Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы мкниципаль белем бирү учреждениесе “ Сарман гимназиясе” нең башлангыч сыйныф укытучысы Һадиуллина Гөлнара Әкмәлетдин кызы. Тема : Әдәби уку дәресендә уку грамоталылыгын үстерү.2 сыйныф
Максат: функциональ грамоталылыкның база күнекмәсе буларак уку грамоталылыгын формалаштыру, укылган әсәрне башка кузлектән карап анализларга өйрәтү, бер үк әйберне төрлечә күрергә мөмкин икәнлегенә төшенү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Предмет нәтиҗәләре: үз ана телендә дөрес, матур җөмләләр төзү; укылган әсәрне анализлый белү
Шәхси нәтиҗәләр: функциональ грамоталы шәхес үстерү: үз әйберләреңә сак караш тәрбияләү, авырлыклардан чыгу юллары барлыгына төшенү
Метапредмет нәтиҗәләре:
Танып белү УУГ: логик фикерләүне үстерү гамәлләре башкару (проблемалы ситуацияләргә анализ ясау); тиешле мәгълүматны сайлап алу
Регулятив УУГ: дәрестә үз эшчәнлегеңне оештыра белү
Коммуникатив УУГ: үз фикереңне әйтә белү, эңгәмәдә катнашу, әсәр героеның эш-гамәлләренә бәя бирү
Эш төрләре: фронталь, төркемнәрдә, индивидуаль
Методлар һәм алымнар: әңгәмә, өлешчә эзләнү, күзәтү, күрсәтү
Предметара бәйләнешләр: Әйләнә-тирә дөнья
Җиһазлау: Г.Тукайның “Су анасы” әкияте, проектор, рефлексия өчен болытлар, Татар теленең аңлатмалы сүзлеге, Укымышлы алма корты проектыннан күренешләр
Аннотация
2 сыйныфта “Күренекле әдипләребез” бүлегенең иң беренче дәресе Г.Тукайга багышланган. Дәрес барышында “Су анасы” әкияте буенча фикер алышабыз, өй эше итеп “Туган авыл”, “Сөткә төшкән тычкан”, “Ай һәм Кояш” әсәрләре бирелә.
Дәрес укучыларда уку грамоталылыгын, фикерләү сәләтен үстерүгә, сөйләм телләрен баетуга, универсаль уку гамәлләрен формалаштыруга юнәлдерелгән. Дәреснең төп максаты-функциональ грамоталы шәхес үстерү, ягъни белем, күнекмә, осталык ярдәмендә төрле тормыш мәсьәләләрен чишүгә сәләтле һәм авырлыклар алдында югалып калмастай балалар тәрбияләү.
Дәрес барышы
I.Оештыру өлеше.Уңай эмоциональ һаләт тудыру
–Исәнмесез, кадерле укучылар! Сезне бүгенге дәресемдә күрүемә бик шат. Очрашуыбыз файдалы һәм кызыклы булыр, үзегез өчен яңалыклар алып чыгарсыз дип өметләнеп калам.
Иң беренче эш итеп, мин сезне болытларга утырып, бераз сәяхәт итеп алырга чакырам. Ләкин әлеге сәяхәтебезгә буш кул белән чыкмыйбыз. Үзебез белән яхшы кәеф, иҗадилык алабыз. Әйдәгез, кузгалдык. ( “ Ак болытлар” җыры, В.Басырова сүзләре, А. Якшимбәтов көе )
- Дәреснең темасын ачыклау, максат кую
-Шундый йомшак, әкияти болытлар өстендә барабыз. Балалар, игътибар белән карагыз әле, болытлар сезгә ничек күренәләр? (Көтелгән җаваплар:
-матур;
-балыкка охшаган;
-авызыннан төтен чыгаручы кошка охшаган;
-чебигә охшаган һ.б.)
Җаваплардан чыгып, нинди нәтиҗә чыгарырга мөмкин?(Балаларның фикерләре тыңлана)
Бер үк әйберне төрлечә күрергә мөмкин
-Бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?( Балаларның җаваплары тыңлана) Әдәби әсәрне дә төрлечә “күреп” була микән? Бу сорауга җавап табу өчен безгә Г.Тукайның “Су анасы” әкияте ярдәмгә килер. Ни өчен шушы әсәр дип уйларсыз. Чөнки Укымышлы алма корты проектында иң күп укылучы әсәр – “Су анасы” әкияте.
Бүгенге дәресебездә барыбыз да белгән, яраткан әкиятебезне башка күзлектән чыгып тикшереп карарбыз.
III. Яңа белемнәр алу
-Дөньяда төрле холыклы кешеләр яши: оптимистлар һәм пессимистлар, ялкаулар һәм эш сөючәннәр, хыялыйлар, ялагайлар, әләкчеләр … Аларның һәрберсенең үз уйлары, үз фикерләре, дөньяга үз карашлары бар. Мәсәлән:
Оптимист – күк йөзе шәүләсен |
Пессимист җыелып торган суда пычрак күрә |
Әкиятләрдә дә төрле характердагы геройлар яши.
Бүген без сезнең белән төрле рольләргә кереп, шул геройлар булып фикер йөртеп карарбыз.
- Тема өстендә эш. Белемнәрне ныгыту
Әкиятне карау.
https://www.youtube.com/watch?v=qYSVkfT4Ht4&t=5s (Татармультфильм Г.Тукай “Су анасы”)
…Сачләрен үргәч тарап, сикерде төште суга ул;
Чумды да китте, тәмам юк булды күздән шунда ул. (Күрсәтүне туктатып торабыз.)
-Балалар, менә шушы урында тәнкыйтьчеләр (критиклар) ролендә булып карыйк әле. Ә кем соң ул критик? ( Җаваплар тыңлана. Әйтә алмасалар, Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән карыйлар)
Тәнкыйтьче (критик) – Кемнәрнең дә булса эшен, эшчәнлеген, холкын һ.б.ш.тикшерүче, бәя бирүче кеше
Су анасының алтын тарагын басмада онытып калдыруы турында андый кешеләр нәрсә әйтер иде икән?
(Группаларда эш. Соңыннан барлык фикерләр тыңлана. Барлык фикер дә хуплана.) Көтелгән җаваплар:
-су анасының үзенең дә гаебе бар, тарагын онытып калдырган, үз әйберләреңне барлап йөрергә кирәк;
-чәчне урамга чыгып тарамыйлар, өйдә тарыйлар, ә Су анасының өе –су.;
-чәчен гади тарак белән генә тарасын, кеше кызыктырып алтын тарак йөртмәсен;
-Су анасында алтын тарак каян бар? Бәлки ул аны берәрсеннән урлагандыр һ.б.
Әкиятне искә төшерүебезне дәвам итәбез.
Мин качамын — ул куадыр, ул куадыр — мин качам;
Шулкадәрле кыр тыныч, һичбер кеше юк, ичмасам. ( Шушы урында күрсәтүне туктатып торабыз.)
-Ә хәзер хыялый кешеләр ролендә булып, бераз хыялланып алыйк әле. Су анасы малайны эләктереп тә алды ди. Нәрсә булыр?…Ул малайны нишләтер?
(Группаларда эш. Фикерләрләшәләр. Соңыннан фикерләр тыңлана) Көтелгән җаваплар:
-әнисенә алып кайтып, кеше әйберсен урларга ярамаганлыгын аңлатып тапшырыр;
-үзе белән су төбенә алып китәр, кеше әйберсен урларга ярамаганын аңлатыр;
-ул тарак гади генә түгел, ә тылсымлы булыр. Хуҗасы кулында булмагач, ул юкка чыгар һ.б.
– Чынлап та, әгәр Су анасы малайны шунда ук эләктерде ди. Оптимистлар ролендә уйлап карыйк әле, нинди уңай якларын күрерсез?
(Группаларда фикер алышу.Соңыннан фикерләр тыңлана)
-ул әнисен алдый алмый калыр иде;
-әнисен борчуга салмас иде;
-Су анасы кичкә кадәр кайгырып йөрмәс иде һ.б.
-Ә хәзер, әйдәгез, акыл өйрәтүчеләр ролендә булып карыйк. Үзебезгә акыл өйрәткәнне яратмасак та, Су анасына үзебезнең киңәшләребезне бирик әле. Су анасына тарагын яңадан югалтмас өчен нишләргә? Кесәсенә тыгып йөрергә аның күлмәге юк бит.
(Фронталь эш)
-чәченә генә кадап йөрсен;
-таракка “Онытма!”дигән язу язып беркетергә;
-чылбыр белән муенга асарга;
-кесәле күлмәк тектерсен һ.б.
V.Йомгаклау
-Фикерләрегез өчен бик зур рәхмәт. Чынлап та, күпме кеше бар, шуның кадәр фикер була. Теләсә нинди сорауның да күпме чишелешен табарга була. Тиздән сез дә үсеп җитәрсез, туган нигезегездән читтә белем алырга, эшкә урнашырга туры килер. Юлыгызда авырлыклар да очрамый калмас. Алар белән очрашкач: ”Башка юл юк!” дип әйтерлек булмагыз, төшенкелеккә бирелмәгез, әти-әниләрегезгз күтәреп булмый торган кайгы – хәсрәтләр сала күрмәгез. Бүгенге дәрестәге кебек, килеп туган сорауны төрле яктан уйлап карагыз. Фикерләрегезнең берсе генә булса да авырлыктан чыгу юлы булырга мөмкин.
VI.Рефлексия
-Ничек уйлыйсыз, әкиятне башкача күзлектән карау барып чыктымы, сезгә ошадымы?
( теләгән берничә баланың фикере тыңлана)
-Сөйләшкәннәребездән чыгып, Г.Тукайның “Су анасы “ әкияте безне нәрсәгә өйрәтә?
-кеше әйберсенә тимәскә;
-алдашмаска;
– үз әйберләреңне җыеп йөртергә;
-авырлыклар алдында куркып калмаска, чыгу юлларын эзләргә
Без ничек кенә тикшерсәк тә, Тукайның әлеге әкияте бөек. Чынлап та, теләсәң, сәламәт булсаң, алтын тарак кына түгел, алтын сарайларың да булыр. Алар бары тик намус белән, тырышып, үз көчең белән табылсын. Исән-сау үсеп җитеп, яраткан эшләрегездә эшләргә, матур гаиләләр корып, шатланып яшәргә язсын сезгә. Ә мин, үз чиратымда, бүгенге шөгылебездән калган тәэсирләрегез белән уртаклашсагыз, бик шат булыр идем.
( Балалар үз кәефләренә туры килгән болытны алалар)
(Елап торучы болытны алучы балалар булса, сәбәбен ачыклау, сөйләшү)
VII. Өй эше ( сайлап алырга)
-“Туган авыл”, “Сөткә төшкән тычкан”, “Ай һәм Кояш” әсәрләрен сәнгатьле укырга өйрәнергә;
–“Туган авыл”, “Сөткә төшкән тычкан”, “Ай һәм Кояш” әсәрләренең берсенә иллюстрация ясарга
Кулланылган әдәбият
- Г.Тукай “Су анасы”
- Яндекс Картинки
- com сайты