fbpx
29.06.2012

Интернетта белдерү.


интернетта белдерүБариның белдерүе.  Рәсәйдә яшим.Телләр белмим.Хатын эзлим.Исемем-Бари.Авылда Барилар өчәү,бутамагыз,    мине Бөке Бари диләр.Трусиктан төшкән фотоларга гына җавап бирәм.

Барига хат.

Мистер Буки Бари! Хаталырак язам инде,ачуланмагыз. Минем исемем- Элизабет.Нью-Йоркта яшим.Телегез булмаса да, мин риза.Телсез-чукраклар теленә өйрәнү өчен курсларга йөри башладым.Трусигыма төреп фотомны җибәрәм.

Баридан хат.

Мисс,Элизабет. Беренчедән,мин-телсез түгел.Икенчедән,ул трусик миңа ни пычагыма,чүплеккә чыгарып аттым мин аны.Үземнең эштә төшкән фотомны җибәрәм.Сулдан җиденчесе-мин. Буки түгел, Бөке Бари.

Барига хат.

Кадерле ,Бөке Бари! Фотогызны елый-елый карадым.Туганнарыгыз бик күп икән,җитмәсә барысы бер төсле.Үзем аера алмагач,Брайтон-Бичтагы урыс кафесына алып барып күрсәткән идем,көчкә танып сезне күрсәттеләр.Трусикка атмаска иде, тишелеп беткәндер инде,бер генә кигән идем .

Баридан хат.

Элизабет! Район гәҗитендә чыккан фото әле ул бик беләсең килсә.Барысы да фермада үзем үстергән чучкалар.Юкка елап йөрмә,трусигыңны чүплектән эзләп,табып алып кердем.Безнең

Мантымаска килеп төшсәң, үзеңә кирәк булуы бар.”Вамин”акча бирми,колбасасын гына

ашап торабыз.Купальниктан төшкән фотоңны көтеп калам.Урыс кафеларында бичлар белән

бик буталып йөрмә,кара аны,күрмәгәнеңне күрсәтермен.

Барига хат.

Кадерлем,Бөке Бари! Купальниктан төшкән фотомны җибәрәм.Мин дә колбаса бик яратам.

Ваминыңа әйт,миңа да калдырсын.Ни өчен чит илдән өйләнергә булдың? Үзегездә хатыннар

беттеме әллә? Теге күрсәтермен дигән әйберең нәрсә ул ,бик күрәсе килә.

Баридан хат.

Сөеклем,Элизабет! Фотоңны алдым, әрәм булып ятмасын дип Интернетка куйдым.Биш мең бирделәр.Акчамы инде ул.Бөтенләй шәрә булсаң,егерме бишне бирәселәр иде.Түземсезлек белән җавап көтәм.Синең Бариың.Соравыңа җавап бирмәгәнмен икән.Хатыннар бездә буа буарлык. Пычагыма кирәк миңа дуңгыз фермасындагы кочаклап булмаслык акчага тилмереп яткан сасы хатыннар.

Барига хат.

Кадерле,Бариюшка! Син фермер да? Бөтен хатыннарны кочаклап чыктыңмыни? Супер! Әле

акча да бирәләрме? Минем дә тизрәк  синең кочагыңа керәсем килә башлады.Ах,Бари…

Баридан хат.

Саргаеплар беттем бит инде,Элизабетем.Тизрәк Америкага чакыру һәм билетка акча җибәр.

Барига хат

Сары  белән авырыйсыңмыни? Дәвалан. Мин- бетле түгел.Үзең кочаклап йөргән хатыннардан эзлә бетне.

Барига хат килү шушы урында туктала.

Өч кән үткәч Бари тагын белдерү яза.

Рәсәйдә яшим.Ике тел беләм.Татарча сөйләшәм,урысча сүгенәм.Эчәм,тартам.Эчкәч җырлыйм.Акчам юк һәм булмаячак. Чит илгә күчеп китәргә риза. Өегез каршындагы машина янәшәсендә төшкән фотоларга беренче чиратта җавап бирәм.

 

Tags: ,

Шәрехләү