Көтмәгәндә-уйламаган-да Галәвинең дәү корсагында кечкенә генә кызыл тап пәйда булды. Хатыны сыер җилеменә сөртә торган май биреп карады — бетмәде кызыл тап.
Иртәгесен иртүк Галәви корсагын күрсәтергә күрше карчыгына керде. Карчык озын-озак дога укып, олы корсакка шактый гына төкерек чәчте. Әмма теге тап өшкерүне өшкереп тә бирмәде.
Галәви, корсагын тотып, фельдшер кызга йөгерде. “СПИД” гәзите укып утырган яшь кызның шәлперәйгән корсакка әллә ни исе китмәде. Шешә төбеннән чыра белән каезлап алып чиргә яшел дару сөртте.”Тагын кирәк булса, әптиктән алырсың. Миндә бүтән юк”, — дип кырт кисте.
Тап икенче көнне дә юкка чыкмады. Галәви, җанын учына кысып, районга чыгып китте. Юлда очраган танышларына, авыр сулап: “Әптик юлын таптыйм”, — дип җавап бирде. Дару хәйран кыйммәт иде. Галәвинең автобус белән авылга кире кайтырлык акчасы калмады. Әле ярый укытучы Азат очрап, шуннан унсигез сум әҗәткә алды.
Өенә кайтып керүгә Галәви ухылдап караватка ауды. Хатынына үзе алып кайткан сыек даруны сөртергә кушты. Ул-бу булмагае дип, аны район сырхауханәсенә илтергә ниятләделәр. Монда табиблар корсакны бик җентекләп карадылар. Соңыннан үзара чыш-пыш сөйләшеп алдылар. Галәвинең җаны табанына төште: “Чирем яман икән. Бик озак сөйләштеләр”, — дип уйлады ул. Аңа өч төрле дару язып бирделәр. Икесен эчәргә, берсен иртә-кич тапка сөртергә куштылар.
Икенче көнне, идән астыннан алты капчык бәрәңге тутырып, кибеткә илттеләр. Дару алырга акча кирәк иде. Шулай итеп, Галәви чын хастага әйләнде. Иртән уянуга корсагын капшый. Сыпыргалап сасы дару сөртә. Озаклап, бөтен шартын китереп, ике төймә дару эча. Юынмый, кырынмый, сөйләшми.
Галәви чирле икән дигән хәбәр бөтен авылга таралды. Хастаның хәлен белергә күрше-тирә керә башлады. Кергән берсе Галәвине кызгана, юата, тегеләй-болай итеп карарга киңәш бирә. Түшәм ярыгына карап яткан Галәвине аның саен шомлырак уйлар биләп ала. Күзләреннән мөлдерәп яшьләр чыга.
Шулай итеп атна узды. Чир чигенмәде. Авыру кешене әйбәт ашатырга кирәк дигәч, көтүдән кайтмый йөдәткән тәкәне суйдылар. Тагын алты капчык бәрәңге тутырдылар. Бу акчага хатыны колбаса, консервы, өрек, вак җимеш, кара җимеш, әфлисун, карбыз, банан, кәнфит, прәннек ише нәрсәләр алып кайтты. Галәвинең һәр ашавына мулдан ит белән бәрәңге, майлы шулпа, кыстыбый я өчпочмак булды. Ул һәрвакыт коймак белән өрекле чәй эчеп, ахырдан әфлисун яки банан ашап куярга гадәтләнде. Мондый затлы вә тәртипле ашауны күрмәгән корсак хәйран зурайды. Корсак белән бергә теге тап та зурайды.
Эчкән, сөрткән даруларның файдасы тимәгәч, Галәви телевизордан күрсәткән Чит ил даруларын алып карарга кирәк дигән фикергә килде. Тагын бер сарыкны суеп саттылар. Чит ил дарулары белән дәвалану башланды. “Галәви герман даруы эчә икән”, — дигән хәбәр бөтен авылны шаулатты. Кайберәүләр: “Болай булгач беткән икән мескен”, — дип чын күңелдән кызгандылар.
Галәви Казанга барып карарга булды. Баҗасы зур бер түрәне йөртә иде. Шуның аша сырхауханәгә урнашты. Өйгә.газ кертергә дип үстергән тананы суйдылар. Акчасы даруларга һәм хатынга юл йөрергә китеп бетте. Көн дә эштә була алмагач, хатынны эшеннән чыгардылар.
Беркөнне Галәви йокысыннан иртәрәк уянды. Гадәт буенча корсагын капшап карады. Чирне сыйпау, тоткалап карау көндәлек эшкә әйләнгән иде. Бу юлы Галәвинең кулына чир сизелмәде. Аның коты очты. Урыныннан сикереп торды. Каушады. Майкасын күтәреп тиз-тиз корсактан чирен эзләде. Юк чир! Эзе дә калмаган. Галәвинең маңгаена бөрчек-бөрчек салкын тир бәреп чыкты. Күз аллары караңгыланды. Күпме тәрбияләп, күпме дәвалаган, күпме акча түккән чир кая китәргә мөмкин? Ул бу чиренә тәмам ияләнгән иде.Аңа ачуы да чыкмый башлаган иде инде. Җитмәсә, хатыны бүген долларга сатып алган Америка даруы алып кайтырга тиеш. Аны профессор караячак иде. Ә чир юк! Юк чир. Нишләргә? Унике капчык бәрәңге, бер тәкә, бер сарык, кыш чыккан тана һәм исәпсез тавык-чебеш, каз-үрдәк бәһәсенә тиң чир шулай көтмәгәндә юкка чыксын әле. Бу хәлгә ничек түзәргә кирәк?!
Табиблар кергәндә Галәви һушсыз булып караватында ята иде. Врачлар йөрәгенә кан сауган дигән диагноз куйдылар.