08.01.2026

Яңа ел сәяхәте дигән темага тәрбия сәгате


Яңа ел
Арча муниципаль районының “Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Фәйзрахманова Физия Әхъяр кызы. Тема:  “Яңа ел сәяхәте”дигән темага  тәрбия сәгате.  

Максат: Яңа ел турында  булган белемнәрне гомумиләштерү;

-Балаларны төрле халыкларның яңа ел бәйрәмнәре белән таныштыру;

-Чыршы агачына сак  караш булдыру;

-Туган илнең мәдәниятына мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү;

-Чыршы уенчыклары ясарга өйрәтү.

УУГ:

Шәхескә юнәлтелгән эшчәнлек: Эшчәнлектә актив, иптәшләренә карата  игътибарлы була белү;

Көйләгеч эшчәнлек: үз эшен планлаштыра, нәтиҗә чыгара белә;

Танып-белү эшчәнлеге:  эшне оештыра, эшен соңгы нәтиҗәгә җиткерә белә;

Коммуникатив эшчәнлек: парларда, төркемнәрдә тигез эшчәнлек алып бара;

Тәрбия сәгатенең барышы

1.Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру
Чыршы килгән бүлмәбезгә

Тәмле исләр аңкытып.

Тора залның уртасында,

Нурлы  йөзен  балкытып.

Яшел күлмәге укалы

Сәйлән белән чигелгән.

Ә өстенә әйтерсең лә

Энҗе карлар сибелгән.

2.Актуальләштерү.

– Бүген безнең дәрескә ерак урманнан чыршы килгән. Ничек уйлыйсыз, нәрсәгә килгән икән ул?

–Чөнки, Яңа ел җитә.Чыршы- яңа ел символы. Ул сезне виртуаль Яңа ел сәяхәтенә чакыра.

–Ә сез бу сәяхәттән нәрсә белергә телисез?

-Яңа ел бәйрәмен кайда ничек билгеләп үтәләр? Кыш бабайны башка илләрдә ничек дип әйтәләр? Кыш бабай кайда яши?

Без самолётка утырып Җир тирәли сәяхәт итәрбез.

3.Яңа белемнәр бирү

Бу матур бәйрәм төрле илдә төрлечә билгеләп үтелә, ләкин барлык җирдә дә ул – көтеп алынган һәм кабатланмас бәйрәм булып тора. Декабрьнең беренче көннәреннән үк шәһәр һәм авылларда, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә бу бәйрәмнең якынлашуы сизелә.

-Яңа ел бәйрәмен кайда ничек билгеләп үтәләр соң?

1 укучы:       Яңа ел бәйрәмендә Кытай янып торучы бер шарга охшап кала, чөнки урамнан үтүче һәркем фонарь яндыра. Алар Яңа елны явыз көчләрдән хлопушкалар һәм фейерверклар ярдәмендә саклыйбыз дип уйлыйлар. Кешеләр кунакка йөрешәләр, бәхетле тормыш теләп бер-берсенә мандарин бирәләр. Кыш бабайның берничә исеме бар: Шанб Дань Лаожен, Дун Чен Лао, Шо Хин.

 2 укучы:          Монголиядә Увлин Увгун исемле кыш бабайны Зазан Охин исемле кар кызы һәм Шина Жила (Яңа ел малае) озата. Яңа ел терлекчелек бәйрәме белән туры килә, шуңа күрә Кыш бабай күчтәнәчләрен күтәреп терлекче киемендә килә. Бу көнне ачуланышырга, ялганларга, әйткәләшергә ярамый. Монголлар яңа елны чыршы янында каршылыйлар, төрле уеннар, ярышлар үткәрәләр.

Монголия Кыш бабае сезнең белән уен уйнарга тели. Уен “Су,кар,боз”

3укучы: Яңа ел төнендә Италиядә  яшәүче халык  тәрәзәдән үзенең иске-москы әйберсен ыргыта. Алар уйлавынча, никадәр күбрәк иске-москы әйбер ыргытсаң,  Яңа ел шулкадәр күбрәк байлык китерәчәк икән. Балалар түземсезлек белән сихерче карчык Бефананы көтә. Ул  үзенең тылсымлы себеркесенә атланып килә һәм мич алдына эленгән оеклар   эченә бүләк салып китә.

4укучы:  Англиядә Кыш бабайны Санта Клаус дип йортәләр. Ул ишәккә атланып килә. Балалар бүләкләр салу өчен тәлинкә, ә ишәккә солы әзерләп куялар. Яңа ел көннәрендә төрле әкият геройлары катнашында зур карнавал була. Кешеләр дусларына, туганнарына котлаулар язылган матур открыткалар бүләк итәләр.

-Сез дә яңа ел котлавы язылган открыткаларыгызны  иптәшегезгә бүләк итегез инде. Үз кулың белән ясалган һәм язылган открытка кадерле була.

5укучы: Вьетнамлылар өчен Яңа ел – дуслык бәйрәме.Чәчәк атучы персик ботаклары яңа ел символы булып торалар. Бу төнне бөтен бәхәсләр, үпкәләр онытыла. Алар Яңа елда беренче кергән кеше уңыш яисә кайгы китерәчәгенә ышана. Шуңа күрә бу көнне ышанычлы кешеләр белән генә аралашырга тырышалар. Кыш бабайның исеме Тао Куэн.

6укучы:   Ә менә Һиндстанда Яңа елны 8 тапкыр каршы алып була икән! Гуди Падва дип аталган шундый көннәрнең берсендә һиндстанлылар ним-ним агачының яфракларын ашыйлар. Ул яфраклар бик ачы һәм тәмсез була. Ләкин һиндлар бу яфракларның аларны кайгы-хәсрәтләрдән һәм төрле авырулардан саклап калуына ышаналар. Урамда зур учаклар ягалар һәм шулар тирәли җырлыйлар, бииләр.

Һиндстанда кыш булмый, кар да юк. Һиндстанда яшәүчеләргә бездә ничек итеп кар явуы,ничек итеп кар бабай ясавыбыз турында сөйләп үтик эле.(шигырьләр сөйләнә)

7 укучы:   Әфганстанда Яңа ел Нәүрүз бәйрәме дип йөртелә.Ул  21 нче мартта, көн белән төн тигезләшкән көнне билгеләп үтелә. Бездәге кебек төнлә түгел, ә  көндез үткәрелә. Җырлы-биюле ярминкәләр үткәреләр, кунакка йөриләр, матур теләкләр әйтәләр. Язгы чәчүгә әзерләнә башлыйлар, басуда беренче буразна сызыла.

  8 укучы:    Австралиядә Яңа ел җәй көне 1 гыйнвардан башлана. Бу вакытта анда шулкадәр эссе була, хәтта Кыш бабай белән Кар кызы Яңа ел бүләкләрен су коену костюмнарында таратып йөриләр. Кар, чыршылар булмау мондагы халыкны һич аптыратмый.   Балалар кар бабайны комнан ясыйлар, ясалма чыршылар бизиләр.

Австралиялеләргә малайлар үзләренең кышкы уеннары турында шигырь сөйлиләр.

    9укучы:   Украинада яңа елның беренче көнендә  балалар зур салам курчак- Коляда күтәреп, өйдән-өйгә җырлап йөриләр. Кунакларга бүләкләр бирәләр. Анда бүләкләрне Кыш бабай түгел, ә Изге Николай 19 нчы декабрь төненә каршы мендәр астына куеп китә.

10укучы:       Франциядә ике Кыш бабай яши. Аларның берсе Пер-Ноэль исемле. Ул – бик әйбәт һәм киң күңелле бабай.  Легенда буенча, ул балаларга бүләкләрне кәрзиненә салып, ишәккә атланып килә. Икенчесе – Пер Фуетар. Аның кәрзинендә тыңлаусыз һәм ялкау балалар өчен чыбык була.

Франция кыш бабае әзерләгән табышмакларга җавап табып карагыз әле.

-Канатсыз оча, аяксыз чаба.
Тышта өелә, өйдә җәелә. (Кар)

-Аяксыз-кулсыз рәсем ясый. (Суык)

-Утта янмый, суда батмый. (Боз)

-Җәй дә егет, кыш та егет,
Йөри яшел җиләнен киеп. (Чыршы)

  1. Яңа ел Россиядә кайчан билгеләп үтелә башлаган соң?

Яңа елны моннан күп еллар элек  бәйрәм итә башлаганнар. Бу бәйрәмне беренче булып, Юлий Цезарь кертә. Русиягә бик күп яңалыклар керткән Петр I указы буенча, 1700 елда Яңа елны 1нче гыйнварда каршы алалар. Петр кешеләргә  йортларын чыршы, нарат ботаклары белән бизәргә тәкъдим итә. Барысы да туганнарын һәм танышларын бәйрәм белән котларга тиеш була. Төнге 12 сәгатьтә Петр I Кызыл мәйданга кулына факел тотып чыга һәм һавага беренче ракета җибәрә. Яңа ел бәйрәме уңаеннан салют шулай башлана.

Волгоград өлкәсенең Бөек Устюг шәһәре Кыш бабайның туган ягы дип йөртелә.

  1. Яңа белемнәрне ныгыту.

–Яңа елның символы булып безнең илдә нинди агач санала?

– Ни өчен чыршы дип уйлыйсыз?

Яңа елның иң күркәм традициясе – ул чыршы бизәү. Яңа елда чыршы кую иң беренче булып Германиядә барлыкка килгән.

  1. Безнең чыршының да сезгә әйтәсе сүзе бар, тыңлап карый әле.

Габдулла Тукай “Чыршы сүзе”

Сез Яңа ел каршылыйсыз,
Сезнең өчен яңа ул.
Ылысларда шәмнәр булып

Минем гомер яңа ул.

Шулай минем йөрәк яна

Яңа елга кергәндә,
Балта – пычкы тотып килгән

Кешеләрне күргәндә.
Сезгә бәйрәм. Әйлән – бәйлән

Уйныйсыз да көләсез.
Ә бит юкса, кисү белән,

Үлүемне беләсез.
Бу соравым – әйләнәмдә

Җырлап йөргән кешегә
Сезнең Чыршы бәйрәмегез

Бәйрәм микән чыршыга?

Бәйрәмдә бизәү өчен миллионлаган чыршылар киселә. Бер метр үсү өчен дә чыршыга дистә ел кирәк. Ә чыршылар урманда 150-200 елга кадәр үсәләр.

–Чыршының нинди файдалы якларын беләсез?

–Чыршы урманда үзенен бөреләре һәм күркәләре белән кошларны, тиеннәрне туендыра. Алар өчен яшәү, дошманарыннан саклану урыны да булып тора. Чыршы агачыннан музыка кораллары, йорт  җиһазлары,  төзелеш материаллары ясыйлар. Ылысын, сагызын дару буларак кулланалар.
– Ә яңа ел үткәч чыршыны нишләтәләр?  Сезнең шул хакта уйлаганыгыз бармы?

Кешеләр чыршыларга  ничек ярдәм итә алалар соң?

  1. Рефлексия. Нәтиҗә ясау.

Без дә чыршы дустыбызга яңа ел бүләге ясап бирик әле.

( Чыршы уенчыгы ясау. Аларны элгәч,чыршының утлары кабына.)

Чыршыбызның күңеле булды. Сезгә сәяхәт ошадымы? Куйган максатка ирештегезме?   (Чыршы турында җыр башкару.)

Кыш бабай сезгә  чыршы төбендә бүләкләр калдырып киткән. (бүләкләр бирү)                                      8. Йомгаклау.  Өй эше. Кыш бабайга хат язарга.

Шәрехләү