Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Әнисә Газизулла кызы. Тема: “Сузык аваз хәрефләре һәм аларның составы” (5 нче сыйныф)
Дәрес максаты. Сузык авазлар турында булган белемнәрне камилләштерү.
Укучыларның иҗади фикерләвен үстерүгә йогынты ясау.
Бер- береңә ярдәмләшү кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗә
Предмет нәтиҗәләре:
– Сузык авазлар турында булган белемнәрне камилләштерү;
А, Ә, И, У,Ү,Ө хәрефләренең бер авазга билге булып йөрүен үз нәтиҗәләре мисалында төшендерү:
Я, Ю, Е хәрефләренең ике авазга билге булып йөрүен үз нәтиҗәләре мисалында төшендерү
Универсаль уку күнекмәләре (УУК).Шәхси: мәктәпкә карата уңай мөнәсәбәт булдыру
Регулятив:уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү.
Танып-белү: язма һәм телдән сөйләмдә үз фикерләреңне формалаштыра белү.
Коммуникатив:сөйләмнең диалогик формасы белән эш итә белү;
хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;
бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү.
Предметара бәйләнеш. Әдәбият, рус теле
Төп ресурслар Туган тел (татар теле). 5 сыйныф. Методик әсбап : төп гомуми белем бирү оешмаларында (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен. / М. М. Шәкүрова, Л. М. Гыйниятуллина, О. Р. Хисамов. — Казан: Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе нәшрияты, 2022. — 52 б5
Өстәмә ресурслар. Техник чаралар: компьютер, экран, проектор, презентация.
Төп төшенчә. Сузык аваз хәрефләре һәм аларның составы
Дәресне оештыру
Эш формалары индивидуаль, фронталь, төркемнәрдә эш, парлап эшләү.
Дәрес этаплары
1 этап. Оештыру өлеше, мотивация.
Исәнме, дустым! (Кул бирешәләр)
-Хәлләрең ничек? (Бер-берсенең җилкәсенә кул куялар)
-Мин сине бик сагындым! (Кулны йөрәккә куялар)
-Син килдең. Бик шәп! (Кочаклашалар)
Хәерле көн телик таңнар саен,
Аяз күкләр телик җиребезгә.
Кояшлы көн телик һәр кешегә,
Һәм иминлек телик җиребезгә,
Хәерле көн телик барчабызга,
Хәерле көн телик үзебезгә
Белемнәрне актуальләштерү
Өй эшен тикшерү
1.Сорауларга җавап бирү
2.Өй эшенә бирелгән күнегүне тикшерү,
3.Кагыйдәне әйтү
Графика-сөйләм авазларының язуда бирелү ысулларын өйрәнә торган бүлек.
Орфография – сүзләрне дөрес язарга өйрәтә торган бүлек
Орфографик сүзлектән файдаланып, бирелгән сүзләрнең язылышында булган хаталарны төзәтеп язарга.
Йомош, явлык, хәйкәл, ауру, дингез,класташ, конгоз
Калын сузыклар ничә?Нечкә сузыклар ничә?Алфавитта ничә хәреф аваз белдерми? Сузык авазлар, телнең алга һәм артка хәрәкәтенә карап, ничә төрле булалар?Иреннәр хәрәкәтенә карап ничә төрле булалар?
Уку мәсьәләсен кую
-Сезнеңчә ничек, кайсы авазлар әһәмиятлерәк, кирәгрәк?Сузык авазлармы әллә тартык авазлармы? Ә хәзер бер әкият тыңлагыз. Әлеге әкияттән шул ук сорауга җавап эзләгез. Беренче язып куйган фикерегез үзгәрдеме?(Сорау: -Сезнеңчә ничек ? Кайсы авазлар әһәмиятлерәк, кирәгрәк?)
Бер заман тартык авазлар белән сузык авазлар бәхәсләшкәннәр.
– Әлбәттә, без кирәгрәк! Бездән башка кеше авызын да ача алмый! – дип кычкырганнар сузыклар.
-Анысын карарбыз әле!- дип, каршы чыкканнар ди, тартыклар. – Бер дә авызыңны ачмыйча әйтеп кара әле безне. Барып чыкмаячак!
-“М” дип авыз ачмыйча да әйтеп була!
-Шул бер “М” нан башка бер авазны да авыз ачмыйча әйтә алмаячаксыз.
-Барыбер без кирәгрәк, – дигәннәр сузык авазлар.- Бер иҗек тә, бер сүз дә бездән башка була алмый. Без үзебез генә дә сүз була алабыз: Ә? И! Уу, ууы, О!
-Сездән башка иҗек тә, сүз дә булмый- анысы дөрес. Сез бездән башка гына берәр сүз әйтеп карагыз әле. Мәсәлән: Татарстанның башкаласын.
– А-а, – дигәннәр сузыклар һәм тынып калганнар.
– Күрдегезме инде, бернәрсә дә аңлар хәл юк бит! Менә без үзебез генә дә “Кзн” дип әйтәбез икән,чамалый алачаклар.
-Ярар, яхшы. Алайса бездән башка гына Башкортстанның башкаласын әйтеп карагыз әле! – дип көлешкәннәр сузыклар.
Тартыклар , шәм утын сүндерергә тырышкан кебек, “Ф! Ф!” дип азапланганнар да, бернәрсә барып чыкмагач, башларын аска иеп тынып калганнар, ди.
-Әлеге әкияттән соң фикерегез үзгәрдеме, юкмы?( укучыларның җавапларын тыңлау. Нәтиҗә чыгару)
1.Балан, ипи, тун, әрәмә, төн, үтүк сүзләрендә сузык авазлар хәрефләрен билгеләргә, ничә авазга билге булып йөрүен әйтергә
2.Белем, телем, электр, тест [э,э]
- егет, ефәк, Европа, пьеса(йэ)
- ертык, ерак (йы)
4.Е рус теленнән кергән сүзләрдә генә кулланыла шахтер, самолет (о), заем, паек, клеенка (йо)
- о, ы хәрефләре (о,ы)Орлык, орден, тыл, ышык
4.Э хәрефе сүз башында (энҗе, экран), һәмзә тартыгына билге булып йөри
- Я, е, ю хәрефләре ике авазга билге булып йөриләр
- Алфавитта сузык авазларны белдерүче нинди хәрефләр бар?
- Барысы ничә сузык аваз бар?
- Кайсылары бер генә авазга билге булып йөри?
- Кайсылары берничә авазга билге булып йөриләр?
- Хәзер, нәтиҗә ясыйк инде. (Кагыйдә чыгару һәм дәреслектәге кагыйдә белән танышу.)
Сузык аваз хәрефләренең транскрипцион билгеләре белән таныштыру
Беренчел ныгыту һәм эталон буенча үзтикшерү. Кагыйдә өйрәнү
1нче төркем бер сузык аваз белдергән хәрефләр кергән сүзләрне, икенче төркем ике сузык аваз белдерүче сүзләрне яза
Дәреклектә бирелгән күнегүне эшләү.
Төркемнәрдә эш һәм эталон буенча үзтикшерү.
Бирелгән сүзләрдә сузык аваз хәрефләрен нинди авазны белдерүен ачыклау
1.Бирелгән сүзләрне аваз составлары ягыннан тикшереп, нәтиҗә ясагыз: кайсы очракта е, е, я, ю хәрефләре бер авазны, ә кайсыларында ике авазны белдерә? Шуннан чыгып, сүзләрне аерып, ике төркемгә туплап, дәфтәрегегә языгыз.
Аю, Әюп, январь, метр, юкә, яшь, юмарт, сөяк, кленка, зыян, бюрократ, яңгыраш, еллык, европалы, тере, вертолет
2 Күп нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп языгыз.
Умырзая – язның беренче чәчәге. Умырзаялар …рлыктан үрчи. Димәк, бер генә чәчәк …зелсә дә, берничә елдан бу урында дистәләгән умырзая үсми калачак. Чәчәк …рлыгыннан үс…нте икенче елда үк түгел, ә берничә елдан с…ң гына шытып чыга. Аларның б…лай да кыска г…мерен …зү безнең тарафтан шәфкатьсезлек булыр ид
Эшчәнлеккә рефлексия. Алган белемнәрне тикшерү
Күп нокталар урынына куелырга тиешле сүзләрне сайлап алырга.
1.Авазлар язуда … белән күрсәтелә.2. Авазларны … һәм … . 3. Хәрефләрне … , … , һәм … .4. Сузык авазларны белдерүче хәрефләр …, ә сузык авазлар … .5 Ничә хәреф бер сузык авазга билге булып йөри?6. Э хәрефе нинди авазларга билге булып йөри?7. Нинди хәрефләр ике авазга билге булып йөриләр?
Сүзләр: язабыз, күрәбез, 9, укыйбыз, әйтәбез, [э][,]ишетәбез, я.ю,е. Хәрефләре, хәрефләр,12,13,6
Өйгә эш бирү. Әдәбият китабыннан 5,6 җөмлә язып:
Iв. Сүзләрдә сузык аваз хәрефләрен билгеләргә
Iiв.Ике авазга билге булып йөргән хәрефләрне билгеләргә
Элеге материалда чит автор хокуклары бозылмады. Моның өчен закон каршында бөтен җаваплылыкны үз өстемә алам.










