Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет учреждениесе “Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе”нең беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гарифуллина Эльмира Мәсхүт кызы. Тема:Татар теле диалектлары.
Тема: Татар теле диалектлары. 6нчы сыйныфның татар төркемендә татар теленнән уздырылган ачык дәрес планы.
Максат: 1. Татар теле диалектлары һәм аның үзенчәлекләре турында белемнәр формалаштыру;
- Тексттан диалекталь сүзләрне таба белү, әдәби әсәрләрдә очраган диалектизмнарның әсәр эчтәлеген ачуда әһәмиятен билгеләү;
- Җирле сөйләмгә, халкыбызның тел үзенчәлекләренә хөрмәт һәм якташ әдипләребез иҗатына кызыксыну тәрбияләү.
Эш формалары: төркемнәрдә эш, фронталь эш, индивидуаль эш, парларда эш.
Дәрес тибы: яңа белемнәр ачу.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Предмет нәтиҗәлелеге: татар тел гыйлемендә диалектлар , аның үзенчәлекләрен танып белү.
Метапредмет нәтиҗәләр:
Танып белү УУГ: укучыларның сорау куя белү, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен
үстерү, үз фикерләрен дөрес һәм матур итеп әйтүләренә ирешүне булдыру.
Регулятив УУГ: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба
белү; ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сыйфатларга ия булуга ирешү.
Коммуникатив УУГ: төркемдә эшли белү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эшчәнлектә
катнашу.
Җиһазлау: дәреслек, видео, интеллектуаль карталар, Татарстан Республикасы, Россия карталары, М.Әмир, Ә.Еники, Г.Мөхәммәтшин әсәрләре, карточкалар, “Диалектизмнар сүзлеге”, презентация-слайдлар, интерактив такта
Дәрес барышы.
Мотивлаштыру. 1слайд
- Дәресне оештыру: Уңай психологик халәт тудыру.
Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Барыбызга да яхшы кәефләр теләп, дәресебезне башлыйбыз. Дәресебезгә көйләнү өчен сезгә кечкенә генә лингвистик күнегү ярдәмгә килер. Сүзләрне укыгыз, аларны телдән ике группага бүлегез. Бу сүзләрне нинди нигездә бүлүегезне аңлатыгыз.
ай, кояш, шыртлавык , җөйләү, түш, җил, кәләпүш, тастар, пута, яңгыр.
Укучылар. Кулланылыш өлкәсе ягыннан: гади сөйләм сүзләре (гомумхалык сүзләре) һәм әлеге сөйләмгә кермәгән сүзләр.
- Белемнәрне актуальләштерү. Өй эшен тикшерү.
Укытучы: Үткән дәрестә без өйрәнгән сүзләрнең нинди төркеме гади сөйләм сүзләренә керми икән?
Укучылар. Һөнәрчелек сүзләре
Укытучы: Өй эшенә һөнәрчелек сүзләре кертеп, киләчәк һөнәрегез турында 10 җөмләдән торган текст төзеп килергә иде. (текстлар тикшерелә)
Бүген без гади сөйләм сүзләренә кермәгән сүзләрне өйрәнүне дәвам итәрбез. Дәреснең темасына якынаю максатыннан мин сезгә бер видео күрсәтәм. Игътибар белән карыйбыз, чөнки видеога карата сораулар да булачак.
- Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү. (2слайд)
Укытучы. Мин сезгә бу видеоны нигә күрсәттем икән? Нинди фикерләр әйтерсез?
Укучылар. Күп сүзләр аңлашылмый.
Укытучы. Ни өчен аңлашылмый? Г.Камал артисты Миләүшә Шәйхетдинова да татарча сөйләшә бит.
Укучылар. Чөнки безнең якта болай сөйләшмиләр.
Укытучы. Ә каядыр ишеткәнегез юкмы болай сөйләшкән кешеләрне? Кайсы якларда шулай сөйләшәләр икән? (укучыларның фикерләре)
Нинди сүзләр икән соң болар, укучылар?
Укучылар. Билгеле бер районга, төбәккә караган сүзләр.
Укытучы: Бик дөрес, укучылар.Татарстанда үзләренә генә хас сөйләм үзенчәлекләренә ия булган районнар күп әле ул. (3слайд) Шундый сүзләрне диалекталь сүзләр дип атыйлар. Димәк, телнең билгеле бер төбәктә генә таралган төрен диалект, җирле сөйләш диләр. Шул төбәккә генә хас, гомумхалык теленә кермәгән сүзләрне диалекталь лексикага кертеп карыйлар. Диалекталь сүзләр территориаль яктан чикләнгән булалар.
Дәфтәрләребезне ачып бүгенге числоны, теманы, язып куйыйк. Матур язу, гәүдәне төз тоту турында онытмыйк. (билгеләмәне дәфтәрләргә язып кую: Әдәби телдә кабул ителмәгән, һәр төбәкнең үзенә генә хас җирле сөйләме диалекталь сүзләр дип атала.)
Укытучы: Димәк, дәресебездә нәрсә турында сөйләшербез? Үз алдыбызга нинди максатлар куйыйк?
Укучылар. Диалектлар турында, тагын кайсы районнарда ничек сөйләшүләрен беләсебез килә.
Укытучы. (4слайд) Әйе, укучылар, бүгенге дәресебездә татар теле диалектлары һәм аның үзенчәлекләре хакында белемнәр формалаштырырбыз, диалект төрләрен, әдәби әсәрләрдә очраган диалектизмнарның әсәр эчтәлеген ачуда әһәмиятен билгеләрбез.
- Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.
| Урта диалект (Балтач, Мамадыш, Лаеш, Арча, Әтнә, Минзәлә) | Көнбатыш (мишәр) диалекты (Түбән Новгород, Чистай, Самара, Чүпрәле, Улъяновск, Чувашия, Мордовия) | Көнчыгыш (Себер татарлары) диалекты (Төмән, Тобол, Новосибирск өлкәләре) |
| з д (кыдыл –кызыл) х к (хатын – катын) й җ, -дагын, – дәген | Ч ц (чәй – цәй) Къ к, гъ г Ү е, (бүген –беген) | Б п -аты, -әте (киләте) |
Укытучы: Татар халкының иң зур күпчелеге Татарстан, Башкортстан республикаларында гомер кичерә. (5слайд) (Россия картасында күрсәтелә) Югарыда күрсәтелгән киңлекләрдә таралган татар теле 3 төрле диалектка бүленә. Нинди диалектлар икәнен сез әлеге технологик карталарны эшләп табарсыз.
Карточкадагы җөмләләрне укып, үзенчәлекле сүзләрне технологик картага урнаштырырга кирәк. Аның өчен сез монда язылган терәк кагыйдәләрдән куллана аласыз. (һәр төркем өчен карточкалар таратыла)
1нче төркем: 1.Миндәләнең кыдыл бодаулары бигрәк кыдыктыра. 2.Катын,-диде ир, -Бу җегет җүләр сүзләр сүләми! 3.- Балакаччаем, үзебезчәләй эшләп кайтаек, әйдә! 4. Кояш чыкканчыга куадырыйык көтүне. 5.Ул алгандагын әнисенә биргән.
(1 укучы җөмләләрне укый)
Укытучы: Нинди үзенчәлекле сүзләрне аерып алдыгыз? Аны кайсы төркемгә яздыгыз? (Урта диалект) Кайсы район кешеләре шулай сөйләшә икән? (Минзәлә) Татарстанның Минзәлә районында мондый сөйләм әле дә саклана.
Укытучы. Рәхмәт. Бу диалектны без Урта диалект дип атарбыз. Безнең як сөйләме дә шушы диалектка карый. Карточкадагы җөмләләр арасында кайсы сүзләр безнең сөйләмгә хас дип уйлыйсыз? (җегет, алгандагын сүзләре).
Димәк, кайсы төбәккә карар икән бу сүзләр? (Балтач, Мамадыш, Лаеш, Арча, Әтнә районнарында, Минзәлә ягында киң таралган. (Татарстан картасында күрсәтелә) Әлеге сөйләшләр әдәби телгә аеруча якын.
2нче төркем. 1.Тәмле цәйләр эцеп алсак, цәп булыр иде! 2.. Кара,кара боларны, Тчиләк-тчиләк җиләк тчистартканнар! 3. Бегенге кэннәрегез күңелле үтсен. 4. Балалар балдан да татлы.,- дип сүләде.
(1 укучы укый)
Укытучы: Нинди үзенчәлекле сүзләрне аерып алдыгыз? Аны кайсы төркемгә яздыгыз? (Кб.диалект)
-Бу сөйләмне берәр җирдә ишеткәнегез бармы? (мишәрләр сөйләше). Мишәр диалекты икәнен каян белдегез соң?
Укучы. Мин Фирдүс абыйның концертларында җырлаганым булды, шунда аның дусларының үзара сөйләшкәннәренә игътибар итә идем. Фирдүс абый һәм аның дуслары да мишәрләр бит.
Укытучы. Рәхмәт, әлеге диалект Татарстанның көнбатышында урнашкан Түбән Новгород, Чистай, Самара, Чүпрәле районы,Ульяновск, Чувашия, Мордовия якларында киң таралган. (Татарстан картасында күрсәтү).
3нче төркем. 1. Пыел урашай полса ярар иде. 2. Пүген ул мәктәпкә параты 3.Сөт планын да тутырып киләпес.
(1 укучы укый)
Укытучы: Нинди үзенчәлекле сүзләрне аерып алдыгыз? Аны кайсы төркемгә яздыгыз? (Көнчыгыш диалект)
Укытучы: Ә сезнең мондый сөйләшне берәр җирдә ишеткәнегез бармы? Бу халык Татарстанның көнчыгышында урнашкан, шуңа күрә әлеге халыкның сөйләме Көнчыгыш диалект төренә керә. Себер татарлары диалекты дип атыйбыз. Тобол, Төмән, Новосибирск өлкәләре керә. (Укытучы картада күрсәтә)
Укытучы: Нәтиҗә ясыйк. Татар телендә ничә диалект бар? Аларның үзенчәлекләре нидән гыйбарәт? (укучыларның җаваплары) Без өйрәнгән диалектларның үзенчәлекләре әле моның белән генә бетми. (Китаплар күргәзмәсе күрсәтелә) Әлеге китапларда диалектлар турында бик күп мәгълүмат тупланган. Шулай ук татар теленең барлык диалектлары буенча тупланган, якынча 40000 берәмлекне үз эченә алган диалекталь сүзлекләр дә бар.
- Яңа белемнәрне ныгыту.
Укытучы: Белемнәрне ныгытуга күчик. Мин хәзер һәрберегезгә карточкалар таратам. Җөмләләрдән диалекталь сүзләрне табып, күчереп язарга. Сезнең каршыгызда сүзлекләр, аңлашылмаган сүзләрне алардан карый аласыз.
1в. 1.Үзеңнең маңгаеңа йодрык белән чәпәгәнче тай, җәме?! 2.Хөкүмәте дә җүләр, катыннар гайбәтен тыңламаса ! 3. Әби бераздан күзен ача: “Инде мине фани дөнҗадан озатырга әзерлән”. (Нәбирә Гыйматдинова “Сихерче”)
2в. 1.Теге болдырдагы бичәгә сүзебез ачыграк ишетелсен өчен, кычкырып сөйләгез! 2.Тулпарга апкайт дисәң, ул сине урман эчләрендә дә адаштырмас, безнең ызбаның капка төбенә апкайтып куяр.( Мөхәммәт Мәһдиев “Торналар төшкән җирдә”)
3в. 1.Ничә пидрә су кертсәң, шуны чыгарасың. 2. Бакчы, -биргән бүләкне читкә томырып ята! 3. Алдак һөйләйһеңдер әле. (Ә. Еники хикәяләре)
Укытучы: Ә хәзер инде язганнарны тикшереп чыгыйк.
Укытучы: Диалектларны дөрес тапкансыз укучылар, Игътибар иткән булсагыз, һәр карточканың ахырында аның кайсы әсәрдән алынганы язылган. Димәк, бу нәрсәне аңлата? Укучы. Әсәрләр язганда да диалекталь сүзләрне язучылар күп кулланалар.
Укытучы. Дөрес. Якташ әдипләребез иҗатына күз салсак, әлбәттә, иң матур мисалларны үзебезнең як язучысы Г.Мөхәммәтшин әсәрләреннән укыйбыз. Рус әдәбиятында диалекталь сүзләр бирү остасы, – М.Шолохов. Аның һәр әсәрендә Дон (Тын) казакларының җанлы сөйләме белән очрашырга мөмкин.
Укытучы: Ә ничек уйлыйсыз, укучылар, язучылар үзләренең әсәрләрендә диалекталь сүзләрне ни өчен кулланалар икән?
Укучы. Диалекталь сүзләр әдәби телне баеталар, образларны һәм әсәрдә барган вакыйгаларны җанлы итеп күз алдына китерергә, әсәр эчтәлеген ачканда ярдәм итәләр. Укытучы: Бик дөрес укучылар. Алар тарихыбызны тирәнрәк күзалларга ярдәм итә. Димәк, диалектизмнар – сөйләмебезнең матур бер бизәге.
Укытучы: Диалекталь сүзләрне гади сөйләм сүзләренә керми дидек. Киләсе күнегүдә аларны безнең сөйләмебездә актив кулланыла торган сүзләр белән тоташтырырга кирәк. Кем тизрәк башкарыр?
| Диалекталь сүз | Гомумхалык сүзе |
| кизләү | бик |
| шае | чишмә |
| былчырак, баткаклык | әти |
| кортка | саз |
| чучка | карчык |
| атай | көйсезләнү |
| ызба | дуңгыз |
| пырдымсызлану | тикле, кадәр |
| Бәк | өй |
7.Рефлексия.
Укытучы: Афәрин, булдырдыгыз! Сезнең алдыгызда – фломастер, кәгазь битләре. Интеллектуаль карта алымын кулланып, дәрестә өйрәнгәннәребезгә йомгак ясап куйыйк. (һәр төркем интеллектуаль картаны күрсәтә, тактага эленә)
8.Өй эше бирү.
- Интеллектуаль картаны тулыландырып бетерергә
- Безнең як сөйләменә хас үзенчәлекләрне язып килергә
Дәрес тәмам, сау булыгыз!
ПРЕЗЕНТАЦИЯ диалекталь сүзләр
Укучыларым ел саен татар теле һәм әдәбиятыннан район һәм республика олимпиадаларында җиңүчеләр рәтендә. Халыкара олимпиадада да өч ел рәттән урын яуладык. Олимпиадада иҗади биремне мәкальләр, алынма сүзләр, диалектизмнарны белүгә багышлыйлар. Шуңа күрә укучыларга “Диалекталь сүзләр” темасын өйрәткән вакытта әлеге сүзләрне аера, үзебезнең сөйләм үзенчәлекләрен белүгә басым ясыйм. Укучы үзебезнең җирлек сөйләмен белергә тиеш дип саныйм.










