Утырыгыз! Укып килдегезме? Галиев, бас! Сөйлә. Надан! Утыр, “ике”ле! Сәүбанов, яп китабыңны! Өйдә укырга кирәк. “Ике”ле! Рамазанов, җавап бир! Аңламадың? Ахмак!
Ниязов, сөйлә әйдә. Мыгырданма, кәлүш авыз! Туры бас. Оһо,монда синең рәттән өч “ике”ле икән инде. Туфта сөйләмә. Базарыңны туктат! Юкса, тагын бер “ике”ле манчырмын!
Ильясова, чык монда! Сөйлә. Нигә елыйсың? Әниең авырса, миң бит врач түгел. Укытучы! Дәрестән соң калып сөйләрсең. Дәүләтов! Саңгырау тәре. Дәүләтов дим! Плеерыңны алып башыңа бирәм бит хәзер! Чыгып кит класстан! Күземә күренмә. Бәрәңге ашый белмәгән авызың белән “рәхмәт” дип торасың тагы.
Уф! Кабергә кертәсез бугай инде. Ачыгыз китапларны. Утыз беренче параграфны! Укыгыз! Сәүбанов, ач китабыңны! Карта салып утырма. Тагын бер кат укы. Ниязов, чык такта янына! Сөйлә. Истә калмады? Тавык мие.эчкән нәрсә!…
Дәфтәрләрне алыгыз. Күчереп языгыз текстны. Вәлиев, укы дәфтәреңнән. Ничек танымыйсың? Идиот! Утыр, “ике”-ле! Ниязов, бәлки сөйләрсең. Нәрсәне? Атаң башын! Күктән төштең мәллә, йокы чүлмәге. Тавыш! Дежурный, такта сөртелмәгән. Шартлатып “ике”-ле куярмын! Табарсың аннан чүпрәгеңне. Бур кайда? Кичә ничәсе иде? Аңгыраерсың шул… сез аңгыралар белән. Минем шикелле 6 сәгать укытып карагыз. Аннан ыржаерсың.
Чык әле монда. Ал китабыңны. Кычкырып укы. Тыңлагыз! Аңлашылдымы? Сөйлә, Вәлиев! Син нәрсә укыдың? Чүбек баш, иртәгә укыйсы теманы укыгансың бит. Утыр, “ике”ле! Шыңшыма, монысы иртәгәсе өчен булыр. Барыбер укып килмисең. Гаттарова, мыштым гына нишләп утырасың анда? Секс-мексларны өйдә укыйбыз, яме? Кая, бир әле монда. Уһу!-Ай-яй… Конфискую журналыңны, иртәгә алырсың.
Чү, звонок булды түгелме? Ишек шакыйлармы? Кайсыгызның әнисе килгән? Апа, җаным, кая керәсең, дәрес бит бу. Кичә акча алдыгыз дип, бүген класска сатарга трусик күтәреп кермиләр бит инде. Шауламагыз! Өй эшен языгыз. Иртәгә унар сум акча алып килергә. Завуч апагызның туган көне. Киләсе дәрескә тагын хәзерләнмичә килеп карагыз! Тирегезне тунармын, пычаксыз суярмын. Күрсәтермен мин сезгә ничек укырга кирәклеген…