fbpx
11.09.2012

Атказану.


 атказануНихәл, Халисә! Шатлыктан чылтыратуым сиңа – малай эшкә керде бит! Мәктәпкә. Белеме дип… Бар, нишләп булмасын. Башлы бит ул. Армиядән кайтышлый Мәскәү вокзалында диплом сатып алган. Акчасы укытучыныкына гына җиткән. Прокурорныкы бик кыйммәт ди.

“Бик шәп булган, улым, авылда хәзер иң акчалы урын мәктәп”, – дидем. Теләсә кемне алмыйлар бит әле анда. Әнә, Әхминең университет бетергән малае кызыл дипломын селкеп йөрде-йөрде дә, Казанга китеп, “Бәхетле”гә каравылчы булып урнашты. Ә директор безне сайлады, чөнки минем малай атасына охшаган, кулына балта-пычкы тота белә.

Мәктәптә хәзер укучы институтка керсен дип бик азапланмыйлар икән, чөнки вузларда хәзер балалар түгел, ә бозаулар укый. Минем энекәш абзарына өч бозау алып кайтып куйды инде. Улы тугызынчыда гына әле. Тагын дүрт бозаулык акча юнәтә алсам, малайны юристлыкка кертәм ди.

Минеке физкультура укыта. Хезмәт тә биргәннәр. Кибетче Фәүзия кызы бәби табарга китәсе ди. Шуның география дәресләрен дә өстәсәләр, 36 сәгать була. Бу араларда укытып мәшәкатьләнгәне юк әле, директор малаена шәһәрдә коттедж салалар. Директоры бик мактый үзен, әле ярый Хәбриев бар дип кенә тора ди. Минем малай да әрсез инде. Кая кушсалар, шунда чаба. Беркөнне чаңгы ярышына барса, икенче көнне көрәшкә чыгып китә. Аннан директорны балыкка алып барып кайта. Шимбәдә куян атарга китәләр.

Ә менә завучлары бер аждаһа. Шулкадәр эшләгән малайга планың кая дип бәйләнә икән. Язу-сызу белән утырганчы, директорның икенче малаена да өй сала башласак, эшләр хутка китәр иде дип йөри балакаем. Салдырыр, мин әйтәм, булдыклы кеше ул. Влач та, акча да үз кулында. Әле өстеннән жалу язганнар: дәресләрен укытмый, акча урлый дип.

Укытса, урламаса юләр булыр иде, шуны аңламыйлар ахмак башлар. Халык бик әшәке, көнче бит бездә. Койрыгын кысып ятасы гына бит инде югыйсә. Районнан килеп төшкәннәр дә, пыр туздырып киткәннәр боларны. Директорга бәйләнгәннәр дип уйлыйсыңмы? Көтеп тор! Аның инде күптән кирәкле кешеләренә биреләсе бирелеп куелган.

Безнең малай, ичмасам, эшләп тә күрсәтә. Балаларга тәмәке тарту өчен аерым бүлмә ясап куйды, хезмәт белән физкультураны бергә кушып укыта башлады. Мондый яңалыкны өйрәнми булмас дип, район газетасыннан килеп киткәннәр. Директор да берәр грамота бирми булмас дип әйтә ди.

Иң важныен әйтми торам икән. Тиздән мәктәпләрендә семинар үтә. Минем малайның укытуын өйрәнергә районның бөтен хезмәт укытучылары җыела. Ачык дәрескә. Укучылар эшләгән дип күрсәтер өчен таба астына куя торган такталар, балта-чүкеч саплары, тукмаклар, тагын әллә нәрсәләр эшләп бетерде инде. Тегеләр киткәч, барысын җыеп, өйгә алып кайтасы. Монысы әйбәт кенә үтеп китсә, атказанган исеме бирергә можетлар дип куанып йөри мескенем. Бирерләр, Алла боерса, минем малайга да бирмәгәч, тагын кемгә бирсеннәр!

Фәрит ВАФИН.

Шәрехләү