07.01.2026

Татар милли әдәби теленең формалашуы. 9 класс


татар
Татарстан Республикасы Арча  муниципаль районы “Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет белем учреждениесенең беренче квалификацион категорияле татар теле һәм  әдәбияты укытучысы Хуҗиева Айгөл Нурмөхәмәт кызы. Тема: “Татар милли әдәби теленең формалашуы”. 9 нчы сыйныф өчен  дәрес планы. Методическая разработка интегрированного урока татарского и английского языков.

Дәрес темасы: Татар милли әдәби теленең формалашуы

Дәреснең максатлары:

     фәнни: татар милли әдәби теленең формалашуы турында           мәгълүмат бирү;

     коммуникатив: татар телендә дөрес һәм матур итеп сөйләшүгә юнәлеш бирү; татар һәм инглиз телендә тел турында фикер алышу.

   тәрбияви: укучыларда туган телгә, татар теленә игътибарлылык, хөрмәт, ярату, кызыксыну уяту.

Дәреснең бурычлары:

  • татар милли әдәби теленең формалашу этапларын, үзенчәлекләрен, сәбәпләрен ачыклауга ирешү;
  • хәзерге татар милли әдәби теле нигезендә сөйләшү һәм язу күнекмәләрен формалаштыруга игътибарны юнәлтү;
  • ке телдәге мәкальләрне, канатлы сүзләрне балаларның сүзлек байлыгына кертүгә ирешү;

 

Уку- укыту ысуллары һәм алымнары: репродуктив, күнегүләр белән эш; плакат белән эшләү; дәреслек белән эш; әңгәмә, “пила (пычкы)” алымы

Дәрес төре: яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру;

Җиһазлау: дәреслек; проектор, презентация, А3 форматындагы битләр,фломастерлар.

 

Дәрес планы

  1. Дәресне оештыру этабы (2 мин.)
    • укучыларның дәрескә әзерлекләрен барлау;
    • дәрескә тиешле кирәкле эмоциональлек булдыру;

 

  1. Актуальләштерү ( 4 мин.)
    • алдагы дәресләрдә алган белемнәрне бүгенге белем белән бәйләү;
    • өйгә эшне тикшерү (сорау –җавап алу);

 

  1. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру этабы (11 мин.)
    • Инглиз-татар телендәге канатлы сүзләрне чагыштыру (5 мин.);
    • нәтиҗәләр чыгару (1 мин. );
    • Татар милли әдәби теленең формалашуы турында мәгълүмат бирү; (5 мин. )

 

  1. Күнекмәләр формалаштыру (23 мин.)

4.1. дәфтәрләргә схема төзү (5 мин)

4.2. дәреслек белән эшләү

– 118 нче күнегү (телдән) (5 мин.);

Физкультминут эшләтү (2 мин)

4.3. командаларда эш (8 мин)

4.4. шигырьләр буенча туган тел турында әңгәмә уздыру (3 мин.);

 

  1. Йомгаклау ( 4 мин.)
    • сорау – җавап алу (3 мин. )
    • билгеләр кую (1 мин.)

 

  1. Өйгә эш (1 мин.)

1 команда – туган тел турында 10 җөмләдән торган инша язып килергә. 2 команда – тел турында 7 мәкаль, 3 команда – инглиз телендә туган тел турында 5 җөмлә

  

Дәрес барышы

 

Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Good afternoon, dear children. Кәефләрегез ничек? Дәрестә кемнәр юк? Who is absent today? Яхшы, укучылар, дәресне түбәндәге сүзләр белән башлап җибәрик: Телләр белгән — илләр  белгән.

How many languages – so many countries. Укучылар, ничек уйлысыз бу мәкальләр бер-берсенә ошаганмы?

Укучы: әйе, бу мәкальләрдә без тел турында белә алабыз.

Укытучы: бик дөрес, укучылар, бүгенге көндә без үзебезнең туган татар телебезне саклау, аны яклау белән бер рәттән, башка телләрне дә өйрәнеп, сөйләшә белергә тиешбез.

 

Укытучы. Укучылар, узган дәрестә сезгә өй эше итеп  туган тел турында канатлы сүзләр табып килергә кушылган иде. Әйдәгез, бергәләп аларны тыңлап узыйк.

Укучы. Уе юкның- теле юк,

Теле юкның – иле юк.

Илен санга санамаган

Телсездән дә тиле юк.

(Нури Арсланов)

Туган тел ул- бездән соң да

Яшәр өчен туган тел.

Бүгенгедән киләчәккә

Дәшәр өчен туган тел.

(Зиннур Насыйбуллин)

Туган тел ул тәндә, җанда калсын

Ана сөте булып гомергә

(И.Юзеев)

Кешеләрнең яшәеше тел белән бәйләнгән.
(Жорж Батай)

Телләр белгән дөньяны да үзләштерәчәк.
(Ханс-Георг Гадамер)

Тел – йә тулысынча бирелгән, йә ул бөтенләй юк.
(Жиль ДелЁз) 

 

Укытучы. Бик әйбәт, укучылар. Димәк, без сезнең белән бүген нәрсә турында сөйләшүне дәвам итәрбез икән?

Укучы: тел турында.

Укытучы. Бик дөрес. Бүгенге дәресебезнең максаты алдагы дәресләрдә алган белемнәрне тирәнәйтү, яңа мәгълүматлар үзләштерү тора, телебезнең барлыкка килүе турында сөйләшү.  Now let`s look on the blackboard. And try to match English phrases with Tatar phrases. (презентация)

 

Language is the dress of thought. Samuel JohnsonТел-ул фикер киеме.
The limits of my language mean the limits of my world. Ludwig WittgensteinМинем тел чикләре дөньяның чикләрен аңлата.
Language is a part of our organism and no less complicated than it. Ludwig WittgensteinТел – ул безнең организмның бер өлеше, һәм ул аның белән чагыштырганда да катлаулырак.
Language is a theater ​of which words are the actors.
Ferdinand Brunetière
Тел- ул театр, ә аның сүзләре — актерлар
Language is the road map of a culture. It tells you where its people come from and where they are going..
Rita Mae Brown
Тел-ул мәдәниятнең юл картасы.Ул кешеләрнең каян килгәнен һәм кая барачагын әйтеп бирәчәк.

Укытучы. Яхшы, укучылар, минем соравыма җавап бирегез әле. Әлеге канатлы сүзләрдән сез нәрсә аңлыйсыз? Алар нәрсә турында?

Укучы. Бу канатлы сүзләр барысы да тел турында. Аларда телне белүнең һәр кешегә кирәк икәнлеге, аның үзенчәлекле сыйфатлары күрсәтелә. Тел балага туу белән бирелә, ул үсеп телен баета, матур итеп сөйләшергә өйрәнә. Тел ярдәмендә кешеләр үзара аралаша. Һ.б.

Укытучы. Димәк, укучылар, алдагы дәрес материалларыннан чыгып, без тел турында нәрсәләр әйтә алабыз?

Укучы. Әдәби тел ул – гомумхалык сөйләмә теленең тел осталары тарафыннан эшкәртелгән, нормага салынган формасы.

Укытучы. Тел нинди ихтыяҗлардан туган һәм ул нәрсәгә бәйле рәвештә үзгәрә, үсә?

Укучы. Тел җәмгыятьтә кешеләрнең бергәләп хезмәт итүләре барышында үзара фикер алышу ихтыяҗыннан туган: ул – җәмгыять үсеше белән бәйле рәвештә үсә, үзгәрә, камилләштерә бара.

          Укытучы. Дәфтәрләрегезне ачып, бүгенге числоны һәм теманы язып куегыз: “Татар милли әдәби теленең барлыкка килүе”. (Дәфтәрләргә язалар)

Very good,Children. Now say me please what is your native language?

Укучы. My native language is Tatar

Укытучы. Of course our native language is Tatar. We say, tell and talk on this language. We can sing and read. But we also know other languages. For example, what language can you say?

Укучы. Russian, English.

Укытучы. You are right.

Укытучы. Ничек уйлыйсыз, хәзерге вакытта без аралаша торган татар теле элек тә шундый булганмы?

Укучы. Татар теле күп гасырлар дәвамында үсеш кичерә, хәзерге тел ул – шул үсеш нәтиҗәсе.

Укытучы. Без татар язма әдәби теле тамырларының бик борынгы чордан килүен һәм аның берничә буынны үтүен өйрәндек (Слайд 3,4,5,6): борынгы гомуми төрки язма әдәби теле (V- X йөзләр), иске гомуми төрки язма әдәби теле (XI-XIX йөзләр), иске татар язма әдәби теле (XVI- XIX йөзләр) һәм, ниһаять, татар милли язма әдәби теле (XIX йөзнең 2 ярт. башлап хәзергә кадәр). Татар милли әдәби теле, икенче төрле, хәзерге татар әдәби теле дип йөртелә.

(Схема төзелә.)

борынгы гомуми төрки язма әдәби теле (V- X йөзләр)

 

иске гомуми төрки язма әдәби теле (XI-XIX йөзләр)

 

иске татар язма әдәби теле (XVI- XIX йөзләр)

 

 

татар милли язма әдәби теле (XIX йөзнең 2 ярт. башлап хәзергә кадәр)

 

Укытучы Ни өчен иске татар әдәби теле милли әдәби телгә алмашына соң?

Укучы. Хезмәт бүленешенең үсеше нәтиҗәсендә, товар алмашу, эчке базар барлыкка килә. Халык үзара тыгыз аралаша, үзен башкалардан аерылып торган аерым милләт итеп хис итә башлый. Татар халкы, XIX гасыр урталарыннан башлап, шактый нык оешкан милләткә әйләнә.

Укучы. Иске татар әдәби теле үзара тыгыз аралашу ихтыяҗын тулысынча тәэмин итеп җиткерә алмый, чөнки махсус өйрәнмәгән кешеләргә ул аңлашылып җитми. Тыгыз аралашу иске татар әдәби телен гомумхалык сөйләмә теленә якынайтуны, ягъни татар милләтенең һәммәченә дә аңлашылырлык әдәби тел төзүне таләп итә.

Укытучы. Иске татар әдәби телен гомумхалык сөйләмә теленә якынайту барышында татар милли әдәби теле формалаша.

Татар милли әдәби теленең беренче үрнәкләрен без Г.Кандалый, К.Насыйри (“Кырык бакча”, “Әбүгалисина”), Яков Емельянов (“Әләк”, “Улым ”, “Ярлы тормыш”), Габдрахман Ильяси (“Бичара кыз” драмасы), Фатих Халиди (“Рәдде бичара кыз”) һ.б. иҗатларында күрәбез. (Аларның портретлары күрсәтелә.) Алга таба Г.Тукай һәм аның чордашлары, искелек яклы кешеләргә иске әдәби телдә җавап бирә-бирә, яңа милли әдәби телне тагын да үстерәләр.

1920 нче еллардан соң татар милли әдәби теле үзе генә кулланыла башлый, иске татар әдәби теле кулланылыштан төшеп кала.

XIX йөзнең 2 ярт. башлап татар милли әдәби теле формалаша. Тулырак…

Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау” 6 кл.


Алмашлыкларны
 Татарстан Республикасы Арча  муниципаль районы “Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет белем учреждениесенең югары квалификацион категорияле татар теле һәм  әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Алсу Тәфкил кызы. Тема: “Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау” 6 нчы сыйныф өчен  дәрес планы.

Максатлар:

  1. Алмашлыклар турындагы белемнәрне ныгыту; мөстәкыйль сүз төркемнәре буларак алмашлыкны җөмләдә дөрес билгели алуларына ирешү; алмашлык төркемчәләрен дөрес билгеләү күнекмәләрен ныгыту.
  2. Төркемнәрдә эшли белү күнекмәсен үстерү; аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.
  3. Туган телгә  ихтирам тәрбияләү.

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:

– күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

– үзең алган белем күнекмәләрен тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Танып-белү гамәлләре:

– мөстәкыйль рәвештә теманы, куелган проблеманы ача белү, фикер йөртү;

– тема тирәсендәге төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;

Коммуникатив УУГ:

– сыйныфташлары һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү;

– төрле җавапларны тыңлау, чагыштыру, нәтиҗә ясау;

– күмәк эш вакытында уртак фикергә килү;

Регулятив УУГ:

– укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү;

– кагыйдә, күрсәтмәләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу;

Предмет нәтиҗәләр: алмашлыклар турындагы белемнәрне ныгыту; мөстәкыйль сүз төркемнәре буларак алмашлыкны җөмләдә дөрес билгели алуларына ирешү;  алмашлык төркемчәләрен дөрес билгеләү күнекмәләрен ныгыту.

Предметара бәйләнеш: татар әдәбияты, математика

Дәрес тибы: белемнәрне  кабатлау дәресе

Җиһазлау: дәреслек, презентация, интерактив такта, ноутбук, карточкалар, тест биремнәре , рефлексия бите.

Дәрес барышы

I Оештыру.

  1. Исәнләшү.
  2. Уңай халәт тудыру.

Хәерле көн, укучылар!

Кәефләрне күтәрик,

Дусларча бер елмаеп,

Бер-берегезгә

Хәерле көннәр телик!

II Актуальләштерү.

-Укучылар, безнең бүгенге дәресебез гадәти түгел. Без сезнең белән морфология дөньясына сәяхәткә чыгабыз. Бүгенге дәрестә морфология дөньясының кайсы иленә барачагыбызны белү өчен мәкальләр ярдәмгә килер.  Слайдтагы җөмләләргә игътибар итегез. Астына сызылган сүзләрнең кайсы сүз төркеме икәнен әйтегез.

  1. Кем эшләми, шул ашамый.
  2. Акыллы сүзен мин дип башламый.

– Алмашлык.

– Димәк, без бүген алмашлык темасын кабатларбыз, ныгытырбыз, күнегүләр эшләрбез, үз эшчәнлегегезне бәяләп барырбыз.

III. Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую.

– Укучылар, безгә Шүрәледән хат килгән. Ачып укыйк әле.

“Балалар, зинһар, хуҗам турында язган хикәямне төзәтеп бирегез”.

-Булышабызмы  Шүрәлегә?

Текст.

Бөек шагыйребез Г.Тукай бик аз гомер эчендә гаять бай ижат мирасы калдырган. Г.Тукай исән чакта ук татар милләте тарафыннан татар милләтенең рухи юлбашчысы итеп танылды, иҗаты югары бәя алды. Г.Тукайның исеме күңелебезгә бик якын, Г.Тукайны хөрмәт итәбез.

– Текст матур яңгырыймы? Бергәләп төзәтик.

Бөек шагыйребез Г.Тукай бик аз гомер эчендә гаять бай иҗат мирасы калдырган. Ул исән чакта ук татар милләте тарафыннан аның рухи юлбашчысы итеп танылды, иҗаты югары бәя алды. Г.Тукайның исеме күңелебезгә бик якын, аны хөрмәт итәбез.

– Шулай итеп,  текстта алмашлыклар нинди әһәмияткә ия?

(Сөйләмдә кабатлаулардан коткаралар, җыйнак һәм матур яңгырашлы итәләр, җөмләләр арасында бәйләнеш чарасы да). (Үзбәя)

  1. I Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.

Тукай!  Бу исем гомер буе  безнең йөрәк түребездә сүнмәс йолдыз булып балкып торыр.Безнең күңелләрдә туган илгә, туган халкыма, туган телгә мәхәббәт хисе әнә шулай Тукай исеме белән бергә туа.

Тукай  – татар милләтенең йөзек кашы. Ул милләтнең җаны. 2026 елда  сөекле шагыйребез Г. Тукайга  140 ел тула.

Г. Тукайның “Сабыйга” шигырен тыңлап үтик. Тыңлаганда игътибарлы булыгыз: алмашлыклар бармы бу шигырьдә?(аудиоязманы тыңлау) Алмашлыкларны дәфтәрегездә теркәп барыгыз        .

– Барлыгы ничә алмашлык таптыгыз? Тулырак…

Татар әдәби теленең төп нормалары


татар здзби теле
  Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы “Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең югары квалификацион категорияле  укытучы Шагидуллина Рәйсә Сәйделхан кызы.  Тема: “Татар әдәби теленең төп нормалары”  8 нче класс өчен дәрес планы.

 

Максат: 1. Сөйләм культурасы хакында сөйләшү.

  1. Укучыларны матур итеп сөйләшүләренә ирешү.
  2. Кешеләргә  карата хөрмәт тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр: 

 Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; анализлый  белү; уку эшчәнлеген оештыра белү;

 Танып белү универсаль уку гамәлләре:

-уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик эзлеклелеккә салу; нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.

 Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

– фикерне төгәл итеп җиткерү;  мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

 Шәхескә кагылышлы- укучыларда белемгә омтылыш тәрбияләү.

 

Метод: традицион, шәхескә юнәлдерелгән укыту технологиясе.

 

 Дәреснең төре: иҗади эзләнүле, әңгәмә.

 

Дәреснең тибы: белемнәрне билгеле бер системага салу, ныгыту.

Эш формасы: дистанцион укыту (Zoom платформасында үтә), катнаш

 

Дәрес барышы

  1. Мотивлаштыру-ориентлашу.

– Исәнмесез укучылар! Хәерле көн!  Без бүген сөйләм әдәбе кагыйдәләре белән танышырбыз. Сөйләшә белү – осталык ул.Сүз гаять зур көчкә ия.Ул кешене сөендерә һәм көендерә дә,оялта да ала.Әйдәгез хәзер мәшһүр кешеләрнең сүз турында язганнарын укып китик.

 

  1. Сүз – бөек эш. Сүз белән кешеләрне үзара якынайтырга да,аларны бер –берсеннән аерырга да, сүз белән мәхәббәт тә, шулай ук дошманлык һәм нәфрәт уятырга мөмкин –менә ни өчен бөек ул. Кешеләрне бер – берсеннән аера торган сүзләрдән сак булыгыз.

Л.Толстой

  1. Кеше яшәешендә һәрбер аерым сүзнең нинди олы әһәмияткә ия булуына без күп чакта игътибар да биреп тормыйбыз.Сүзләрнең һәркайсын үлчәп, тәмен белеп, бөтен ләззәтен тоеп сөйләргә безнең вакытыбыз җитми, без яшәргә ашыгабыз, без алтын сүзләрне, алмаз бөртеге кебек бәһасыз сүзләрне болай узышлый гына, эч пошканнан, бодай кибәге очырган төсле очырабыз.

Сүзләрнең иң күбесе, иң кадерлесе, иң мөкатдәсләре бала күңеленә ата – ана аша иңә.Онытмыйк без моны, хөрмәтле укучылар.

А.Гыйләҗев

Тулырак…

Сузык аваз хәрефләре һәм аларның составы (5 нче сыйныф)


Сузык аваз
Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Әнисә Газизулла кызы. Тема: “Сузык аваз хәрефләре һәм аларның составы” (5 нче сыйныф)

Дәрес  максаты. Сузык  авазлар  турында булган белемнәрне камилләштерү.

Укучыларның иҗади фикерләвен үстерүгә йогынты ясау.

Бер- береңә ярдәмләшү  кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү.

Планлаштырылган  нәтиҗә

Предмет нәтиҗәләре:

– Сузык авазлар турында булган белемнәрне  камилләштерү;

А, Ә, И, У,Ү,Ө хәрефләренең бер авазга билге булып йөрүен үз нәтиҗәләре мисалында төшендерү:

 Я, Ю, Е хәрефләренең ике авазга билге булып йөрүен үз нәтиҗәләре мисалында төшендерү

Универсаль уку күнекмәләре (УУК).Шәхси: мәктәпкә карата  уңай мөнәсәбәт булдыру

   Регулятив:уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү.

   Танып-белү: язма һәм телдән сөйләмдә үз фикерләреңне формалаштыра белү.
Коммуникатив:сөйләмнең диалогик формасы белән эш итә белү;
хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;
бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү.

 Предметара бәйләнеш. Әдәбият, рус теле

Төп ресурслар Туган тел (татар теле). 5 сыйныф. Методик әсбап : төп гомуми белем бирү оешмаларында (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен. / М. М. Шәкүрова, Л. М. Гыйниятуллина, О. Р. Хисамов. — Казан: Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе нәшрияты, 2022. — 52 б5

Өстәмә ресурслар. Техник чаралар: компьютер, экран, проектор, презентация.

Төп төшенчә. Сузык аваз хәрефләре һәм аларның составы

Дәресне   оештыру

Эш формалары индивидуаль,  фронталь, төркемнәрдә эш,  парлап эшләү.

Дәрес этаплары

1 этап. Оештыру өлеше, мотивация.

Исәнме, дустым! (Кул бирешәләр)

-Хәлләрең ничек? (Бер-берсенең җилкәсенә кул куялар)

-Мин сине бик сагындым! (Кулны йөрәккә куялар)

-Син килдең. Бик шәп! (Кочаклашалар)

Хәерле көн телик таңнар саен,

Аяз күкләр телик җиребезгә.

Кояшлы көн телик һәр кешегә,

Һәм иминлек телик җиребезгә,

Хәерле көн телик барчабызга,

Хәерле көн телик үзебезгә

Белемнәрне актуальләштерү

Өй эшен тикшерү

1.Сорауларга җавап бирү

2.Өй эшенә бирелгән  күнегүне тикшерү,

3.Кагыйдәне әйтү

Графика-сөйләм авазларының язуда бирелү  ысулларын өйрәнә торган бүлек.

Орфография –  сүзләрне дөрес язарга өйрәтә торган бүлек

Орфографик сүзлектән файдаланып, бирелгән сүзләрнең язылышында булган хаталарны төзәтеп  язарга.

Йомош, явлык,  хәйкәл, ауру, дингез,класташ, конгоз

Калын сузыклар ничә?Нечкә сузыклар ничә?Алфавитта ничә хәреф аваз белдерми? Сузык авазлар,  телнең алга һәм артка хәрәкәтенә карап, ничә төрле булалар?Иреннәр хәрәкәтенә карап ничә төрле булалар?

Уку мәсьәләсен кую

-Сезнеңчә ничек, кайсы авазлар әһәмиятлерәк, кирәгрәк?Сузык авазлармы әллә тартык авазлармы? Ә хәзер бер әкият тыңлагыз.  Әлеге әкияттән шул ук сорауга җавап эзләгез. Беренче язып куйган фикерегез үзгәрдеме?(Сорау: -Сезнеңчә ничек ? Кайсы авазлар әһәмиятлерәк, кирәгрәк?)

Бер заман тартык авазлар белән сузык авазлар бәхәсләшкәннәр.

–        Әлбәттә, без кирәгрәк! Бездән башка кеше авызын да ача алмый! – дип кычкырганнар сузыклар.

-Анысын карарбыз әле!- дип, каршы чыкканнар ди, тартыклар. – Бер дә авызыңны ачмыйча әйтеп кара әле безне. Барып чыкмаячак!

-“М” дип авыз ачмыйча да әйтеп була!

-Шул бер “М” нан башка бер авазны да авыз ачмыйча әйтә алмаячаксыз. Тулырак…

  Татар теле диалектлары.


Диалекталь сүзләр
Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет учреждениесе “Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе”нең беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гарифуллина Эльмира Мәсхүт кызы. Тема:Татар теле диалектлары.

 Тема:   Татар теле диалектлары. 6нчы сыйныфның татар төркемендә татар теленнән уздырылган ачык дәрес планы.

Максат:  1. Татар теле диалектлары һәм аның үзенчәлекләре турында белемнәр формалаштыру;

  1. Тексттан диалекталь сүзләрне таба белү, әдәби әсәрләрдә очраган диалектизмнарның әсәр эчтәлеген ачуда әһәмиятен билгеләү;
  2. Җирле сөйләмгә, халкыбызның тел үзенчәлекләренә хөрмәт һәм якташ әдипләребез иҗатына кызыксыну тәрбияләү.

Эш  формалары: төркемнәрдә эш, фронталь  эш, индивидуаль  эш, парларда  эш.

Дәрес тибы: яңа белемнәр ачу.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет нәтиҗәлелеге: татар тел гыйлемендә диалектлар , аның үзенчәлекләрен танып белү.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Танып белү УУГ: укучыларның сорау куя белү, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен

үстерү, үз фикерләрен дөрес һәм матур итеп әйтүләренә ирешүне булдыру.

Регулятив УУГ: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба

белү; ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сыйфатларга ия булуга ирешү.

Коммуникатив УУГ: төркемдә эшли белү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эшчәнлектә

катнашу.

Җиһазлау: дәреслек, видео, интеллектуаль карталар,  Татарстан Республикасы, Россия карталары, М.Әмир, Ә.Еники, Г.Мөхәммәтшин әсәрләре, карточкалар, “Диалектизмнар сүзлеге”, презентация-слайдлар, интерактив такта

 Дәрес барышы.

 Мотивлаштыру. 1слайд

  1. Дәресне оештыру: Уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Барыбызга да яхшы кәефләр теләп, дәресебезне башлыйбыз. Дәресебезгә көйләнү өчен сезгә кечкенә генә лингвистик күнегү ярдәмгә килер. Сүзләрне укыгыз, аларны телдән ике группага бүлегез. Бу сүзләрне нинди нигездә бүлүегезне аңлатыгыз.

 ай, кояш, шыртлавык , җөйләү, түш, җил, кәләпүш, тастар, пута, яңгыр.

Укучылар. Кулланылыш өлкәсе ягыннан: гади сөйләм сүзләре (гомумхалык сүзләре) һәм әлеге сөйләмгә кермәгән  сүзләр.

  1. Белемнәрне актуальләштерү. Өй эшен тикшерү.

Укытучы: Үткән дәрестә без өйрәнгән сүзләрнең нинди төркеме гади сөйләм сүзләренә керми икән?

Укучылар. Һөнәрчелек сүзләре

Укытучы: Өй эшенә һөнәрчелек сүзләре кертеп, киләчәк һөнәрегез турында 10 җөмләдән торган текст төзеп килергә иде. (текстлар тикшерелә)

Бүген без гади сөйләм сүзләренә кермәгән сүзләрне өйрәнүне дәвам итәрбез. Дәреснең темасына якынаю максатыннан мин сезгә бер видео күрсәтәм. Игътибар белән карыйбыз, чөнки видеога карата сораулар да булачак.

  1. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү. (2слайд)

Укытучы. Мин сезгә бу видеоны нигә күрсәттем  икән? Нинди фикерләр әйтерсез?

Укучылар.  Күп сүзләр аңлашылмый.

Укытучы. Ни өчен аңлашылмый? Г.Камал артисты Миләүшә Шәйхетдинова да татарча сөйләшә бит.

Укучылар.  Чөнки безнең якта болай сөйләшмиләр.

Укытучы. Ә каядыр ишеткәнегез юкмы болай сөйләшкән кешеләрне? Кайсы якларда шулай сөйләшәләр икән? (укучыларның фикерләре)

Нинди сүзләр икән соң болар, укучылар?

Укучылар. Билгеле бер районга, төбәккә караган сүзләр.

Укытучы: Бик дөрес, укучылар.Татарстанда үзләренә генә хас сөйләм үзенчәлекләренә ия булган  районнар күп әле ул. (3слайд) Шундый сүзләрне  диалекталь сүзләр дип атыйлар. Димәк, телнең билгеле бер төбәктә генә таралган төрен диалект, җирле сөйләш диләр. Шул төбәккә генә хас, гомумхалык теленә кермәгән сүзләрне диалекталь лексикага кертеп карыйлар. Диалекталь сүзләр территориаль яктан чикләнгән булалар.

Дәфтәрләребезне ачып бүгенге числоны, теманы, язып куйыйк.  Матур язу, гәүдәне төз тоту турында онытмыйк. (билгеләмәне дәфтәрләргә язып кую: Әдәби телдә кабул ителмәгән, һәр төбәкнең үзенә генә хас җирле сөйләме диалекталь сүзләр дип атала.)

Укытучы: Димәк, дәресебездә нәрсә турында сөйләшербез? Үз алдыбызга нинди максатлар куйыйк?

Укучылар. Диалектлар турында, тагын кайсы районнарда ничек сөйләшүләрен беләсебез килә.

Укытучы. (4слайд)  Әйе, укучылар, бүгенге дәресебездә татар теле диалектлары һәм аның үзенчәлекләре хакында белемнәр формалаштырырбыз, диалект төрләрен, әдәби әсәрләрдә очраган диалектизмнарның әсәр эчтәлеген ачуда әһәмиятен билгеләрбез. Тулырак…

Әдәби уку дәресендә уку грамоталылыгын үстерү. 2 сыйныф 


  Әдәби уку дәресендә уку грамоталылыгын үстерү. 2 сыйныф 
Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы мкниципаль белем бирү учреждениесе “ Сарман    гимназиясе” нең башлангыч сыйныф укытучысы Һадиуллина Гөлнара Әкмәлетдин кызы. Тема : Әдәби уку дәресендә уку грамоталылыгын үстерү.2 сыйныф 

Максат: функциональ грамоталылыкның база күнекмәсе буларак уку грамоталылыгын формалаштыру, укылган әсәрне башка кузлектән карап анализларга өйрәтү, бер үк әйберне төрлечә күрергә мөмкин икәнлегенә төшенү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет нәтиҗәләре: үз ана телендә дөрес, матур җөмләләр төзү; укылган әсәрне анализлый белү

Шәхси нәтиҗәләр: функциональ грамоталы шәхес үстерү: үз әйберләреңә сак караш тәрбияләү,  авырлыклардан чыгу юллары барлыгына төшенү

Метапредмет нәтиҗәләре:

Танып белү УУГ: логик фикерләүне үстерү гамәлләре башкару (проблемалы ситуацияләргә анализ ясау); тиешле мәгълүматны сайлап алу

Регулятив УУГ: дәрестә үз эшчәнлегеңне оештыра белү

Коммуникатив УУГ: үз фикереңне әйтә белү, эңгәмәдә катнашу, әсәр героеның эш-гамәлләренә бәя бирү

Эш төрләре: фронталь, төркемнәрдә, индивидуаль

Методлар һәм алымнар: әңгәмә, өлешчә эзләнү, күзәтү, күрсәтү

Предметара бәйләнешләр: Әйләнә-тирә дөнья

Җиһазлау: Г.Тукайның “Су анасы” әкияте, проектор, рефлексия өчен болытлар, Татар теленең аңлатмалы сүзлеге, Укымышлы алма корты проектыннан күренешләр

Аннотация

     2 сыйныфта  “Күренекле әдипләребез” бүлегенең иң беренче дәресе Г.Тукайга багышланган. Дәрес барышында “Су анасы” әкияте буенча фикер алышабыз, өй эше итеп “Туган авыл”, “Сөткә төшкән тычкан”, “Ай һәм Кояш” әсәрләре бирелә.

     Дәрес укучыларда уку грамоталылыгын,  фикерләү сәләтен үстерүгә, сөйләм телләрен баетуга, универсаль уку гамәлләрен формалаштыруга юнәлдерелгән. Дәреснең төп максаты-функциональ грамоталы шәхес үстерү, ягъни белем, күнекмә, осталык ярдәмендә төрле тормыш мәсьәләләрен чишүгә сәләтле һәм авырлыклар алдында югалып калмастай балалар тәрбияләү.

Дәрес  барышы

I.Оештыру өлеше.Уңай эмоциональ һаләт тудыру

    –Исәнмесез, кадерле укучылар! Сезне бүгенге дәресемдә күрүемә бик шат. Очрашуыбыз файдалы һәм кызыклы булыр, үзегез өчен яңалыклар алып чыгарсыз дип өметләнеп калам.

Иң беренче эш итеп, мин сезне болытларга утырып, бераз сәяхәт итеп алырга чакырам. Ләкин әлеге сәяхәтебезгә буш кул белән чыкмыйбыз. Үзебез белән яхшы кәеф, иҗадилык алабыз.   Әйдәгез, кузгалдык. (  “ Ак болытлар” җыры, В.Басырова сүзләре, А. Якшимбәтов көе ) 

  1. Дәреснең темасын ачыклау, максат кую

-Шундый йомшак, әкияти болытлар өстендә барабыз. Балалар, игътибар белән карагыз әле, болытлар сезгә ничек күренәләр? (Көтелгән җаваплар:

-матур;

-балыкка охшаган;

-авызыннан төтен чыгаручы кошка охшаган;

-чебигә охшаган  һ.б.)

Җаваплардан чыгып, нинди  нәтиҗә чыгарырга мөмкин?(Балаларның фикерләре тыңлана)

                    Бер үк әйберне төрлечә күрергә мөмкин

-Бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?( Балаларның җаваплары тыңлана) Әдәби әсәрне дә төрлечә “күреп” була микән? Бу сорауга җавап табу өчен безгә Г.Тукайның  “Су анасы” әкияте ярдәмгә килер. Ни өчен шушы әсәр дип уйларсыз. Чөнки Укымышлы алма корты проектында иң күп укылучы әсәр – “Су анасы” әкияте.

Бүгенге дәресебездә барыбыз да белгән, яраткан әкиятебезне башка күзлектән чыгып тикшереп карарбыз.

III. Яңа белемнәр алу

-Дөньяда төрле холыклы кешеләр яши: оптимистлар һәм пессимистлар, ялкаулар һәм эш сөючәннәр, хыялыйлар, ялагайлар, әләкчеләр … Аларның һәрберсенең үз уйлары, үз фикерләре, дөньяга үз карашлары бар. Мәсәлән:

Оптимист – күк йөзе шәүләсен
Пессимист җыелып торган

суда пычрак күрә

Әкиятләрдә дә төрле характердагы геройлар яши.

Бүген без сезнең белән төрле рольләргә кереп, шул геройлар булып фикер йөртеп карарбыз.

  1. Тема өстендә эш. Белемнәрне ныгыту

Әкиятне карау.

https://www.youtube.com/watch?v=qYSVkfT4Ht4&t=5s (Татармультфильм Г.Тукай “Су анасы”)

…Сачләрен үргәч тарап, сикерде төште суга ул;

Чумды да китте, тәмам юк булды күздән шунда ул. (Күрсәтүне туктатып торабыз.)

-Балалар, менә шушы урында тәнкыйтьчеләр (критиклар) ролендә булып карыйк әле. Ә кем соң ул критик? ( Җаваплар тыңлана. Әйтә алмасалар, Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән карыйлар)

Тәнкыйтьче (критик) – Кемнәрнең дә булса эшен, эшчәнлеген, холкын һ.б.ш.тикшерүче, бәя бирүче кеше

Су анасының алтын тарагын басмада онытып калдыруы турында андый кешеләр нәрсә әйтер иде икән?

(Группаларда эш. Соңыннан барлык фикерләр тыңлана. Барлык фикер дә хуплана.) Көтелгән җаваплар:

-су анасының үзенең дә гаебе бар, тарагын онытып калдырган, үз әйберләреңне барлап йөрергә кирәк;

-чәчне урамга чыгып тарамыйлар, өйдә тарыйлар, ә Су анасының  өе –су.;

-чәчен гади тарак белән генә тарасын, кеше кызыктырып алтын тарак йөртмәсен;

-Су анасында алтын тарак каян бар? Бәлки ул аны берәрсеннән урлагандыр һ.б.

Әкиятне искә төшерүебезне дәвам итәбез.

Мин качамын — ул куадыр, ул куадыр — мин качам;
Шулкадәрле кыр тыныч, һичбер кеше юк, ичмасам. ( Шушы урында күрсәтүне туктатып торабыз.)

-Ә хәзер хыялый кешеләр ролендә булып, бераз хыялланып алыйк әле. Су анасы малайны эләктереп тә алды ди. Нәрсә булыр?…Ул малайны нишләтер?

(Группаларда эш. Фикерләрләшәләр. Соңыннан фикерләр тыңлана) Көтелгән җаваплар:

-әнисенә алып кайтып,  кеше әйберсен урларга ярамаганлыгын аңлатып тапшырыр;

-үзе белән су төбенә алып китәр, кеше әйберсен урларга ярамаганын аңлатыр;

-ул тарак гади генә түгел, ә тылсымлы булыр. Хуҗасы кулында булмагач, ул юкка чыгар һ.б.

– Чынлап та, әгәр Су анасы малайны шунда ук эләктерде ди. Оптимистлар ролендә уйлап карыйк әле, нинди уңай якларын күрерсез?

(Группаларда фикер алышу.Соңыннан фикерләр тыңлана)

-ул әнисен алдый алмый калыр иде;

-әнисен борчуга салмас иде;

-Су анасы кичкә кадәр кайгырып йөрмәс иде   һ.б.

-Ә хәзер, әйдәгез, акыл өйрәтүчеләр ролендә булып карыйк. Үзебезгә акыл өйрәткәнне яратмасак та, Су анасына үзебезнең киңәшләребезне бирик әле. Су анасына тарагын яңадан югалтмас өчен нишләргә? Кесәсенә тыгып йөрергә аның күлмәге юк бит.

(Фронталь эш)

-чәченә генә кадап йөрсен;

-таракка “Онытма!”дигән язу язып беркетергә;

-чылбыр белән муенга асарга;

-кесәле күлмәк тектерсен   һ.б.

V.Йомгаклау

-Фикерләрегез өчен бик зур рәхмәт. Чынлап та, күпме кеше бар, шуның кадәр фикер була. Теләсә нинди сорауның да күпме чишелешен табарга була. Тиздән сез дә үсеп җитәрсез, туган нигезегездән читтә белем алырга, эшкә урнашырга туры килер. Юлыгызда авырлыклар да очрамый калмас. Алар белән очрашкач: ”Башка юл юк!” дип әйтерлек булмагыз, төшенкелеккә бирелмәгез, әти-әниләрегезгз күтәреп булмый торган кайгы – хәсрәтләр сала күрмәгез. Бүгенге дәрестәге кебек, килеп туган сорауны төрле яктан уйлап карагыз. Фикерләрегезнең берсе генә булса да авырлыктан чыгу юлы булырга мөмкин.

     VI.Рефлексия

-Ничек уйлыйсыз, әкиятне башкача күзлектән карау барып чыктымы, сезгә ошадымы?

( теләгән берничә баланың фикере тыңлана)

-Сөйләшкәннәребездән чыгып, Г.Тукайның “Су анасы “ әкияте безне нәрсәгә өйрәтә?

-кеше әйберсенә тимәскә;

-алдашмаска;

– үз әйберләреңне җыеп йөртергә;

-авырлыклар алдында куркып калмаска, чыгу юлларын эзләргә

Без ничек кенә тикшерсәк  тә, Тукайның әлеге әкияте бөек. Чынлап та, теләсәң, сәламәт булсаң, алтын тарак кына түгел, алтын сарайларың да булыр. Алар бары тик намус белән, тырышып, үз көчең белән табылсын. Исән-сау үсеп җитеп, яраткан эшләрегездә эшләргә, матур гаиләләр корып, шатланып яшәргә язсын сезгә. Ә мин, үз чиратымда,  бүгенге шөгылебездән калган тәэсирләрегез белән уртаклашсагыз, бик шат булыр идем.

( Балалар үз кәефләренә туры килгән болытны алалар)

(Елап торучы  болытны алучы балалар булса, сәбәбен ачыклау, сөйләшү)

VII. Өй эше ( сайлап алырга)

          -“Туган авыл”, “Сөткә төшкән тычкан”, “Ай һәм Кояш” әсәрләрен сәнгатьле укырга өйрәнергә;

Туган авыл”, “Сөткә төшкән тычкан”, “Ай һәм Кояш” әсәрләренең берсенә иллюстрация ясарга 

Кулланылган әдәбият

  1. Г.Тукай “Су анасы”
  2. Яндекс Картинки
  3. com сайты