fbpx

Мәзәкләр


Мәзәкләр
Бик кызык

мәзәкләр
Мәзәкләр — борынгы заманнарда ук туып, безнең көннәрдә дә актив яши һәм үсә торган жанр. Татар халкы мәзәкләргә бай. Монда бик кызык мәзәкләр укырга мөмкин. Мәзәкләр күңелне күтәрә, кәефне яхшырта. Аның төп идея-эстетик кыйммәте тормыштагы төрле тискәре күренешләрне сатира-юмор ярдәмендә фаш кылуы, әдәп-әхлак нормаларын ныгытуга, кешеләрдә, бигрәк тә яшь буында югары рухи сыйфатлар тәрбияләүгә ярдәм итүе белән билгеләнә. Мәзәкләр, гадәттә, мәҗлесләрдә, күмәк ял вакытларында җыелган кешеләрне бер көлдереп алу, аларның күңелен ачу максатында сөйләнәләр. «Мәзәк — күңел ачкычы» дигән гыйбарә дә жанрның әнә шундый вазифасына ишарә итә.

 2

  Мәзәкләр

1.Мужик кечкенә бер шәһәргә командировкага килгән. Вокзалда туалетка кергән. Стенада язу күрә: ”Кызлар. Арзан. Адрес:..”.

Арзан да булгач мужик күңел ачып алырга булган. Таксига утырган да адрес буенча киткән. Килеп җиткән,таксига түләгән,такси китеп барган.Мужик тирә-ягына карый: җимерек йорттан башка берни юк. Бары бер аксак бабайның килгәне күренә. Мужик:

-Бабай,кайда монда… теге ни…фахишәләр?

Бабай: -Булганнары да юк. Ә менә синең шикеллеләрне таксистлар көнгә 20ләп ташлап китәләр.

 

  2. Фашист,демократ һәм коммунист аракы эчеп утыралар. Кызып алгач,кемнең идеологисе көчле дип бәхәсләшә башлаганнар. Сүз белән җиңә алмагач,эш белән күрсәтергә булганнар. Кем үз идеологиясе белән мәчегә горчица ашата ала?

Фашист мәчене йолкып алган да авызына бер кашык горчица тыккан…Ашаган мәче!

-Бу бит көчләп ашату!-дип шаулашканнар. Шуннан демократ ике телем колбасаны алган да уртасына горчица сылаган.Мәче ялт иттергән!

Тагын шаулашканнар: -Бу бит алдау!

Шуннан коммунист кашыгы белән горчица алган да мәченең күтенә сылап куйган. Мәче шундук чиный-чиный горчицаны яларга керешкән.

-Күрегез,-дигән коммунист,- менә ничек ашаталар.Өстәвенә җырлый-җырлый ашый!

 

 3.Исерек ир өенә кайта. Хатыны кухняда савыт-саба юа. Ир өстәлгә сугып:

-Кем өйдә хуҗа?

Хатын “шалт”берне таба белән тегенең башына.Ир идәнгә шапылдап барып төшә.

Күрше хатыны керә: -Нишләп ирең кухняда ята?

-Хуҗа бит! Кая теләсә,шунда ята.

 

 4. 5 яшьлек кыз :

-Әти,1000сум бирсәң, син югында әнинең төнлә кем белән йоклаганын әйтәм. Әтисе 1000сумны бирә.

-Әйт, тизрәк.

-Минем белән йоклый.

 

 5. -Әни,нәрсәгә синең корсагың зурайганнан зурая?

-Улым, мин карбыз ашаганда ялгыш төшен йоттым,хәзер шул карбыз булып  үсә.

-Ә син балага узмадың микән ,күгәрченкәем?

 

 6. Совет солдатлары окопта утыралар…Нимесләр һөҗүмгә күчкән. Бер урыс исемнәрен белгән нимес кычкыра икән:

-Иван!

Иван башын күтәргән дә:

-Мин!

Нимес Иванны атып үтергән дә тагын кычкырган:

-Сергей!

-Мин! Нимес аны да атып үтергән. Ата икән,ата икән… Окоп төбендә бары бер татар калган.Үзе:

-Ярабби,Мөдәрис димәсә генә ярар иде,-дип пышылдый икән.

 

 7.Татар,башкорт һәм урыс кеше яшәми торган утрауга эләккәннәр.

 -Кем нәрсә эшли ала?- дип киңәшергә тотынганнар. Урыс әйткән:

-Мин өйләр сала беләм.

Башкорт: -Мин хайваннар һәм кошларны кулга ияләштерәм.

Татар эндәшмәгән.

Бер ел үткән. Урыс белән башкорт яңа өйдә чәй эчеп утыралар, ә ишек алдында тавыклар кытаклашып йөри икән. …Кинәт ишек шакыганнар.Урыс белән башкорт икесе бергә:

-Кем бар?-дип кычкырганнар.

-Кем булсын… сезнең яңа участковыегыз.

 

 8.Яһүд белән татар судлаша. Прокурорга каты режимлы 10 ел бирәләр.

 

 9.Дуңгыз абзарына Бүре килеп керә. Дуңгызлар почмакка поса. Бүре:

-Әссәләмәгаләйкүм!

Дуңгызлар:

-Аллага шөкер,мөселман икән.

 

 10.Ирләр ни кадәр карт булсалар,шул кадәр бай булалар. Чәчтә-көмеш.  Тешләр-алтын. Бөердә-таш. Буыннарда-тоз. Канда-шикәр. Кан тамырлары –тимер белән тулган. Штан төбендә-күчемсез милек. Һәм бетмәс-төкәнмәс газ запасы…

 

 11.Хатын: -Бүген ничәдә өйдә буласың? Ир:

-Җомга көнне шимбәдә кайтуымны онытмаска вакыт бит инде!

 

12. Төлке,бүре һәм аю очрашалар.Төлке сөйли:

– Кетәклеккә эшкә урнаштым. Бер атна түздем, түздем, ахырда тәки бер тавыкны ашадым.Куып чыгардылар.

Бүре сөйли:   – Ә мин сарык абзарына эшкә урнаштым.Эт кебек өрергә дә өйрәндем, шулар белән бер табактан ашадым, ахыр чиктә түзмәдем, бер сарыкны ашадым. Кудылар инде.

Аю сөйли:  – Ә мин төзелештә эшлим.

Төлке белән бүре:  – Шуннан ни?

Аю:  – Анда үзбәкләр эшли, аларны санап торучы юк.

 

13.- Вәли, син бер литр аракы эчеп бетерсәң эшли аласыңмы?

– Алам!

– Ә литр ярым эчсәң?

– Алам әле!

– Ә ике литр?

– Эшли алмыйм. Әмма җитәкчелек итә алам!

 

14. – Әгәр берәрсе сезнең эскәмиядәге эшләпәгезгә утырса, сез аңа нәрсә дип әйтер идегез?

– “Күзең чыккан мәллә, хайван!”- дияр идем. Ә нишләп алай дип сорадыгыз?

– Чөнки сез  минем эшләпә өстенә утырдыгыз.

 

15. Ике ахирәт сөйләшә:

– Ирем бик каты эчә иде. Озак уйлагач табиб Шәкүровка алып барырга булдым.

– Ярдәм итә алдымы соң? Хәзер ничек?

– Хәзер табиб Шәкүров та бик каты эчә.

 

16. Күрше класстан килгән тавыш укытучыга дәрес алып барырга комачаулый.

Менә ул анда керә, иң каты акырганын колагыннан эләктереп ала да үз классына алып чыга. Стена артында тынлык урнаша. Бераздан ишеккә шакыйлар. Күрше класстагы укучы керә дә:

-Гали Вәлиеч!-,ди,-сез безнең география укытучысын үзебезгә җибәрә алмассызмы икән?

 

17. Рәсем укытучысы дәрескә шәрә хатын скульптурасы алып керә.

-Сәвия, әйт әле, сиңа бу скульптурада иң охшаганы нәрсә?

– Башы, җилкәләре…

– Утыр, бишле!

– Ә сиңа, Наил?

-Имиләре.

-Хәзер үк класстан чыгып кит! Икеле!

-Сиңа нәрсә охшый,  Әсхәт?

-Киттем, киттем…

18. Биология укытучысы тәмәке тартуның куркыныч булуын тәҗрибә юлы белән раслап күрсәтмәкче була.Суалчан ала, аны никотинлы стаканга сала. Суалчан шундук җан тәслим кыла. Икенче суалчанны ала, анысын спиртлы стаканга сала. Суалчан тончыгып үлә. Өченче суалчанны күкәй сарысы салынган стаканга җибәрә. Суалчан – исән.

-Моннан нинди нәтиҗә ясап була?- дип сорый укытучы.

Вәли:

-Тартмасаң һәм эчмәсәң суалчаннар күкәйдә яши башлыйлар!

 

19. Көндәлектәге язудан: “Сезнең улыгыз чишенү бүлмәсендәге киемнән акча урлаган. Әгәр класстагы тәрәзәләргә пәрдәләр алу өчен шул акчаны кайтарып бирмәсәгез,бу турыда бөтен мәктәп беләчәк”.

20.  Америкалы, француз һәм урыс  бәхәсләшә: кемнәрнең хәмере  көчлерәк. Тычканда тикшереп ка­рарга булалар.

Француз шәраб салып бирә, тычкан эчә, 5 минут йөгереп йөри дә, йокыга китә.

Америкалы виски сала – тычкан эчә, 3 минут йөгерә дә, йоклый.

Урыс көмешкә салып тычканга бирә. Тычкан эчә, йөгерә, йөгерә, йөгерә, йоклау турында уйламый да. Урыс сорый:

– Йокла инде, тычкан, синең аркада бәхәстә оттырам бит…

Тычкан:

-Юу-у-ук! Песине табып, чыра­ен җимермичә, йокларга ятмыйм!

 

21. Сезнең авылда беренче ярдәм күрсәтү пунты бармы?

-Бар, әлбәттә!

-Ә анда яхшы дарулар бармы?

-Яхшы дару юк.

-Нәрсә генә бар соң?

-Бахилла…

22. Күптән түгел мин тормыштагы иң төп кагыйдәне ачтым. Язлык­та һәм көзлектә үзеңә кием сатып алганда өеңдәге песинең җоны нинди төстә булуын исәпкә алыр­га кирәк икән…

 

23. -Әти, Адәмнең «теща»сының исеме ничек булган ул?

-Аның «теща»сы булмаган улым… Ул җәннәттә яшәгән…

 

24.Б ер блондинканың баш сөяген ярып карыйлар, ә анда суалчан утыра.

-Син кем?

-Мин – баш мие ашый торган суалчан.

-Ә монда нишлисең?

-Диетада утырам!

 

25. Бер урыс тутый кош сатып ал­ган. Кош гомер буе мөселман гаиләсендә яшәгән, гел татарча гына сөйләшә. Һәр иртәдә урыс йокысыннан уянуга: «Хәерле иртәләр булсын!» – дип кабатлый. Урыс ашарга утырганда: «Ашла­рыгыз тәмле булсын!» – ди.

Урыс туйган бу хәл­дән. Бер ай буе читлекнең өстен чүпрәк белән каплап, попугайны ач тоткан. Бер айдан соң, чүпрәкне ачып җибәрә. Тутый кош моңа: «Уразалар ка­бул булсын! Гает бәйрәме мөбәрәк булсын!».

26.- Әби, сиңа начарлык эшләсәләр дә, яхшылык белән җа­вап бир диләр. Бу дөрес сүзме?

-Дөрес улым, бик дөрес сүзләр!

-Алайса, миңа йөз сум бир әле, мин синең күзлегеңне ваттым…

 

27.Урмандагы җәнлекләр аучы ясап куйган чокырга төшкәннәр. Бер сә­гать утыралар, ике… Кинәт куян си­кереп тора:

– Кайсыгыз усырды?! – ди йод­рыкларын төйнәп. Арыслан:

– Мин, ә нәрсә?

Куян баш бармагын  өскә күтәреп:

– Искиткеч хуш исле, димәкче идем…

1

Хөрмәтле укучым!

Бәлки,  синдә без  белмәгән, укымаган-ишетмәгән  өр-яңа мәзәкләр  бардыр? Яшереп яткырма,татар интернетын үстерергә ярдәм ит.

farit.vafin2011@yandex.ru электрон адресына язып җибәр.Турыдан туры сайттан гына да яза аласың.Без аны сезнең авторлыгыгызны күрсәтеп,сайтка урнаштырырбыз.Башкалар да укып рәхәтләнсен.Татар мәзәкләренә яңа сулыш бирик!

 

Елмаеп, көлеп яшәсәң – гомерең озын була диләр.Бу сайтттагы мәзәкләрне укыгач, үзеннән үзе елмаеп куясын. Үз күңелебезне үзебез күтәреп, елмаеп, көлеп яшик әле. Мин дә үземнең дәрес вакытында булган кызык-мызыкны язып китим әле.
География дәресендә транспорт төрләрен өйрәнәбез.
-Әйдә әле Ильнур, һава транспортына ниләр керә, әйт әле, – дигән идем.
-Карга.-диде укучым.
-Соң каргага утырып йөреп булмый бит,-дигәч.
– Мин мултьтикта күрдем, мәче каргага утырып өй түбәсеннән төште.-дип җавап бирде.          Ленара Ильбик кызы язып җибәрде.

 

Бер шәрехләү “Мәзәкләр”

  1. Ленара Ильбик кызы Says:

    Елмаеп, көлеп яшәсәң – гомерең озын була диләр.Бу сайтттагы мәзәкләрне укыгач, үзеннән үзе елмаеп куясын. Үз күңелебезне үзебез күтәреп, елмаеп, көлеп яшик әле. Мин дә үземнең дәрес вакытында булган кызык-мызыкны язып китим әле.
    География дәресендә транспорт төрләрен өйрәнәбез.
    -Әйдә әле Ильнур, һава транспортына ниләр керә, әйт әле, – дигән идем.
    -Карга.-диде укучым.
    -Соң каргага утырып йөреп булмый бит,-дигәч.
    – Мин мултьтикта күрдем, мәче каргага утырып өй түбәсеннән төште.-дип җавап бирде.

Шәрехләү