22.03.2025

Кадер кичәсен ничек үткәрергә?


  Кадер кичәсе 🪐 КАДЕР КИЧӘСЕН НИЧЕК ҮТКӘРЕРГӘ?

💥 Кадер кичәсе – изге Коръән Кәримдә искә алынган иң мөһим, иң әһәмиятле кичә. Бу төн – язмыш хәл ителә торган, көч-кодрәт төне.

Кадер кичәсенең төгәл көнен хәтта Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в) дә беркайчан да әйтмәгән, ләкин хәдистә аның турында болай дип әйтелә: «Кадер киченең якынлашуын рамазанның соңгы 10 көнлегендә так санлы төннәрнең берсендә көтегез». Ягъни аны рамазан аеның соңгы ункөнлегендә, атап әйткәндә, так саннарда – 21 нче, 23 нче, 25 нче, 27 нче һәм 29 нчы саннарда табарга мөмкин.

✅ Гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә «Ләйләтүл кадр» – «тәкъдир, кодрәт, бөеклек төне» яки «хөрмәт» дигәнне аңлата. Татарча аны «Кадер кичәсе» дип йөртәләр.

⬇️ Бу кичәдә фәрештәләр адәм баласының бер еллык тәкъдирен алып килә. “Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк, савабы мең ай кылган гыйбадәттән артыграк”, – диелә Коръән Кәримнең 97нче “әл-Кадер” сүрәсендә. Кадер кичәсендә Коръән Кәрим иңдерелә башлый.

«Хакыйкать шулдыр ки, Без аны (Коръәнне) Кадер кичәсендә иңдердек. Кадер кичәсенең ни икәнен син белмисең. Кадер кичәсе 1000 айдан да хәерлерәк. Ул көндә фәрештәләр һәм Изге Рух (Җәбраил) Раббының рөхсәте илә, Аның әмерләрен җиренә җиткезер өчен, бер-бер артлы иңеп кенә торырлар. Кадер кичәсе – иминлек кичәсе – таң ата башлаганга чаклы дәвам итәр».

❗️ Кадер төнен догада, гыйбадәттә, зекердә, намазда үткәргән бәндә мең ай гыйбадәт кылудан да зуррак әҗер алачактыр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) әйтә: “Кем дә кем Кадер кичәсен уяу үткәреп гыйбадәттә булса, бу кичәдән чыкканда әнисеннән туган сабый бала кебек гөнаһсыз чыгар”, – ди.

✅ Хәдисләрдә әйтелгәнчә, бу төндә кылынган теләсә нинди изге эшләр, хәтта зур булмаганнары да, 1000 ай дәвамында башкарылган изге гамәлләр белән бертигез булачак. Кем дә кем аны сәҗдә кылып уздырса, 83 ел һәм 4 ай дәвамында өзлексез дога кылган кебек савапка лаек булачак.

🔻 Пәйгамбәребез Мөхәммәдтән (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) Гайшә анабыз (Аллаһ аннан разый булса иде) Кадер кичендә нинди дога укырга икәнен сорый, Аллаһның илчесе аңа бу доганы өйрәткән: “Аллааһүммә иннәкә гәфүввүн түхибүл гәфвә фәгфү гәннии” (“Аллаһым! Син гафу итүче, гафу итүне яратасың, мине гафу ит!”) (Тирмизи, Ибн Мәдҗәһ).

Кадер кичәсенең кайбер билгеләре: бу кич нурлы булыр, бик салкын булмас, җиләс кенә булыр, һавадан йолдызлар атылмас. Төн тыныч һәм явым-төшемсез, күк йөзе аяз һәм болытсыз була.

‼️ КАДЕР КИЧЕН НИЧЕК УЗДЫРЫРГА

Төнне гыйбадәт кылып үткәрергә кирәк:
• Өстәмә (нәфел) намаз уку (тәүбә намазы, тәһәҗҗуд, шөкер намазы).
• Коръән уку яки өйрәнү.
• Сәдака бирү.
* Тәүбә итү.
* Дога – Аллаһы Тәгаләгә ялвару.
* Зикер уку – Аллаһны искә алу.

💚 Бу төндә барлык үпкәләреңне бетерергә, туганнарың белән мөнәсәбәтләреңне җайга салырга, мөмкин кадәр күбрәк изге эшләр кылырга кирәк.
Икенче бер хәдистә: «Аллаһы Тәгаләнең бүләген өмет итеп, Кадер кичен намаз укып үткәргән кешенең элекке гөнаһлары кичерелер», – дип язылган.

‼️ БУ ТӨННЕ УКЫЛА ТОРГАН ДОГА

1) Транскрипция: «Аллахумма, иннака афуввун каримун, тухиббуль-афва, фафу анни».
Тәрҗемәсе: «Әй Аллаһым, син чыннан да гафу итүче, син гафу итәргә яратасың, мине дә гафу ит!».

2) Транскрипция: «Раббана иннана аманна, фагфир ляна, зунубана ва-кынаа азабан-нар».
Тәрҗемәсе: «Раббыбыз! Дөреслектә, без иман китердек. Гөнаһларыбызны кичер һәм ут газабыннан сакла».

3) Транскрипция: «Аллахумма анта Раббии ля иляха илля ант. Халяктании ва энээ габдук ва энэ галя гахдикэ мэстатогту. Агузу бикя мин шэрри мэ санагту. Абу у ляка бинигматикя галяййа ва абу у бизэнбии. Игьфир лии, фа иннаху ля ягфируз-зунубэ илля ант».
Тәрҗемәсе: «Аллаһым! Син минем Раббым, Синнән башка гыйбадәт кылырга яраклы иләһ юк, Син мине яралттың, мин – Синең колың, мин, көчем җиткән кадәр, Сиңа тугрылыклылык саклаячакмын.

‼️ ЗИКЕРЛӘР

Истә калдыру өчен, иң гади берничә зикер бар, аларны бу төндә дә, Бәраат төнендә дә укырга мөмкин:

1. «СөбханАллаһ», «Әлхәмдүлилләһ», «Аллаһу Әкбәр» – 33әр тапкыр укыла;
2. «Ләә иләәһә илләл-лааһ»;
3. «Әстәгфируллаһ»;
4. «Ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһ».

Минем китап- минем тормыш


Минем китап МИНЕМ КИТАП – МИНЕМ ТОРМЫШ

Без – китап укып үскән буын. Без дигәнем, 1961нче елда укырга кереп, 1971нче елда аны тәмамләп чыккан кешеләр.Мәктәптән соң да минем үземә китаптан аерылырга туры килмәде. Казан дәүләт университетына укырга кергәч, киресенчә, китап дөньясына тагын да тирәнрәк чумдым.

❗️Тукта! Мин бит үземнең басылып чыккан китабым турында берничә кәлимә сүз әйтмәкче булып кына яза башлаган идем. Әллә кая кереп китә язганмын. Бу, мөгаен, башта китап турындагы уйларның бөтерелүеннәндер.Башлаган фикерне дәвам итеп, тагын аз гына сүз озайтыйм да, аннан дәвам итәрмен инде. Гаеп итмәсәгез.

…10нчы сыйныфны тәмамлаганда авыл китапханәсендә укымаган китап калмаган иде . Китапханәдән ярыша-ярыша сумкалар белән ташып укый идек китапны. Китапларның тышлары кулда йөри-йөри таушалып, чүпрәккә әйләнеп бетәр иде.

⬇️ Шуннан китте “Казан утлары” журналы өчен чират тору. Язучыларның әсәрләре китап булып чыкканчы, башта шушы журналда басыла иделәр. Китапханәче апа журналны 2-3 көнгә генә бирә, шул вакыт эчендә укып чыгарга өлгерергә кирәк. Чөнки журналны көтеп синең артта тагын дистәләгән кеше чиратта тора.

🔻 Университет китапханәләрен күргәч, андагы китапларның күплеген һәм байлыгын белгәч, авыл китапханәсе алачык булып кына күренә башлады. Шулай да каникулларга кайткан вакытларда авыл китапханәсенә кереп, китап “исен” иснәп чыгарга вакыт табыла иде.

🔻 Безнең балалар да китап укып үстеләр. Әмма инде аларның балалары, ягъни безнең кадерле оныкларыбыз китаптан читләштеләр. Китап укымый торган буын үсеп килә. Моның нинди фаҗига икәнлеген әлегә белеп бетермиләр.

⬇️ Анысын соңрак язармын.Төп темага килик инде. Үземнең соңгы елларда матбугатта басылган язмаларымны туплап, “Яшьлек белән картлык арасында” дигән китабымны бастырып чыгардым. Кечкенә генә дип әйтеп тормыйм, чөнки китапның кыйммәте андагы битләр саны белән түгел, ә эчтәлеге, әйтелгән фикерләр белән бәяләнә. Анысын да мин түгел, укучы әйтә.

💵 Бүгенге көндә китап чыгаруның кыенлыкларын һәм чыгымнарын санап тормыйм. Китап сатып байый торган заман түгел. Укучылары табылса да, бик шат булырсың. Ә шулай да күңел шушы китапны чыгаруны сорап, гел ымсындырып торды, тынычлык бирмәде.

📙 Елдан артык әзерләнеп, язмаларның иң-иң дигәннәрен сайлап, нәшрият табып, ниһаять,китапны кулга алу бәхетенә ирештем. Шушы шатлыкны сезнең белән дә бүлешәсем килде. Чөнки публицистик язмаларның күбесе иң беренче булып сезнең кулдагы “Татарстан яшьләре” гәҗитендә басылды. Аларга иң беренче “Татарстан яшьләре” укучылары укып, бәя бирде.

📎“Татарстан яшьләре” белән минем дуслык 90нчы еллардан ук килә. Туфан Миңнуллин, Илфак Шиһапов кебек авторлар янәшәсендә үз язмаларыңны күрү горурлык та, зур җаваплылык та иде. Ул заманда бик кыю язмалар басылды, каләмнәр бүгенге шикелле йозаклы ишек артына бикләнмәгән иделәр.

🖌 Шул вакытта язылганнарны хәзер укып карыйм да, “ничек бастырганнар моны?” дип, эсселе-суыклы булып китәм. Шуңа күрә андый “хәтәр” язмаларны китапка кертеп булмады.

🙂 Туплый торгач, өч бүлектән торган хәйран гына кулга алырлык матур китап булып чыкты ул үзе. Балачактан бүгенгә кадәр баштан үткән хәлләр, вакыйгалар, уйлар тезмәсе булып сузылды ул язмалар.

😂 Көлкеле хикәяләрне дә кертмичә калып булмады. Укучыларга анысы да кирәк. Аннан балалар өчен язылган берничә әкиятемне дә өстәдем. Белмим, балалар укымаса да, әби-бабайлары укырлар.

❗️ Менә шулай, китапны кулга алгач, өстән тау төшкән шикелле җиңел булып калды. Максатыма ирештем, китапны укучылар хөкеменә тапшырдым. Кая да булса куеп, сатарга, акча эшләргә дип эшләмәдем мин бу эшне. Дусларга, таныш-белешләргә истәлек итеп, бүләк итү өчен тырыштым.

Әдәби уку дәресендә уку грамоталылыгын үстерү. 2 сыйныф 


  Әдәби уку дәресендә уку грамоталылыгын үстерү. 2 сыйныф 
Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы мкниципаль белем бирү учреждениесе “ Сарман    гимназиясе” нең башлангыч сыйныф укытучысы Һадиуллина Гөлнара Әкмәлетдин кызы. Тема : Әдәби уку дәресендә уку грамоталылыгын үстерү.2 сыйныф 

Максат: функциональ грамоталылыкның база күнекмәсе буларак уку грамоталылыгын формалаштыру, укылган әсәрне башка кузлектән карап анализларга өйрәтү, бер үк әйберне төрлечә күрергә мөмкин икәнлегенә төшенү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет нәтиҗәләре: үз ана телендә дөрес, матур җөмләләр төзү; укылган әсәрне анализлый белү

Шәхси нәтиҗәләр: функциональ грамоталы шәхес үстерү: үз әйберләреңә сак караш тәрбияләү,  авырлыклардан чыгу юллары барлыгына төшенү

Метапредмет нәтиҗәләре:

Танып белү УУГ: логик фикерләүне үстерү гамәлләре башкару (проблемалы ситуацияләргә анализ ясау); тиешле мәгълүматны сайлап алу

Регулятив УУГ: дәрестә үз эшчәнлегеңне оештыра белү

Коммуникатив УУГ: үз фикереңне әйтә белү, эңгәмәдә катнашу, әсәр героеның эш-гамәлләренә бәя бирү

Эш төрләре: фронталь, төркемнәрдә, индивидуаль

Методлар һәм алымнар: әңгәмә, өлешчә эзләнү, күзәтү, күрсәтү

Предметара бәйләнешләр: Әйләнә-тирә дөнья

Җиһазлау: Г.Тукайның “Су анасы” әкияте, проектор, рефлексия өчен болытлар, Татар теленең аңлатмалы сүзлеге, Укымышлы алма корты проектыннан күренешләр

Аннотация

     2 сыйныфта  “Күренекле әдипләребез” бүлегенең иң беренче дәресе Г.Тукайга багышланган. Дәрес барышында “Су анасы” әкияте буенча фикер алышабыз, өй эше итеп “Туган авыл”, “Сөткә төшкән тычкан”, “Ай һәм Кояш” әсәрләре бирелә.

     Дәрес укучыларда уку грамоталылыгын,  фикерләү сәләтен үстерүгә, сөйләм телләрен баетуга, универсаль уку гамәлләрен формалаштыруга юнәлдерелгән. Дәреснең төп максаты-функциональ грамоталы шәхес үстерү, ягъни белем, күнекмә, осталык ярдәмендә төрле тормыш мәсьәләләрен чишүгә сәләтле һәм авырлыклар алдында югалып калмастай балалар тәрбияләү.

Дәрес  барышы

I.Оештыру өлеше.Уңай эмоциональ һаләт тудыру

    –Исәнмесез, кадерле укучылар! Сезне бүгенге дәресемдә күрүемә бик шат. Очрашуыбыз файдалы һәм кызыклы булыр, үзегез өчен яңалыклар алып чыгарсыз дип өметләнеп калам.

Иң беренче эш итеп, мин сезне болытларга утырып, бераз сәяхәт итеп алырга чакырам. Ләкин әлеге сәяхәтебезгә буш кул белән чыкмыйбыз. Үзебез белән яхшы кәеф, иҗадилык алабыз.   Әйдәгез, кузгалдык. (  “ Ак болытлар” җыры, В.Басырова сүзләре, А. Якшимбәтов көе ) 

  1. Дәреснең темасын ачыклау, максат кую

-Шундый йомшак, әкияти болытлар өстендә барабыз. Балалар, игътибар белән карагыз әле, болытлар сезгә ничек күренәләр? (Көтелгән җаваплар:

-матур;

-балыкка охшаган;

-авызыннан төтен чыгаручы кошка охшаган;

-чебигә охшаган  һ.б.)

Җаваплардан чыгып, нинди  нәтиҗә чыгарырга мөмкин?(Балаларның фикерләре тыңлана)

                    Бер үк әйберне төрлечә күрергә мөмкин

-Бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?( Балаларның җаваплары тыңлана) Әдәби әсәрне дә төрлечә “күреп” була микән? Бу сорауга җавап табу өчен безгә Г.Тукайның  “Су анасы” әкияте ярдәмгә килер. Ни өчен шушы әсәр дип уйларсыз. Чөнки Укымышлы алма корты проектында иң күп укылучы әсәр – “Су анасы” әкияте.

Бүгенге дәресебездә барыбыз да белгән, яраткан әкиятебезне башка күзлектән чыгып тикшереп карарбыз.

III. Яңа белемнәр алу

-Дөньяда төрле холыклы кешеләр яши: оптимистлар һәм пессимистлар, ялкаулар һәм эш сөючәннәр, хыялыйлар, ялагайлар, әләкчеләр … Аларның һәрберсенең үз уйлары, үз фикерләре, дөньяга үз карашлары бар. Мәсәлән:

Оптимист – күк йөзе шәүләсен
Пессимист җыелып торган

суда пычрак күрә

Әкиятләрдә дә төрле характердагы геройлар яши.

Бүген без сезнең белән төрле рольләргә кереп, шул геройлар булып фикер йөртеп карарбыз.

  1. Тема өстендә эш. Белемнәрне ныгыту

Әкиятне карау.

https://www.youtube.com/watch?v=qYSVkfT4Ht4&t=5s (Татармультфильм Г.Тукай “Су анасы”)

…Сачләрен үргәч тарап, сикерде төште суга ул;

Чумды да китте, тәмам юк булды күздән шунда ул. (Күрсәтүне туктатып торабыз.)

-Балалар, менә шушы урында тәнкыйтьчеләр (критиклар) ролендә булып карыйк әле. Ә кем соң ул критик? ( Җаваплар тыңлана. Әйтә алмасалар, Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән карыйлар)

Тәнкыйтьче (критик) – Кемнәрнең дә булса эшен, эшчәнлеген, холкын һ.б.ш.тикшерүче, бәя бирүче кеше

Су анасының алтын тарагын басмада онытып калдыруы турында андый кешеләр нәрсә әйтер иде икән?

(Группаларда эш. Соңыннан барлык фикерләр тыңлана. Барлык фикер дә хуплана.) Көтелгән җаваплар:

-су анасының үзенең дә гаебе бар, тарагын онытып калдырган, үз әйберләреңне барлап йөрергә кирәк;

-чәчне урамга чыгып тарамыйлар, өйдә тарыйлар, ә Су анасының  өе –су.;

-чәчен гади тарак белән генә тарасын, кеше кызыктырып алтын тарак йөртмәсен;

-Су анасында алтын тарак каян бар? Бәлки ул аны берәрсеннән урлагандыр һ.б.

Әкиятне искә төшерүебезне дәвам итәбез.

Мин качамын — ул куадыр, ул куадыр — мин качам;
Шулкадәрле кыр тыныч, һичбер кеше юк, ичмасам. ( Шушы урында күрсәтүне туктатып торабыз.)

-Ә хәзер хыялый кешеләр ролендә булып, бераз хыялланып алыйк әле. Су анасы малайны эләктереп тә алды ди. Нәрсә булыр?…Ул малайны нишләтер?

(Группаларда эш. Фикерләрләшәләр. Соңыннан фикерләр тыңлана) Көтелгән җаваплар:

-әнисенә алып кайтып,  кеше әйберсен урларга ярамаганлыгын аңлатып тапшырыр;

-үзе белән су төбенә алып китәр, кеше әйберсен урларга ярамаганын аңлатыр;

-ул тарак гади генә түгел, ә тылсымлы булыр. Хуҗасы кулында булмагач, ул юкка чыгар һ.б.

– Чынлап та, әгәр Су анасы малайны шунда ук эләктерде ди. Оптимистлар ролендә уйлап карыйк әле, нинди уңай якларын күрерсез?

(Группаларда фикер алышу.Соңыннан фикерләр тыңлана)

-ул әнисен алдый алмый калыр иде;

-әнисен борчуга салмас иде;

-Су анасы кичкә кадәр кайгырып йөрмәс иде   һ.б.

-Ә хәзер, әйдәгез, акыл өйрәтүчеләр ролендә булып карыйк. Үзебезгә акыл өйрәткәнне яратмасак та, Су анасына үзебезнең киңәшләребезне бирик әле. Су анасына тарагын яңадан югалтмас өчен нишләргә? Кесәсенә тыгып йөрергә аның күлмәге юк бит.

(Фронталь эш)

-чәченә генә кадап йөрсен;

-таракка “Онытма!”дигән язу язып беркетергә;

-чылбыр белән муенга асарга;

-кесәле күлмәк тектерсен   һ.б.

V.Йомгаклау

-Фикерләрегез өчен бик зур рәхмәт. Чынлап та, күпме кеше бар, шуның кадәр фикер була. Теләсә нинди сорауның да күпме чишелешен табарга була. Тиздән сез дә үсеп җитәрсез, туган нигезегездән читтә белем алырга, эшкә урнашырга туры килер. Юлыгызда авырлыклар да очрамый калмас. Алар белән очрашкач: ”Башка юл юк!” дип әйтерлек булмагыз, төшенкелеккә бирелмәгез, әти-әниләрегезгз күтәреп булмый торган кайгы – хәсрәтләр сала күрмәгез. Бүгенге дәрестәге кебек, килеп туган сорауны төрле яктан уйлап карагыз. Фикерләрегезнең берсе генә булса да авырлыктан чыгу юлы булырга мөмкин.

     VI.Рефлексия

-Ничек уйлыйсыз, әкиятне башкача күзлектән карау барып чыктымы, сезгә ошадымы?

( теләгән берничә баланың фикере тыңлана)

-Сөйләшкәннәребездән чыгып, Г.Тукайның “Су анасы “ әкияте безне нәрсәгә өйрәтә?

-кеше әйберсенә тимәскә;

-алдашмаска;

– үз әйберләреңне җыеп йөртергә;

-авырлыклар алдында куркып калмаска, чыгу юлларын эзләргә

Без ничек кенә тикшерсәк  тә, Тукайның әлеге әкияте бөек. Чынлап та, теләсәң, сәламәт булсаң, алтын тарак кына түгел, алтын сарайларың да булыр. Алар бары тик намус белән, тырышып, үз көчең белән табылсын. Исән-сау үсеп җитеп, яраткан эшләрегездә эшләргә, матур гаиләләр корып, шатланып яшәргә язсын сезгә. Ә мин, үз чиратымда,  бүгенге шөгылебездән калган тәэсирләрегез белән уртаклашсагыз, бик шат булыр идем.

( Балалар үз кәефләренә туры килгән болытны алалар)

(Елап торучы  болытны алучы балалар булса, сәбәбен ачыклау, сөйләшү)

VII. Өй эше ( сайлап алырга)

          -“Туган авыл”, “Сөткә төшкән тычкан”, “Ай һәм Кояш” әсәрләрен сәнгатьле укырга өйрәнергә;

Туган авыл”, “Сөткә төшкән тычкан”, “Ай һәм Кояш” әсәрләренең берсенә иллюстрация ясарга 

Кулланылган әдәбият

  1. Г.Тукай “Су анасы”
  2. Яндекс Картинки
  3. com сайты

Ясалма сыйфатлар. 7 нче сыйныфта туган тел дәресе


ясалма

Казан шәһәре  Совет районы  187 нче күппрофильле  лицейның туган тел һәм әдәбиты укытучысы Абакаева Ләйсән Камил кызы.Тема: Ясалма сыйфатлар. (7 нче сыйныфта туган тел дәресе)

Дәреснең тибы: Яңа материалны өйрәтү.

Дәреснең максаты: 1. Ясалма сыйфатларны актив сөйләмдә кулланырга өйрәтү.

  1. Ишетеп аңлау күнекмәләрен үстерү.
  2. Ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, компьютер,кагыйдәләр таблицасы.

Лексик күнекмәләр формалаштыру дәресе

Өч этаптан тора:

  1. Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү.
  2. Яңа төшенчә һәм билгеләмәләрне формалаштыру.
  3. Алган белемнәрне гамәлдә куллана белергә күнектерү – материалны ныгыту.

Дәрес планы.

  1. Укучыларның элек үзләштергән белемнәрен актуальләштерү һәм, шуңа бәйләп, яңа материалны өйрәтү – 20 минут.
  2. Белем һәм күнекмәләрне камильләштерү, аны гамәлдә куллана белергә өйрәтү – 20 минут.
  3. Дәрескә йомгак – 3 минут.
  4. Өйгә эш бирү – 2 минут.

Дәрес барышы.

  1. Кереш өлеше.

Дәресне оештыру.

  • Исәнмесез, укучылар!
  • Хәерле көн!
  • Дәресне башлыйбыз.
  • Бүген кем дежур?
  • Дәрестә кем юк?
  • Бүген ничәнче число?
  • Атнаның нинди көне?

Бүген без 2 нче теманы өйрәнүне идәвам итәбез. “Партадашың кем?” дип атала. 

  1. Актуальләштерү.

Укытучы. -Тактага игътибар белән карагыз әле

Сүзләрне искә төшерегез.Аларны русча әйтегез.

(тактада сыйфатлар)

  1. Игътибарлы, тәрбияле, шәфкатьле, җаваплы.

(внимательный, воспитанный, милосердный, ответственный)

  1. Кайгыртучан, онытучан, кызыксынучан, аралашучан.

(заботливый,забывчивый, интересующийся, общительный)

  1. Ялганчы, гайбәтче, әләкче, алдакчы.

(лгун , сплетник, ябеда, обманщик)

  1. Җитез, кыю, тапкыр, кире, тупас, тыныч, битараф, куркак, гадел.

(быстрый, храбрый, находчивый,упрямый, грубый, спокойный, безразличный, пугливый, справедливый).

Укытучы. – Бу сүзләр нинди сүз төркеменә керә?

Алар нинди кушымчалар ярдәмендә ясалган?

Аларның кайсылары ясалма сыйфатлар (производные прилагательные)?

(Укучылар интекрактив тактада эшлиләр, кушымчаларын аерып күрсәтәләр).

Укучылар. – лы, – ле, – чы, – че, – чан, – чән кушычалары ялганып сыйфатлар ясала.

Укытучы. – Кагыйдә чыгарабыз.

Исем һәм фигыльләргә төрле кушымчалар ялганып сыйфатлар ясала. Алар ясалма сыйфатлар дип атала.

  1. Уен. «Сүзләрнең парын тап, уклар белән күрсәт».

(Укучылар интекрактив тактада эшлиләр)

горур

ярдәмчел

түземле

тәкәббер

тәвәккәл

җитди

кыланчык

максатчан

көнче

масаючан

үзгәрүчән

үпкәчел

намуслы

оялчан

таләпчән

туры сүзле

 

терпеливый

гордый

отзывчивый

решительный

серьёзный

высокомерный

целеустремлённый

кокетливый

изменчивый

завистливый

заносчивый

стеснительный

требовательный

прямолинейный

обидчивый

совестливый

 

Укытучы. – Кайсылары уңай, кайсылары тискәре сыйфатлар?

(Укучылар уңай һәм тискәре сыйфатларны аерып күрсәтәләр),

УҢАЙ

СЫЙФАТЛАР

 

  • ярдәмчел
  • түземле
  • тәвәккәл
  • җитди
  • максатчан
  • намуслы
  • оялчан
  • таләпчән
  • туры сүзле

ТИСКӘРЕ

СЫЙФАТЛАР

 

  • горур
  • тәкәббер
  • кыланчык
  • көнче
  • масаючан
  • үзгәрүчән
  • үпкәчел

 

III. Ныгыту.

  1. Язу дәфтәрендә эшләү. 46 бит, 5 нче бирем.

Сүзләрнең антонимнарын табыгыз.

(Бер укучы итерактив тактада яза, калганнары язу дәфтәрендә эшлиләр).

масаючан – _____________________________

кыланчык – _____________________________

оялчан – _____________________________

тәккәббер – _____________________________

туры сүзле – ____________________________

 

Физминутка

Күбәләк уң җилкәгә кунган,

Күккә күтәрелгән,

Сул җилкәгә кунган,

Чәчәккә төшкән. (3 – 4 мәртәбә кабатлана)

  1. Дәреслек белән эш. 
  1. 13 нче бирем. 57 бит.

Укытучы. – Кызлар турында фикерләрегезне әйтегез.

Бу кыз сезгә бераз кыланчыктыр/ мактанчыктыр кебек тоелмыймы?

15 нче бирем. 57 бит.

Укытучы. – Партадашың турында сөйлә. Аның нинди уңай сыйфатлары һәм тискәре сыйфатлары бар?

Мәсәлән: Настя үзен ярдәмчел, намуслы дип саный.

  1. Парлап эшләгез.

Бер – берегезгә фикерләрегезне әйтегез. Киңәшләр бирегез.

Укучы 1. – Таня, син – ярдәмчел, акыллы, намуслы кеше. Синең бу сыйфатларың миңа

ошый. Ләкин син бераз үпкәчел, бу миңа ошамый.

Укучы 2. – Мин бу сыйфатларымны төзәтергә тырышырмын.

Сөйләшү вакытында укучылар бер – берсе белән килешмәсәләр, фикерләрен әйтсеннәр:

Укучы 2. – Саша мин синең белән килешмим. Мин үземне үзсүзле дип санамыйм. Әлбәттә, мин еш үзем теләгәнчә эшлим, ләкин башкаларның фикерләрен дә тыңлыйм.

Өстәмә сөйләм үрнәкләре: Ни өчен сиңа шулай тоеладыр, белмим, ләкин мин үзем турында үпкәчел дип уйламыйм.

  1. Дәрескә йомгак.

Укытучы. – Ясалма сыйфатлар ничек ясала? (Кагыйдә).

– Нинди сыйфатлар була? (Уңай һәм тискәре сыйфатлар).

Шәвәли һәм Кирлемәннең уңай һәм тискәре сыйфатларын әйтегез.

ярдәмчел, масаючан,

түземле, кире,

максатчан, кыланчык,

… …

Билгеләр куела.

Дәрес “Күңелле тәнәфес” җыры белән тәмамлана.

 

Әлеге материалда чит автор хокуклары бозылмады. Моның өчен закон каршында бөтен җаваплылыкны үз өстемә алам.

Мәктәп. 1сыйныфта татар теле дәресе


мәктәп
Казан шәһәре Совет районы 187нче күппрофильле лицейның  туган тел һәм әдәбияты укытучысы Ногманова Диләрә Рәшит кызы. Тема: “Мәктәп”  (“Сәлам” дәреслеге буенча 1 нче сыйныфта татар теле дәресе)

Тема: “Мәктәп”

Дәрес тибы: ныгыту.

Белем бирү максаты:

  • уку-язу әсбапларының исемнәрен дөрес итеп әйтү;
  • предмет һәм затның барлыгын раслый, инкяр итә белүне булдыру;
  • өйрәнелгән сүзләрне сөйләшү күнекмәләрендә үстерү.

Үстерү максаты:

  • татар телендә фикерләү сәлтен үстерү;
  • әңгәмәдәшне тыңлый белү, сөйләшүне дәвам итә белү

Тәрбияви максат:

  • сыйныфташларына итәгатьле эндәшә белү;
  • аралашу теләген тәрбияләү

Җиһазлау: рәсемле карточкалар, интерактив такта.

  1. Оештыру моменты.
  • Хәерле иртә, укучылар.
  • Хәерле иртә.
  • Укычылар, бүген бездә кунаклар бар. Әйдәгез аларны “Сәлам” җыры белән сәламлибез.

(“Сәлам” җырын җырлау)

  1. Актуальләштерү.
  • Укучылар, карагыз әле, миндә матур карточкалар бар. Карыйк әле, анда нәрсәләр бар микән? (карточкалар буенча сүзләрне кабатлау)
  • Уку мәсьәләсен кую.
  • Бу сүзләр арасында артык сүзләр бармы? ( Тыныч йокы, Хәерле кич сүзләре)
  • Нигә ул сүзләр артык? (Калган сүзләр “Мәктәп” темасына)
  • Бүген без сезнең белән “Мәктәп” темасына караган лексиканы кабатлыйбыз, алар белән җөмләләр төзибез, белемнәрне ныгытабыз.
  1. Уку мәсьәләсен чишү.
  2. “Танышу”
  • Укучылар, әйдәгез танышабыз. Мин –… . Ә син кем? (чылбыр буенча укучылар бер-берсеннән сорыйлар)
  1. “Бар! Юк!”
  • Укучылар, без кайда? (Сыйныфта)
  • Әйдәгез, сыйныфта нәрсә бар? Нәрсә юк? уенын уйныйбыз. Кем укытучы була? (берәмләп укучылар тактага чыга һәм рәсемне алып укучылардан сорыйлар: Бу нәрсә? … сыйныфта бармы? Җавапны алгач, тактага БАР яки ЮК сүзе янына рәсемне ябештерәләр)
  1. “Әйе, юк, түгел” сүзләрен кабатлау.
  • Бу … (китапмы)? (ЮК, бу китап ТҮГЕЛ. Бу дәфтәр). (Укучыларга рәсемнәр күрсәтәм, сораулар бирәм)
  1. “Уйлап тап!” уены
  • Укычылар, монда нинди сүз яшерелгән? (Укучы бер рәсемне каплап тота. Укучылар аңарга сорау бирәләр: Бу китапмы? Бу акбурмы? … Сүзне дөрес итеп әйткәнче уйнала)

5*. “Рюкзакта нәрсәләр бар? Ничә?”

  • Укучылар, рюкзакта нәрсәләр бар? Әйдәгез карыйбыз. (Рюкзактан мәктәп кирәк яракларын алып, аларның ничә икәнен әйтү)

6*. “Кайда? Нинди?”

Сораулага җавап бирү.

  • Китап кайда? (өстәлдә)
  • Сыйныфта нәрсәләр бар? (дәфтәрләр)
  • Линейка нинди? (озын, кыска)
  1. Рефлексия.
  • Укучылар без бүген нәрсә турында сөйләштек? Нинди темага сөйләштек? (Мәктәп турында, мәктәп темасы)
  • Мәктәп турында нинди сүзләр беләбез? (берничәсен әйтеп чыгу)
  1. Үзбәяләү.
  • Укучылар, бүген кем тырышып эшләде, кем бик яхшы эшләде? Үзебезгә билге куйыйк. (Бармаклар белән “яхшы”, “бик яхшы”, “начар” күрсәтәм. Укучылар кул күтәреп үзләрен бәяли)
  • Сез бик яхшы эшләдегез. Мин сезгә яхшы билгеләрне “куям” – “5”ле наклейкаларын бирәм. (Укучылар үзләренең көндәлекләренә ябештерәләр)

Әлеге материалда чит автор хокуклары бозылмады. Моның өчен закон каршында бөтен җаваплылыкны үз өстемә алам.

 

 

Хайваннарның күптөрлелеге 2класс (әйләнә-тирә дөнья фәне)


хайваннарның

Арча муниципаль районының “Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесының башлангыч сыйныфлар укытучысы Фәйзрахманова Физия Әхъяр кызы.Тема:  “Хайваннарның күптөрлелеге” (2класста әйләнә-тирә дөнья фәненнән күрсәткән ачык дәрес эшкәртмәсе).

 

Максат:

  1. Хайваннарның төрләрен кабатлау. Кыргый һәм йорт хайваннарының аермалы якларын ачыклау.
  2. Хайваннар дөньясы турында яңа мәгълүмат бирү. Хайваннарның төрлелеген, бер-берсеннән авырлык, гәүдә формасы белән аерылып торуын, аларның яшәү тирәлеген, бер-берсенә бәйлелеген аңлату.
  3. Үзеңне чорнап алган тирәлекне яратырга, аны сакларга өйрәтү. Игътибарлылык, күзәтүчәнлек сыйфатлары тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

  1. Шәхескә юнәлдерелгән универсаль укыту гамәлләре:үз фикереңне булдыру, үз уңышларың, уңышсызлыкларыңның сәбәпләрен ачыклау.
  2. Регулятив универваль укыту гамәлләре:бирелгән план ярдәмендә эшли белергә өйрәнү.
  3. Танып – белү универсаль укыту гамәлләре:дәреслекне белешмә чыганагы итеп куллана белү, төркемнәрдә эшләү .
  4. Коммуникатив универваль укыту гамәлләре:башкаларның сөйләмен тыңларга һәм аңларга, төркемдә һәм парларда эшләргә өйрәнү, башкаларның җавапларын исәпкә алып, үз фикереңне җиткерү.

Җиһазлау: дәреслек, проектор, ноутбук, презентация, аңлатмалы сүзлек,рәсемнәр.

Эш формалары: парлар һәм төркемнәр белән эш, мөстәкыйль эш.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше.

Таң ата да кояш чыга!

Кояшны сәламли көн!

Мин сәламлим Сезне дуслар,

Хәерле көн!

  1. Белемнәрне актуальләштерү

Дәресебезнең темасын  табышмакларга җавап табып белербез.

Хайваннар турында табышмаклар әйтелә.

-Табышмакларның җавапларын бер сүз белән ничек дип атыйбыз?

-Хайваннар.(дәреснең темасын, максатын билгеләү)

III. Хайваннарның төркемнәрен кабатлау.

1.Хайваннар турында әңгәмә.

-Хайваннар нинди төркемнәргә бүленә, аларның исемнәрен хайваннарның аерымлык билгеләре аша билгелик. (Алдан әзерләнгән балалар сөйли)

2.Гәүдәсе мамык, каурый белән капланган, ике аяклы хайван.

Кошлар

Кошлар-тәннәре каурый белән капланган хайваннар. Җир шарында кошларның ун меңгә якын  төре билгеле. Оча, йөгерә, йөзә торган кошлар була. Алар канатлары ярдәмендә очалар, аяклары ярдәмендә йөзәләр, йөгерәләр, томшыклары ярдәмендә азык  ашыйлар.

  1. Гәүдәләре өч өлештән тора, өч пар аяклары бар.

-Бөҗәкләр

Дөньяда миллионнан артык төр бөҗәк билгеле. Аларны бөтен җирдә очратырга була.Бөҗәкләрнең тәне 3 өлештән тора: баш, күкрәк, корсак. Баш өлешендә мыеклар, күзләр, авыз,  күкрәктә канатлар һәм  өч  пар аяк урнаша.

4.Канаты бар, очалмый, коры җирдә торалмый.

 Балыклар 

Балыклар суда яшәүче хайваннар. Саңаклары белән сулыйлар. Тәннәре тәңкә белән капланган. Суда койрыклары һәм йөзгечләре ярдәмендә хәрәкәтләнәләр. Балыклар уылдык чәчеп үрчи.

 5.Суда да, коры җирдә дә яши ала торган хайваннар нинди төркемгә керә?

Җир-су хайваннары

Җир-су хайваннарына бакалар, гөберле бакалар, тритоннар керә. Алар суда да, коры җирдә дә яши алалар. Бездә бакаларны һәм  гөберле бакаларны очратырга була.

6.Салкын канлы, коры тиреле хайваннар төркеме ничек дип атала?

Сөйрәлүчеләр

Сөйрәлүчеләр яки рептилияләр җиде мең төрне үз эченә ала. Аларга кәлтәләр, еланнар, ташбакалар, крокодиллар керә.  Сөйрәлүчеләр – салкын канлы хайваннар, тиреләре коры.

  1. Гәүдәләре йон белән капланган, дүрт аяклы, балаларын сөт белән тукландыручы хайваннар.

-Җәнлекләр

Җәнлекләр тәннәре йон белән капланган һәм балаларын  сөт белән туендыручы хайваннар. Йорт һәм кыргый хайваннар була.

– Кыргый хайваннар табигатьтә яши, азыкны үзләре таба, яшәр өчен урын төзи, балаларын үзләре үстерә.

  1. -Ничек уйлыйсыз: йорт хайваннары кайдан килеп чыккан соң?

-Йорт хайваннары кеше янәшәсендә яши, аларны кеше тәрбияли, ашата, чистарта, сәламәтлеге турында кайгырта. Җәй көне аларга күп итеп азык  әзерли, җылы абзарлар төзи.

-Кешеләр ни өчен йорт хайваннарын асрыйлар?

Сыер кешегә нинди файда китерә? Сөттән нәрсәләр ясыйлар?

  1. Игътибарлылыкка бирем.” Хайваннарны тавышлары буенча таны”
  2. Физкультминутка “Күрсәт әле үскәнем, ничек йори аюлар, ничек сикерә куяннар, ничек кошлар очалар, ничек кычкыра бакалар”…,
  3. Яңа тема өстендә эш

 Бүген без сезнең белән хайваннар дөньясы турында сөйләшүне дәвам итәбез.  Бүгенге дәрестә аларның ИҢ –ИҢ нәре турында сөйләшербез. (Алдан әзерләнгән балалар сөйли)

-Урманда да түгел, коры җирдә дә түгел, океанда бер зур йорт яши. (Кит).

 1 слайд. Кит

  -Китлар балыклар, диңгез хайваннарын ашыйлар. Балаларын сөт белән туендыралар. Алар 90-110 тонна авырлыкта булалар. Бер көнгә 4 тонна азык ашыйлар.Зәңгәр кит дөньядагы иң зур хайван. Алар 35 метр озынлыкта, 30 фил кадәр авырлыкта булалар.

2 слайд. Фил

Әрекмәндәй зур колак, аяклары зур колач,

  Борыны җиргә тигән,  килгән ул ерак илдән.(Фил)

Африка филе- җир йөзендә иң зур хайван. Филләр үлән, яфрак һәм агачларның җимешләре белән тукланалар. Аның тамагын туйдырыр өчен 150-180 кг азык кирәк. Филнең биеклеге 4-5 метр, авырлыгы 7-8 тонна.Филне борыны хобот дип атала.

Слайд 3. Жираф

Озын муенын сузып, үзен бик горур тоеп,

Болын-далада йөри, биектән барсын күзли.Ул нәрсә ?

    Жираф – җир йөзендәге иң биек хайван. Аның биеклеге 6 метр. Ачык сары төстәге тәне кара таплар белән капланган. Озын муены ярдәмендә агачларның иң өстәге яфракларын өзеп ала. Жирафка иелергә бик читен.Су эчү өчен ул алгы аякларын аерып куя һәм озын муенын бөгә.

Слайд 4. Страус-тәвә кошы

Җырлый алмый, сайрый белми, канаты бар оча алмый.

Ни гаҗәптер аны һәркем, зур кош диеп атый.

Тәвә кошы -страус– дөньядагы иң зур кош санала. Аларның биеклеге 2,5 метр, авырлыклары 50 кг. Алар Африкада һәм Көньяк Америкада яшиләр. Тәвә кошы оча белми, ләкин ат шикелле  бик әйбәт  чаба. Үлән, вак бөҗәкләр ашый.

Слайд 5.   Колибри

Дөньядагы иң кечкенә кош –колибри .Ул Көньяк Американың урманнарында яши. Иң кечкенә колибри бал корты зурлыгында. Аны чебен-кош дип тә атыйлар. Ул әчтерхан чикләвеге кадәр оясында борчак зурлыгындагы йомыркалар салып бала чыгара.

Слайд 6.Ташбака.

Аягын, башын яшерә таш күлмәге эченә.

-Укучылар бу нәрсә ? Нәрсәнең таш күлмәге бар ?

Ташбакалар- җир йөзендәге иң борынгы хайваннар. Алар бик озак, 100 яшьтән дә артык яшиләр. Үлән, суүсемнәр, бака, балык ашыйлар. Бик озак ашамыйча да  тора алалар. Суыкта йокыга талалар.

Слайд6.  Пингвин

Ак күлмәк, кара костюм бик килешә бу кошка.

Оча белмим дип аптырамый, шәп йөзә ул диңгездә.

-Пингвиннар кош булсалар да оча белмиләр, әмма бик яхшы  йөзәләр. Пингвиннарның барлыгы 18 төре билгеле. Иң зурысы – император пингвины. Аның озынлыгы 120 см га җитә. Ә авырлыгы – 40 килограмм. Пингвиннар уртача 25 ел яшиләр.

  1. Физкультминутка “Оча-очмый” уены

VII. Рефлексия. Әйдәгез, белемнәребезне тикшереп карыйк.

                                        Хайваннар турында викторина

-Бөҗәкләрнең ничә аягы була? -6

-Кошларны һәм җәнлекләрне дәвалаучы әкият героеның исеме? (Айболит).

– Бөҗәкләрдә ничә канат була ? -4

-Әкиятләрдәге хәйләкәр хайван?  (төлке)

-Үрмәкүчнең ничә аягы була?-8

-Канаты булса да,оча алмаучы кош?  (пингвин)

-Иң кечкенә кош?  (колибри)

-Авыру хайваннарны дәвалаучы һөнәр иясе кем дип атала? (ветеренар)

-Иң зур оча белмәүче кош?-(страус)

-Крокодил һәм кошларның нинди уртак яклары бар? (йомырка салалар)

-Хайваннарны өйрәнүче фән ничек атала? (зоология)

  • Фантастик рәсем. 69бит.

Дәреслектәге фантастик рәсемдә кайсы хайваннарның тән өлешләре берләштерелгән? (тиен, балык, чикерткә, әтәч, кош.)

Төркемнәрдә эш:  фантастик рәсем ясарга

VIII. Йомгаклау.

-Бүгенге дәрестә без нәрсәләр турында кабатладык? Нинди яңалык белдек ?

 Үзбәя

Дәрес материалын бик яхшы үзләштердем, иптәшләремә булыша алам – “ 5”

Яхшы эшлим, материалны аңладым – “4”

Иптәшләремнең ярдәменә каршы килмим – “3”

Өй эше: “Минем яраткан йорт хайваным” дигән темага хикәя язарга.