fbpx

Баш бит


 дәрес планнары

ДӘРЕС ПЛАННАРЫ, ПРОГРАММАЛАР ЯЗУЧЫ ХӨРМӘТЛЕ, МӨГАЛЛИМ!

Сине сайтта күрүебезгә без бик шат. Син нәкъ үзең эзләгән биткә туры килдең.Чөнки бу сайт гомер буе дәрескә планнар язып,балаларга аң-белем тараткан мөгаллимнәр сайты.Сайтта 500дән артык авторның үз тәҗрибәләрен яктырткан дәрес планнары , сценарийлар һәм эш программалары тупланган. Балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләрнең дистәләгән шөгыль үрнәкләре бар.Син дә аларга кушыл.Дәрес планнарыңның иң яхшысын сайтта бастыр.Моның өчен Сертификат белән Диплом бирелә. Ә алар аттестация үткән вакытта сезгә бер плюс булып торачак.Шартлары монда язылган. Сертификат үрнәкләрен карагыз.Моннан тыш педагогикага караган күп санлы публицистик язмалар белән дә таныша аласыз.Кыскасы,инде дәрескә план төзисең икән, дәрес планнарың белән уртаклаш. Файдасы үзең өчен.Рәхәтләнеп “Мөгаллим язмалары” дигән сайтның эчтәлеге белән таныш.Әгәр охшаса,безне югалтырга тырышма,яңалыкларга языл. Дәрес планнарыгызны көтеп калабыз!  

дәрес планнары

БУШЛАЙ ДИПЛОМ! КЕМНӘРГӘ БИРЕЛӘ?

1.Сайтта өч һәм аннан артыграк хезмәте басылган авторларга; 2.Берәр хезмәттәшенең планын сайтка тәкъдим иткән авторга; 3.План белән бергә сайт турында фикерен язып җибәрүчегә; 4.”Мөгаллим язмалары” сайты белән даими элемтәдә торучыларга бирелә. P.S. Дипломнар һәр айның соңгы көннәрендә җибәрелә.

планнар

СЕРТИФИКАТ. БЕР КӨН ЭЧЕНДӘ!

1.Татар теле һәм әдәбияты  буенча ачык Дәрес планнары; 2.Язучыларның тормыш юлы һәм иҗаты буенча Сценарийлар; 3.Татар теле һәм әдәбиятын укыту тәҗрибәсеннән Методик язмалар; 4. “Мөгаллим язмалары”  нда Укучылар иҗаты.  P.S. Тулы мәгълүмат монда

Планнарыгызны сайтка җибәрү белән сез безнең Конфиденциальлек сәясәте белән килешүегезне раслыйсыз.

Ресурслар: планнар, программалар, сценарийлар, докладлар, технологик карталар

татар теле

Татар теленең сүзлек запасын арттыру 9кл.

Укытучы һәм тәрбиячеләрнең сайттагы иң күп укылган Фәнни-методик эшләре

1.СӘЛАМӘТЕЛЕК МӨМКИНЛЕКЛӘРЕ ЧИКЛӘНГӘН БАЛАЛАРНЫ АНА ТЕЛЕНӘ ӨЙРӘТҮ ҺӘМ СӨЙЛӘМНӘРЕН ҮСТЕРҮ    ⇒ Укырга

АВТОР: ФӘРИТ ВАФИН.  “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән  балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесенең югары  олигофренопедагогик белемле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


2.ТУФАН МИҢНУЛЛИН ИҖАТЫНДА ИР-АТ ОБРАЗЫНЫҢ ЧАГЫЛЫШЫ.  ⇒ Укырга

АВТОР: САФИНА ЛИЛИЯ.  Казан шәһәре муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе 96 нчы гимназиянең 1 нче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


 3.ҖӘЛИЛ РУХЫ ҺӘРЧАК КҮҢЕЛДӘ       ⇒  Укырга

АВТОР: МИЛӘҮШӘ ЗАРИПОВА. Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбендә озынайтылган көн тәрбиячесе


4.ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ИҖАТЫ ҺӘМ ЭШЧӘНЛЕГЕНДӘ ПЕДАГОГИК КАРАШЛАРНЫҢ ЧАГЫЛЫШЫ.    ⇒  Укырга

АВТОР: ФӘТХРИЕВА РӘЙХАНА. Татарстан Республикасы  Саба  муниципаль районы   муниципаль бюджет учреждениесе «Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең башлангыч сыйныф укытучысы 


5. ФДББС ШАРТЛАРЫНДА ҺӘР ЯКТАН КАМИЛ ШӘХЕС ТӘРБИЯЛӘҮ.   ⇒ Укырга

АВТОР: ГӨЛЗАДӘ САФИНА.Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ҺӘМ МУСА ҖӘЛИЛ ИҖАТЛАРЫН ӨЙРӘНҮЧЕЛӘРГӘ ЯРДӘМЛЕК

“Мөгаллим язмалары” сайтын укучылар һәм аның авторларының сайт турында фикерләре

дәрес планнары
Сарман  муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе гомум үсеш төрендәге 3нче “Ләйсән” балалар  бакчасы тәрбиячесе Фәсхетдинова Гөлфинә Алмас кызы: Мин “Мөгаллим язмалары”сайтында басылган язмалар белән даими танышып барам.Алар минем эшчәнлегемне яңалыклар белән тулыландырып,кызыклы итеп үткәрергә ярдәм итә.Башка төбәкләрдәге тәрбиячеләр белән тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек тудырганыгыз өчен Сезгә зур рәхмәт!

дәрес планнары
Кукмара шәһәренең А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицееның татар теле укытучысы Үзбәкова Алсу: “Мөгаллим язмалары”исеме астындагы сайт миңа бик күп мәгълүмат алырга ярдәм итә. Мин үзем дә дәрес планнарымны куйдым.Алга таба да бергә элемтәне өзмичә эшләргә насыйп булса иде.Бу сайт бик яхшы, эчтәлекле эшләнгән.Бик зур рәхмәт Сезгә.

Соңгы язмаларга күчәргә

 Бездән бер мәзәк.

 

Америкалы, француз һәм урыс  бәхәсләшә: кемнәрнең хәмере  көчлерәк. Тычканда тикшереп ка­рарга булалар.

Француз шәраб салып бирә, тычкан эчә, 5 минут йөгереп йөри дә, йокыга китә.

Америкалы виски сала – тычкан эчә, 3 минут йөгерә дә, йоклый.

Урыс көмешкә салып тычканга бирә. Тычкан эчә, йөгерә, йөгерә, йөгерә, йоклау турында уйламый да. Урыс сорый:

– Йокла инде, тычкан, синең аркада бәхәстә оттырам бит…

Тычкан:

-Юу-у-ук! Песине табып, чыра­ен җимермичә, йокларга ятмыйм!

 

 Тагын башка мәзәкләр ⇒

 

4 комментария “Баш бит”

  1. Илсоя Says:

    Хәерле көннәр! Сезгә дәрес эшкәртмәләре һәм сыйныфтан тыш чаралар җибәрергә буламы?

  2. Фәрит Вафин Says:

    Була. бик теләп кабул итәбез.

  3. Сәмигуллина Гөлсем Малик кызы Says:

    Сайт бик бай һәм бик кирәкле дип саныйм.Кллегаларыннын язмалары белән танышу да бик кирәкле. Бик кирәкле материалларбезгә ярдәмгә килә.Сайт шулай эшен дәвам итсен.Рәхмхт сезгә һәм уңышлар!!!

  4. Раушан Says:

    Сайтыгыз бик ошый киракле магьлумэтлэр бирсэгез рэхмэтле булыр иде.

Шәрехләү