Безнең авылда гел урлашып кына торалар, нәкъ Мәскәүдәге кебек, билләһи! Әле менә узган җомгада алыпсатар Галәү кибетен бастылар: өч кильки консервысы, ун күкәй һәм җиде “Чистай” аракысы алып чыгып киткәннәр. Бер көтү’ милиция көне буе эзләде, һы, тотарсың алай гына! Өч көн үткәч үзләре каптылар. Шешә тапшырып тәмәке алырга торганда. Теге “Чистай” аракысы Галәү кибетендә генә булган икән.
Ял көне сельпо складына керделәр. Түбә калаен куптарып,өстән төшкәннәр. Складтагы бердәнбер диванны түбәгә күтәрә алмагач, пычкы белән стенаны кискәннәр. Милиция ике көн эзләде. Тотарсың безнекеләрне! Өч көннән соң диван үзе табылды. Склад мөдире “хәлен белергә” кибетче хатын янына кергән булган. Йомшак диванны капшап ята торгач утны кабызган бу. Ни күрсен – үз диваны. Кибетче хатын кемнәр китергәнен бәйнә-бәйнә сөйләп биргән.
Сишәмбедә авыл Советына керделәр. Галәмәт зур сейфны икенче каттан сөйрәп төшкәннәр. Якындагы бакчага алып барып, ишеген динамит белән шартлатып ачканнар. Әмма дә ләкин сейф буш булып чыккан. Дөрес, милиция дүрт муен тапкан: өчесе “Столичный”ныкы, берсе чит ил шешәсенеке. Шуңа ачу итеп микән, караклар “Патлы!” дип язып киткәннәр. Башлангыч сыйныф укытучысы Мәрьям апа шундук белгән кем язганын. Алып киттеләр, билгеле, тегеләрне.
Колхоз персиятеле шимбә, көн Казаннан кайтып килә икән. Саунага йөри ул, теге… кызлар массаж ясый торганына. Кәеф шәп моның. Ферма янында сыер суеп яткан егетләргә елмаеп, кул изәп китә. Тегеләр дә пычакларын болгап калалар. Кичен ферма мөдиренә чылтырата персиятел: “Бүтәкм өчпочмак тансыклап тора. Көндез суйган сыер итен җибәр әле әзрәк, хәйран гына итеп”,-ди.
— Ит юк бит, иптәш персиятел, — ди мөдир.
— Ничек? — ди хуҗа. Шуннан, матур сүзләр белән аналарының хәлләрен белешкәннән соң, икесенең дә башына китереп суга. Шундук милициягә чылтыраталар. Тегеләр тагын өерләре белән килеп төшәләр. Китә эзләнү, китә иснәнү. Дүрт тояк табып алалар. Сыерның суелып урлануы фактлар белән раслана. Дүрт көн үткәч базарга сөт сатарга барган Хания түти ит рәтендә яткан сыер башын танып ала. Ничек танымаска, колхоз өчен өч литрын биргәч, Хания түтине көн аралаш базарда сатарлык сөт белән тәэмин итеп торган сыер була бит ул.
Кичә мәчетнең сәдака яшнеген дә ватып караганнар иде. Тик акчасы булмаган. Хәзер авыл егетләре мәчеткә сәдака бирегез дип үзләре халыкны әгитләп йөриләр. Кемнең тик торганда буш яшнекне ватасы килсен ди инде. Ярый, сәдака салып кайтыйм әле. Я бирмәгәнне сизеп алырлар. Безнең авыл егетләре бик гаярь, Аллам сакласын.