fbpx
08.04.2012

Армиягә барасы килә!..


армиягәАрмиягә их, барасы килә! Тик алмыйлар да алмыйлар. Кая булсын, армиягә инде! Акчаны азрак төрттем ахрысы. Язгы чакырылыш вакытында күбрәк бирәсе булыр, чөнки барасы бик тә килә. Шунда армиягә барып, бушлай ашап, бушлай киенеп йөрисе килә. Монда барыбер акча юк. Эшкә алмыйлар. Дипломың үзеңә булсын, безгә ПТУ бетереп кил диләр.

Врачлары да бик надан. Авызыңда ике тешең юк икән, “ак билет” бирәләр. Солдат шулпасын чөмерергә теш кирәкмени, тинтәкләр? Анда кул кирәк. Идән юу өчен, офицерларны сәламләү өчен, командирларга йорт төзү өчен.

Ничек кенә китәргә бу армиягә? Генералга язып карыйм микән әллә? Минем дә бит тузган кәчтүмне ташлап, Юдашкин теккән модный мундирлар киеп йөрисем килә. Әле бушлай телефон да бирәләр ди. Менә рәхәт тормыш, ә! Бушлай киенеп, бушлай сөйләшеп ят әле.

Китәм булгач, китәм. Тәмам туйдырды. Иртән торып күзне ачуга акча сорый башлыйлар. Мондый эт тормышында яшәгәнче, Русия армиясендә солдат булуың мең артык. Манный боткасын сыпыртып куясың да, ятасың казармада түшәмгә төкереп. Уйлыйсы юк, эшлисе юк. Ара-тирә чокыр казып, койма буяп кайтасың да, шуның белән вәссәлам.

Берәр олигарх йә банкир малае булсам, күптән алырлар иде инде. Укытучы малае булгач, алмыйлар шул, кешегә санамыйлар.

Их, ничекләр генә итеп армиягә эләгәсе? Ничек кенә бушлай ашап, бушлай киенеп яшисе?

Бер шәрехләү “Армиягә барасы килә!..”

  1. Тахир Says:

    Әфәрин, Фәрит абый!!!

Шәрехләү