fbpx

Иҗат


  FiKnEYlRaGUУкыту өлкәсендә сәләтле балаларны табу һәм аларның эшчәнлеген үстерү – хәзерге көндә мәктәптәге төп бурычларның берсе булып тора. Баланың сәләте никадәр тизрәк күреп алынса, үстерелсә, уңай шартлар тудырылса, ул шулкадәр югары  уңышларга ирешәчәк. Сәләтле балалар белән эшләү зур җаваплылык сорый. Ни өчен дигәндә, һәрбер кеше үзенең мөмкинлекләреннән, үз кызыксынуларыннан чыгып, киләчәккә һөнәр сайлый, олы тормыш юлына аяк баса.

  Укучыларның иҗади казанышлары –  мәктәпнең җимеше. Авыл җирендә шәһәрдәгегә караганда үз-үзеңне үстерү өчен мөмкинлекләр чикле, шуңа күрә сәләтле балаларны ачыклау, югалтмыйча үстерү укытучы өлешенә төшә. Гомумән, һәр уңышка ирешүнең сәләт-талант нәтиҗәсе генә түгел, ә тырышлык нәтиҗәсе икәнен беләбез. Баланың сәләтен дөрес юнәлештә үстергәндә ул берничә өлкәдә үзенең талантын күрсәтә ала.

Бу язмада менә шундый талантлы балаларның берсе-Яңа Кенәр урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Айзилә Сабирова турында сүз барачак. Сабирова Айзилә Рәшит кызы  2000 нче елның 8нче декабрендә Яңа Кенәр авылында туган. 2006 нчы елда  Яңа Кенәр урта мәктәбенә 1нче класска укырга керә. Хәзерге вакытта шул ук мәктәпнең 10нчы б классында белем ала. Мәктәптә иң актив укучыларның берсе. Бары тик “ бишле” билгеләренә генә укый. Әле күптән түгел генә районда   үткәрелгән Яңа ел бәйрәменә чакырылып, район башлыгы  Илшат Габделбәр улы белән булган очрашуда булып кайтты.Анда район башлыгына кызыклы сораулар биреп,җанлы әңгәмә башланып китүгә  сәбәпче булды. Моңа аның берничә ел рәттән Арча шәһәрендәге “Нур” телестудиясендә йөреп, журналист һөнәренә өйрәнә башлавы да ярдәм иткәндер,билгеле.

Әдәбиятны ярата Айзилә. Күп укырга,күп белергә тырыша.Шуңа күрә олимпиадаларда  да еш катнашырга туры килә аңа. 2015 елда,мәсәлән,рус әдәбияты буенча Республика олимпиадасының муниципаль этабы призеры булды. Ә быел татар әдәбияты буенча Республика олимпиадасының муниципаль этабында җиңеп чыкты. Хәзерге вакытта ул татар әдәбияты буенча Республика олимпиадасында районыбыз данын яклап чыгыш ясарга әзерләнә. Әле күптән түгел генә күренекле татар халык шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган  «Г.Тукай геройларының кешелеккә мөрәҗәгате» районара яшь иҗатчылар бәйгесендә эссе язып,3нче урын яулаган иде.

Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе “ Илһам”ның дипломанты булды. Фән олимпиадалары белән генә чикләнеп калмый Айзилә . Төрледән төрле конкурсларда ,  чараларда, кичәләрдә актив катнаша. Ансыз мәктәптәге һәм авылдагы бер генә бәйрәм кичәсен  дә күз алдына китереп булмый. Концертларда җырлап , матур тавышы белән бөтен кешене үзенә җәлеп итә.  2015 елда “ Йолдызлык” яшьләр җыр фестиваленең “ Вокал-соло” номинациясендә лауреат булган иде. Шул уңышлар белән канатланып,җырлау осталыгын тагын да камилләштерү өстендә эшли.Махсус белгечләрнең вокал буенча дәресләренә йөри.

Айзиләнең тагын бер таланты ачылып килә. Авыл яшьләре  белән берлектә Г. Камалның “ Беренче театр” спектаклендә Гафифә ролен уйнап үзенең осталыгы белән тамашачыларны тагын таң калдырды.  Йомгаклап шуны әйтергә кирәк: укытучы тырышып, үз эшең чын күңелдән яратып, вакытын кызганмыйча эшләсә, сәләтле балалар тагын да зур уңышларга ирешәчәк  һәм калган укучылар арасында сәләтле балалар саны, һичшиксез, артачак.


 
 “Арча ягы- туган ягым” фәнни -гамәли укучылар конференциясе. “Алар-кыңгыраулы мәктәп иленнән”. Туган якны өйрәнү юнәлешендә иҗади- эзләнү эше.2 дәрәҗә Диплом алды. Укырга

 

Шәрехләү ябык.