fbpx
29.11.2018

Салымыңны саныйбызмы?


налоглар“Әрәмтамаклар” салымы кире кайта.

Соңгы берничә елда милек,транспорт салымнарын түләү-түләмәүне эш урыннарында тикшерә башладылар.Димәк, эш бирүчеләргә салым оешмаларыннан ниндидер басым ясала, шулай булмаса,андый төпченүләр булмас иде.Мөгаен,түләмәүчеләр арткандыр.

Былтыр Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе 6,2 миллиард салым җыйган.Шул ук вакытта республика халкының алдагы елларда түләнмәгән барлыгы 1,5 миллиард сум чамасы бурычы бар. 
Ничек кенә булмасын, салымга бәйләнешле сүзләр  соңгы вакытларда бик еш телгә алына башлады.Әле яңа төр салымнар пәйда була,әле искеләрен яңартырга тырышалар.

Бу өлкәдә безнең хөрмәтле депутатларыбыз  үрнәк күрсәтәләр.Үзләрен сайлап куйган сайлаучыларның нинди юллар белән генә булса да тиеннәрен каерып алу өчен әллә нәрсәләр уйлап чыгаралар.Менә рәхим итегез,өр-яңа салым авторы: “Бердәм Русия” депутаты Сергей Вострецов эшсезлеккә салым кертергә тәкъдим итте.Бу нәрсә дигән сүз? Беркайда да эшләмәүче кеше дәүләткә акча бирергә тиеш дигән сүз.Эшләмәгәч аңа акча кайдан киләдер,анысы әһәмиятле түгел.Урлыймы ул,кеше талыймы – анысын аена 460 мең сум алып эшләүче депутат уйлап тормый.Аңа казна калынайту өчен акча гына агылып керсен.

Билгеле,бу салымны депутат үз башы белән уйлап тапмаган.Андый салым Советлар илендә 1991нче елга кадәр яшәде.Эшсезлек салымы 1961 елда кертелеп,бөтен кешене дә рәсми совет икътисадына гына эшләтүне максат итеп куйган иде.Эшләмәсәң,”тунеядец” пичәте сугып,төрмәгә дә ябып куялар иде.Тарих кабатлана дигәннәре дөрес икән. Әмма ул тагын да рәхимсезрәк булып кабатлана.Менә шунысы куркыныч.Әле кичә генә үзмәшгульләргә салым кертеләчәген белгән идек.Аның физик затларга керемнең 4%ы күләмендә булачагын ишетеп куандык.14 түгел бит,ничек инде шатланмыйсың,

4% безнең һәрьяктан үрнәк вә алдынгы булган Татарстан өчен пүчтәк бит ул.Бу салым үзенә үзе эш табып,аена 10-15 мең (аның кадәр булса әле) эшли алган эшсөярләргә салыначак.Әмма эше күзгә күренеп тормаган, һәм чынлап та, беркайда да эшләмәүче кешеләр дә бихисап бит әле.Менә алары инде эшсезләр төркеменә кертеләчәк һәм аларга “тунеядец” салымы салыначак. Шулай итеп,үзмәшгульлек салымы белән генә алып бетереп булмаганны “эшсезлек салымы” белән салдырып алмакчы булалар.Бүген авылларда һәр ике өйнең берсендә, эш булмаганлыктан, беркайда да эшләмәүче кешеләр күп. Димәк, ярты авыл “әрәмтамак” булып чыга һәм салым түләргә тиеш була.Менә кайда ул чиновникларга җитеп бетмәгән байлык! Моннан соң депутат Вострецов салым авторы буларак Болгариядәге фатиры өстенә Англиядә дә берәр замок алыр инде.

Салымсыз да яшәп буламы?

 Була. Әмма безнең илдә түгел.Әгәр АКШ яки Германиядә яшәп айлык керемең аена (9 000 доллар) 50 мең сумнан азрак була икән,син бернинди салым түләмисең. Кытайда аена 38 мең,Франциядә (7 000 доллар) 32 мең. Гомерем буе мәктәптә укытучы булып эшләп, минем моның кадәр акчаларны күргәнем дә,ишеткәнем дә юк әле.Хыялый фикер йөртеп,Рәсәйдә шулай булса дип уйлап карасак,мин бернинди салым түләмичә яшәргә тиеш кеше булып чыгам икән. Әмма эшли башлаганымның беренче көненнән хөкүмәт хезмәт хакымның 13%ына салым салып куйды һәм әлегә кадәр шул салымны ай саен түләп барам.

 Безне еш кына чит илләрдә салымнарның зур булуы белән куркытып торалар.Ышанмагыз,әкият сөйлиләр.Уртача хезмәт хакы алып эшләүчеләргә АКШта –  10%, Германиядә – 2,5%, Франциядә – 5,5% кына налог салына.Француз комигы Жерар Депардьеның үз илендәге салымнардан качып, Рәсәй гражданлыгы алып,көлке ясап йөрүен хәтерлисезме? Әйе,байлыгы коточкыч зур булганнарга салым да күп салына.Шуңа күрә алар безнең илгә күчкән булып, салымнардан качалар һәм үзләрендәгегә караганда  2-3 тапкыр кимрәк түлиләр.

 Беренче тапкыр  “салым” дигән динозавр белән мин университетның беренче курсында укыганда очраштым.Җәйге каникулда урманнан иптәшләр белән мәктәпкә утын ташыдык һәм шуның өчен авыл советыннан акча алганда бездән баласызлык салымы алып калдылар.Егерме яше дә тулмаган егет кешенең кайдан килеп баласы булырга тиеш булгандыр, анысы аңлашылмый. СССРдагы бу салымның дөньядагы башка бер илдә дә булмаганын соңыннан белдем.

Бу язуларны берәр акыллыбаш депутат күрә күрмәсен тагы.Көт тә тор, баласы булмаган кешеләргә дә салым кертәчәкләр. Әлегә шул 13% салымга куанып яшәргә кирәк.Югыйсә бит аны азсынучылар,күтәрергә кирәк диючеләр дә бар.Минем шикелле егерме мең алып эшләүчеләр дә, егерме милллион алучылар да (эшләүчеләр дип әйтергә тел әйләнми) 13% салым түләгәч,күңелгә ничектер рәхәт булып китә.Аллага шөкер,без илебезнең тигез хокуклы гражданнары икәнбез әле дип уйлап куясың.

Салымнар,салымнар…

Хезмәт хакыннан 13% салым түләү –  һәркемнең изге бурычы. Бу –  бердәнбер ачык күренеп торган һәм кеше түләмичә кала алмый торган салым булып тора. Әгәр кеше 30 мең алып эшли икән, шуның 13%ы  3900 сум була. Хезмәткәр кулына 26100 сум “чиста “ акча ала. Шуның белән беттеме? Юк шул,әле бу тотып калына торган акчаларның күренеп торган өлеше генә.Тагын нинди салымнар бар әле безнең җилкәдә дисезме?

Туймас тамак булган пенсия фондына 22% күчереп барабыз .Ул эш бирүче хисабыннан, әмма без эшләгән акчалардан күчерелә.Безнең сәламәтлек турында даими кайгыртып торучы мәҗбүри иминиятләштерү фондына 5,1% китә.Бу акчалар илдәге бушлай медицина хезмәте күрсәтү өчен кирәк икән.Сезнең берәр җирдә бушлай дәваланганыгыз, һич югы сызлаган тешегезне бушлай алдырганыгыз бармы? Юк. Димәк,күбрәк түләргә кирәк.

Тырнак очы кадәр генә 3%лы социаль иминият фонды бар әле тагын.Нәрсә өчен тотканнарын белеп бетермим,интернеттан эзләргә вакытым юк.Шул 3% өчен вакланып тормыйм.Ә менә 18%лы НДС-өстәмә салым турында әйтмичә булмый.Чөнки 2019нчы елның 1нче гыйнварыннан ул 20% ка үсәчәк.Бөтен Рәсәй халкы футбол белән шашып “гол” кычкырып йөргән көннәрдә депутатлар шыпырт кына раслап куйдылар аны.Яңа елдан соң айнып, көчкә аякланып кибеткә килгән  ирекле Рәсәй гражданы шунда гына күрәчәк аның нәрсә икәнлеген.Аның чын асылы – җитештерелгән бөтен тауарга салынуында. Һәм ул салымнарның хөкүмәткә иң зур табыш китерүче өлеше булып тора.

Тиз генә 1нче сыйныф хисабын эшләп алыйк әле.20+3+22+5+13= 63%. Ай саен кайдадыр хезмәт куючы син дә, мин дә барлык эшләгәнебезнең шуның кадәр өлешен дәүләткә биреп барабыз икән бит.Әле үзем дә беренче тапкыр исәпләп карадым.Күзләр маңгайга менде.Дөрес микән бу? Саташу түгел микән? Зинһар,ялгыш булса,төзәтә күрегез.Сез бәлки әйтерсез,болар бит хезмәт хакыннан тотып калынмый,аны эш бирүче аерым түли диярсез.Шулай,чөнки сез бухгалтериядән бирелгән исәп-хисап кәгазендә 13% салымны гына күрәсез.Минеке ул –3431сум.

Алда саналган калган салымнарны эш бирүче үз кесәсеннән түли дип уйласагыз,шыр җүләр булырсыз. Барысы да хезмәткәрнең хәләл хезмәт куеп эшләгән акчасыннан тотыла.Болар рәсми телдә туры салымнар дип йөртелә.Әле кыеклары да бар һәм баштан ашкан. Машинаңа бензин салдыңмы,кибеттән шоколад алып чыгып хатыныңны сыйладыңмы – түләгән акчаңның бер өлеше салымга китә.Коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә 18% салым түлисең.Һәр ел саен үзең салган йортка,кредитка алган машинаңа салым кәгазе килеп төшә. Онытып торам икән,авылларда үзара салым дигәннәре дә бар бит әле. Ул төрле җирдә төрлечә: 300 сумнан башлап 2 мең сумга кадәр.Аны авыл халкы референдумнар уздырып, үзе сорап ала. Юлларны рәтләү өчен,зиратларны тәртиптә тоту өчен.Алда хисаплап чыгарылган 63 санына боларын да кушсак, салым түләү өчен генә яшибез булып чыга түгелме соң бу? Әле мин тәмәке,аракы,бензин акцизлары,таможня пошлиналары турында язып тормадым.

  Әйтәм аны бер депутат хатын баласына ярдәм сораган анага:”Дәүләт сезгә ул баланы табарга заказ бирмәде”,-дигән иде.Димәк,дәүләт безнең турыда түгел,ә без аның турында гомер буе кайгыртырга тиеш булабыз икән. Бөтен яшәвебез хөкүмәт һәм шуның тирәсендәгеләрне туйдыруга китә – салымнар турында сөйләгәннәрдән бердәнбер нәтиҗә шулай килеп чыга.

(Саннар “Все деньги.ру” сайтыннан алынды.)    Матбугат ру.дагы фикерләр белән танышырга мөмкин.

Фәрит Вафин.

Шәрехләү