fbpx

Сертификат


сертификат

  Сертификат һәм Диплом үрнәкләре

СЕРТИФИКАТ. БЕР КӨН ЭЧЕНДӘ!

 

С
Кабул ителә:

1.Татар теле һәм әдәбияты буенча  Дәрес планнары; 2.Язучыларның иҗаты буенча Сценарийлар; 3.Үзегезнең эш тәҗрибәсен яктырткан Методик язмалар; 4. Укучылар иҗаты.

Бушлай Диплом. Кемнәргә бирелә?

сертификат

 1.Сайтта 3тән артык хезмәте басылган авторга; 2.Хезмәттәшенең планын сайтка тәкъдим итүчегә; 3.Сайт турында үз фикерен язып җибәрүчегә; 4.”Мөгаллим язмалары” сайты белән даими элемтәдә торучыларга. P.S. Дипломнар һәр айның соңгы көннәрендә җибәрелә 

 

Ни өчен бездән алырга?

1.Тиз!       Сертификатны 1-2 көндә эшләп бирәбез.

2.Арзан!    Сертификат башка сайтларда 200-300 сум булганда бездә бары 180 сум.

3.Матур!    Сертификатның дизайны заманча.

Сайт дусларының “Мөгаллим язмалары” турындагы фикерләре

сертификат
Сарман  муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе гомум үсеш төрендәге 3нче “Ләйсән” балалар  бакчасы тәрбиячесе Фәсхетдинова Гөлфинә Алмас кызы: Мин “Мөгаллим язмалары”сайтында басылган язмалар белән даими танышып барам.Алар минем эшчәнлегемне яңалыклар белән тулыландырып,кызыклы итеп үткәрергә ярдәм итә.Башка төбәкләрдәге тәрбиячеләр белән тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек тудырганыгыз өчен Сезгә зур рәхмәт!

сертификат
Кукмара шәһәренең А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицееның татар теле укытучысы Үзбәкова Алсу: “Мөгаллим язмалары”исеме астындагы сайт миңа бик күп мәгълүмат алырга ярдәм итә. Мин үзем дә дәрес планнарымны куйдым.Алга таба да бергә элемтәне өзмичә эшләргә насыйп булса иде.Бу сайт бик яхшы, эчтәлеклк эшләнгән.Бик зур рәхмәт Сезгә.

 

План язып Сертификат алу мөмкинлеге

Планнар язучы хөрмәтле татар теле һәм әдәбияты укытучылары! “Мөгаллим язмалары” сайтында сезнең өчен “Планнар урнаштыру хезмәте” эшли. Бу-аралашу, тәҗрибә уртаклашу урыны. Үткәргән ачык дәресләрегезнең план-конспектларын сайтта урнаштырып, сезнең өчен электрон Сертификат алу мөмкинлеге булдырылды. Барлык укытучыларның да үз сайтлары юк. Аларның дәрес планнары еллар буе шкафта тузан җыеп яки папка эчләрендә ачылмыйча ята бирә. Ә шул планнарны кемдер эзли торгандыр яки үзегез башкаларга тәкъдим итеп,  тәҗрибәгезне уртаклашырга телисездер. Мондый уңайлы форсатны кулдан ычкындырмагыз.  Планнарыгызны “Мөгаллим язмалары” сайтына урнаштырып, исемегезне һәм тәҗрибәгезне хезмәттәшләрегез белән бүлешегез, татар Интернет дөньясына таратыгыз!   

Планнарны ничек язарга соң?

Сайтта бары татар теле һәм әдәбиятын укыту буенча тәҗрибә уртаклашу максатыннан язылган методик эшләнмәләр, дәрес план-конспектлары гына басыла. Алар мәктәпләрдә (шул исәптән, балалар бакчаларында) эшләүчеләргә гамәли ярдәм итәрлек булырга тиеш. Аерым язмалар, тагын да камилләштерү нияте белән авторларга кире кайтарылырга мөмкин. Иң катгый таләпләрнең берсе – язмалар башка авторларның мәкаләләреннән күчерелгән булырга тиеш түгел! Шуңа күрә язма авторы материалы азагында, аның оригинальлеген раслап: “Әлеге материалда чит автор хокуклары бозылмады. Моның өчен закон каршында бөтен җаваплылыкны үз өстемә алам”, — дигән язу теркәргә тиеш.  “Мөгаллим язмалары”на кадәр кайдадыр инде дөнья күргән материаллар кабул ителми. Үзенчәлекле, яңа укыту-тәрбия алымнарына корылган язмаларга өстенлек бирелә. Слайдлар белән тулыландырылса, тагын да әйбәтрәк.Шулай ук язма авторлары үзләренең фотоларын да җибәрә алалар. План-конспект Microsoft Word текстында, Times New Roman шрифтында языла, шрифт зурлыгы-14. Юллар арасындагы интервал-1,5. Рамкалау рөхсәт ителми. Таблицалар,  диаграммалар,  рәсемнәр бары ак-кара төсендә бирелә. Текст киңлектә тигезләнә ( Ctrl+J). Планнарның күләме 3-5 биттән артмаска тиеш. Онытмагыз: озын язмаларны берәү дә укырга яратмый!

Планның беренче бите шундый булырга тиеш

Сезнең план дөньяда иң яхшы пландыр.Ләкин үрнәктәгечә язсагыз,сайтка урнаштыру өчен әйбәтрәк булыр. Титул бите куелмый. Планның беренче битендә менә мондый язу булырга тиеш: Әгерҗе муниципаль районы муниципаль бюджет белем учреждениесе Тирсә урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ногманова Миләүшә Сәлим кызы. Тема: “Сашаның дуслары” хикәясе. (6 нчы сыйныфның рус төркемендә татар әдәбиятыннан уздырылган ачык дәрес планы)  Шрифтны  каралтулар, калынайтулар рөхсәт ителми. Баш хәрефләр белән язмагыз. Исем-фамилиягез, мәктәп исемнәрен ничек язып җибәрсәгез, сайтка шулай куела. Сертификатларга да нәкъ үзегез язып җибәргәнчә языла. Шуңа күрә игътибарлы булыгыз!

Планны сайтка ничек җибәрергә?

Фотогызны  һәм планыгызны (Вордта)  minmplan@mail.ru   электрон адресына җибәрегез. Фото jpeg форматында булырга тиеш һәм планга куелмый! Материал, әгәр бөтен таләпләргә җавап бирсә, сайтка 1-2 көн эчендә куела.  Сертификат кирәк булмаса да, яхшы планнар басылып чыгарга мөмкин. Шуңа күрә алдан ук Сертификатның кирәк булуын яки кирәк булмавын әйтеп языгыз. Планнардагы стиль һәм хәреф хаталары төзәтелми. Автор ничек язган булса, шулай кала.Шуның өчен планнардагы хаталар өчен авторлар үзләре җаваплы. Иң шәбе! Ел ахырында (һәр ел саен) сайттан материалы иң күп күчереп алынган авторлар билгеләнеп, аларга Дипломнар биреләчәк.

Планнарыгызны сайтка җибәрү белән сез безнең Конфиденциальлек сәясәте белән килешүегезне раслыйсыз.

 

“Сөйкемле Кыш бабай” конкурсында катнашкан өчен бирелә торган Сертификат үрнәге.

сертификат

“Сөйкемле Кыш бабай” конкурсында җиңгән өчен бирелә торган Диплом үрнәге.

диплом

Яңалыкларга

“Мөгаллим язмалары” төркеме контактта

“Мөгаллим язмалары” төркеме Фейсбукта

Иң соңгы яңалыклар минем Инстаграмда. Язылыгыз!

5 комментариев “Сертификат”

  1. Гөлнара Says:

    Хәерле кич! Ике авторы булган эшләрне кабул итәсезме?

  2. Фәрит Вафин Says:

    Әйе, кабул итәбез.

  3. Гөлия Says:

    Сезгә конспектларны ничек кая җибәрәсе? Һәм сертификат өчен ничек түлисе?

  4. Эльмира Says:

    Бик эйбэт сайт.

  5. Кадрия Says:

    Исәнмесез. Бүген язмалар карап утырганда сезнең сайтка килеп эләктем. Без- тәрбиячеләр өчен менә дигән язмалар бар икән ич.Рәхмәт яусын оештыручы мөгаллимгә. Беләсем килә иде, былтыргы “Кыш бабай” бәйгесе бу ел да да уздырылмас микәәәән?

Шәрехләү