fbpx
30.01.2013

Авыл…Эротикасы


     авыл эротикасы Хатыны урын җәйде.Ир барып тиз генә утны сүндерде.Карават шыгырдап куйды.

-Булдымы?-дип сорады хатын.

-Юк әле,-диде ир,авыр сулап.

-Булдыксыз,-диде хатын.-Ирлегеңне әйтер идем…

Сүз бер капчык комбикорма турында бара иде.Ул инде күптән бозау тагарагы астына яшереп куелган.Сәлим шуны алып кайтырга җай таба алмыйча йөри.

-Җебегән,-дип дәвам итте хатын.-Бүген тагын ике чеби үлде.Кеше ирләре азыкны машина белән алып кайтып аударалар,син төнлә күтәреп кайтырга куркасың.

 Сәлим бүген хатыны Сылубикә назлырак булыр дип көткән иде.Чөнки әбәд вакытында кыш айлары өчен мең тәңкә кайтарып бирде бит! Комбикорманы да алып кайтса менә…Сәлим хатынына елышты.Әчкелтем ферма исе,сенаж “хушбуе”аның башын әйләндерде.

 Хатын дәвам итте:

-Бозауның эче китә.Көне буе тана мөгрәде.Үгезгә алып барырга уйламыйсың да…

Сәлимнең кулы хатынының җилкә чокыры тирәсенә шуышты.Кытыршы каты кулны Сылубикә җәлт кенә мендәр өстенә алып куйды.

-Атна буе каз оясын рәтли алмасаң да,хатынга үрелә беләсең тагы,-диде ул.-Бер биби ярыкка кысылып чак үлмәгән бүген.Болай да өч бәбкә.Кешедән оят.Казың да булдыксыз,үзең дә…

 Бераз сүзсез яттылар.Ара-тирә карават шыгырдап куйды.Сәлим үткән атнаны баҗаларында видиктан бер кино караган иде.Шуны исенә төшереп ятты.Вәт тормыш,вәт яшәү ичмасам.Андагы хатыннарның әрсезлеген,ах-вах килеп ыңгырашуларын күреп Сәлимнең исе китте.Күз алдыннан китмиләр генә бит шул кинодагы шәрә нәмәрсәләр.! Менә тагын шуларны уйлап,Сәлим хатынының йомшак беләген тотты.Ә ул шуны гына көткәндәй тезеп китте:

 -Кыз мәктәпне бетерә.Чыгарылышка күлмәк кирәк ди.Малай сабантуйга аяк киеме сорый.Газга-утка түләмәгән.Электрны өзәбез дип киттеләр.Уф!…-Һәм ачу белән ирнең кулын алып ташлады.

 Сәлимнең күз алдындагы дәртле шәрә хатыннар шундук гаип булдылар.Ул,тешләрен кысып,карават кырыена шуышты.Эченнән генә бөтен шартын китереп өч-дүрт ай буе акча бирмәгән ферма мөдирен эт итеп сүгеп ташлады,юньләп баса белмәгән ата казны каргады,чебиләрнең җәһәннәмгә олагуын теләде.Аннан ачу белән урыныннан сикереп торды,Киенде.Ишекне шапылдатып ябып чыгып китте.

 …Ул кайтканда Сылубикә мыш-мыш килеп таралып йоклап ята иде.Сәлим тиз генә чишенде дә юрган астына чумды.Салкыннан туңган куллар хатынының куенына чумды,аяклар җылы ботларга чуалды…

-Булдымы?-диде йокылы-уяулы Сылубикә.

-Булды,җаным,булды.

 Карават шыгырдап куйды.Рәхәт иде Сәлимгә!Әле генә алып кайтып куйган комбикорма аның күз алдыннан китмәде.Чукынып китсен шәрә хатыннар.Лапастагы бер капчык комбикорма әллә нинди дәртле хатыннардан да кадерлерәк иде аңа бу минутта.

Tags:

Шәрехләү