fbpx
24.01.2019

“Дәү әни” хикәясе. (Р. Вәлиевадан) 5 сыйныф.


Дәү әни
Мин Габделәхәтова Миләүшә  Әхәт кызы – Арча муниципаль районы”Яңа Кенәр сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп – интернаты”нда татар теле һәм әдәбияты дәресләре укытам. Мин эшемне яратып, җиренә җиткезеп, нәтиҗәсен күрергә теләп, кызыксынып башкарам. Мәктәп тормышы, дәресләр, укытучыларым белән үткәргән һәр мизгел миңа яшәргә дәрт, эшләргә көч, күңелемә канәгатьлек хисләре, киләчәккә якты өметләр бирә.Укытучылар каршында 5нче сыйныфта  “Дәү әни” хикәясене өйрәнү буенча үткәрелгән ачык дәреснең планын тәкъдим итәм.

Тема: “Дәү әни” хикәясе. (Резеда Вәлиевадан) 5нче сыйныф.

Максат: 1. Р. Вәлиеваның  “Дәү әни” хикәясе белән таныштыру.

  1. Хикәянең төп фикерен таба һәм аңлый белергә ярдәм итү; сәнгатьле уку күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телен устерү.
  2. Өлкәннәргә карата  хөрмәт, аларга соклану хисе тәрбияләү.

Материал: Уку китабы.Р.Х.Ягъфәрова.(51-52 битләр), дәү әни сурәтләнгән милли киемнәр күргәзмәсе, тест биремнәре, презентация.

                          Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше
  • Исәнмесез укучылар . Хәерле көн!

Матур үтсен көнебез,

Көләч булсын йөзебез.

Дөрес матур утырыйк,

Тырышып җавап бирик.

  • Дежур укучы рапорт бирә.

а) Фонетик зарядка.

Тел шомарткыч.

Әти , әни, Әлфия

Дәү әнидә чәй эчә.

Әнәс белән Әнисә

Безгә киләләр кичкә.

б) –Әйдәгез бүгенге дәреснең  кагыйдәләрен игътибар белән укыйк әле.

– Бүгенге дәрестә кыюрак бул!

– Белемеңне күрсәтүдән курыкма!

– Башкаларга булышырга әзер бул!

– Дәрестә игътибарлы бул!

– Урыннан кычкырма!

Бу кагыйдәләрне дәрес барышында үтәргә тырышыйк.

  1. Актуальләштерү.
  • Слайд – шоу карау (дәү әни турында җыр яңгырый)

Укучылар хәзер сезгә мин слайд – шоу карарга тәкъдим итәм. Видеоролик барышында без бүген кемнәр турында сөйләшербез икән игтибар итәрсез, андагы кешеләргә дә  сокланып карарсыз дип өметләнәм.

Видеороликта сез нинди таныш кешеләрегезне очраттыгыз?

  • Дәү әни кем ул?
  • “Дәү әни” дип без әнинең әнисенә әйтәбез, “әби” дип әтинең әнисенә дәшәбез.
  • өй эшен тикшерү (һәр бала үзенең дәү әнисе турында сөйли).
  • Әйдәгез өйгә әшләрне искә төшерик әле. Мин һәрбер укучыга үзенең яраткан дәү әнисе яки әбисе турында сөйләргә әзерләнергә кушкан идем. Без бүген дәрестә дәү әниләр генә түгел, әбиләребез турында да искә алырга булдык. Әйдәгез без сезне тыңлап китик.

Минем дәү әниемнең исеме Хәлимә. Ул минем өчен барысын да эшләргә әзер. Мин дәү әниемнең барлык эшләренә дә булышам. Мин дәү әниемне бик хөрмәт итәм. (Ранис)

-Минем дәү әниемнең исеме Хәмзәнә. Ул миңа җылы носкилар бәйли. Тәмле итеп пешерә. Мин аны бик яратам! (Наил)

-Минем дәү әниемнең исеме Таһирә. Ул тәмле итеп пицца пешерә. Дәү әнием бик акыллы, мине орышмый. Мин аны бик яратам! (Ислам)

-Минем әбинең исеме Гүзәл. Тәмле итеп пешерә, намаз укый, күлмәкләр тегә, җылы носкилар бәйли. (Ришат)

-Минем дәү әниемнең исеме Фәния. Тәмле ашлар пешерә, тегә, бәйли. Мин аны бик яратам! (Айзат)

-Минем дәү әнием Мәдинә исемле.  Аңа 60 яшь Минем дәү әнием бик  тәмле итеп ашарга пешерә. Ул бик чибәр, матур. Һәр көн саен намаз укый. Мин аны бик яратам! (Элвина)

-Минем дәү әниемнең исеме Гөлсәрия. Ул мине үстерде, кулымнан тотып йөрде. Ул инде бик карт. Мин аны бик яратам. (Раил)

-Минем дәү әниемнең исеме Үлмәскамал. Мин аны бик яратам!(Әдилә)

         Бик яхшы, дәү әниләрегез турында менә ничек матур итеп       сөйләдегез. Сөйләмегездән күренгәнчә дәү әниләрегез һәрберегезгә кадерле, аны яратасыз һәм алар уз чиратында  сезнең өчен барысын да эшләргә әзер икән.

3.Яңа белем һәм мәгълүматлар бирү.

   1) дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру;

Балалар мин сезгә өйгә эш итеп юкка гына дәү әниләрегез турында сөйләргә бирмәгән идем. Бүген дәрестә без Резеда Вәлиеваның “Дәү әни “ хикәясе белән танышырбыз. Дәү әниләрнең тормышта нинди мөһим урын алып торуларын ачыкларбыз.

  • сүзлек өстендә эш ( кәгазгә язып бирәм)

чандыр гына – ябык

көмеш – аксыл төстәге металл

мәзәк – кызыклы хәл

җемелдәп торган – блестящий

ефәк – шёлковое

юка – тонкий

чук – бизәү өчен таглган җепләр

3) укытучының үрнәк укуы

4) хикәянең эчтәлеге буенча әңгәмә

– Гөлнурларга кем килде?

– Голнур дәү әнисен яратамы?

– Гөлнурның дәү әнисе матур киенгәнме?

– Хикәядәге дәү әни сезгә ошадымы?

5) чылбыр буенча  уку

  1. Күзләр өчен физкультминутка
  2. Алган белемнәрне ныгыту

6) Бирем:  сорауларга  җавапны дәреслектән табып укып күрсәтү.

 – Гөлнурларның дәү әнисе алар белән бергә яшиме?

– Аның гәүдәсе нинди?

– Дәү әнинең куллары нинди?

– Куллары кечкенә генә булса да, бик нык.  Шуңа күрә бөтен нәрсәне үзе эшләргә ярата да торгандыр әле ул.(Бу юллардан дәү әни турында нәрсә әйтеп була?) Эшчән, хезмәт сөючән.

– Әйе бик дөрес, димәк дәү әни эшчән, тырыш, шуңа күрә аның куллары да нык, димәк көчле. Шушы җөмләләрдән без дәү әнинең гомер буе авыр хезмәт белән шөгылләнгәнен белә алабыз. Сезнең физкультура дәресләрен генә алсак та, мәсәлән физик күнегүләрне иренеп эшләсәң, синең көчең күп булырмы, әллә аз булырмы? Ә хезмәт дәресләренә йөрмәсәң, бигрәк тә малайларга кагыла, синең көчең дә булмый һәм эшкә дә өйрәнә алмый каласың. Шуңа күрә нәрсә эшләсәгез дә күңелегезне биреп, көчегезне кызганмый башкарып чыга торган булыгыз.

– Үзегезнең дәү әниләрегез, әбиләрегезнең кулларына күз салганыгыз бармы? Аларның кулларын тотып караганыгыз бармы? Аларның куллары  нинди?  Дәү әниләр сезне иркәләгәндә, аннан да йомшак кул юктыр мөгаен. Алар нинди нык, көче булсалар да, шул ук вакытта иркәли, назлый белә торган йомшак куллар да икән әле.

– Чәчләре, кашлары нинди төстә?

– Гөлнурның дәү әнисе ничек сөйләшә?

– Әйтегез әле ниндидер кирәкмәгән эш эшләсәк, безнең дәү әниләребез нишли? Орышып та куялар, шулай бит. Тиргәгән чакларында  үпкәләгән чагыбыз да була. Ләкин аларның күңелләре сезгә карата яхшылыкта,  бер нәрсәне дә усаллык, начарлык  белән әйтмиләр, һәрвакытта да яхшылык телиләр. Ялгыш адымнарыбыздан саклыйлар,  кисәтәләр. Шуңа күрә һәрвакыт без олыларның сүзләрен тыңларга тиешбез.

– Дәү әни Гөлнурга  нәрсәләр сөйләргә ярата?

– Димәк, дәү әни күп укыган, белемле, бик күп әкиятләр белә, төрле-төрле мәзәкләр дә сөйли икән.

-Дәү әни ничек киенгән? (шул урынны укып күсәтү)

(рәсем белән чагыштыру) . Без укыганнар әлеге рәсем белән туры киләме? Димәк башына чигүле ап-ак яулык, аның өстенә ак челтәр шәл япкан. Өстенә җемелдәп торган яшел чәчәкле ефәк күлмәк, кара яшел йон кофта кигән. Аякларында читекләр. Бу безнең хикәядәге дәү әни образы.

7) Менә без сезнең белән хикәядәге дәү әни турында күзаллау булдырдык. Хәзер мин сезне татар халкының дәү әниләренең традицион өс киеме үрнәге белән таныштырырга телим. (маникенда татар әбиләре кия торган милли кием)

Ак яулык , ак челтәр шәл – дәү әниләребезнең  электән килгән традицион баш киеме. Ак төс – чисталык, пакьлек билгесе.

Күлмәк – мөселман хатын кызы образының  мөһим өлеше. Бернинди ачык җире юк, тыйнак,тәнне тулысынча каплый.

Кофта – бер яктан  җылы булса, икенче яктан уңайлы өс киеме.

Читекләр – җыйнак, уңайлы аяк киеме.

  • Безнең элеккеге дәү әниләребез шулай киенсәләр дә, хәзерге заман дәү әниләре көндәлек тормышта башкачарак, үзләренә уңайлы,  әмма тыйнак булган киемнәр кияләр.
  • Әйтегез әле, безнең дәү әниләребез кайчан гына менә шушы дәү әни кебек киенә?

–  Бик дөрес, аш мәҗлесләренә барганда без аларны  матур,  озын җиңле, тыйнак күлмәкләрдән, ак мамык шәлләрдән күрә алабыз.

7) Бирем: рәсемгә туры килгән җөмләләрне тап.

Ә хәзер тактага карыйбыз. Тактата текстның эчтәлегеннән чыгып ясалган рәсемнәр бирелгән. Сез текстан шул рәсемнәргә туры килгән урыннарны табып укып күрсәтергә тиеш буласыз.

8) Дәреслек белән эш: 10 нчы сорау, 41 бит

– Ә хәзер дәреслекнең 41 битеннән 10 сорауны табабыз.

Тексттагы кайсы җөмләләр синең дәү әниеңә туры килә? Әйдәгез укып күрсәтик.

Менә сезнең дәү әниләрегезнең дә, без укыган дәү әнигә охшаш яклары бар икән бит.

9) “Хатаны тап” уены.

Хәзер слайдка карыйбыз. Монда җөмләләр бирелгән Сез җөмләне укыйсыз, мәгнәсенә  игътибар итәсез,  андагы хатаны табасыз һәм хикәядәгечә дөресләп миңа укып күрсәтәсез.

А) Кечкенә чагында, әле мәктәпкә дә йөрмәгәндә, Гөлнур аларга бик сирәк бара иде. (еш)

Б) Дәү әнисе бик тә усал Гөлнурның.(әйбәт)

В) Өстендә – җемелдәп торган кызыл чәчәкле ефәк күлмәк, кара-яшел йон кофта. (яшел)

Г) Чигүле ап – ак юка яулык өстенә чуклы коңгырт челтәр шәл япкан.(ак)

  1. Физминутка

Дәү әнием иртүк тора,

Шуңа барын булдыра.

Йокысыннан уяна да

Бер утыра, бер тора.

Аннан башын алга-артка,

Уңа һәм сулга бора,

Алга  бөгелеп ала да

Тын алмый басып тора.

Кулларын бер күтәрә ул,

Аннан кисәк төшерә

Бик тырышып мышный- мышный

Бер урында йөгерә.

Мин дә көн дә аннан күреп

Калышмаска тырышам.

Аннан яхшы кәеф белән

Дәү әнигә булышам

10) Киләсе бирем: слайдта җөмләләр бирелгән, ләкин андагы җөмләләрдә сүзләр буталган. Сез аларны дөресләп,  тексттагы җөмләләр кебек итеп укып бирергә тиешсез.

Һәр иртәне әйбәтләп тарый да көмеш кебек ап-ак чәчләрен яулык астына яшереп куя.

Әле мәктәпкә дә йөрмәгәндә, кечкенә чагында, Гөлнур аларга бик еш бара иде.

Төрле-төрле мәзәкләр сөйли, аннары бик күп әкиятләр белә.

 

10) Тест сорауларына җавап бирү( тактада эш)

– Хәзер тест эшлибез. Тест җавапларында бирелгән сүзләрнең кайсысын без хикәя белән танышу барышында укыдык. Шул сүзне генә дөрес җавап итеп сайлап алабыз.Әлеге сүзне  өстәлдә бирелгән җаваплар арасыннан сайлап алабыз һәм шул дөрес җавапны алып дәү әни рәсеме  янына ябыштырып куябыз. “Безнең дәү әниебез нинди?” икән, әйдәгез тырышып, уйлап бетереп, дөрес итеп сорауларга җавап бирәбез.

  1. Гөлнурның дәү әнисе нинди?
  • – ягымлы;
  • – әйбәт;
  • – ярдәмчел;
  1. Гөлнурның дәү әнисе ничек сөйләшә?
  • – тупас сөйләшә;
  • – тыныч кына сөйләшә;
  • – ягымлы итеп сөйләшә;
  1. Дәү әнинең гәүдәсе нинди?
  • – таза гәүдәле;
  • – чандыр гәүдәле;
  • – матур гәүдәле;
  1. Башына нәрсә кия?
  • – башлык кия;
  • – калфак кия;
  • – ак яулык кия:
  1. Ак яулык өстеннән нәрсә яба?
  • – мамык шәл яба;
  • – чуклы ак челтәр шәл яба;
  • – шарф яба;
  1. Аягына нәрсә кия?
  • – туфли кия;
  • – итек кия;
  • – читек кия;
  1. Дәү әни нәрсәләр белә?
  • – әкиятләр белә;
  • – мәсәлләр белә;
  • – хикәяләр белә;
  1. Дәү әни нәрсәләр сөйли?
  • – хикәяләр сөйли;
  • – мәзәкләр сөйли;
  • – шигырьләр сөйли;

– Димәк әйдәгез тагын бер мәртәбә укып чыгыйк әле. Дәү әни нинди? Дәү әни: әйбәт, тыныч кына сөйләшә, чандыр гәүдәле, ак яулык кия, читек кия, чуклы ак челтәр шәл яба, әкиятләр белә, мәзәкләр сөйли.

11) “Матур сүзләр әйтү” уены.

         Бу уен өчен без сезнең белән шушы йөрәк открыткаларга күңелебездә дәү әниләребезгә җиткерергә теләгән матур сүзләребезне язган идек. Дәү әниләрегезгә нинди матур сүзләр әйтеп тапшырырсыз икән аны?

-Әбием-алтыным;

–  мин сине бик-бик яратам;

– син минем якыным;

 – бәгърем дәү әнием;

-өебезнең нуры син;

– бергенәм, матур әбием;

– син миңа бик кирәк дәү әнием;

– син миңа бик кадерле дәү әнием;

Сезнең мондый теләкләрдән дәү әниләрегез дә бик шатланырлар, сөенерләр, бик бәхетле булырлар. Аларга матур сүзләрне һәрвакыт әйтеп торыгыз, кызганмагыз. Сезнең матур теләкләрегез аларга яшәү өчен көч бирер, алар бер вакытта да авырмаслар, озак яшәрләр.

11) мәкаль өстендә эш

Олыласаң олыны – олыларлар үзеңне.

  • Кемнәр алар олы кешеләр? Аларга әти-әни, әби –бабай, мәктәптәге укытучылар, тәрбияче апалар, димәк күршедәге абый апалар, болар барысы да олы бездән өлкәнрәк булган кешеләр керә.
  • Олылау нәрсә дигән сүз ул?
  • Хөрмәт итү.
  • Ничек була ул хөрмәтләү? Без ничек хөрмәт итә алабыз олыларны?
    -ярдәм итү;
    – өлкәннәргә юл бирү;

-аларның әйткән сүзләрен тыңлау;

Димәк, бу мәкалне икенче төрле нәрсә дип аңлатып була?

Хөрмәт итсәң олыны, хөрмәт итәрләр үзеңне.

Димәк, син кешегә ярдәм итсәң, сиңа да ярдәм итәрләр, эшләгән яхшылыкларың үзеңә дә яхшылык булып әйләнеп кайтыр дигәнне аңлата.

12) Менә сез дә бүген олыларга хөрмәт йөзеннән,  үзегез теләп дәү әниләрегезгә  багышлап шигырләр өйрәнеп килдегез. Дәресебезне йомгаклап, әйдәгез аларны килгән кунакларыбызга да тәкъдим итик.(шигырләр сөйләү).

  1. Йомгаклау.

Дәресебезне йомгаклап түбәндәге сорауларга җавап бирик.

  1. Без бүген дәрестә нинди хикәя укыдык?
  2. Миңа дәрестә нәрсә ошады?
  3. Бүгенге дәрестән мин нәрсәләргә өйрәндем?
  4. Киләчәктә мин олыларга карата …. нинди булачакмын?

Безнең дәү әниләребез, әбиләребез өлкән буын кешеләре. Сез аларның йөзләренә карагыз әле. Еллар аңа тирән эзләрен салган, карашына моңсулык иңдергән. Тормыш юлында шатлыклы мизгелләрен дә, борчулы минутларын да кичергән алар. Булдыра алган кадәр кадерлик, хөрмәтлик, ярдәм итик, авыр тормышларын җиңеләйтергә булышыйк без аларның. Матур, җылы сүзләр белән сөендерик без аларны..Сезнең шушы мәктәптә тырышып укуыгыз, узегезне тәртипле итеп тотуыгыз да алар өчен зур куаныч.

Өйгә эш: 39-41 битләрне укырга,  һәм сорауларга җавап бирергә.

Tags:

Шәрехләү