Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы “Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет белем учреждениесенең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Алсу Тәфкил кызы. Тема: “Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау” 6 нчы сыйныф өчен дәрес планы.
Максатлар:
- Алмашлыклар турындагы белемнәрне ныгыту; мөстәкыйль сүз төркемнәре буларак алмашлыкны җөмләдә дөрес билгели алуларына ирешү; алмашлык төркемчәләрен дөрес билгеләү күнекмәләрен ныгыту.
- Төркемнәрдә эшли белү күнекмәсен үстерү; аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.
- Туган телгә ихтирам тәрбияләү.
Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:
– күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;
– үзең алган белем күнекмәләрен тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү.
Метапредмет нәтиҗәләр:
Танып-белү гамәлләре:
– мөстәкыйль рәвештә теманы, куелган проблеманы ача белү, фикер йөртү;
– тема тирәсендәге төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;
Коммуникатив УУГ:
– сыйныфташлары һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү;
– төрле җавапларны тыңлау, чагыштыру, нәтиҗә ясау;
– күмәк эш вакытында уртак фикергә килү;
Регулятив УУГ:
– укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү;
– кагыйдә, күрсәтмәләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу;
Предмет нәтиҗәләр: алмашлыклар турындагы белемнәрне ныгыту; мөстәкыйль сүз төркемнәре буларак алмашлыкны җөмләдә дөрес билгели алуларына ирешү; алмашлык төркемчәләрен дөрес билгеләү күнекмәләрен ныгыту.
Предметара бәйләнеш: татар әдәбияты, математика
Дәрес тибы: белемнәрне кабатлау дәресе
Җиһазлау: дәреслек, презентация, интерактив такта, ноутбук, карточкалар, тест биремнәре , рефлексия бите.
Дәрес барышы
I Оештыру.
- Исәнләшү.
- Уңай халәт тудыру.
Хәерле көн, укучылар!
Кәефләрне күтәрик,
Дусларча бер елмаеп,
Бер-берегезгә
Хәерле көннәр телик!
II Актуальләштерү.
-Укучылар, безнең бүгенге дәресебез гадәти түгел. Без сезнең белән морфология дөньясына сәяхәткә чыгабыз. Бүгенге дәрестә морфология дөньясының кайсы иленә барачагыбызны белү өчен мәкальләр ярдәмгә килер. Слайдтагы җөмләләргә игътибар итегез. Астына сызылган сүзләрнең кайсы сүз төркеме икәнен әйтегез.
- Кем эшләми, шул ашамый.
- Акыллы сүзен мин дип башламый.
– Алмашлык.
– Димәк, без бүген алмашлык темасын кабатларбыз, ныгытырбыз, күнегүләр эшләрбез, үз эшчәнлегегезне бәяләп барырбыз.
III. Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую.
– Укучылар, безгә Шүрәледән хат килгән. Ачып укыйк әле.
“Балалар, зинһар, хуҗам турында язган хикәямне төзәтеп бирегез”.
-Булышабызмы Шүрәлегә?
Текст.
Бөек шагыйребез Г.Тукай бик аз гомер эчендә гаять бай ижат мирасы калдырган. Г.Тукай исән чакта ук татар милләте тарафыннан татар милләтенең рухи юлбашчысы итеп танылды, иҗаты югары бәя алды. Г.Тукайның исеме күңелебезгә бик якын, Г.Тукайны хөрмәт итәбез.
– Текст матур яңгырыймы? Бергәләп төзәтик.
Бөек шагыйребез Г.Тукай бик аз гомер эчендә гаять бай иҗат мирасы калдырган. Ул исән чакта ук татар милләте тарафыннан аның рухи юлбашчысы итеп танылды, иҗаты югары бәя алды. Г.Тукайның исеме күңелебезгә бик якын, аны хөрмәт итәбез.
– Шулай итеп, текстта алмашлыклар нинди әһәмияткә ия?
(Сөйләмдә кабатлаулардан коткаралар, җыйнак һәм матур яңгырашлы итәләр, җөмләләр арасында бәйләнеш чарасы да). (Үзбәя)
- I Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.
Тукай! Бу исем гомер буе безнең йөрәк түребездә сүнмәс йолдыз булып балкып торыр.Безнең күңелләрдә туган илгә, туган халкыма, туган телгә мәхәббәт хисе әнә шулай Тукай исеме белән бергә туа.
Тукай – татар милләтенең йөзек кашы. Ул милләтнең җаны. 2026 елда сөекле шагыйребез Г. Тукайга 140 ел тула.
Г. Тукайның “Сабыйга” шигырен тыңлап үтик. Тыңлаганда игътибарлы булыгыз: алмашлыклар бармы бу шигырьдә?(аудиоязманы тыңлау) Алмашлыкларны дәфтәрегездә теркәп барыгыз .
– Барлыгы ничә алмашлык таптыгыз?
(һич, сине, барчасы, аларның, ул, һич, син, шунда, барын, нәрсәләрнең)
-Укучылар, күргәнегезчә, алмашлыклар бик күп һәм төрле. Әйдәгез аларның төркемчәләрен искә төшерик әле. Алмашлыкларның ничә төркемчәсе бар?
-7.
-Ниндиләр?
– Зат алмашлыклары, күрсәтү алмашлыклары, билгеләү алмашлыклары, сорау алмашлыклары, юклык алмашлыклары, билгесезлек алмашлыклары, тартым алмашлыклары.
- Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
.Җөмләләрне укыгыз, алмашлыкларның төркемчәләрен билгеләгез. Дөрес җавапларны таблицага тутырыгыз
1.Ул дәшмәде, мин дә дәшмәдем (зат ал.)
2.Иртәгә нинди һава торышы булыр икән? (сорау ал.)
3.Кайдадыр шартлау тавышы ишетелде (билгесезлек ал.)
4.Үзебезгә килегез, кунак булырсыз! (билгеләү ал.)
5.Шуны күрәсе иде. (күрсәтү ал.)
6.Беркайчан булмаган хәл бит бу. (юклык ал.)
7.Бүген безнекеләр беренче урын яуладылар (тартым ал.)
| 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | |
| Зат алмашлыгы | |||||||
| Күрсәтү алмашлыгы | |||||||
| Сорау алмашлыгы | |||||||
| Юклык алмашлыгы | |||||||
| Билгеләү алмашлыгы | |||||||
| Билгесезлек алмашлыгы | |||||||
| Тартым алмашлыгы |
ЯЛ МИНУТЫ
4нче слайд.( Бергәләп хәрәкәтләр ясау)
Син – минем якын дустым,
Мин – синең дустың,
Уй-фикерләрдән күпер салабыз,
Без бергәләшеп алга барабыз.
Белем илендә үрләр алабыз.
Укучылар, игътибар иткән булсагыз алмашлыклар ял минутында да безгә ярдәмгә килделәр.
- Шигырь юлларын укырга, алмашлыкны табып, килеш белән төрләндерергә. (язмача)
Арттырмыйм да, киметмим дә шуны бел –
Татар теле – энҗе, мәрҗан тулы тел.
- Шуны алмашлыгы, кайсы килештә килә? ( т.к.)
- Баш килештә ул ничек була? (шул)
| Шул |
| Б.к. шул |
| И.к. шуның |
| Ю.к. шуңа |
| Т.к. шуны |
| Ч.к. шуннан |
| Ур.в. к. шунда |
- Алмашлык темасы буенча тест биремнәрен башкару. Җавапларны үрнәк буенча тикшерү
- Парларда эш. Мин хәзер алмашлык әйтәм, сез килешәсезме? Килешсәгез кызыл төсне, килешмәсәгез яшел төсне күрсәтәсез.
мин – юклык алмашлыгы (зат)
Әллә кем – зат (билгесезлек)
һәркем – билгеләү алмашлыгы (билгеләү)
Һичкем – юклык алмашлыгы (юклык)
Минеке – билгесезлек ( тартым )
Шул – күрсәтү алмашлыгы (күрсәтү)
Нәрсә – зат алмашлыгы (Сорау)
- “Бер сүз белән әйт” уены.
Әллә кем – …….
Әллә нәрсә – …….
Әллә кайсы -…….
Әллә кайсы – …….
Әллә ничек-………
Әллә кайчан-………
- Рефлексия.
- Мин бүген дәрестә…белдем.
- Миңа … кызык булды.
- Миңа … кыенрак булды.
- Мин … өйрәндем.
- Мин … тойдым.
(Укучыларның җавапларын тыңлау)
VII. Өй эше:
- Мәҗбүри: 191 нче күнегү. Алмашлыкларның төркемчәләрен билгеләргә.
- Ярым иҗади. Мәкальләрне дәвам ит
1.Кем эшләми, …..(шул ашамый)
- Кем арбасына утырсаң… (шуның җырын җырларсың)
- Кайда татулык,….. (шунда тынычлык)
- Кемнең сүзе хак, …. (шуның йөзе ак)
- Ни эзләсәң – … (шуны табарсың)
- Кайда яхшы эш – … (шунда яхшы исем)
- Ни чәчсәң, ……(шуны урырсын)
- Иҗади: “ Туган телем-Тукай теле” темасына инша язарга.









