балаларга күпме генә ана телең кирәк дип сөйләсәң дә,алар аның көндәлек тормышта кирәкмәгәнен күреп торалар.Факультативларга балаларны туплау эше бик кыен булачак.Шуңа күрә автор бу эшне “ата-аналардан башлау хәерлерәк тә буладыр әле”,дип яза.

Каян гына башласаң да,ахыры бер булачак.Чөнки ата-аналар күпме генә намуслы булмасыннар,балаларына ЕГЭ өчен рус теленең кирәклеген,югары уку йортларында русча укыячакларын,эштә русча сөйләшәчәкләрен белеп торалар.Ата-анада баласын кызгану хисе көчлерәк, шулай булгач дәресләрдән соң өстәмә факультативта утыруны алар өнәп бетермәячәкләр.Шуңа күрә тел укытуны намуска бәйләп калдыру-телне бетерү дигән сүз.Хәер,аның факультативка калдырылуы ук шул бетерү өчен эшләнгән нәрсә бит инде.Кычкырып әйтергә генә базмыйлар… Яңача эшләү турында иске сүзләр                   

Факультатив өчен методика булырмы? 

Мәкаләдә искиткеч охшаган һәм шул ук вакытта охшамаган мондый юллар бар.”Элекке методлар белән,балаларның адәм аңламаслык биремнәр белән башларын катырып,алардан телне бөтенләй белмәгән килеш сочинение,диктантлар яздырту,өйгә укучылар үзләре түгел,ата-аналары,әби-бабайлары да төшенмәслек эшләр биреп җибәрү кебек гайре табигый укыту алымнары белән эшләү инде мөмкин булмаячак.”

Бәрәкалла! Моңарчы нигә  шулай эшләргә юл куйдылар икән соң? Белә торып,күз йомганнармы?Моңа бит укытучы гаепле түгел.Болай эшләргә  укытучының наданлыгы түгел, укыту программалары һәм дәреслекләр мәҗбүр итә.20 ел буена минем татар телен укыту буенча  юньле дәреслекләр күргәнем булмады.Алай да берәү бар икән,урыс балаларына татар телен өйрәтү өчен Р,Хәйдәрова тарафыннан эшләнгән методика һәм дәреслекләр иң камиле булып истә калган.

“Татар телен факультатив нигездә өйрәтү укытучылардан фидакарьләрчә,алдынгы методика белән,нәтиҗәле итеп эшләүне,даими рәвештә белемнәрен камилләштереп торуларын таләп итәчәк”,дигән җөмләгә минем: “Ә кайда ул алдынгы методика?” дигән сорау куясым килә.Кемнәр эшли аны,кайда качырып яткыралар,ник укытучылар белми?

Татар телен укытуга бөтенләй ят булган Сингапур укытуы белән күпме баш катырдылар.Анысын беләбез.Соңгы вакытларда ,татар теле дөрес методика белән укытылмады,дигән сүзләр югары мөнбәрләрдән дә еш ишетелә башлады.Моны кабатлаучылар шуның белән үзләрен татар телен яклаучы-үстерүче итеп күрсәтмәкче булалар, ахырысы.

Инде методика юк икән,үзебезнең галимнәр эшли алмый  икән, дөньяда булган,инглиз телен укытуга өйрәткән шикелле әзер методикаларны алырга кирәк. Рус мәктәпләрендә татар телен факультатив нигездә укыту бурычлары мәкаләдә теоретик яктан әйбәт язылган.Моңарчы булган кимчелекләр һәм алда торган бурычлар бик тәфсилләп бәян ителгән.Ләкин мин рус мәктәпләрендә татар телен укыту эше яхшырыр,рус мәктәпләрендәге татар балалары шатланып-куанышып ана телләрен өйрәнә башларлар дип уйламыйм.Бәлки,ялгышамдыр.

Ләкин бүгенге татар телен тар-мар китергән чорда бу әле чынга ашмаслык матур хыял булып кына кала.Р.Юсуповның милли мәктәпләргә Татарстан хөкүмәтенең игътибары артырга тиеш дигән сүзләре-алтын сүзләр.Әмма бу сүзләрне тагын күпме тыңларга була инде? Татар балаларын мөмкин кадәр күбрәк татар мәктәпләрендә укыту эше инде моңарчы эшләнмәде.Моннан соң бөтенләй эшләнмәячәк.

Гомумән алганда “Яңача эшләргә туры киләчәк” дигән мәкалә хәзерге шартларда ана телен факультатив буларак укытуның бурычларын билгели.Әмма ул бурычларның күбесе инде моңарчы мәктәпләрдә татар телен укытуда кулланылырга тиеш булган бурычлар.Шуңа күрә татар теле укытучысы буларак,  мин анда язылган тезислар белән килешәм,әмма яңалык күрмим.

Тел галимнәре мондый мәкаләләрне күбрәк һәм тагын да үтемлерәк итеп язарга тиешләр.Без бит шуларга карап торабыз.Мәкаләдә әйтелгәнчә,татар телен ныклы нигезгә куеп,методикасын камилләштереп укытырга кирәк.Дәреслекләр һәм методик әсбаплар чыгару бүгенге көннең кичектергесез мөһим бурычы булырга тиеш.Әмма хәл ителер микән бу бурычлар? Татар телен бетерү көннән-көн көчәйгән вакытта безнең университетта яраткан укытучыбыз Мөхәммәт абый Мәһдиев әйтмешли,”едва ли…”   

Шәрехләү