Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы “Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең югары квалификацион категорияле укытучы Шагидуллина Рәйсә Сәйделхан кызы. Тема: “Татар әдәби теленең төп нормалары” 8 нче класс өчен дәрес планы.
Максат: 1. Сөйләм культурасы хакында сөйләшү.
- Укучыларны матур итеп сөйләшүләренә ирешү.
- Кешеләргә карата хөрмәт тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Регулятив универсаль уку гамәлләре:
-укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; анализлый белү; уку эшчәнлеген оештыра белү;
Танып белү универсаль уку гамәлләре:
-уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик эзлеклелеккә салу; нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
– фикерне төгәл итеп җиткерү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.
Шәхескә кагылышлы- укучыларда белемгә омтылыш тәрбияләү.
Метод: традицион, шәхескә юнәлдерелгән укыту технологиясе.
Дәреснең төре: иҗади эзләнүле, әңгәмә.
Дәреснең тибы: белемнәрне билгеле бер системага салу, ныгыту.
Эш формасы: дистанцион укыту (Zoom платформасында үтә), катнаш
Дәрес барышы
- Мотивлаштыру-ориентлашу.
– Исәнмесез укучылар! Хәерле көн! Без бүген сөйләм әдәбе кагыйдәләре белән танышырбыз. Сөйләшә белү – осталык ул.Сүз гаять зур көчкә ия.Ул кешене сөендерә һәм көендерә дә,оялта да ала.Әйдәгез хәзер мәшһүр кешеләрнең сүз турында язганнарын укып китик.
- Сүз – бөек эш. Сүз белән кешеләрне үзара якынайтырга да,аларны бер –берсеннән аерырга да, сүз белән мәхәббәт тә, шулай ук дошманлык һәм нәфрәт уятырга мөмкин –менә ни өчен бөек ул. Кешеләрне бер – берсеннән аера торган сүзләрдән сак булыгыз.
Л.Толстой
- Кеше яшәешендә һәрбер аерым сүзнең нинди олы әһәмияткә ия булуына без күп чакта игътибар да биреп тормыйбыз.Сүзләрнең һәркайсын үлчәп, тәмен белеп, бөтен ләззәтен тоеп сөйләргә безнең вакытыбыз җитми, без яшәргә ашыгабыз, без алтын сүзләрне, алмаз бөртеге кебек бәһасыз сүзләрне болай узышлый гына, эч пошканнан, бодай кибәге очырган төсле очырабыз.
Сүзләрнең иң күбесе, иң кадерлесе, иң мөкатдәсләре бала күңеленә ата – ана аша иңә.Онытмыйк без моны, хөрмәтле укучылар.
А.Гыйләҗев
– Укучылар, ә матур итеп сөйләшә белү өчен нинди сүзләр белергә кирәк икән безгә?
-Тылсымлы сүзләр.
– Дөрес. Матур итеп сөйләшү өчен тылсымлы сүзләр белергә кирәк. Сез нинди матур сүзләр беләсез?
-“Исәнмесез”, “Хәерле көн!”, “Хәерле иртә!”, “Рәхмәт!”,”Тыныч йокы!”, “Гафу итегез!”, “Рәхим итегез!”, “Сау булыгыз!” . Без матур сүзләрне дәфтәрләргә язарбыз. Бу сүзләрне без кайчан кулланабыз? ( укучылар кайсы очракта кулланганын сөйләп бирә)
– Сез бу тылсымлы сүзләрне нәрсә белән чагыштырыр идегез? Кеше әйбәт сүзләр ишетсә, нәрсәләр кичерә?
– Кешенең кәефе күтәрелә, шатлана, күңеле сөенә.
2.Алган белемнәрне ныгыту
1.- Ә хәзер тылсымлы сүзләр кулланып, диалог төзерсез.
- Мәкальләрне укырга, мәгънәсен аңлатырга.
1.Аз сөйлә, күп эшлә.
2.Аз сөйлә, күп тыңла.
3.Халык әйтсә, хак әйтер.
4.Сөйдергән дә тел, көйдергән дә тел.
5.Иле барның теле бар.
6.Сүз канатсыз, ләкин оча.
7.Сүзнең башыннан элек ахырын уйла.
8.Теле татлының дусты күп була.
– Кешенең сөйләмендә көзгедә чагылган кебек аның тәрбиясе,культурасы чагыла.Хәзер сөйләшү әдәпләре белән танышыйк:
1.Сөйләшкәндә артык кычкырмагыз.
2.Артык акрын да сөйләшмәгез.
3.Тыңлый белегез.
4.Тәрбиясез сүзләр кулланмагыз.
5.Арттырып сөйләмәгез.
6.Ялганламагыз.
7.Башкаларга сүз бирмичә үзегез генә сөйләп утырмагыз.
8.Кеше сүзен бүлдермәгез.
9.Хөрмәт сүзләрен кулланыгыз.
10.Берәр нәрсә турында сорасалар, кәефегез булмаса да әдәпле җавап бирегез.
-Сөйләмегез һәрчак дөрес,төгәл,анык һәм матур булсын өчен аңа куелган таләпләрне үтәргә кирәк. Бу таләпләр түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
1.Сөйләм төгәл булсын ;
2.Сөйләм аңлаешлы,әйтергә теләгән фикер ачык булсын;
3.Сөйләм саф булсын;
4.Сөйләм җыйнак булсын;
5.Сөйләм аһәңле булсын.
3.Йомгаклау
-“Җылы сүз җан эретә”- диләр. Кеше сөйләшкәндә, урынына яки җаена карап, үткер сүзләр, әйтемнәр куллана ала. Ләкин тупас сүзләр куллану тәрбиясезлекне белдерә. Кешене сүз белән генә түгел, интонация белән дә үпкәләтергә, кәефен бозарга мөмкин.Мәсәлән, бер “әйе” сүзенең генә дә әллә ничә төрле интонациясе бар. (сорау, раслау, мыскыллау)
Пычранган киемне юып куйсаң, ул чистара.Әйткән сүзне юып төшереп булмый, ул онытылмый.”Әйткән сүз – аткан ук”, дип юкка гына әйтми халык.
- Рефлексия
- Сорау-җавап эше үткәрү
– Бүгенге дәрестә нинди яңа төшенчәләр белән таныштык?
– Сезгә нәрсәләрне эшләү җиңел булды? Ә кайсылары авыр тоелды?
– Авырлыкларны җиңү өчен нәрсә эшләргә кирәк?
5.Нәтиҗә ясау.Билгеләр кую.
6.Өй эше: 1.“Җылы сүз җан эретә” дигән темага инша язарга.
- Үзегез матур дип тапкан, җиңел укыла һәм үзенә җәлеп итә торган әсәрдән бер бит күләмендә өзек күчереп язарга.









